Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Нарат-Елга – тырышкан хур булмас!

Җәйнең соңгы көннәрендә Чистай районының Нарат‑Елга авылында булдык. Колхозлар җимерелгәннән соң, халык аптырап калмаган: күбесе пай җирләрен алып үзләре эшкәртә башлаган. Нәтиҗәдә, авылда сыер асраучылар күп, күбесе берничә баш тота. Нарат-Елгада тагын ниләр гаҗәпләндерде һәм ни өчен борчуга калдык?

«БАЛАЛАР ЮК...»

Нарат-Елгада 232 кеше яши, 93 хуҗалык исәпләнә. Социаль объектлардан мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, ФАП, мәчет, кибет бар. Әйткәнемчә, күп итеп мал асрыйлар. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның саны кырыкка якын. Тагын авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнүче дүрт эшмәкәр бар. Аларның берсе фермер, калган өчесе үз транспортларында йөк ташый.

Үз эшләрен башлаган шул тәвәккәл егетләрнең берсе, яшь фермер Рифат Хәмитов белән танышып чыктык. Өч йөз гектар җире бар икән. Авылдашларының пай җирен арендага да, сатып та алган.

– КАИның Чистай филиалын тәмамладым, – диде Рифат. – Кулга диплом алгач, кайда гына эшләмәдем. Ләкин күңелдә һаман ниндидер ризасызлык бар иде, чөнки үземә эшлисем килде. Шуның өчен 2021 елда тәвәккәлләдем, шәхси эшмәкәр булып теркәлдем. Башта егерме гектар җир чәчтем, аннары кырык, илле... Җирләрне тагын арттырырга исәп бар. Ел саен берәр техника алдым. Дөресен генә әйткәндә, әле гел фермерлык эшен үстерү өчен эшлим, керем дип зурлап сөйли торган түгел. Техникаларда күбрәк үзем йөрим. Сезон вакытында, эш бик тыгыз чакта кешеләр чакырам. 

Яшь фермердан быелгы уңыш турында сорашам: былтыргысының нәкъ яртысы булган! Узган ел гектарыннан кырык центнердан артык иген алса, быел егермедән артык икән. Ләкин аңа карап игеннең сату бәясе барыбер артмаган. Ә менә печән бәясе бермә‑бер арткан.

– Быел печән дә юк. Шуның өчен бер төргәк печәнне ике мең ярымнан саталар, – диде Рифат. – Яңгыр яумагач, үлән үсмәде. Нишлисең, ел белән ел бер булмый.

Яшь фермер дәүләттән бер ярдәм дә алмаган. Андый нияте булган, ләкин күпме документ җыясын күргәч, кул селтәгән. Бүген инде аякта шактый нык торучы фермерга әйләнеп бара. Максат, планнары зурдан.

– Авылда синең кебек яшьләр тагын бармы? – дим яшь фермерга.

– Юк шул. Эх, минем шикелле авылны яратучы тагын берничә яшь кеше булса иде, яшьләр сала тормышын үз итми шул.

– Өйләнмәгәнсең дә икән әле, – дим.

– Юк әле. (Көлеп җибәрә. – Авт.) Авылга кайтырга кызлар курка бит...

Рифат бик ачык егет, ихлас. Чынлап та, авылда аның кебек тагын берничә яшь егет калса, гаилә корса, Нарат-Елганың киләчәге өметле булыр иде, ә әлегә...

МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ – АВЫЛ КҮРКЕ, ӘММА...

Әлегә авылда хәлләр бик мактанырлык түгел: балалар бакчасы 2007 елда ябылган, башлангыч мәктәптә дә биш кенә бала укый. Соңгы ике елда мәктәпкә бала кермәгәнен исәпкә алсак, белем йортының киләчәге аяныч хәлдә икәнен чамаларга була.

Аннан бигрәк мәдәният йорты игътибарны җәлеп итте: 1969 елда төзелгән бина бер тапкыр да капиталь төзекләндерү күрмәгән. Ярык стеналардан урам ук күренмәсә дә, җил уйный. Әллә ничә кат буялган агач идәннәр, ярты гасырдан артык яшәвен аңлаган кебек, баскан саен авыр итеп шыгырдап куя...

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән якыннан танышкач, күңелгә тагын да авыр булды. Үз эшләренең чын осталары булган әлеге гүзәл затларга яхшы шартлар да тудырсаң, тагын әллә ниләр эшләрләр иде.

