Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Урта Бирәзә: яшьлеккә кайту

Урта Бирәзә: яшьлеккә кайту

Ел дәвамында матур татар авыллары турында язабыз. Инде дистә ел шулай. «Татарстан» журналы бармаган бер генә район да калмады. Быел да күркәм традицияне дәвам итәрбез. Халык Яңа ел бәйрәмнәре белән мәш килгәндә, Арча районының Урта Бирәзә авылын күреп кайттык. Ни өчен дигәндә, биредә ел саен яңа йортлар салына. Авыллар бетә, дип сыкранганда, Урта Бирәзә киресенчә үсә бара. Моның сәбәбе нәрсәдә? Тагын әле бу авыл Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның туган ягы булуы белән дә үзенчәлекле.

09 февраля 2025

ФӘЙЗРАХМАНОВЛАР УРАМЫ

Урта Бирәзә бүген икенче яшьлеген кичерә дисәм, арттыру булмас. 2000 нче еллар башында авылда 48 йорт калган. Бүген исә 101 нче йорт төзелеп ята. Унөч ел эчендә илле йорт салынган. Нәтиҗәдә, Урта Бирәзәдә бер генә буш нигез дә юк. Инде яңа йортларны кыр җирләрен рәсмиләштереп салалар икән. Хәтта шундый тулы бер урам да барлыкка килгән.

– Революциягә кадәр Урта Бирәзәдә 109 йорт булган, 1049 кеше яшәгән, – диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Якын киләчәктә шушы санга яңадан кайтырбыз, дип уйлыйм. Авыл еллап түгел, айлап үсә, Аллага шөкер. Бүген авылда 324 кеше теркәлгән. Ләкин халык саны бермә‑бер артык, чөнки күп яшь гаиләләрнең шәһәрдә фатирлары бар. Алар шунда теркәлгән. Ә үзләре монда йорт салып, матур итеп яшәп яталар.

– Авылда калган яшь гаиләләр үзегезнең егеткызлармы? – дим.

– Төрлесе бар. Читтән дә килеп төпләнәләр. Ата-бабалары нигезен яңартучы яшьләр дә күп. Яшьләр белән күп тапкырлар очрашулар үткәрдем. «Җир ул – байлык. Ата-бабаларыгызның нигезләре ташландык хәлдә ята, шуларны чистартып, яңа йорт җиткезегез. Дәүләт яшьләргә төрле программалар тәкъдим итә. Үзем документларын эшләп бирәм, алыныгыз гына», – дидем.

– Һәм эшләп тә бирдегезме? – дим.

– Әйе. 2012 елдан башлап авылда калган яшь белгечләргә дәүләт йорт салырга 1 миллион сум акча бирде. Ул чагында бу акчага бер дигән йорт салып була иде. Әнә шулай башта бер гаиләгә, аннан икенчесенә документлар юллап, субсидияләр кайтты. Авыл җирлекләренә дә яхшы бит: мәдәният йорты эшләүме, юл салу программасымы – кеше саны аз булса, берсендә дә катнаша алмыйсың. Ә болай ел саен авылда биш-алты, хәтта унар йорт салына. Кайсы ишеккә барып керсәң дә, авыз тутырып: «Безнең авыл үсә, шушы программага кертегез әле», – дип әйтә аласың. Газы, суы кергән, юлы бар. Башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, мәчет, кибет – барысы да гөрләп эшләп тора. Үз эшен башлаучы яшьләр шактый. Арчага, Казанга йөреп тә эшлиләр...

Урта Бирәзәнең табигате дә искиткеч: янәшәдә генә – таулары, болыннары. Географик яктан да уңайлы, Арча шәһәренә дүрт‑биш кенә чакрым. Димәк, балаңны спорт яки музыка мәктәбенә, бассейнга йөртсәң, җәяү дә барырга мөмкин.

Авыл җирлеге башлыгы белән Фәйзрахмановлар урамына килеп туктадык. Башка урамнардан аермалы буларак, биредә ике катлы яңа йортлар күп түгел.

– Без үскәндә авылда менә шундый йортлар иде, – диде Илфира Рамазановна.

– Урамны Россиянең атказанган, Татарстанның халык җырчысы хөрмәтенә атадыгызмы? – дим.

