Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Ташбилге

Әлки районында «Татарстан» журналының тугры укучылары яшәгәнен беләбез. Ташбилге авылына баргач та, моңа тагын бер кат инандык – безнең журналга багышлап хәтта күргәзмә дә әзерләгәннәр иде. Аңа сөендек инде! Ташбилге район үзәге Базарлы Матакка терәлеп үк тора. Моның уңай, тискәре ягы нидә? Зур булмаган авылда булып, аның олы шатлыклары һәм борчулары хакында белештек.

ДҮРТ ЯКЛАП КАБЕРЛЕКЛӘР...

Авылның исеме кайчандыр аерым язылган, хәзер исә әнә шулай Ташбилгегә әйләнгән. Бүген биредә 379 кеше гомер итә, 129 хуҗалык бар. Үз көенә тыныч кына яшәп ятучы бик борынгы авыл ул.

Салага ничә яшь икәнен төгәл генә белүче юк. Ләкин авыл башында изгеләр каберлекләре бар. Җирле халык ул җирләрне «изгелекләр» дип атый. Аларда төгәл нәрсә язылганын һаман да әйтә алмыйлар, гәрчә тарихчылар килеп караса да. Әмма аерым бизәк, язулардан күренгәнчә, бу каберлекләр болгар чорына караган булырга тиеш.

Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев безне ул изгеләр җирләнгән урынга алып барды. Әлеге изге урын дәүләт саклавында булган тарихи һәйкәл буларак теркәлгән. Авыл җирлегенең максаты – бу урынны тулысынча рәшәткә белән әйләндереп алу.

– Үзсалым акчасының бер өлешен шунда тотарбыз дип торам, – диде Рәмзил Әхмәдиев. – Бу урында ничә кеше җирләнгәнен төгәл генә белмибез. Әмма шунысы хак: чынлап та серле, изге ул. Җәен кап‑кара болытлар куркыныч булып килә дә, шушы урынга җиткәч тарала. Әйтмәгәнем булсын, безнең авылда каты гарасатлар, җил-давылларның булганы юк. Әнә шушы «изгелекләр» саклый дип уйлыйбыз. Әби-бабайлар да шулай дип сөйли иде.

Авыл җирлеге башлыгы белән изге урыннарны карап чыктык. Гаҗәеп җир: күпме серне, ә бәлки дәһшәтле вакыйгаларны сыйдыргандыр ул. Шул чорның шаһиты булып бүген биредә дүрт кабер ташы гына тора. Алар бер-берсеннән ерак урнашмаган. Иң нык сакланган ике каберлекнең тирәсе әйләндереп алынган. Бу Ташбилге авылында яшәүче абыйлы-энеле Нуруллиннарның изге гамәле икән. 


Иң нык сакланган ике каберлекнең тирәсе әйләндереп алынган.

Аерым бизәк, язулардан күренгәнчә, бу каберлекләр болгар чорына караган булырга тиеш. 

«КОЛХОЗ БЕТҮ ХАРАП ИТТЕ...»

Серле, тарихи урыннан кайтканда, авылның мәчетенә кердек. Берничә бабай өйлә намазына әзерләнә иде. Гадәти көннәрдә – алты-җиде, җомга намазына ун кеше йөри икән.

– Ташбилгедә революциягә кадәр ике мәчет эшләп торган, – диде авылның имамы Исмәгыйль Ситдыйков. – Авылыбыз бик борынгы, дини булган. Менә архивларда утырып, шуның тарихын өйрәнгән кеше юк. Әни сөйли иде: «Революциягә кадәр, йортлар салырга дип, авыл башына, ягъни изгеләр күмелгән җиргә кадәр таяклар кактылар. Кеше күп булганга күрә, халыкка торак җитми иде. Тик 1921 елгы ачлыкта Ташбилгедә 658 кеше вафат булды. Шуннан авыл кечерәйде. Һәм теге сугылган таяклар шулай утырып калды, йорт салырга ихтыяҗ калмады...» Туксанынчы елларда авылда янә кеше күпләп кимеде – яшьләр сыйныфлары белән диярлек шәһәргә китте. Болай барса, тагын бер ун-егерме елдан авыллар бөтенләй бетәчәк. Менә шушы проблеманы ничек булса да дәүләт контрольгә алсын иде. Журналга шулай дип яз, яме…

Ташбилге авылы мәчетенә йөрүчеләрнең йөзендә нуры бар кебек тоелды.

Исмәгыйль абый күп еллар колхозда механизатор булып эшләгән кеше, шуның өчен дә Ташбилгедә фермалар бетүгә бик борчыла. Шулай да авылның имамы белән күбрәк мәчет тарихы турында сөйләштек.

– Әлеге мәчетебез 1991 елда ачылды, – дип дәвам итте ул. – Бу урында гомергә мәчет булган. Совет власте килгәч, мәктәп балалар бакчасы булып та торган ул. Аннан исә элеккеге колхоз рәисе яңа мәчет салдырды. 1906 елда нарат агачыннан салынган иске мәчет бинасы әле хәзер дә бар, тик яраксыз хәлдә инде. Яңа мәчетебез башта бер генә яклы иде, тора‑бара өстәп янкорма салдык. Аллаһ йортының манарасы киселгән, ишегенә йозак эленгән булса да, авылда диннән ваз кичмәделәр. Гает намазлары ел саен уздырылды. Аннары, авылның бик иманлы кешесе – Мансур абый бар иде. Сиксәненче елларда гает намазлары аның йортында узды. Ул махсус шулай ясады: өенең урта ягындагы бүлемнәре күтәрелеп куела иде. Алай иткәч, йортка кеше күп сыя бит. Шулай итеп, мәчет ачылганчы, Мансур абыйның йорты гыйбадәтханә ролен дә үтәде.

Мәчет картлары белән авылның үткәне турында сөйләшәбез: Ташбилге авылының колхозы миллионер исемлегендә йөргән. Тавык, куян, сарык, сыер, бозау фермалары – барысы да гөрләп эшләгән. Колхоз банкрот дип игълан ителгәннән соң, авыл җирләрен «Кызыл Шәрык» алган. Әле алар килгәч тә, фермалар буш тормаган. Куян, сарык асрамасалар да, мөгезле эре терлекнең баш саны берничә йөзләп булган. Тик өч‑дүрт ел элек кенә гөрләп торган ферма биналары бүген бушап, ярымҗимерек хәлдә калган.

Колхозда күп еллар баш агроном булып эшләгән Солтан Хәсәнов та мәчеттә иде. Авылның гөрләп торган чакларын бик сагынып искә алды ул:

– Безнең «Югары Актай» колхозы районда беренче булып миллионер исемен алды. Миллионер, ягъни колхозның исәп‑хисап счетында 1 миллион сум акчасы бар дигән сүз. Безнең колхозның рәисе Сафа Гафиятуллин исемле кеше иде, ул күрше Карга авылыннан килеп эшләп йөрде. Сафа абый бик яхшы җитәкче булды, колхозыбызны шундый югарылыкка күтәрде. 1968 елда агроном булып эшли башладым. Ул инде колхозның дәрәҗәле чаклары иде. Эх, ничек матур яшәгәнбез!

Намус белән хезмәт иткәне өчен Солтан Хәсәнов «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә дә лаек булган.

Намус белән хезмәт иткәне өчен Солтан Хәсәнов «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә дә лаек булган. Туган авылы өчен җан атып яшәүче Солтан абый бигрәк күңелгә кереп калды: сөйкемле сөяге бар. Гомумән, Ташбилге авылы мәчетенә йөрүче бу абыйлар, бабайларның һәркайсының йөзендә нуры бар кебек тоелды.

МӘКТӘП АТА-АНАЛАР ТЕЛӘГЕ БЕЛӘН ЯБЫЛГАН...

Ташбилгедә мәктәп юк. Гәрчә авылда гомергә башлангыч мәктәп булган, ә ике ел элек белем үзәген япканнар. Илленче елларда авылда җидееллык мәктәп тә эшләгән. Тик аннан соң, балалар саны азаю сәбәпле, аны башлангычка калдырганнар.

– Ата-аналар балаларны Базарлы Матакка йөртеп укытырга үзләре теләде, – диде Ташбилге авылы китапханәчесе Рузалия Абдуллина. – Мәктәп булганда безгә дә рәхәт иде: балалар өйләренә кайтканда китапханәгә керми калмадылар. Хәзер автобус белән йөргәч, алай көн саен кермиләр шул. Соң да кайталар.

– Ә ни өчен авыл мәктәбендә укытырга теләмәделәр? – дим.

– Хәзер бит шулай: ата‑ана баласын яхшырак шартларда укысын, ди. Аннан, алар бишенчегә барыбер район үзәгенә бара, ияләнә торсыннар диючеләр дә булды. Югыйсә безнең башлангычлар мәктәбе бер дигән, укытучылар да тәҗрибәле иде. Ләкин ата‑ана сүзенә каршы килеп булмый...

– Мәктәп булганда безгә дә рәхәт иде: балалар өйләренә кайтканда китапханәгә керми калмадылар, – ди Рузалия Абдуллина.

Ташбилгенең мәдәният йорты, китапханәсе менә дигән. Ике ел элек капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Заманча, якты, җылы ул. Китапханәче Рузалия апа сүзләренә караганда, мәдәният йорты белән бергә эшлиләр. Өлкәннәр өчен төрле түгәрәкләр бар. Шунда йөрүче апалар белән махсус хәрби операция зонасына кирәк-яраклар әзерлиләр. (Сүз уңаеннан, Ташбилгенең ике егете мобилизацияләнгән. Без барганда аның берсе кыска вакытлы ялга кайткан иде.)

– Эшләргә бик уңайлы, рәхәт, – диде Рузалия апа. – 1987 елда Казан дәүләт мәдәният институтының китапханәчеләр факультетын тәмамладым. Башта район үзәгендә эшләдем, аннан мәктәптә рус теле укыттым. Ә 2000 елдан бирле биредә хезмәт итәм. «Татарстан» журналын бик яратабыз, чаралар үткәргәндә дә файдаланабыз.

Ташбилгенең мәдәният йорты, китапханәсе бер дигән. Ике ел элек капиталь төзекләндерү үткәрелгән.

БАЛАЛАР БАКЧАСЫ – АВЫЛ КҮРКЕ

Мәктәп булмаса да, авылда балалар бакчасы бар. Анда ун бала йөри. Хәер, Ташбилгедә мәктәп яшендәге балалар да кырыктан артык. Әгәр белем йорты авылда булса, класс саен укучы булыр иде...

Балалар бакчасы дидем. Ул башлангыч мәктәп белән бер бинада булган. Хәзер исә зур бер бинаны үзләре генә били. Балалар бакчасында өч төркем эшләгән чакларны да әле күпләр хәтерли. 1990 нчы елларда исә ул ике төркемгә калган, ә хәзер бер генә.

– Бу бина 1986 елда салынган, – диде Ташбилге авылы балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Зәйдуллина. – Чорына күрә заманча итеп, махсус эшләнгән. 2013 елда капиталь төзекләндерү булды. Шуннан нәниләргә бер төркем генә ясап, бинаның икенче ягын башлангыч мәктәпкә итеп эшләделәр. Инде менә ике ел мәктәп балалары юк, күңелсез калды. Әле бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрә идек, гөрләп тора иде монда.


Мәктәп булмаса да, авылда балалар бакчасы бар. Анда ун бала йөри.

Бакча мөдиреннән кала, биредә бер тәрбияче, бер пешекче, ярты ставкада тәрбияче ярдәмчесе эшли. Татар балалар бакчасы санала, шуның өчен сабыйлар бер дигән итеп татарча сөйләшә. Нәниләргә барлык шартлар да тудырылган: йокы, уен, ашау бүлмәләре аерым. Тәрбияче апалары исә аларны дүрт‑ биш яшьтән хәреф танырга, санарга өйрәтә. Шуның өчен малай-кызлар мәктәпкә тулы әзерлек белән бара икән.

– Җәен бакчабыз шау чәчәктә була, – диде Гүзәлия Зәйдуллина. – «Иң матур бакча» конкурсында катнашып, район буенча приз‑ лы урыннар алабыз. Әти-әниләргә, балаларга да күңелле булсын, дип тырышабыз.

ФЕРМЕР БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Авылда көтү юк. Өч‑дүрт ел элек хуҗалыкларда йөз баштан артыграк сыер булса, хәзер өч дистәгә дә тулмый. Сәбәбе бик гади – халык өлкәнәя, ә мал асрауның файдасы юк. Быел литры унҗиде сумга калган сөт бәясе белән сатып алынган печән, игеннең бәясен чагыштырсаң, сыер асраучының минуста калганлыгын аңлыйсың.

Шулай да Ташбилгедә мал саны аз түгел, чөнки эре фермер бар. Салават Нуруллин хуҗалыгында 70 баш сыер, уннан артык ат, берничә дистә бозау исәпләнә. Егет 2017 елда КФХ булып теркәлгән. Шул елдан бирле баш санын киметмичә, матур гына эшләп килә фермер.

– 2018 елда эш башлаучы фермер буларак дәүләттән 3 миллион сум күләмендә грант откан идем, – диде Салават. – Ул акчага ферма бинасын төзедек. Дөресен генә әйткәндә, монда бөтен гаиләбезнең көче керде: абыйның да, әтинең дә. Шулай булгач, аны гаилә фермасы дип тә әйтеп була. Ә рәсми рәвештә КФХ минем өстә. Бездә читтән биш кеше эшли: ике сыер савучы, ике терлекче, бер бозау караучы. Савым бинасында барысы да көйләнгән: савылган сөт махсус торбалар аша суыткычка китә. Сыер савучылар чиләк күтәреп интегеп йөрми. Хәер, хәзер күп җирдә шулай: тора‑бара бу эшне фәкать роботлар гына башкарыр әле. Хәзер хуҗалыкта да кул белән сыер савыш бетте бит. Бер шәхси эшмәкәр, көн саен килеп, сөтне алып китә. Бүгенге көндә литры егерме биш сум илле тиенгә күтәрелде.

Салаватка егерме җиде яшь. Туган нигезендә әти-әнисе белән яши.

Фермер хуҗалыгында унлап ат та бар. Аларны хуҗа кеше фәкать күңел өчен асрыйбыз, ди. Атлар яраталар икән. «Атларны суеп ашамыйбыз, кул күтәрелми. Ә менә колыннарны сатабыз», – диде Салават.

Нуруллиннарның ике йөз илле гектар җире дә бар. Халыкның пай җирләрен арендага ал‑ ганнар. Фермадагы малларга азыкны тулысын ча үзләре әзерлиләр. Игенне чәчү, җыю өчен бөтен төр техниканы табыштырганнар. «Иске техникаларны берәм‑берәм сатып алдык», – ди яшь фермер.

Бүген фермерларның күбесе токымлы сыерлар алырга тырыша. Салаватның исә бу нисбәттән үз фикере:

– Яхшы ашатсаң, тәрбияләсәң, үзебезнең сыерлар да әйбәт сөт бирә. Бозаулаган чорда өчәр тапкыр да савабыз. Тәүлегенә 25–30 литр сөт бирәләр. Малның яшенә дә карый бит. Ел саен сыерларны яңартып торабыз. Үгез бозауларны үстереп иткә озатабыз, ә таналарның яхшыларын сыер итәбез. Соңгы елларда гел шул тәртип белән эшлибез, Аллаһка шөкер. Фермерлык эшен бер көйләсәң, бара инде ул. Әлбәттә, ягулыкка бәя кыйммәт, ә сөткә, игенгә бәя арзан булу безне дә борчый. Тик кул кушырып утырмыйбыз, башладың икән, эшләргә кирәк.

Салаватка егерме җиде яшь. Туган нигезендә әти‑әнисе белән яши. Әлегә гаилә кормаган. Егет авылда калган һәм шуңа бер дә үкенми. «Шәһәрдә яшәп карадым, һавасына кадәр яратмадым», – ди. ...

Әлкидән һәрчак күтәренке кәеф белән кайтыла: дуслар белән аралашканнан соң башкача мөмкин дә түгелдер. Ташбилгедә дә яңа дуслар таптык. «Тагын килегез», – дип калдылар. Килербез, чөнки әле биредә без күрмәгән урыннар, аралашмаган кешеләр байтак калды.

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

Ташбилге авылы заманасында бик тарихи татар авылы булган. Тарихчы-археолог Һарун Йосыпов бу авыл зиратында XIII–XIV йөзләргә мөнәсәбәтле кабер ташы язмалары тапкан. Ташбилге авылы оешу турында бер риваять яши: Бөек Болгар Аксак Тимер тарафыннан тармар ителгәч, Мөслим бабай һәм аның кардәш кабиләсе биредәге Актай елгасы буена килеп утырган. Яңа оешкан авылга Таш Билге дигән исем биргәннәр. Бу турыда татар халык иҗатының «Риваятьләр һәм легендалар» томында язылган. Мөслим бабай бик галим һәм кыю кеше булган. Аның абруе зур саналган. Шәһри Болгар ханы да, Мөслим бабайны олылап, аңа кадер-хөрмәт күрсәткән, диләр.

(Авыл китапханәсендә тупланган материалдан).

Руфия Фазылова

Фото: Александр Ефремов

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: