Утопияләрдән соң, яки безне нәрсә кеше итә?
2022 елда нәшриятларда нәшер иткән басылган китаплар – гаять төрле һәм үзенчәлекле. Безнең аларны кабул итү һәм тоемлавыбыз да – яңача. Яңа ел ялларында уйландыра да торган, юандыра да торган берничә китап тәкъдим итәбез сезгә.
06 января 2023
«Ә берәүнең дә хисләрен рәнҗетмичә, яхшы әсәр иҗат итеп буламы? – дип сорады көннәрдән бер көнне Нассрин. – Чын мәгънәсендә яхшы әсәр...» Әйдәгез, күз алдына китерик: япь‑яшь кызлар, университет студенткалары. Күзләре янып тора, аларга бар да кызык, бөтен нәрсә мавыктыргыч. Алар үзләренең мөгаллимнәре фатирына китаплар укырга җыелалар. Чәй эчәләр, татлы‑баллы тәм-томнардан авыз итәләр, кычкырып романнар укыйлар, аларны анализлыйлар, бер‑берсе белән фикер алышалар, бәхәсләшәләр, көлешәләр... Һәм кинәт – баскычта гөрселдәгән аяк тавышлары, берничә минуттан ишек җимерелеп эчкә авып төшә, кызларның йөзләренә автоматлар төбәлә...
АЗАР НАФИСИ, «ЧИТАЯ «ЛОЛИТУ» В ТЕГЕРАНЕ»
«Livebook/Гаятри» нәшрияты, 2022
Юлия Змеева тәрҗемәсе
Китап битен ябып куярга һәм җиңел суларга мөмкин булыр иде. Әмма бу роман гына түгел шул. Ә Азар Нафиси һәм аның укучылары яшәгән чынбарлык. Фатирның тәрәзә һәм ишекләре артында исә – урта гасыр түгел, ә егерменче йөз Тегераны Тәһраны.
Бу әсәрнең иң төп кыйммәте һәм дөньякүләм популярлыгы – документальлеккә нигезләнгән булуында. ХХI гасырда яшәүче кешеләр өчен акылга сыймас кебек тоелган хәлләр асылда янәшәдә генә булып тора, кемнәрнеңдер акылына һәм мантыйгына гына түгел, ә иманына да сыя. Без моны, билгеле ки, бүгенге ММЧ гаммәви мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр дөньясында азмы‑күпме ишетеп-белеп торабыз. Әмма бу үзенә күрә бер «ак шау» сыман – бар да, юк та. Бимазалый да, түгел дә...
Ул арада сәясәтнең кеше тормышына ничек бәреп керә һәм аны имгәтә алуы хакында бик гади дә, үзәккә өзгеч детальле итеп тә яза Азар Нафиси. Бу китап Көнбатышта басылып чыккач, әйтерсең, бомба шартлый. Аны, Көнбатышның иң көтелгән традицияләре буенча, феминистик әдәбият өлгесе, шедевр дип таныйлар. Азар Нафиси бу сүзләрдән көлемсерәми калмагандыр, бәлкимөгаен... Никтер шулай тоела. Әлбәттә, китап бөтенләе белән бөтенләй феминизм турында түгел. Ә тоталитар система эчендә бикләнүгә дучар булып, исән калу, шул ук вакытта иманы белән дә, рухы белән дә ирекле булып калу өчен көрәшүче кешеләр турында. Кечкенә генә бер адымың да, башыңны борып каравың да үлемгә китерергә мөмкин булган дәүләт эчендә нишләргә була? Әгәр ул дәүләт газиз ватаның да булса?! Азар Нафиси һәм аның китап героинялары үзләре өчен юаныч һәм җавапны... китапларда таба.
«Баскычтан менгәндә, мин диварларга ябыштырылган плакатлар белән лозунгларга игътибар итмәскә тырышам. Нигездә, болар – Гыйрак сугышыннан аклы-каралы кадрлар. Шулай ук Бөек Иблис – Американы һәм аның тарафдарларын каһәрләүчеи торган лозунглар. Һәр фотография астында – олуг аятолла Хомейни Хөмәйни цитаталары: «Без үтерәчәкбезме, әллә алар безнеме – мөһим түгел, без инде барыбер – җиңүчеләр! Университетлар ислам кануннарына буйсынырга тиеш! Бу сугыш – барыбыз өчен дә изге сугыш, ул Аллаһ тарафыннан бирелгән фатиха буенча башкарыла!»
Миңа бик читен иде боларны күрү, әле дә читен. Бу менталь халәтнең безнең белән идарә итүен тоюдан ми чатный. Шул ук сүзләрне мин рәсми газета-журналлардан да укыйм, телевизордан да ишетәм, кафедралардагы руханилар авызыннан да тыңлыйм. Алар барысы да, хәтәр дошманны табып, аны юкка чыгару турында сөйли. Һәм шуңа үзен шуңа багышлый. Кемнәрдер инана алды. Ә мин үземне очсызлы бер олтырак итеп хис итүдән нишләргә белмим, әйтерсең, яман бер уенда катнашучы булып калдым... Бу гаепләүләр нәтиҗәсендә кайсыдыр гаиләләрнең ачлытуклы, мәсхәрәләнгән хәлдә калганын беләм... Ә бит алар бернинди дә җинаять эшләмәде, бары тик җәмәгатьчелек урыннарында көләргә генә җөрьәт итте, йә булмаса үз җенесеннән булмаган дусларының кулын кысты...»
Нафиси ватанына «ислам революциясе» узганнан соң әйләнеп кайта. Хыялын чынга ашыру өчен – ул туган илендә яшәп, аның үзаңын һәм фикерләү колачын үстерергә тели. Университетта көнбатыш һәм бүгенге заман әдәбиятын укыта башлый. Ул өч университетта укытып карый. Шул рәвешле, ике цивилизация һәм ике дөнья арасында күпер сала алам, дип уйлый.
Тора-бара Нафиси үзенә карата булган азмы‑ күпме лояль мөнәсәбәтнең бары тик әти-әниләрсе аркасында гына икәнлеген ваемлап ала. Әмма йөзенә чадра киеп йөрүдән баш тартуга, әлеге мөнәсәбәттән җилләр исә.
1995-1997 нче елларда аның иң алдынгы карашлы һәм акыллы студенткалары, Нафиси фатирына яшерен килеп йөреп, дөнья әдәбиятын өйрәнә. Әсәр аларның хәзерге дөнья, глобализм һәм тоталитар режим, кешеләр һәм аларның сәяси яссылыктагы язмышлары, кешелек тарихының барышы турындагы сөйләшүләренең квинтэссенциясе. Ул дүрт өлештән тора – «Лолита», «Гэтсби», «Джеймс», «Остин». Әмма ни өчен әсәрнең башисеменә «Лолита» чыгарылган соң?
АЗАР НАФИСИ – иран язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе. 1995 1955 елның декабрендә туган. Әтисе – Тегеран Тәһран мэры, әнисе Иран парламентына (мәҗлесенә) сайланган беренче хатынкызлардан. 13 яшеннән Бөекбританиядә, Швейцариядә һәм АКШ да та укый, инглиз һәм Америка сүз белеме буенча дипломны Оклахома университетында яклый. 1979 елда ватанына әйләнеп кайта һәм Тегеран Тәһран университетында инглиз әдәбиятын укыта. Университеттан куыла. 1995 елдан башлап үз фатирында инглиз әдәбияты һәм сүз сәнгате турында семинарлар алып бара башлый (Эмили Бронте иҗатыннан Набоков иҗатына кадәрге чорны укыта). «Чтение «Лолиты» в Тегеране» романының нигезенә әнә шул семинарлар салынган. Китап 2003 елда – Франциядә, аннан АКШ дата бестселлер була, Сьюзан Зонтаг, Маргарет Этвуд кебек атаклы язучыларның югары бәясен ала. 30 дан артык телгә, шул исәптән кытай һәм япон телләренә дә тәрҗемә ителә. 1997 елдан Азар Нафиси кабат АКШ та яши, Принстон университетында укыта.
Нафиси моңа аңлатманы үзе үк бирә. Аның фикеренчә, балачагы урланган яшүсмер кыз язмышы белән кешелеге аяк астына салып тапталган Иран хатын-кызларының язмышы тәңгәл. Гумберт Лолитаның гаебе үзендә, ул мине ымсындырды, дип белдерсә, радикаль сәясәтчеләр һәм закон саклаучылар да шулай ук итә – хиҗаб эченнән таралып чыккан чәч бөтеркәсе, ялгыш кына карашыңны күтәреп күз ташлау да бозыклыкка сәбәпче булып, язмышыңны хәл итәргә мөмкин. «Китаплар безне җинаятьтән әгъзалары булудан??? коткарды...», – ди ахыр чиктә Азар Нафиси.
ЧЫНЛАП ШУЛАЙМЫ СОҢ?!
Елена Шубина редакциясендә басылып чыккан әлеге китап быелгы фаворитлар исемлегендә булды. Популярлыгына «Большая книга» һәм «Ясная пПоляна» премияләре дә үз өлешен өстәгәндер, билгеле. «Человек из Подольска» белән Россия әдәбият һәм театр дөньясына яхшы таныш Данилов үзенең абсурд жанрына, кырыс, хәтта ки кара ирониягә йөз тотуы белән дә билгеле. Әмма «Cаша, привет!» романы Кафка белән Ионеско, Хаксли белән Замятин рухындагы антиутопия традицияләрен дәвам итсә дә, үзенең гуманлыгы һәм хәтта... нәфислеге, йомшаклыгы белән аерылып тора, дияр идем. Шулай ук бик стериль, минималистик алымнарга корылган, акрынайтылган режимга куелган кинематографик материал рухында да ул.
ДМИТРИЙ ДАНИЛОВ,
«САША, ПРИВЕТ!»
АСТ нәшрияты, 2022
Төп каһарман – Сережа – яшь галим, филолог, университетта 20‑30 нчы еллар рус әдәбияты буенча курс алып бара, мәртәбәле Мәскәү дәүләт университетында укыта. Һәм менә аны яшь студенткасы кыз белән җенси мөнәсәбәтләр өчен үлем җәзасына хөкем итәләр. Яңа гуманлы җәмгыятьтә төрмәгә (ул Комбинат дип атала һәм Мәскәү уртасында урнашкан бу бина өч йолдызлы кунакханәне хәтерләтә) кешеләр үз теләге белән бара, аларны беркем дә көчләми. Монда кеше яшәеше өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган: комфортлы уңай бүлмәләр, душ, лимитсыз интернет, менә дигән ашау, китереп бирүләр дә исәпкә алынган, ял итәр һәм һава сулар өчен бакча... Бердәнбер уңайсызлык – ул да булса «Cаша», ягъни тоткыннар һәр көнне бакчага чыгар алдыннан узарга тиешле коридорның түшәменә элеп куелган пулемёт. Аның кайчан кайсы тоткынны чәрдәкләп ташлаячагын берәү дә белми. Хәтта сакчылар үзләре дә. «Сез монда бөтен гомерегезне уздырырга мөмкинсез, Сашаның кайчан кемгә атасы билгесез, бәлки, картайганчы ул сезгә атмас та...» – дип юата алар тоткыннарны. Баштарак куркудан тәмам тораташ булып каткан адәм балалары тора‑бара Сашага сәлам биреп узарга, аның турында ирония белән сөйләргә дә күнегә...
Әсәрнең тагын бер тетрәндергеч үзенчәлеге – без биредә гүяки... кешеләр белән бөтенләй очрашмыйбыз. Чөнки, кайчандыр Музиль романының башисеменә чыгаргандай, аларның монда «cыйфатлары җуелган». Әсәрнең герое хатынына хыянәт итеп, яшь студент кыз белән чуалышканга хөкем ителсә дә, җанны кузгатырдай бернинди төенләнеш тә күзәтелми. Хатын-кызлар бу әсәрдә гомумән үзләрен кулда тотуның, ваемсызлыкның соң дәрәҗәсендә күрсәтелә. Бәлки, бу табигый да – режим сине «гуманлы иттарткычы» эченә китереп тыкса, үз-үзеңне саклау инстинкты иң беренче чиратта ана инстинкты белән керешеп китә. Ләкин биредә нәсел, дәвам турында сүз дә була алмый, бу стериль дөньяда киләчәккә тамчы да ишарә сизелми.
Кинематографик, сценарий рухындагы бирелеш безгә инде бу тере мәетләр дөньясы икәнлекне раслый. Автор бик коры һәм эмоцияләрсез сурәтләүне куллана: менә Сережа сукмактан атлый, менә чатта борылды, менә ул ашый, менә ул бәдрәфкә кереп чыкты, менә ул социаль челтәрдә пост элде, менә ул йокларга ятты, менә ул уянды... һәм шул боҗра буйлап әйләнә дә әйләнә. Нәрсәсе белән безнең тормыштан аерыла? Ә, әйе, безгә һәр иртәне «Cаша» исемле пулемёт эленеп торган коридор аша үтәргә кирәкми. Чынлап шулаймы соң?!
РОМАННЫ УКЫР ӨЧЕН 5 СӘБӘП:
1. Дмитрий Данилов – атаклы язучы, драматург, «Алтын битлек» Милли театраль премиясе, Андрей Белый исемендәге премия, «Большая книга» һәм «НОС» премияләре лауреаты.
2. Язучының пьесалары Россиянең барлык әйдәп баручы театрларында сәхнәләштерелгән һәм аның әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән. Ул берничә еЕвропа иле теленә дә тәрҗемә ителгән.
3. «Cаша, привет!» романы кеше тормышының 82 эпизодына корылган үзенчәлекле заманча антиутопия, әмма бу әсәрдә фантастика бөтенләй юк диярлек, ул нәкъ менә үзенең коточкыч реальлеге белән җәлеп итә.
4. Китапның төп каһарманы Сережа без белгән барлык сыйфатлы һәм күренекле антиутопияләрнең дә каһарманнары җыелмасы диярсең. Әмма аның иң аваздаш герое шулай да – Кафканың Йозеф К. образы. Хәер, тәнкыйтьчеләр бертавыштан әйткәнчә, романдагы шартларга әле бер генә әсәрнең каһарманы да куелганы юк иде. Бу китапны, әлбәттә, уникаль итә.
5. Роман быелгы мөмкин булган барлык премияләргә дә тәкъдим ителде һәм барлык кыска исемлекләрнең башында торды.
«БУ – УНИВЕРСАЛЬ ТАРИХ»
Россия китап дөньясының быелгы ачышы һәм чын-чынлап каһарманы – Дагыстанда туып‑үскән һәм шунда яшәүче яшь сценарист, режиссер Ислам Ханипаев. Аның «Типа я» повесте «Лицей», «НОС» премияләренең финалына чыкты, шулай ук «Ясная пПоляна» премиясендә укучылар призына лаек булды. Һәм бу – уникаль очрак, беренчедән, автор – яшь һәм яңа, әле исеме дә, үзе дә беркемгә билгеле түгел. Икенчедән, бу автор – Дагыстаннан, әмма рус телендә яза, һәм көтмәгәндә-уйламаганда аңа мөнәсәбәт үтә дә хуплаулы булып чыга. Өченчедән, «Типа я» романы повесте асылда... балалар әдәбиятына якынрак тора, ләкин шуңа да карамастан бу аңа барлык шорт-исемлекләргә керергә комачауламый.
ИСЛАМ ХАНИПАЕВ,
«ТИПА Я. ДНЕВНИК СУПЕРКРУТОГО ВОИНА»
«Альпина Диджитал» нәшрияты, 2022
Әйе, уңыш картинасын гына күргән очракта, бу гаҗәеп күренеш булып тоелачак. Әмма бу уңышка кадәр Ислам әдәбиятка шактый четерекле юл уза. Аның повестен берничә нәшрият кире кага, кыйммәтен танымый, ә менә «Лицей» премиясенә җибәргән кулъязма кызыксыну уяткач, бар да үзгәрә. «Россиядә гап‑ гади бер Дагыстан малае турындагы тарих кемгә кызык була алсын инде, дип уйладым мин. Ул Дагыстанда да беркемгә кирәк түгел. Шулай да, тәвәккәлләргә булдым...» – ди Ханипаев.
Ни гаҗәп, нәкъ менә бәләкәй генә Дагыстан малае турындагы әсәр жюри әгъзаларының, ә аннан соң меңләгән китап сөючеләрнең дә йөрәген яулап ала. Басылып чыкканнан соң да китапның язмышы үзенчәлекле: ул күпсанлы бәхәсләр дә уятты, аңа сокланучылар саны да көннән-көн арта гына бара. Ислам Ханипаевны ватанында инде «Дагыстанда ятимнәр темасы юк, син шуны күтәреп, безне мәсхәрә итәсең» дип гаепләргә дә өлгерделәр. Ә язучы үзе шул арада – тагын ике башлап ташлаган романын язып тәмамлап, бастырып чыгарырга. Бу яшь кенә егетнең үзенә карата да, әдәби язмышына карата да җиңел, үзиронияле мөнәсәбәте сокландыра. Саклап кала алырмы ул аны алга таба да... – вакыт күрсәтер.
«Бүлмәгә типа әни килеп кергәндә, мин өй эшен эшләп бетереп утыра идем.
– Нәрсә эшлисең, куянкай? – дип сорады ул, яныма утырып.
Мин «Яугир көндәлеген» ябып куярга чак өлгердем.
– Миңа алай дип әйтмә, – дидем, кырт кисеп.
– Гафу ит, мин әле синең үскәнеңә ияләшә алмыйм.
«Әйтерсең, син минем үскәнемне күрдең! Без синең белән ике ел гына таныш, син мине тапкан кебек кыланма!» – дип уйладым мин эчтән генә, әмма... бу сүзләрне кычкырып әйтмәдем.
– Карале, куянкай, ой, гафу, Артур, миңа моны соравы читен... шулай да...
– Әйе, мин сугыштым. Мин бер кызны якладым, һәм җиңдем, – дидем мин, көн дә шулай иткән шикелле итеп, тыныч кына.
Текә Али миңа тәрәзә ягыннан «класс» дигәндәй, бармагын тырпайтты.
– Кара син аны, кызларны яклап сугышкансың, – дип елмайды типа әни. Бу шулкадәр зур эш һәм инде туйга галстук сайларга вакыт, диярсең.
– Әмма мин өйләнмәскә дип иман китердемант иттем, – дип кырт кистем мин тагын.
– Әйе, әйе, хәтеремдә, – диде типа әни. – Минем моны һич онытасым юк – 8 яшендә һәркем дә болай иман китерә ант итә алмый, син генә булдырасың, минем бәләкәй исемсез яугирем! Әмма халык акылына әйтеменә ышансак, һәр бөек эш алдыннан мәктәпне тәмамларга, ЕГЭБДИ ны уңышлы итеп тапшырырга кирәк. Ярый, мин йокларга киттемятам, яме!
– Текә Али! – дип дәштем мин.
– Чё? – диде ул җавапка.
– Чыннан да шундый халык акылы әйтеме??? бармы?
– Юк, билгеле, алдый ул.