– Айдар Фәйзрахманов һәм аның абый-апалары хөрмәтенә куштык. Алар бит – алты бала, Айдар абый иң төпчеге. Фәйзрахмановларның кайсын гына алсаң да, горурланып сөйләргә була. Иң мөһиме – барысы да авыл өчен янып яшәде, яши. Мисал өчен, Альберт абый Фәйзрахманов бөтен Татарстан авылларына газ кертте, «Востокгазстрой»ның генераль директоры иде. 1988 елда ук, Татарстанда беренчеләрдән булып, Урта Бирәзәгә газ кертелде. Аннан соң халыкны сулы да итте. Юл артыннан исә Айдар абый Фәй­ зрахманов йөрде. Яңа мәдәният йорты да Айдар абыебыз тырышлыгы белән салынды. Атаклы нәселнең данлыклы балалары шул…

– Яшьләр белән күп тапкырлар очрашулар үткәрдем, – ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

– Мәрхүм ирем белән Айдар икетуган булып чыга, шулай булгач, мин дә Фәйзрахмановлар нәселен дәвам итүче, – ди Рәмзия апа.

ТӨП НИГЕЗГӘ ХӨРМӘТ

Фәйзрахмановларның төп нигезе бүген Айдар абый кулында. Төпчек бала буларак, абый-апалары аны энекәшләренә тапшырган. Ә Айдар абый бер эшкә алынса, аны җиренә җиткермичә туктамый. (Моны без авылдашларыннан берничә тапкыр ишеттек.)

Җәен Фәйзрахмановларның йорты гөлбакчага әйләнә икән. Айдар абый анда атналар буе яши, кызлары, оныклары да кайта. Кышын исә йорт күбрәк бикле тора. Хәер, күршедә Рәмзия апа яши, ул көн саен кереп, утны, газны карап чыга.

– Айдарның йорты кышын да җылы тора, – диде Рәмзия апа Фәйзрахманова. – Карын күрше егете көри. Мәрхүм ирем белән Айдар икетуган булып чыга, шулай булгач, мин дә Фәйзрахмановлар нәселен дәвам итүче. Урта Бирәзәгә килен булып төшкәнгә 58 ел булды, күрше Күкчә авылыннан мин.

Рәмзия апа үзе артыннан ияртте. Ниятебез – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты йортын күреп чыгу.

– Айдар нигезне бик карап тота, – дип дәвам итте Рәмзия апа. – Ир-атлардан үзе генә калды инде, ике абыйсы да мәрхүм булды. Ике апасы исән-сау, Аллага шөкер. Казанда яшиләр, җәен алар да кайта. Ишек алдында беседкалары бар, шунда табыннар корып, матур итеп кич утыралар. Мин дә керәм инде.

Айдар абый әти-әнисеннән калган йортны яңарткан: эчен агач белән тышлаган, янкорма ясап куйган. Анысы музей буларак хезмәт итә. Ни генә юк монда: кәстрүл, чынаяктан башлап, музыка уен кораллары, кадерле фотоларга кадәр... Хәтта Айдар абый үскән бала арбасы да сакланган!

– Айдарның әти‑әнисе авылның атаклы мөгаллимнәре булган, – дип дәвам итте Рәмзия апа. – Алар икесе дә Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә укыткан. Сугыш башлангач, Фәтхрахман абый фронтка киткән. Ашыйсы ризыгы, туасы балалары булгангадыр, сугыштан исән‑имин кайткан. Фәтхрахман абый белән Бибинур апа алты баласына да бер дигән тәрбия биргән, аларның һәрберсе баян, гармунда уйнарга өйрәнгән. Фәтхрахман абый үзе дә скрипка, тальянда уйный иде. Бертуган абыйсы Гыйният хәтта скрипкалар ясаган. Күрәсең, җыр‑моңга сәләт нәселдән килә. Кызганыч, Фәтхрахман абый озын гомерле булмады, ә менә Бибинур апа сиксәннән узды.

Айдар абый зәвыклы кеше: бу аның иҗатын‑ да нык сизелә. Инде җырчының туган нигезенә аяк баскач, моңа шик калмады. Биредә һәр нәрсәнең үз урыны бар. Ә менә артык купшылыкка урын юк монда. Һәр нәрсәдә җан җылысы, иҗат нуры сизелә...

Фәйзрахмановлар йортында безне иң гаҗәпләндергәне музей як булды. Ничек бер гаиләдә шулкадәр күп әйберләр сакланган. Алай гына түгел, алар барысы да төзек, әйтерсең кичә генә сатып алынган! Иске дип, бернәрсәне дә чыгарып атмаганнар бит. Хәтта Айдар абый тугач ясалган сәкегә кадәр матур итеп буяп куелган. Ул бүген дә хезмәт итә. Зыялы, затлы нәселнең олы шәҗәрәсе исә шушы экспонатларның иң кыйммәтлеседер, мөгаен.

Фәйзрахмановлар йортына җәен килергә кирәк, Айдар абый бакчачы да, диделәр. Аның чәчкәләренә сокланмаган кеше юк икән. Ә ул утырткан агач-куаклар (йөздән артык!) Айдар  абыйның тагын бер изге гамәле булып авыл тарихында калыр.

Җәен Фәйзрахмановларның йорты гөлбакчага әйләнә.

Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты:
– Авылларда мәдәният йортлары торгызыла башлаганнан соң, Татарстан Президентына хат яздым. Аллага шөкер, 2018 елда авылыбыз мәдәният йортлы да булды. Архивларда эзләнгәндә, бабамның әтисе авылда мәчетне зурайту прошениесе белән патшага хат язганлыгы ачыкланды. Мин әйтәм, һаман да шул бер нәсел йөри...
Кырык йортка калган Урта Бирәзәдә бүген йөздән артык йорт бар. Авыл гөрләп тора. Туган нигезем дә төзек, матур. Үз кулларым белән 100дән артык агач утырттым. Болар барысы да минем өчен зур сөенеч. Туган авылымның яңадан үсүендә район үзәгенә якын булуы да зур этәргеч булды. Юл булса – тәртип. Халык йөреп тә эшли. Европада күптән шулай инде ул: 60–100 чакрымны уйламыйлар да, йөреп эшлиләр.

ФАПта эшләүче кызлар шифалы куллары белән генә түгел, ачык йөзләре белән дә дәвалый сыман тоелды.

«ҮЗЕБЕЗНЕҢ МӘКТӘП!»

Урта Бирәзәдә башлангыч мәктәп бар, дидем. Авыл балалары 1921–1922 елларда ук укый‑яза белгән, чөнки авылның мулласы малай-кызларга өендә белем биргән. Анда хәтта Гомәр Бәширов та укыткан. Колхозлар оешкач, ягъни 1935 елда Урта Бирәзәдә өч яклы мәктәп салына. Агачтан, заманасына күрә бер дигән башлангыч белем бирү йорты була ул. Өч сыйныф булып, алтмыш-җитмеш бала укыган анда. (Нәкъ менә шушы яңа бина ачылганнан соң, Фәйзрахмановларның әнисе Бибинур апа авылга мөгаллимә булып килә.)

– Ул өч яклы агач мәктәп бик озак хезмәт итте, – диде Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Мин үзем дә 1986 елдан башлап шунда эшләдем. Аннары 1994 елда колхоз яңа мәктәп бинасы төзеп бирде. Шуны гына әйтәм: безнең укучылар беркайда да югалып калмый. Бала башлангычта төпле белем алса, алга таба бара.

Утыз ел элек салынган башлангыч мәктәп бинасының түбәсен алыштырганнар, эчен буяп, карап җибәргәннәр. Белем йортының бер ягына фельд-шер-акушерлык пункты күчкән. Узган ел аңа капиталь ремонт ясаганнар. Нәтиҗәдә бик матур, заманча ФАПка әйләнгән! Анда эшләүче кызлар шифалы куллары белән генә түгел, якты йөзләре белән дә дәвалый сыман тоелды. Җылы, якты, дүрт классы булган мәктәптә исә бүген бары тик өченче сыйныф кына бар икән.

– Узган ел беренче класска килүче булмады, – диде мәктәпнең бердәнбер укытучысы Алинә Мөхетдинова. – Дүртенчеләр чыгып китте. Нәтиҗәдә, быелгы уку елында дүрт бала укый. Беренче сыйныфка биш бала керәчәк дип көтеп торабыз. Алга таба бала саны тагын артыр, дип өметләнәбез, чөнки авылда утыздан артык яшь гаилә бар.

Урта Бирәзә балалары бишенче сыйныфка гел Арча шәһәренә йөреп укыган. Хәзер дә шулай. Бер карасаң, Арчадан укучыларны алырга көн саен автобус килә, башлангычлар да абый-апаларына ияреп китсә була. Тик бу уңайдан ата- аналарның фикере катгый: балалар үз авылыбызда белем алсын! Монда һәр бала – игътибар үзәгендә. Хәер, җирле халык кына шулай дип уйлый.

– Авылга читтән килүчеләр, нигездә, балаларын Арчага йөртеп укыта, – диде Алинә Рәисовна. – Шулай өйрәнгән бит инде алар. Ә җирле халык үзе дә Урта Бирәзә мәктәбендә белем алган. Мин үзем дә башлангычта биредә укыдым. Мәктәпнең үз традицияләре, үз кыйбласы бар. Монда гел төпле белем бирделәр. Бүген дә менә шул югарылыктан төшмәскә тырышабыз. Мәктәптә начар укучы балалар юк. Программадан артта калган очракта, һәркайсы белән аерым шөгыльләнәм. Арчага киткәч тә, укучыларыбызның билгеләре төшми.

Утыз ел элек салынган башлангыч мәктәп бинасының түбәсен алыштырганнар, эчен буяп, карап җибәргәннәр.

ҖИРЛЕ ШАГЫЙРЬ

Арча ягында мәдәниятле, әдәбиятлы халык яши. Моңа инану өчен белгеч булырга кирәкми. Татар әдәбияты әһелләренең яртысы ук булмаса да, өчтән бере Арча төбәгендә үскән шәхесләр. Әле танылу алмаганнары күпме!

Урта Бирәзәдә Дамир Нуриәхмәтов исемле шагыйрь яши. Арчалылар аны яхшы белә. Соңгы елларда социаль челтәрләр аркылы киң катлам укучысы да Дамир абыйны таный башлаган. Шагыйрьнең дүрт китабы дөнья күргән. Олылар өчен дә, балалар өчен дә язган шигырьләре бар.

– Бердәнбер үкенечем калды – югары белем ала алмадым, – диде Дамир Нуриәхмәтов. – Армиягә киткәнче, Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып эшләдем. Армиядән кайткач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, «Октябрь» колхозында башта шофер, аннары газ хезмәте буенча слесарь булдым. Соңрак үзебезнең колхозда кырчылык бригадасын җитәкләдем. Югыйсә гомерем буе әдәбиятны яраттым. Шигырьләр язуым да шуннан килә.

Дамир абыйның әтисе Фәтхрахман ага – Кызыл Йолдыз, Дан орденнары алган кеше. 17 яшьтән сугышка китеп, фронтта зур батыр- лыклар күрсәткән ул. Әнисе Суфия апа исә укытучы булып эшләгән. Гомер иткән җәмәгате Рәмзия дә авылның данлыклы укытучысы икән.

– Дамир ул бик белемле, акыллы кеше, – дип сүзгә кушылды Рәмзия апа. – Без аның белән танышканда, бу әдәбият укытучысыдыр, дип уйлаган идем. Күп укый ул. Табигатьтә йөрергә ярата, тәмле үлән чәйләре әзерли. Шигърияттән кала, Дамир абыйның күңеленә якын тагын бер шөгыле бар – умартачы да икән ул. Җәй буе болында, урманда, аерылып чыккан корт ояларын эзләп, алып кайта.

– Хыялый мин, аны бөтен кеше аңлап та бетермидер, – дип елмайды Дамир абый. – Әле менә яңа гына Татарстан китап нәшрия- тында балалар өчен китабым басылып чыкты. Аңа сөендем инде! Илһам килде дә, бер‑бер артлы утыздан артык балалар шигырьләре язылды. Ул авыррак икән, балаларча уйларга кирәк бит. Алланың рәхмәте, шигырьләрем ярыйсы гына килеп чыкты кебек. Оныклар да яратып укый, ятлый. Олы бәхет шул инде ул!

Әти кешенең тагын бер бәхете – улы Ленар. Мәктәпне дә, КХТИны да кызыл дипломга тәмамлаган егет бүген үз эшен булдырган. Гаиләсе белән Казанда яшәсә дә, авылда ат фермасы тота. Атларны карарга туганнары ярдәм итә.

– Ленарыбыз диндә, биш вакыт намазын калдырмый, – диде Рәмзия апа. – Аңа карап, без дә ислам юлына бастык. Бүген улыбызның уңышларына сөенеп, шөкер итеп яшибез.

...Урта Бирәзәдә тагын бер күркәм гамәлне күрдек – биредә чишмәләр каралган. Үзсалым акчасына да, иганәчеләр табып та, авыл җирлеге һәркайсын карап, чистартып, барлап тора. Юл проблемасы да үзара салым хисабына күптән хәл ителгән. Монда хуҗа барлыгы күренә. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановнаны күптән беләм: ут ханым. Ул белмәгән, катнашма- ган дәүләт про­ граммасы калдымы икән? Тынгысыз җитәкченең өч баласы да, Урта Бирәзәдә калып, менә дигән итеп яшәп ята. Ә нәрсә, башка авыл җирлеге башлыклары да шундый шәхси үрнәк күрсәтсә, бәлки, чынлап та, авылларда хәлләр үзгәрер иде?!

Урта Бирәзәнең үз шагыйре бар: Дамир Нуриәхмәтов җәмәгате Рәмзия белән яши.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
– Урта Бирәзә авылы XVI гасырда барлыкка килгән дип карала. Өчиле авылыннан Богыш исемле удмурт кешесе күченеп килгән, дип фаразлана. Ул нигез бүгенге көндә дә бар, анда яңа йорт салынды.
Авыл атамасы «веризь» сүзеннән алынган, удмуртча «юкәлек» дигәнне аңлата. Бу якларда элек гел юкә урманнары булган. Тора‑бара шул урманнарны кисеп, халык йортлар салган. Бүгенге көндә дә зиратта XVII–XVIII гасырларга караган алты каберлек бар. Кыскасы, авылыбыз борынгы, чал тарихлы.
Илфира Шакирова, Наласа авыл җирлеге башлыгы
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: