Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Әдәмсә

Мәчете дә, чиркәве дә булган авыллар республикада күп түгел. Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылы әнә шундыйлардан берсе. Монда Шәйхи Маннур әйткәнчә: «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел», – дигән девиз белән яшиләр. Дини бәйрәмнәрне уртак билгеләп узалар. Бу дуслыкның cере нәрсәдә? Әдәмсәгә баргач, шул сорауга җавап эзләдек.

«УРТА МӘКТӘП БУЛЫП АЧЫЛАБЫЗ!»

Гадәттә, авыллардан киткәндә: «Сез безгә иң матур чакта – җәй килегез», - дип калалар. Әдәмсәне әнә шундый вакытта – кешеләрнең бакча, ишегаллары шау чәчәккә күмелгән чакта күрергә насыйп булды. Чәчәк кенә түгел, төрле сыннар, фонтаннарга кадәр ясаган халык. Киң урамнар, бөтен җирдә яшеллек, җимерек йортлар да юк дияргә була. Авыл үзәгендәге зур мәктәп ерактан ук игътибарны җәлеп итте. Беренчедән, бинасы һәм мәйданы бик зур, икенчедән, ул капиталь төзекләндерүдән соң, балкып, гөлбакча булып утыра.

Яңа мәктәп 1994 елда ачылган. Шул чорда республикада яңа проект белән салынган өч белем учагының берсе ул: ике йөз егерме балага исәпләнгән. Аерым актлар залы, спорт залы, зур ашханә, киң коридорлар, зур сыйныфлар: шәһәр мәктәпләренең кайберләрендә дә мондый уңайлыклар юк. Бүген биредә алтмыш бала белем ала, бу бер Әдәмсә авылы балалары гына икән. Мәктәп коллективы яңа уку елын зур сөенеч белән каршы ала – биш ел тугызъеллык булып торганнан соң, яңадан урта мәктәпкә әйләнәләр.



– Мин Әдәмсә урта мәктәбендә утыз биш ел эшләдем, математика фәнен укыттым, – диде Тәскирә Сибгатуллина. – Директор ярдәмчесе булып та тордым. Безнең мәктәптә һәрвакыт татар, рус сыйныфлары булды. Балалар саны азайгач, ун еллар элек, бер генә сыйныф калды. Хәзер татар балалары да төп фәннәрне рус телендә укый.

– Ә укытучылар коллективы үзара нинди телдә сөйләшә?

– Татарча да, русча да. Бездә рус милләтеннән булган кешеләр дә татарчаны яхшы белә.

Чынлап та, мәктәпнең хәзерге директоры Наталья Михайловна Главнова татарча белә. Милләте буенча әтисе керәшен татары, әнисе рус икән. Әдәмсә урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган. Алабуга дәүләт педагогика университетының биология факультетында укыганнан соң, туган ягына кайтып, балаларга белем бирә башлаган.



– Директор булып ике генә ел эшләдем әле, – диде Наталья Михайловна. – Башта уку эшләре буенча директор урынбасары идем. Менә быел мәктәпнең элеккеге статусын кайтардык. Бөтен коллектив белән шуңа сөенәбез.

– Унынчы, унберенчегә килүче балалар бармы? – Бар, берничә булачак.

– БДИ куркытмыймы? – дим.

– Юк, куркытмый. Беренчедән, безнең укытучыларның андый тәҗрибәсе зур, коллектив көчле. Икенчедән, балаларның белем дәрәҗәсе югары. Мактану булмасын, әмма бездән соң унынчы сыйныфка барган балалар күрше авыл мәктәбенең рейтингын күтәреп килделәр – БДИны яхшы бирәләр. Директор буларак кына түгел, ата‑ана буларак та укучы үз авылында белем алса, яхшырак, дип саныйм. Күрше авылга бару өчен бала иртәнге алтыда торырга мәҗбүр, дүртсез өенә кайтып җитә алмый. Ә үз авылында укыгач, өенә кайтып та килә ала. Аннары, без зур трасса өстендәге авыл, балалар өчен ут йотып торганчы, җәяү йөрсәләр, күңел тыныч.

Мәктәп директоры белән телләр турында сөйләшәбез. Баксаң, рус милләтеннән булган һәр бала татар телен укый икән!

– Үзләре теләпме? – дим.

– Әлбәттә, ана теле урынына гариза язып татарча укыйлар. Алай гына түгел, тугызынчыдан соң татар теленнән имтихан тапшыралар. Үзләре теләп. Татар балаларына караганда татарчаны яхшырак белүче укучылар бар...

– Ничек алай?!

– Татар телен балалар кечкенәдән ишетеп үсә бит. Алар өчен ул ят тел түгел. Шуның өчен дә тиз оталар. Рус милләтеннән булган атааналар үзләре дә татарча укыган, шуңа да бу гадәти хәл санала. Әйтергә дә куркам, безнең мәктәптә тел, милләт проблемасы юк. Укытучылар коллективы да катнаш бит, балалар да. Бәйрәмнәрне уртак билгеләп узабыз, дини бәйрәмнәрдә дә котлашабыз. Ураза гаетенә камыр ашлары белән сыйласак, Пасхага төсле күкәй таратабыз.

Директор зур сөенеч белән мәктәпне күрсәтеп чыкты – узган ел федераль программа нигезендә капиталь ремонт булган. Хәзер ул өряңа мәктәпне хәтерләтә. Барысыннан бигрәк мәктәпнең бакчасы шаккатырды: шундый зур мәйданда ник бер чүп булсын. Ә аллы‑гөлле чәчәкләре ни тора!

– Чәчәк үсентеләрен яздан ук утыртабыз, – диде Наталья Михайловна. – Чәчәкләр бик яратам, буш вакыт булган саен үзем дә бакчага чыгам. Ә гомумән алганда, бу матурлыкны күмәк көч белән тудырдык. Укытучылар, техник персонал, балалар – барыбыз да җәй буе бакчада эшлибез.



Мәктәп капиталь төзекләндерүдән соң авыл күркенә әйләнгән.

Белем йорты гөлбакча булып утыра.

МӘЧЕТ БЕЛӘН ЧИРКӘҮ ЯНӘШӘ...

Әдәмсә зур авыл. 235 хуҗалык бар, 651 кеше яши. Шуларның 456 сы татар, 182 се рус һәм унөче калган милләтләр. Түбән Камадан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Күпләр шунда йөреп эшли. Аннары, бу якларда нефть чыга, авылның алтмышлап кешесе шунда хезмәт куя. Шуның өчен дә, берничә иске өйне санамаганда, буш йортлар юк дияргә була.

Балалар бакчасына егермедән артык бала йөри, ике төркем. Ике кибет, кафе... Барысы да халыкны эш белән тәэмин итә. Менә агрофирмада малларны бетергәннәр, халык бу яңалыкны борчылып кабул иткән. Начармы-яхшымы, авылда ферма булу берничә кешегә хезмәт урыны бит. Балалар бакчасында ремонт эшләре бара иде, анда кереп тормадык. Алай да әкияти бакчаларына күз салып киттек.

Мәктәптән соң Аллаһ йортларына – башта мәчеткә, аннан чиркәүгә кердек.

 
– Авылның иске мәчете башка урында иде, – диде, мәчеткә кергәч, Габдрахман хәзрәт Зөбәеров. – 1998 елда нигез салынып, 2002 елда ачылды ул. Дин иреге килгәч тә, халык башта иске мәчеткә йөрде. Яңа мәчетне төзүдә Гәбдерәүф Юнысов бик булышкан. Мин әле ул вакытта авылда яшәми идем. 

Габдрахман хәзрәт Әдәмсәдә туып-үскән. Аннан исә Түбән Камада яшәгән, шунда гаилә корган. Лаеклы ялга чыккач, җәмәгате белән туган ягына күченеп кайткан. Диндә күптәннән икән.

– Быел зур эш башкардык – мәчеткә янкорма салдык, – дип зур сөенече белән уртаклашты хәзрәт. – Яңа якта дин сабаклары укытачакбыз, Коръән ашлары уздырабыз. Моның өчен барысын да көйләдек. Халыктан җыелган сәдака акчасына әнә шундый зур эш башкардык. Аллаһка шөкер, мәчетебез зур, заманча. Көн саен ахшам намазына уннан артык кеше була, җомгада күбрәк, әлбәттә...

Мәчеттән соң чиркәүгә киттек. Борынгы, 1874 елда төзелгән бина икән. Совет власте урнашкач, 1937 елда чиркәүдән мәктәп ясаганнар. Авылның берничә буыны биредә укыган. Яңа белем үзәге салынганнан соң, әлеге бина буш торган. Һәм 2017 елда, аерым кешеләрең зур тырышлыгы белән, чиркәү үзенең беренчел миссиясен үти башлаган.

– Мәктәп итеп ясаганда чиркәүнең икенче катын алганнар, – диде Әдәмсә авылының ветераннар советы рәисе Михаил Борисов. – Чиркәүне яңадан торгызу өчен бик күп эшләр башкарылды. Тумышы белән бу авылдан булган бик хөрмәтле кеше – архимандрит Дорофей атакай бар, Мәскәүдә яши. Чиркәүне ул төзекләндерде. Әле менә икенче якка аш‑ су бүлмәсе ясап ятабыз. Аны да Дорофей атакай эшләтә. Төзелештә татар егетләре эшли, хәзер кереп чыгарбыз...

Чиркәү эченә узабыз... «Сезгә аяк киемен салыгыз дип әйтәсе түгел, сез өйрәнгән: мәчеткә кергәндә дә аяк киеме белән кермиләр», – дип куйды Михаил Александрович.

Күзгә ташланган беренче әйбер – чисталык, затлылык. Ремонттан соң булгангадыр да, ялт иткән.

– Атакай күрше авылдан килеп йөри, - диде Михаил Борисов. – Мин биредә чиркәүне карап торучы ролендә. Шимбә-якшәмбе чиркәүгә унлап кеше килә. Ә дини бәйрәмнәрдә зал тулы була, күрше авыллардан да киләләр.

Дини бәйрәм дигәннән, Әдәмсәдә 21 июль көнне христианнарның олы бәйрәме – Казан Изге Мәрьям Ана иконасының тәре йөрешен билгеләп узганнар. Чиркәү янында зур бәйрәм булган: балалар өчен бушка батутлар эшләгән, тәм‑том белән сыйлаганнар. Концерт куйганнар, анда татарча да җырлаганнар.

– Авылда дини йолалар уртак, – диде Михаил Александрович. – Мәсәлән, мин керәшен татары. Әдәмсәгә моннан егерме еллар элек килдем. Башта колхоз җитәкчесе, аннан мәктәп директоры булдым. Шул вакытта ук аңладым: күпмилләтле авылда һәркем берберсен ихтирам итә. Бу гомергә шулай булган. Без, килгән кешеләр дә, әлеге традицияне дәвам иттек. 21 июль көнне чиркәвебезнең биш еллыгын билгеләп уздык. Мәскәүдән Дорофей атакай да кайткан иде. Чиркәү төзелешенә ярдәм иткән унике авылдашка грамоталар әзерләдек. Һәм, беләсезме, шуның алтысы татарларга эләкте! Рәхмәт әйтеп, куллар кысышып алдылар. Чиркәүнең тәресен дә татар егетләре куйды. Әйтәм бит, бездә бүленеш юк...


Дуслык Аллаһ йортыннан башлана – авыл имамы Габдрахман хәзрәт Зөбәеров белән чиркәүне карап торучы Михаил Борисов. 




«СЫЕР АСРАП ГОМЕР ИТТЕК...»

Авылларга баргач, берәр уңган гаилә белән танышырга тырышабыз. Гомер буе хәләл көч түгеп туган авылында хезмәт иткән кешеләрне халык та күрсен, дибез. Әдәмсә авылында Зиннуровлар гаиләсендә булдык.

Гаилә башлыгы Мингали абый гомер буе колхозда механизатор булып эшләгән, әле дә трактор йөртә. Вәсимә апа исә лаеклы ялда инде. Ул да гомер буе колхозда – исәпкә алучы (учетчица), ферма мөдире дә булган. Зиннуровлар гел күп итеп мал асраган. Бүген дә дүрт сыерлары бар.

– Элегрәк баш саны бермә‑бер артык иде, сөт акчасы белән яшәдек, – диде хуҗабикә. – Хәзер дә шулай көн итәбез. Сөтнең бәясе төште, әлбәттә, бүген литрын 18 сумнан тапшырабыз.

Ир белән хатын ике ул үстергән. Олы уллары Әдәмсәдә калган, җәмәгате белән өч бала үстерәләр икән. Төпчек малайлары гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши.

– Әлеге нигезгә 1988 елда килеп төпләндек, – диде Мингали абый. – Башта Вәсимә белән төп йортта, минем әти‑әни белән яшәдек. Аннары монда күчендек. Иске йорт иде. 2004 елда яңа йорт салып чыктык. Авыр елларда да начар яшәмәдек – өч бакча бәрәңге үстереп саттык, итен, сөтен дигәндәй...

Вәсимә апа мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Югары белем алырга да нияте булган, тик авылын яратканга, шәһәргә чыгып китмәгән.

– Бер дә үкенмим, – дип көлде Вәсимә апа. (Ул шулай көлеп кенә сөйләшә. – Авт.)  – Югыйсә укытучыларымның барысы да, укы, дип киңәш бирде. Авыл тормышын яратам. Ирем әйбәт, бөтен эштә бергә без. Шәһәрдә дә бушка китереп бирмиләр... Укыган кешеләрдән начар яшәмәдек, Аллаһка шөкер...

Мингали абыйның шәхси тракторы бар. Эштән бушаган арада, тракторы белән кырга чыгып, җәй буе печән чаба, аны киптерә. Аннан, тюклар ясап, өенә алып кайта. Тракторга бөтен җайланмаларны да сатып алган.

– Малларыгыз да күп, техникагыз да бар. Фермер булып теркәлеп эшлисегез килмиме? Грант алу мөмкинлеге дә булыр иде, – дим.

– Хәзер юк инде, яшьрәк чакта бәлки уйлап карарга кирәк булгандыр. Алтмышка җиткәч, яңа тормыш башлыйсы килми. Болай без үзебезгә үзебез хуҗа: теләсәк өчне, бишне асрыйбыз, теләмәсәк, бөтенләй асрамыйбыз.

Мингали абый эштә чакта, тракторны уллары Илнур алып тора икән. Кеше бакчасын чаба, җир эшкәртә. Ә әти кеше агрофирма эшеннән бушый алмый.

– Хәзер агрофирма тракторы белән йөри алмыйсың – GPS куйдылар, – ди Мингали абый. – Шуның өчен дә үзебезгә техника кирәк дип уйладым. Малай да авылда бит, алар да мал асрый. Техникаң булганда, иренмәсәң, печән проблемасы юк.

Хуҗабикә Вәсимә апа үзенә гашыйк итте безне – атлап түгел, йөгереп йөри. Кечкенәдән шундый уңган булган. Төнге бердә торып, камыр куйган: безгә дип гөбәдиясен, бәлешен, токмачлы ашын пешергән. (Мондый игътибарга ничек битараф каласың!) Ә гадәттә көне иртәнге өчтә башлана икән, җәйме, кышмы, гел шулай.

...Авыллар буенча күп йөрибез. Кайтканда үзебезчә бәя бирәбез: артык тыйнак халык яши яки җыр‑моңга бигрәк оста икән, диешәбез. Ә Әдәмсәдән киткәндә, гаҗәпләнү, соклану хисе туды: болай да буламы икән? Ана телен өйрәник дип лаф органда, әнә, Әдәмсә авылында тыныч кына рус балалары татарча укып ята. Ә татар ир-атлары чиркәүне төзекләндерә. Алар өчен бу шуның кадәр гадәти хәл, безнең аптыраулы карашны күреп, хәтта сүзсез калдылар. Татулык нигезендә бер-береңә хөрмәт ята – Әдәмсәдә шуны яхшы беләләр.  

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

– Әдәмсә авылына XVIII гасырда нигез салынган, дип санала. Ә менә иске зиратта XVII гасырга караган кабер ташлары да табылды. Шуның өчен авылда унҗиденче йөздә үк кешеләр яшәгән, дип уйлыйбыз. Кызганыч, тарихны яхшылап өйрәнгән кеше юк. Авылның исеменә килгәндә, әби-бабайлардан калган фараз бар: бу якларга Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан урман кисүче килеп төпләнгән. Елга булгач, бу урында төпләнергә карар кылган. Аның исеме Әдәмсә булган. Менә шуннан бу исем авылга да бирелгән. Яңа Чишмә районының күпчелек татар авылларында мишәрчә сөйләшәләр. Ә менә Әдәмсә халкының сөйләмендә андый диалект юк. Балык Бистәсеннән күчеп килгән бабаларыбызның теле гасырлар дәвамында әнә шулай саклангандыр, дип уйлыйм. (Тәскирә Сибгатуллина, Әдәмсә урта мәктәбе музее җитәкчесе.)

Руфия Фазылова

Фото: Александр Ефремов 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: