Катмыш – кыюлар яшәгән җирдә...
Мамадыш районын умартачылар төбәге дип беләбез. Республиканың иң күп бал кортлары биредә «яши». Тагын әле Мамадышта урта мәктәпләр саны да күп – егермедән артык! Бер-берсенә күрше булып торган авылларда да унберьеллык мәктәпләр эшли, шул исәптән Катмышта да. Иң мөһиме шунысын әйтергә кирәк: әлеге белем йорты ата-аналар тырышлыгы белән ябылмый калган.
«ФЕДЕРАЛЬ ПРОГРАММА ЯРДӘМ ИТТЕ»
Катмыш әллә ни зур авыл түгел: 144 хуҗалык бар, 281 кеше яши. Халыкның төп кәсебе – мал асрау, умартачылык. 500 баш мөгезле эре терлек бар, 500 гә якын баш умарта бар. Менә бу саннар үзләре өчен сөйли кебек...
Авыл белән танышуны мәктәптән башладык, чөнки урта мәктәпле авыллар бүген сирәк күренешкә әйләнеп бара. Белем йорты элеккеге балалар бакчасы бинасына урнашкан. Сиксәненче еллар уртасында әлеге ике катлы бинаны колхоз төзеткән. Бакча белән мәктәп биналары бер ишегалдында булган. Биналары дим, чөнки белем йорты берничә корылмадан торган. Аның беренчесендә башлангычлар, икенчесендә урта сыйныфлар, өченчесендә өлкән сыйныфлар укыган. Ул корылмалар искерү сәбәпле, аларны сүткәннәр, ә балалар бакчасы белән мәктәпне берләштергәннәр. Бу очракта әле ярый шулай эшләгәннәр дияргә кирәк, чөнки бакчада дүрт кенә бала калган. Дөрес, балалар кимү күренеше соңгы елларда барлыкка килгән. Шулай да бакча бөтенләй ябылыр дигән куркыныч юк икән. Сабыйлар бар әле авылда. Ә Катмыш урта мәктәбендә бүген 45 бала укый. Унынчыда ике, унберенчедә өч бала икән. Әлегә чыгарылыш сыйныфсыз еллар булмаган. Алга таба да шулай калыр, дип уйлый укытучылар.
– Быел тугызынчыны биш укучы тәмамлый, өч кызыбыз унынчы сыйныфка тәгаен калачак, – диде Катмыш урта мәктәбе директоры Рәмзил Исмәгыйль улы Габидуллин. – Безгә Чаллы да йөз егерме чакрым, Казан да. Укучылар нигездә шул ике шәһәрне сайлый. Тугыздан соң Мамадышның үзенә барып укучылар да була, анда авыл хуҗалыгы көллияте бар бит.
Алдан әйтмәсәләр, мәктәп урнашкан бинаны балалар бакчасы булган дип уйламас та идек: шактый зур ул. Баксаң, класслар иркенрәк булсын өчен, стеналарны ук җимерергә туры килгән. Ике ел элек капиталь төзекләндерү булган. Ә яңа уку елына исә «Точка роста» федераль программасы буенча өч сыйныфны тулысынча заманча җиһазландырганнар. Хәзер укучылар робототехника кебек яңа юнәлешләрне дә үзләштерә алачак.
– Урта мәктәпкә өч авылдан – Катмыш, Баскан, Еники-Чишмәдән килеп укыйлар, – диде Рәмзил Исмәгыйль улы. – Катмышта беренче мәктәп 1934 елда ачылган. Балалар саны арткан саен, яңа мәктәп биналары төзелә торган. Хәзер исә шушы зур булмаган ике катлы бинага да сыябыз...
Катмыш мәктәбе 1976 елга кадәр тугызъеллык була, аннан исә урта мәктәпкә әйләнә. Сиксәненче еллар азагында белем йортында биш йөздән артык укучы белем ала. Санаулы еллар эчендә исә укучылар саны бермә‑бер кими. Сәбәбе – Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләре барлык яшьләрне үзенә «йота башлый».
– Сыйныфы-сыйныфы белән шәһәргә китүчеләр булды, – дип искә алды ул чорларны Рәмзил Исмәгыйль улы. – Дөрес, лаеклы ялга чыккач, хәзер аларның күбесе кайта да башлады. Авылда йорт җиткерәләр, ә шәһәрдәге фатирларын балаларына калдыралар. Күпме генә шәһәрне мактасалар да, кешегә туган җиреннән дә кадерлерәк урын юк.
Катмыш урта мәктәбендә татарча укыйлар. Дөрес, унынчы, унберенчедә аерым фәннәрне рус телендә аңлаталар, чөнки БДИ бирәсе бар. Укытучылар белән проблема юк, һәр мөгаллим алган белгечлеге буенча эшли.
– Тарих белән җәмгыять белеменнән бераз проблема булган иде, башка авыллардан килеп укыттылар, – диде мәктәпнең уку‑укыту эшләре буенча директор урынбасары Илсөяр Шәрифуллина. – Быел бу проблема хәл ителде. Үзебезнең мәктәп укучыбыз, максатчан уку программасы буенча КФУда белем алып, дипломлы укытучы булып кайтты. Бик сөенәбез: коллективка яшьләр бик кирәк.
Мәктәпнең дүрт гектар җире бар. Анда яшелчә, җиләк-җимеш, күп итеп чәчәк үстерәләр. Бер гаилә кебек биредә: укытучылар балалар белән бакчада эшли, дәресләрдән соң бергә имтиханнарга әзерләнәләр. Ә бит шушы тату гаилә пыран‑заран килергә дә мөмкин булган икән!
– Моннан берничә ел элек безнең мәктәпне башлангычка гына калдырырга теләгәннәр иде, ләкин ата-аналар бик каршы чыкты, – диде Рәмзил Исмәгыйль улы. – Атааналарның фикере бер булды: «Балаларыбызны русча укытырга теләмибез!» Нәмәңгелек кыйммәтләр/авылларыбыз тиҗәдә, урта мәктәп булып сакланып калдык. Инде капиталь төзекләндерүдән соң күңел тынычланды. Балалар саны гына кимемәсен, озак еллар мәктәп ишекләре ачык булсын...
«АЮ ҺӨҖҮМ ИТТЕ...»
Катмышта умарта тотучылар күп, дидем. Кемдер үзе өчен генә, кемдер күпләп тота. Йөзәр баш умарта тотучы өч гаилә бар, шуларның иң зурысы Ленар Шәрифуллин икән. Шәхси эшмәкәр булып теркәлгән әлеге умартачының 140 оя корты бар. Авылның гына түгел, районның да атаклы умартачысы ул. Үзен белгәннән бирле бал кортлары янында мәш килә.
Ленар Шәрифуллин безне үзенең умарталыгына алып барды. Һәм нәкъ рәсемнәрдә ясалган күренешкә тап булдык: юкә агачлары арасында гөмбәләр кебек умарта оялары тезелеп киткән. Уртада өч карт юкә дә утыра.
– Бу агачларга кимендә йөз ел, – диде умартачы. – Мин бала чакта, кырык ел элек тә нәкъ шулай иде монда. Шул дәвердән бирле бер нәрсә үзгәрмәде дисәм, умартачы йортын зурайттык. Хәер, умарта оялары яңарып тора инде. Ә урыны, агачлар һаман да шул...
Баксаң, әлеге умарталык колхозлашу чорына кадәр булган. Совет власте килгәч, ул дәүләт карамагына күчкән. Колхозлар таркалгач, 2010 елны Ленар Шәрифуллин, сатып алып, аны үз исеменә рәсмиләштергән.
– Бик кечкенә чагында ук әтинең абыйсына бал аертырга булыша идем, – диде Ленар. – Ул чагында биредә 200 башлап оя корт бар иде. Соңрак абый умарталык эшен миңа тапшырды. 1994 елдан башлап килешү төзеп, колхоз умарталыгында хезмәт куйдым. Аннан соң инде сатып алдым.
Катмышта нигездә бал кортларының «средний русский» төрен үрчетәләр. Алар безнең шартларга күбрәк яраклашкан икән. Авыруларга каршы торучанлыгы да көчле. Авылда һәркем умартачылык эшен яхшы белә, бала-чагалар да бу эштә олыларга булыша.
– Минем төп ярдәмчем – җәмәгатем Илсөяр, - диде Ленар Шәрифуллин. – Бал аертканда, корт җыйганда балалар да кушыла. Ике кызыбыз, бер улыбыз бар. Олы кызыбыз КФУга укырга керде быел, ә уртанчы кыз белән малай мәктәптә укый әле. Аларга да эш күп, берничә баш мөгезле эре терлек бар, шуларны карыйлар. Март аеннан башлап кара көзгә кадәр өйгә кайтып кергән юк дияргә була.
Умартачы әле фермер да – арендага алынган егерме гектар җире бар. Җир эшкәртергә дип трактор, аңа кирәк-яраклар сатып алган. Кыскасы, бик тырыш кеше.
– Быел бал уңышы ничек булды? – дим Ленарга.
– Узган елгыга караганда азрак, әлбәттә. Әмма зарланырлык түгел. Май аенда булган кырау бик куркытты: юкә чәчәкләрен кырау сукты. Бөтенләй бал булмас дип борчылган идек, Аллаһ җүн бирде тагын. Кортлар быел күбрәк урман эченнән бал җыйды. Балыбыз сентябрь башына сатылып та бетте. Сорау бик зур булды: берьюлы бишәр өч литрлы бал алдылар. Бер алган кеше гел ала инде. Өч литрын 1600 сумга саттык.
Умартачы ояларны да үзе ясый икән. Заказга да әзерли. Бу эшләр инде гадәттә кышка кала, аңлашыла, җәен вакыт юк. Кыскасы, Ленар әфәнде умартачы, фермер гына түгел, балта остасы да. Өендә җиһазландырылган остаханәсе бар, анда агачтан ни генә ясамый.
– Мамадыш урманнарга бик бай, аюлар юкмы? – дим хуҗага.
– Биш‑алты ел элек бик куркытып алды: бер аю ияләнде генә бит. Башта бер ояны туздырды, аннан икене. Ә ул бер ияләнсә, гел килә икән. Шуннан саклый башладык. Петарда шартлаттык, төтен исе чыксын дип, мичкә эченә агачлар яктык. Әнә шулай куркыта торгач, килми башлады. Әйтергә куркам, шуннан бирле күренгәне юк. Аю ул ояны бер селтәнүдә туздырып ата икән, куркыныч җанвар. Бер яктан караганда урманнарның күп булуы яхшы – кортларга бал җыю өчен урын күп, шуның өчен дә безнең якта бал тәмле. Ә икенче яктан, аюлар йөри, монысы тискәре ягы. Хәер, аңа карап умарталар саны кимеми.
Көннәр җылы торуга карамастан, бал кортлары активлыгын югалткан инде. Оялары янында гына ара‑тирә очкалап алалар. Хуҗа кеше кортларга ашар өчен ширбәтне куйган, димәк, ризык эзләп йөриселәре юк. Көннәр суыткач, аларны умарталыктагы зур сарайга кертәчәк. Язын кар эри башлагач, кортларны янә ачык һавага чыгара. Әлбәттә, башта ояларны, «магазиннар»ны чистарта... Аннан исә умартачылар өчен яңа сезон ачыла...
– Бер елны Мамадышта бик күп корт үлде, хәзер ничек? – дим Ленар Шәрифуллинга.
– Әйтмәгәнем булсын, безнең авылда алай кортларның күпләп үлгәне булмады. Хәзер дә шулай. Катмышта нигездә вак фермерлар, басуларга агу сиптерәсе көнне бер-беребезгә әйтәбез. Хәзер ватсапта умартачыларның әллә ничә төркеме бар, аралашып яшибез.
Катмышның мәчетенә күпләр соклана.
«БАЙ ЯШӘДЕК, МАТУР ЯШӘДЕК...»
Авылның аксакалы Рашат абый Бакиров белән таныштык. Туган авылы, балачагы белән бәйләп, «Яшьлегем сукмаклары» исемле китап чыгарган ул. Егерме җиде ел Катмыш урта мәктәбендә балаларга белем биргән. Мәктәп, мәчет төзелү тарихлары – барысыннан да хәбәрдар. Катмыш авылының үткәне турында сорашкач, Рашат абый менә нәрсәләр сөйләде:
– Миллионер колхозлар исемлегенә кермәсәк тә, безнең «Сталин» хуҗалыгы алдынгылар рәтендә йөрде. Мөгезле эре терлек бер юнәлеш булса, икенче яшелчәчелек иде. Басу авылдан көнчыгышта – инеш белән Бөрсет елгасы кушылган, ташу суы каплый торган иң уңдырышлы туфраклы урында. Ташу вакытында анда ләм утыра һәм туфракны ашлый иде. Минем әни яшелчә бригадиры булып эшләде. Шунлыктан мин җәй башыннан көзгә кадәр болында үстем. Бригадада унлап яшь кыз эшләде. Эш анда ел буе тукталмады. Күпләп кәбестә, кыяр, кишер, суган – барысын да үстерделәр. Ул чагында гади кеше өендә хәзерге кебек яшелчә бик утыртмый иде, колхозчылар да шул яшелчәлектә үскән кыяр, кәбестәне ашады.
2010 елда колхоз таркалган. Бүген ул җирләр нигездә авыл кешеләре кулында. Пай җирләренә бүлеп, үзләре иген, печән үстерәләр. Биредә рәсми рәвештә КФХ булып теркәлгән сигез кеше бар, берсе шәхси эшмәкәр, ә 25 кеше (!) үзмәшгуль булып санала. Аларның барысы да диярлек җир эшендә. Аңлашыла ки, мөгезле эре терлек тә тоталар.
– Бездә инвестор юк. «Кулон» җәмгыятенең арендага алган җире бар, тик күп түгел, – диде Катмыш авыл җирлеге башлыгы Сәгыйть Гыйззәтуллин. – Колхозлар таркалгач та, кешеләр пай җирләрен үзләре эшкәртә башлады. Кемдер туганыныкын, кемдер күршесенекен алды. Унбиш, егерме, йөз гектар чәчкән-урган кешеләр дә бар. Катмышта халык бик тырыш. Эш юк дип зарланып утырмыйлар, ничек тә яшәргә әмәлен табалар.
Шулай да биредә дә иң зур проблема – яшьләр калмый. Соңгы елларда бигрәк тә. Югыйсә үзсалым акчасына юллар да каралган, мәктәп, мәдәният йорты да бер дигән. Соңгысы узган елның декабрь азагында ачылган. Китапханә дә биредә. Заманча мәдәни-ял үзәге ул. Яңа үзәккә өлкәннәрдән бигрәк балалар сөенгән. Мәктәп бинасы бик зур булмау сәбәпле, алар барлык бәйрәмнәрне дә биредә уздыра икән. Без барганда, сөенешеп, Укытучылар бәйрәменә әзерләнәләр иде.
– Туган авылым Катмыш халкының төп сыйфатларының берсе – көнчелек. Нигездә, билгеле, ак көнчелек. Күршеләр яңа капка ясап куйсалар, теләсә нинди юл белән капканы яңартып куялар. Түбә алыштырылса, күршеләрнең тагын йокысы кача, тизрәк түбәне яңартырга кирәк. Мин боларны яхшы күренеш дип саныйм. Чөнки шуның нәтиҗәсендә безнең авыл төзек, матур. Йортлар курчак өе кебек, капка-койма буялган, яхшы материалдан эшләнгән. Өй эчләре яшәү өчен уңайлы...
Рашат Бакировның «Яшьлегем сукмаклары» китабыннан.
...Бәлки болай дип ачыктан-ачык әйтү бик үк матур да булмас, шулай да... Мамадыш, Сарман якларын аеруча яратам. Эшчән, шул ук вакытта кыю халык яши анда. Катмыш та искәрмә булмады – мамадышларга хас тырышлык, тормышны ярату бар аларда. Моңа ничек сокланмыйсың, ди?!
Мәдәният йорты узган елның декабрь азагында ачылган.
ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Катмышның исеменә бәйле ике тарих бар. Ләкин аларның берсе дә рәсми чыганакларга таянмый, бабайлар сүзе буенча гына безнең көннәргә килеп ирешкән тарих. «Каты – мыш» сүзе латинчадан «каты су» дигәнне аңлата. Чынлап та, безнең авыл беренче үзәк чишмә тирәсендә урнашкан була, ә аның суы бик каты. Кайнаткач, нык юшкын утыра. Авылның исемен чишмә суының катылыгына бәйләп атамаганнармы, дигән фараз бар. Икенче тарих: элек кеше исемнәре «мыш», «ыш» кушымчалары ялгап ясалган. Мамадыш, Тәкәнеш - бездә андый исемнәр бик күп. Катмыш та беренче килеп урнашкан кеше исеме хөрмәтенә бирелмәдеме икән? Һәрхәлдә, без бу ике фаразны да кабул итәбез. Авылның оешкан елларын да төгәл генә хәзер әйтеп булмый. Якынча 300–350 ел элек монда кешеләр яши башлаган, дип уйлыйбыз. Чукындыру сәясәте безнең якларда бик көчле алып барылган, чөнки чукындыручылар Кама елгасы буйлап килгән. Шуның өчен дә Мамадышта керәшеннәр шактый күп. Әнә шуннан котылу өчен, бер төркем татарлар бирегә килеп төпләнгән булырга бик мөмкин, дип уйлыйбыз.
Рашат Бакиров, авыл тарихы белән кызыксынучы, элеккеге мөгаллим.
Руфия Фазылова
Фото: Александр Ефремов
Добавить комментарий