Мәдәният йортының зур булмаган бер бүлмәсе музей да, күргәзмә залы да, остаханә дә икән! Балчыктан ясалган төрле сыннар, чигүле калфак, изүләр – ни генә юк. Һәм аларның барысын да биредә эшләүчеләр үзләре ясый, тегә.

– 1989 елны Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлагач та Ләйсирә белән Нарат-Елгага эшкә кайттык, – диде биредә утыз елдан артык мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләүче Сәгыйдә Сибгатуллина. – Беребез директор, икенчебез сәнгать җитәкчесе булдык. Бер ел дигәндә Нарат‑Елга авылы егетләренә кияүгә дә чыктык. Бөтен гомеребез биредә үтте. Шуның кадәр күңелле эшләдек. Үзем гармунда, курайда да уйныйм, училищеның оркестр бүлеген тәмамладым бит. Ләйсирә исә вокал бүлегендә укыды, бик матур җырлый. Дистә еллар эчендә күп балалар курайда уйнарга өйрәнде, гармунчылар да байтак булды. 2015 елда тугызъеллык мәктәпне ябып, кырыктан артык баланы Чистайга укырга җибәрделәр. Ул вакытлар бик авыр булды. Ата-аналар да нык борчылды – көн саен унсигез чакрым тегендә-монда балаларны йөртергә кирәк бит. Хәзер дә шулай йөриләр, инде ияләндек. Хәер, бүген аның балалары да күп түгел.

Мәктәп башлангычка гына калгач, мәдәният хезмәткәрләре күбрәк олылар белән эшли башлаган. Өлкәннәр өчен «Умырзая» фольклор ансамбле оештырганнар, төрле түгәрәкләр ачканнар.

– Тугызъеллык мәктәп булганда, эшләве күңеллерәк иде, – диде Нарат‑Елга мәдәният йортының режиссеры Ләйсирә Җамалетдинова. – Укучылар өйләренә кайтканчы төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнде. Район үзәгенә йөреп укыгач, алай эшли алмыйлар. Укырга бик иртә китәләр, соң кайталар...

Балчыктан сыннар ясыйлар дигән идем: 2013 елда, РФ Мәдәният министрлыгы конкурсында катнашып, грант отканнар. Шул акчага мәдәният йортына балчык киптерә торган электр миче һәм бер гармун алганнар. Хәзер төрле сыннар ясап, күргәзмәләрдә катнашалар. Балаларга, өлкәннәргә дә осталык дәресләре үткәрәләр. Ә гармун исә кулдан кулга йөри.

– Бу кызларга медаль бирергә була, – дип сүзгә кушылды Нарат‑Елга авыл җирлеге башлыгы Альфред Хәмитов. – Районның бер генә мәдәни чарасы да алардан башка узмый: җырлыйлар да, музыка уен коралларында да уйныйлар, бииләр, кул эшләре күргәзмәсе дә оештыралар. Әле мин дә гел эш кушып торам: авыл территориясен тәртиптә тотарга кирәк бит. Бер каршы килмиләр, рәхмәт яусын.

– Мәдәният йортына капиталь ремонт кайчан була? – дим авыл җирлеге башлыгына.

– Быел тиеш иде, төрле сәбәпләр аркасында булмый калды. Районда бер безнең авыл гына түгел бит. Көтәбез, өметләнәбез инде...

АЛТМЫШ ҖИДЕ ЯШЕНДӘ АТТА ЧАБА!

Нарат-Елгада сыер фермалары юк. Кайчандыр йөзәр баш мал яшәгән биналар бүген моңсу гына утыра. Алай да ферма биналарының берсенең җаны бар – биредә «Русская рысистая» токымлы йөзгә якын ат яши.

Валерий Максимовны «атлар хуҗасы» дип таныштырдылар. (Керәшен татары икән). Юк, аның шәхси фермасы түгел бу, ул биредә эшли генә. Ә ферма дәүләт карамагында. Валерий дәдәй атсыз яши алмый торган кешеләрнең берсе. Үзен белгәннән бирле ат янында мәш килә. Соңгы утыз елда исә атта чаба! Сүз профессиональ ярышлар турында бара. Россия күләмендә, Татарстан буенча үткәрелгән чабышларда даими катнаша, Сабан туйларын инде әйткән дә юк.

– Алтмыш җиде яшендә җайдак булган тагын башка кешеләрне беләсезме? – дидем Валерий дәдәйгә.

– Казан ипподромында бар. Ләкин ул атларны өйрәтми, йөгерә генә. Мин бит барысын да эшлим: ашатам, аннан көн саен атларны берәр сәгать йөгертергә алып чыгып китәм. Профессиональ ипподромнар белән авыл фермасы ярыша алмый, әлбәттә. Шулай да сер бирмибез: ярышларда призлы урыннарны бик еш алабыз.

Нарат-Елга фермасында нәселле чабышкылар да тоталар. Шуның өчен дә аларга тәрбия зур: ашау да балансланган. Һәр колынның паспорты бар. Яшь тайларны Россиянең төрле шәһәрләреннән килеп алалар икән.

– Нарат-Елгада ат фермасы 2015 елда ачылган иде, шуннан бирле эшлим, – диде Валерий дәдәй. – Бүгенгесе көндә нәселле утыз бия асрыйбыз. Колын алты айга җиткәч, анасыннан аерабыз. Тайларны бер яшькә кадәр үстереп сатабыз. Берничәсе үзебезнең фермада кала. Бөтен колын да яхшы чабышкы ат була алмый бит, кайсы иткә дә китә.

– Яхшы нәселдән туса да, чабышкы ат булмаска мөмкинме? – дим.

– Әлбәттә, әйтәләр бит: «Аттан ала да туа, кола да», – дип. Дөрес инде ул: бер яшендә тайның чын чабышкы булачакмы-юкмы икәнлеге күренә...

Валерий дәдәйнең бүген дүрт чабышкы аты бар. Ул аларны аерым япкан, башка атлар белән көтүгә дә кумый икән. Көн саен шуларны чиратлап берәр сәгать йөгертеп керә. Буранмы, яңгырмы - ел әйләнәсе әнә шулай урман буйларын дүрт тапкыр әйләнеп кайта.

– Чабышкы атларны көн саен җиде‑сигез чакрым йөгертергә кирәк, шунсыз алар осталыкларын югалта, – дип дәвам итте Валерий дәдәй. – Әле менә быел ике яңа тайны өйрәттем. Гадәттә, ярышларга йөрер өчен ике ат тотам. Мин гел бияләрне генә өйрәтәм. Айгырлар көчлерәк чаба, әлбәттә. Ләкин бияләр сабыррак, тынычрак була. Ә ярышларда шунысы да мөһим.

– Ә сезнең монда дүрт чабышкы ат бит? – дим.

– Икесе аның яшь әле, зур ярышларда катнашканнары юк. Алла боерса, берсен алып барырга исәп бар.

– Ярышларда атлар ничә яшькә кадәр катнаша? – дим.

– Мин биш яшькә кадәр чаптырам, аннары башка бияләр белән бергә ябам. Биш яшьтән соң атның көче барыбер үзгәрә. Шуның өчен дә яшьләрен өйрәтәм.

Әйткәнемчә, фермада яшь тайларны саталар. Аның бәясе йөз мең сумнан башлана. Нәселле атларның хакы әти-әнисенең ярышларда җиңүләренә карый икән.

Саубуллашканда Валерий дәдәйгә: «Ә сез тагын ничә яшькә кадәр атта чабарга телисез?» – дидем. Ул исә ихластан көлде. Баксаң, бу сорауны аңа бер тапкыр гына бирмәгәннәр:

– Сәламәтлек булганда, – диде ул. – Мин бит атлардан башка яши алмыйм. Гомер буе ат асрадым. Фермага эшкә кергәч кенә үз атымны саттым, чөнки аңа вакыт калмый башлады. Атлар алар кайбер кешеләрдән дә акыллы, рәхмәтле, әйтеп бетергесез көч‑куәт бирәләр. Әнә шулар янында йөргәнгә сәламәтлек тә яхшыдыр...

«КӘҖӘ СӨТЕ ЯШӘРТӘ!»

Авылның кибетчесе Чулпан Гатауллина белән таныштык. Бу сөйкемле ханым игътибарны ни өчен җәлеп итте – кәҗәләр асрый икән. Кәҗә сөтеннән бик тәмле сыр, эремчек ясый, сораган кешегә сата да. Чулпан апа безне өенә чакырды: сиксән ике яшьлек әнисе Венера апа белән яши икән.

– Гомер буе Чистайда яшәдем, әти вафат булгач, әни янына кайттым, – диде ул.

Әниле-кызлы гомер итүче бу ике гүзәл затка сокландык без: бөтен эшне бергәләп башкаралар, аңлашып яшиләр. Бакчаларында ни генә үсми: кавын-карбыздан башлап, төнбоек чәчәкләренә кадәр бар.

– Кибеттә өченче елымны эшлим, – диде Чулпан апа. – Көне буе өйдә тормыйм, шуның өчен дә бакча күбрәк әни өстендә. Чәчәкләр бик яратабыз, ясалма сулыкка кадәр ясап куйдык. Ялларга онык белән кызым кайта. Менә шушы матурлыкка сокланып, кайнар чәйләр эчеп, кич утырабыз.

Кәҗәләрне Чулпан апа авылга яшәргә кайткач алган. Бүген ике кәҗәсе бар. Көненә алты литр сөт сава икән. Кәҗә сөтенең файдасы турында укып кына белгән ханым хәзер моның чынлап та шулай икәнлегенә үз мисалында инанган.

– Көн саен бер стакан яңа савылган сөт эчәм, – диде хуҗабикә. – Сәламәтлегем күзгә күренеп яхшырды: организмда бер җиңеллек барлыкка килде. Ә сырның тәмлелеге! Рецепты да бик гади: сөтне кайнатам да, сыр ясый торган махсус порошок өстим. Ул эремчекләнеп килә дә, дуршлагка салам. Мондый сырга төрле чикләвекләр, яшелчәләр, тәмләткечләр дә кушарга мөмкин. Сырны ашап караган кешеләр янә заказ бирә.

– Элек кәҗә асрадыгызмы? – дип сүз каттым кызының сөйләгәнен елмаеп кына тыңлап торучы Венера апага.

– Юк, асрамадык. Гомер буе сыер асрадык без. Картайгач малларны бетердек. Кәҗә алыйк дигәч, кызымның теләгенә каршы килмәдем. Мин кәҗә сөте эчмим, ә менә эремчеген яратып ашыйм. Чулпан кыстый-кыстый ашата, озак яшәрсең, ди.

Икенче урамда яшәүче Мәймүнә апа Исхакова, кәҗә сөте эчмәсә дә, туксан өч яшькә кадәр җиткән. Нарат-Елгада туган, биредә гаилә корган, балалар үстергән...

– Мәктәптә өч кенә ел укып калдым, – диде Мәймүнә апа. – Сугыш башлангач, уку кайгысы булмады – өлкәннәргә ияреп кырга чыктык, болында көтү көттек. Уналты яшемнән сыер сава башладым. Мәрхүм ирем башта шофер булды, аннан фермада эшләде. Безнең чорда колхозлар гөрләп эшләде: куян фермасына кадәр бар иде. Алдынгы колхоз саналды. Заманында мәктәбен, бакчасын, мәчетне дә колхоз салды. Бүген менә шуларны уйлап ятам. Бабай булмагач күңелсез, кызым. Ул һич уйламаган җирдән 2011 елда вафат булды. Әле ярый кызларым бар, берсе авылда калды. Төпчек кызым кияү белән атна саен кайта. Балаларга рәхмәттән башка сүз юк.

Мәймүнә апа яман чирне җиңгән кеше. Эчке әгъзаларына ике тапкыр катлаулы операция ясаганнар. Бүгенге көндә сәламәтлегеннән зарланмый, дарулар белән дә мавыкмый. Күкләр могҗизасы шушыдыр ул...

...Нарат-Елга зур булмаса да, биредә яшәүчеләрнең йөрәге олы. Ул кешеләр белән аралашканда сизелә. Ә тырышлыклары турында бер генә сан сөйли: 93 хуҗалыкка дүрт йөзгә якын мөгезле эре терлек бар. Гасырлар кичкән бу авылга ихластан озын гомер телим. Ул һич кенә дә картаерга, сүнәргә тиеш түгел...

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

– Нарат-Елганың кайчан барлыкка килүе төгәл билгеле түгел. Авыл уртасыннан ага торган елгада бик күп нарат агачы үскән. Шуңа да авылга Нарат-Елга дигән исем биргәннәр дип сөйлиләр. Авылга башлап бер сунарчы килеп утырган, диләр. Чистайга бара торган юлның уң ягында, тау башында куш нарат үскән. Сунарчы шуның эчендәге куышта яши башлаган. Соңрак исә аның янына башка кешеләр дә килеп урнашкан.

(Гаяз Әминов, «Нарат-Елга авылының кыскача гына тарихы» китабыннан.)

Руфия Фазылова

Фото: Александр Ефремов 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: