Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Мин җәйне ничек үткәрдем /Фотограф Александр Ефремов иншасы/

Фотоларсыз журнал яфраксыз яз кебек, агачсыз урман һәм чәчәксез болын кебек… Һәм «Мин җәйне ничек үткәрдем» темасына иншасыз сентябрь ае кебек! Шуңа күрә ел саен сентябрь санында без узган җәйгә фотойомгак ясыйбыз – җете, кояшлы һәм уникаль фотосурәтләр ярдәмендә. Мондый фоторәсемнәр «Татарстан» журналы фотохәбәрчесе Александр Ефремовта быел аеруча күп булды. Бүген ул басмабыз укучыларына 2023 елның җәендә булган иң кызыклы вакыйгаларның фотосурәтләрен тәкъдим итә.



«Татарстан» журналы фотохәбәрчесе Александр Ефремов – «Фотограф-репортер» компетенциясендә һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатында күп тапкырлар җиңүче:
 

– Халыкның тулы бер катламнары социаль тормышта катнаша алмый. Алар биргәнгә караганда, күбрәк алалар. Аларның якыннарына бигрәк тә авыр…

«Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата бу мөнәсәбәтне кире кагарга булыша. Бу хәрәкәт ярдәмендә мөмкинлекләре чикле кешеләр, сау-сәламәтләргә караганда, яхшырак, уңышлырак һәм җаваплырак профессионалларга әверелә. Безнең арада флористлар, төзүчеләр, җырчылар, балта осталары, массаж ясаучылар бар – алар барысы да яхшы һөнәрмәндләр. Аларга кояш астында урын өчен көрәшү авыррак, һөнәрне үзләштерү катлаулырак, тырышлыкны да күбрәк куярга туры килә – әмма яхшырак нәтиҗәләргә дә ирешәләр.

«Абилимпикс» һөнәр алу гына түгел, ул – башка тормыш, ул – бердәмлек үрнәге. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тар дөньядан чыгарга һәм алда караңгылык кына түгеллеген күрергә, аңларга булыша. Алда бик кызыклы, тулыканлы, җәйнең үзе кебек якты тормыш – аның кайбер мизгелләрен мин «Абилимпикс» чемпионатында җиңү ярдәмендә күрә алдым.
 




ҖИРДӘ ТҮГЕЛСЕҢ КЕБЕК!

ЛЕНА КЫЯЛАРЫ

Якутск шәһәре, Саха Республикасы

– Субайларга утыртылган биналар шаккатырды – мәңгелек туңлык шартларында йортлар шулай төзелә. Искиткеч гүзәл Лена кыялары – син җирдә түгелсеңдер кебек тоела! Ә ак төннәр – һәр фотографның хыялыдыр. Иртә таңнан төнгә кадәр һәм төннән иртәнгә кадәр рәхәтләнеп төшер генә! Якутлар – бик кунакчыл, аралашучан, юмор хисенә бай халык икән! Бер-берсен мәзәкләргә яраталар – карап-тыңлап торуы бик күңелле! Анда инде кулланучылар җәмгыяте түгел, алар кыйммәтле машиналар һәм цивилизациянең башка байлыклары артыннан кумый. Анда башка кыйммәтләр – алар үзләренең матур милли традицияләрен, телләрен, бәйрәмнәрен саклый. Алар бердәм гаилә кебек яши, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер – мәңгелек туңлык патшалыгында башкача була алмый. Хәер, биредә җәе дә ай‑һай эссе! Температураның шундый экстремаль үзгәрүчән шартларында яши халык.





ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙЛАР!

ЯНГЫННАН СОҢ

Йолдыз авылы. Курган өлкәсе

– Без Йолдыз авылына берничә минут эчендә бөтен авылны диярлек юкка чыгарган коточкыч янгыннан соң бардык. Миңа татарстанлыларның позициясе бик ошады, алар шунда ук янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итә башлаган. «Бу башка төбәк!» дип әйтергә дә мөмкиннәр бит югыйсә. Юк, 1000 км ераклыктагы авылга барып, мораль яктан да, матди яктан дә ярдәм итә якташларыбыз. Алар белән горурланам мин. Дөньяда бер-береңә каршы тору бүген бик югары дәрәҗәдә, ә бу ярдәм үрнәге, татар халкының әлеге сыйфатын массакүләм пропагандаларга, таратырга кирәк. Татарлар – тату милләт, үзенекеләрен ташламаячаклар. Санкцияләргә дә, авырлыкларга да каршы торалар. Татар халкына хас әлеге сыйфатлар миңа бик ошый. Менә хәтта туй да үткәрделәр – яшь татар гаиләсенә шулай булыштылар. Бөтен авыл бәйрәм итте.

Конгресста авылны торгызырга карар кылганнар. Төзелеш материалларына бәяләр көн саен арта тора. Янгыннан зыян күрүчеләргә торакны торгызу өчен федераль акчалар гына җитми. Татарстан кешеләргә авылда калырга этәргеч булсын өчен өстәмә түләүләр дә билгеләгән.




БАЙКАЛ КҮЛЕНДӘГЕ НЕРПАЛАР

БҮЛӘК СӘФӘР

Байкал күле. Бурятия

– Нерпаларны күрсәтергә дип, безне утрауга алып киттеләр. Анда барысы да махсус рәвештә нерпаларны борчымаслык итеп эшләнгән: кешеләр утрауның каршы ягыннан киләләр, тездән мүккә батып, Кызыл китапка кертелгән чәчәкләргә соклана-соклана аның аша үтәләр. Сөйләшергә ярамый. Ә нерпаларга махсус «бойницалар» аша гына карарга мөмкин, бу хайваннар сизмәсен өчен шулай эшләнә. Ләкин, минемчә, алар барыбер безнең сокланып каравыбызны тоялар, игътибар гына итмиләр. Нерпалар йөзә торган гаҗәеп сөйкемле этләргә охшаган, йөзләренә карасаң, елмаялар кебек тоела. Бер-берсенә массаж ясагандай, кыска аяклары белән бик кызык итеп сугышып та алалар. Аларны караганнан соң яшәреп-савыгып киткәндәй буласың!




БАЙКЕРЛАРДАН – ИҢ ЮГАРЫ ОСТАЛЫК

«МИН КҮКНЕ САЙЛЫЙМ!» БӘЙРӘМЕ

Казан шәһәре

– Бу юлы бәйрәм «күксез» генә үтте, әмма күңелсез булмады. Башка кызыклы нәрсәләр күп булды. Шуларның берсе – корал: бауларга эленгән пистолетлар белән карты да, яше дә бик кызыксынды.

Икенчесе – ватанпәрварлык. Гимн яңгырый башлау белән, барысы да торып басты, кушылып җырлады.

Өченчесе – байкерлар чыгышы. Байкерлар ролендә – дүрт яшьтән зуррак балалар! Шлемнар, мөгезләр, экипировка – барысы да өлкәннәрнеке кебек! Әле йөри башлаганнарына күпме генә кебек, ә байкларда шундый итеп элдерәләр! Әллә нинди катлаулы фигуралар ясыйлар. Күр, нинди җитди байкер дип уйларга өлгермисең, ә ул озын чәчле кыз булып чыга! Ә сез хәзер балалар тууга телефонда утыра, дисез! Юк, алар байкларга утыра икән бит!




МАШИНАЛАР ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

«ЕФӘК ЮЛЫ»

Казан шәһәре

– Һәр малай һәм һәр ир‑ат өчен мондый ярышлар бәйрәм кебек! Үзем барам – үзем уйлыйм: төшерәчәкмен, бик матур сурәтләр булачак. Тик әле җанатар да булырга туры килде! Кешеләр бу чарага «КАМАЗ-мастер» командасы өчен җан атарга килгән. Күпче‑ лек «КАМАЗ»ны яклады. Мин дә үзебезнекеләргә кушылдым. Белоруссия егетләре белән таныштым, алар үзләренең «МАЗ» командасы өчен җан атты. Мин дә аларга кушылдым. Чыннан да машиналар халыкларны берләштерә! Фаразлары чынга ашкан җанатарлар арасында бүләкләр дә уйнатылды. Ләкин җанатарлар кемнәрне генә якламасын, Кытай машинасы әйләнеп каплангач, барысы да кытайлар өчен борчылды. Татарстанга нәкъ менә «Ефәк юлы»на дип килгән кешеләр чараның үзенә дә, Казанга да сокландылар. Илең белән горурлану хисләре шундый мизгелләрдә уяна да! 


 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: