«Үз-үзең белән бергә-бер калу ысулы»
Үзем яза башлаганчы һәм музыка иҗат итәргә керешкәнче, мөгаен, китап минем иң зур коткаручым булгандыр.
22 ноября 2016
1. Балачак, үсмер чорымда иң көчле тәэсир иткән китап?
2. Иң яраткан китапларым?
3. Нинди китаплар күңелемне кайтарды?
4. Хәзер нәрсә укыйм?
5. Кәгазь китапмы, электрон версияме?
6. Сезгә укырга тәкъдим итәм...
7. Китап минем тормышымда нинди урын алып тора?
Рәдиф Кашапов, автор-башкаручы, музыкант:
- Маҗаралы романнар – Сабатинидан алып Крапивинга кадәр. Соңрак кулыма башка төр китаплар керә башлады – Кафка, Сартр, Бёлль. Мин аларны 12-14 яшемдә үзләштерә башладым, ләкин хәзер уйлыйм – бу дөрес булмагандыр, мөгаен. Иртәрәк булгандыр. Шуларны укый башлаган чордан бирле әсәр каһарманының аңында сюжетлылык булуын яратам.
- Сэлинджер. Хәтеремә бик яхшы уелып калган: диванда ятам, тирә-юньдә ниндидер ыгы-зыгы, янә кер юуу белән мәшгульләр, ә мин «Ловец»ны (турыдан-туры тәрҗемә итсәк – «Ловец над хлебным полем», бездә ул «Над пропастью во ржи» дигән вариантта күбрәк таралган. – Ред.) 20нче тапкыр укып чыгып маташам. Аннары мин Сэлинджерның барлык әсәрләре дә кергән зур бер томлыгын сатып алдым. Хикәяләр, соңрак зуррак та әсәрләр яза башлавыма, нигездә, ул сәбәпче булды. Рус язучыларыннан Достоевский үз миңа – күпсүзлелеге, шик-шөбһәләр белән мыжлап торган булуы һәм диваналыкның рухи биеклекккә алып менә торганы төрен сурәтли белүе белән җәлеп итә, ахрысы. Татар язучыларыннан – Аяз Гыйләҗев. Хәзер менә «Качак» әсәрен укыйм. Өстәлдәге иң затлы ризык шикелле бу әсәр минем өчен.
- Китап киштәбездә рәт-рәт булып тезелеп торган төрледән-төрле чит ил язучыларының әсәрләре – классика – мине беркайчан да җәлеп итмәде. Диккенс, мәсәлән, юкса мин хәтта «Домби и сын» әсәрен дә ихластан укып чыгарга тырыштым. Тагын... никтер «Доктор Живаго» тәэсирләндермәде. Мин шагыйрь Пастернакның чын мәгънәсендә фанаты, ә монда... Ул миңа авторның сюжет уйдырмаларыннан ясалма рәвештә җыелган озын-озак хикәяләве булып кына тоелды.
- Хәзерге вакытта The Smiths «There Is a Light And It Never Goes Out » төркеменең биографиясен оригиналда укыйм.Музыкаль төркемнәрне шулай өйрәнергә яратам – еш кына иҗатларыннан башлап түгел, ә биографияләренә күмелеп. Шулай иткәндә, аларның музыкасын да көчлерәк ярата башлыйсың.
- Кайсы да ярый. Ридер ватылгач, мин хәтта телефоннан укып йөри башладым. Достоевскийны 2гә 3 сантиметрлы тәрәзчектән үзләштердем, мәсәлән...
- Ю Нёсбе детективларын. Алардан соң, минем яңадан салкын-төксез Ослога әйләнеп кайтасым килде. Ул нәкъ Нёсбе сурәтләгәнчә – ачык йөз белән каршыламаса да, ымсындыра, сихерли...
- Мөгаен, үзем яза башлаганчы һәм музыка иҗат итәргә керешкәнче, ул минем иң зур коткаручым булгандыр. Мин мөмкин булган барлык китапханәләргә язылган идем. Кайда нәрсә күрсәм, шуңа ябыша идем. Хәзер, безне мәгълүмат ташкыны басып китеп, үз дулкыны астында калдыргач, китап үз-үзең белән бергә-бер калу ысулына әйләнде бугай.
Әңгәмәдәш: Луиза Янсуар
Добавить комментарий