Өлкәннәр гел алдый – мин инде моны белә идем. Алар алдаганда безне белми дип уйлыйлар. Ә менә мин үзем үскәч, балаларыма беркайчан да алдашмаячакмын. Кыш бабай турында да, Гарри Поттер турында да, аистлар ләкләк белән кәбестәне әйтмим дә инде. Мин аларга баштан ук нәрсәнең каян килгәнен әйтәчәкмен...»
Шулай итеп, 8 яшьлек Артур белән бергә без бүгенге Махачкала тормышына, үсмерлек чорына кереп барган баланың куркулары, хыяллары, өметләре, сагышлары дөньясына кереп чумабыз. Аның үзе уйлап чыгарган күзгә күренмәс дусты – Текә Али белән танышабыз. Ул Артурга бу катлаулы дөньяда барган хәлләргә бәя бирергә, яшәргә булыша.
Һәм менә шушында аңлашыла да әсәрнең уңышы һәм күпләр өчен кызыклы булуы. Бу беренче карашка гына Дагыстанда яшәүче бәләкәй малай турындагы повесть. Асылда ул – безнең барыбыз турында да. «Типа я» гаҗәеп рәвештә без кечкенәдән укып үскән балалар тарихларын хәтерләтә, ул безне өлкәннәр дөньясында ничек яшәргә һәм үз- ‑үзеңә хыянәт итмәскә өйрәтә. 8 яшьлек бу малайның өлкәннәргә караганда күпкә акыллырак, ихласрак һәм умырткалырак булуын аңлыйбыз. Азакта без әле аның чыннан да яугир һәм рыцарь булуына ук инанабыз. Әсәрнең башыннан ахырына кадәр Крапивин каһарманнары, бигрәк тә «Журавленок и молнии» китабындагы Журка күз алдымда торды.
Китапның иллюстрацияләре – искиткеч! «Менә бездә дә яшүсмерләр өчен шундый китаплар булса иде!» – дип укыдым. Һәм әле тагын Исламның интервьюларындагы җаваплары да күңелгә бик якын булып тоелды: «Үзем дә сизмәстән, хәзерге Дагыстанда хәлләр ничек икәнен күрсәтергә омтылганмындыр, бәлки. Россия күләмендә бу тарихның шундый күпләргә якын булуына сөендем. Чөнки, асылда бу – универсаль тарих, ә Артур – архетип. Ул Махачкалада гына түгел, Ульянда да, башка бик күп шәһәрләрдә дә яшәргә мөмкин иде... Бу китап мине тамырларыма кайтарды. Миңа, үсеп килә торган улымның әтисе буларак, бүгенге җәмгыятьтә ата роленә никадәр ихтыяҗ булганын аңларга кирәк иде. Кавказ гаиләсе өчен, Дагыстан кешесе өчен ата ул – бөтен нәрсәнең нигезе...»
...Бу сүзләрдән соң инде өстәп берни дә әйтәсе килми.
ИСЛАМ ХАНИПАЕВ – режиссер, сценарист, язучы. ДДТУ ны тәмамлый, белгечлеге – «нефть-газ эшчәнлеге». Университетта укыганда кинематограф белән мавыга, киностудия булдыра һәм кыска метрлы фильмнар төшерергә керешә. Кинофестивальләрдә катнаша, 15 тән артык бүләге бар. Сценарийлар яза. 2016 елда Чечняга китә һәм дәүләт киностудиясендә режиссер булып эшли. 2017 елда Дагыстанга әйләнеп кайта һәм «Cистема 05» дигән беренче тулы метрлы нәфис фильмын төшерә.
2014 елдан проза яза башлый. 2021 елда «Лицей» әдәби премиясенә ия булган «Типа я» – аның алтынчы зур күләмле әсәре. 2022 елда тагын ике романыәсәре дөнья күрде – «Холодные глаза» триллеры һәм «Большая суета» романы.
Луиза Янсуар
Фотолар labirint.ru, goodfon.ru, litres.ru, livelib.ru, pinterest.com сайтларыннан алынды
Добавить комментарий