Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җылы Күзкәй

Тукай районының Күзкәй авылына килеп җиткәндә, машина эчендәге термометр урамда егерме сигез градус суык күрсәтте. Туры мәдәният йортына кердек. Урамдагы суыктан соң, мизгел эчендә эчкә җылы йөгерде...

«ЭШКӘ ЙӨРГӘН КЕБЕК КИЛӘБЕЗ»

Күзкәй авылының уннан артык апасы махсус операциягә маскировка өчен ятьмә үрә иде. Бу эшне ике ай элек башлаганнар икән. Шимбәякшәмбене санамаганда, көн саен мәдәният йортына килеп, ярты көн шулай эшлиләр.

– Материалны алып кайтып җиткерсәләр, туктамый үрәбез, – дип елмайды Илгизә апа Нуруллина. – Ике көнгә бер ятьмә әзерлибез, зурлыгы өч метрга алты метр. Әле менә ике ир‑ат та кушылды, алар тукыманы кисеп тора. Күзкәйдә миһербанлы кешеләр яши, материалларны сатып алырга акча да бирәләр. Бер авылдашыбыз тукыма кисә торган машинка да алып бирде. Хәзер эшләргә җайлы инде, тиз дә була бит.

Күзкәй авылы мәдәният йортының тормышына көнләшерлек: биредә өч коллектив эшли! Берсе – халык театры, икенчесе – китапханә каршындагы «Хатирә» клубы, өченчесе – «Әллүки» фольклор ансамбле. Өчесе дә бик актив. Халык театрының фестиваль, конкурсларда җиңү яулаган диплом-грамоталары бер дивар тулган. Авылның мәдәният йорты зур булгач, коллективларга репетицияләр ясау, очрашу өчен урын җитәрлек.

– Ә бу нинди зал? – дим эш белән мәшгуль апаларга.

– Ветераннар бүлмәсе, музей да монда. Ятьмә үрергә кирәк булгач, әйберләрне шулай арткарак эттек әле.

– Мәдәният йортында эшләүче өч коллективның кайсына йөрисез?

– Монда нигездә «Хатирә» клубына йөрүчеләр, 60+ дип көләбез үзебездән, – диде Илгизә Нуруллина. – Өйдә генә бикләнеп ятасы килмәгәнгә шулай җыелышабыз. Китапханәдә бик еш чаралар үтә – яңа китап чыкса, бергәләшеп фикер алышабыз, язучыларның юбилей‑ лары алдыннан түгәрәк өстәлләр оештырабыз. Бездә халык мәдәниятле, әдәбиятлы. Район күләмендә шашка, шахмат, йөгерү ярышларында катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Аннары, халык кече күңелле дә: авылдашлар төркеменә игълан язу белән, унбишләп хатын‑кыз ятьмә үрергә килеп тә җитте.

Апалар зыялы, шуның белән бергә җор телле дә. Ятьмә үрүдән бер бәйрәм ясаганнар: көн саен табын коралар икән. Кемдер коймак пешереп килә, кемдер салат ясый. Дүрт сәгать эшләгәч, чәйләп алалар.


Шимбә-якшәмбене санамаганда, көн саен мәдәният йортына килеп, ятьмә үрәләр.

Илгизә Нуруллина безнең өчен чын ачыш булды!

Без килгән көнне ит бәлеше дә пешкән иде. Инде без танышып өлгергән, авылның уңган, юмарт апасы Илгизә Нуруллина аны иртән торып әзерләгән. Кызыл катык, корт – телеңне йотарлык бу ризыклар да аның хезмәте. Ике сыер, ике үгез, өч бозау, утыз каз, кырык үрдәк, тавыклар... Әле район күләмендә шашка, шахмат, йөгерү ярышларында катнашып, җиңү яулый. Авыллар буенча күп йөргәч, тырыш, уңган апалар еш очрый, ләкин Илгизә апа безнең өчен чын ачыш булды! Алтмыш алты яшендә мондый дәрт-дәрман, өлгерлек күреп, шагыйрь әйтмешли, тел шартлаттык.

– Илгизәсез авылда бер аш‑су мәҗлесе дә узмый, төн йокламыйча булса да бәлешләр пешереп өлгертә, – диештеләр мәдәният йортына җыелган апалар.

«АГАЧ ЭШЕ ПӨХТӘЛЕК ЯРАТА»

Авылның хатын-кызлары гына түгел, ир-атлары да талантлы. Нәрсә турында сүз чыкса да: «Рөстәм булышты», – диләр. Рөстәм Ясәвиев – агач остасы, соңгы елларда тимерчелек белән дә мавыгып киткән. Мәдәният йортында ятьмә үрүчеләр арасында Рөстәм абыйның җәмәгате Дамирә апа да бар иде. Ул безне үзләренә алып китте.

– Рөстәм бик пөхтә кеше, үзенә берничә сарай – остаханә эшләде. Аларның барысында да тәртип, үзегез күрерсез, – диде.

Дамирә апа хаклы булган: останың эш урынында ник бер чүп булсын. Хуҗа аны көнгә бишәр тапкыр себереп чыгара икән.

– Пычрак булган җирдә эшнең рәте китә, иҗат итә алмыйм, холкым шундый, – дип елмайды Рөстәм абый.

Рөстәм Ясәвиев Күзкәй авылында туыпүскән. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан сәнгать училищесында укыган. Аннан исә Чаллыга кайтып, «Камгэсэнергострой»ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән. Соңрак 47 нче һөнәр училищесында төзүче яшьләрне агач әйберләр ясау осталыгына өйрәткән. Шул чорда бер эшкуар белән килешеп, агач эшләнмәләрне сатуны да оештырганнар. Ун ел элек исә Рөстәм абый хәләл җефете Дамирә апа белән туган авылы Күзкәйгә күченеп кайткан.

– Ике кыз үстердек, – диде оста. – Берсе Чаллыда, берсе гаиләсе белән Казанда яши. Башта туган нигезнең күршесенә җәйге йорт салдык. Аннары ул йортны зурайттык. Иртә язда кайтып, кара көзгә кадәр монда яшәдек. Берсендә Дамирә әйтә: «Кышны да авылда чыгыйк, өйгә газы, суы кергән». Әнә шулай һич уйламаган җирдән бу йортта ел әйләнәсе яши башладык. Бик рәхәт. Хәзер шәһәргә баргач, тизрәк кайтасы килә.

Рөстәм Ясәвиев – агач остасы, соңгы елларда тимерчелек белән дә мавыгып киткән.

Рөстәм абый кул эшләрен күрсәтте: чын сәнгать әсәре алар. Профессионал кулы икәнен күренеп тора. Төрле сыннар, савытсаба, тартмалар, ни генә юк монда. Өч яклы йортын берүзе (!) салып чыккан. Әлбәттә, бер елда түгел. Сарай, мунчалар да шулай ук аның хезмәте. Монда һәр корылманың үз йөзе бар.

– Менә бу бизәкле шкафлар, караватлар – барысы да Рөстәмнең эше, – дип аерым бер горурлык белән әйтте Дамирә апа. – Мин аны күрмим дә, гел шул остаханәсендә мәңгелек кыйммәтләр/авылларыбыз мәш килә. Ашарга чакырырга чыккач, ясаган эшләрен сөенеп күрсәтә. Мактыйм инде үзен, чынлап та, кул эшләре искитәрлек бит. Чын иҗат кешесе ул, үзенчә, тыныч кына эшләргә ярата.

– Рөстәм абый, сезгә мондый талант кайдан килгән? – дим.

– Кечкенәдән рәсемнәр ясый идем. Әти дә безнең талантлы булган дип уйлыйм, тик ул чагында аңа үсәргә мөмкинлек булмаган. Ә мин менә гомерем буе яраткан эшем белән шөгыльләндем.

– Ә ул сезгә акча китердеме соң?

– Әлбәттә, шуның белән тормыш алып бардым. Миннән зур агач шахматларны бүләккә дип ясатып алдылар. Минтимер Шәймиевтә дә мин ясаган шахмат бар. Чаллыда яшәгәндә ТР Мәдәният министрлыгы белән турыдантуры эшләдем.

Әйткәнемчә, Рөстәм абый бүген тимер эше белән дә шөгыльләнә: калайдан төрле сыннар, бизәкләр ясый. Заказлар ала. Димәк, пенсиягә өстәмә – иш янына куш.

Ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем: Дамирә апа гомер иткән хәләл җефетенә бер соклану белән карый. Җәмәгате ясаган әйберләр турында тәмләп, бик яратып сөйли. Ун ел эчендә Дамирә апа Күзкәйдә үз кешегә әйләнгән. Мәдәният йортында булган чаралардан бер дә калмый.

«БАЛАЛАРНЫ УЕН БЕЛӘН ҖӘЛЕП ИТӘБЕЗ»

Күзкәй зур, төзек авыл. Бүген биредә 544 кеше яши, 345 хуҗалык бар. Чаллы шәһәренә утыз‑кырык чакрым тирәсе, шәһәргә йөреп эшләүчеләр бик күп. Колхоз үзе булмаса да, элеккеге системада эшли: мөгезле эре терлек фермалары бар, игенчелек тармагы көчле. Монда тагын бюджет оешмалары күп: урта мәктәп, балалар бакчасы, сырхауханә, янгын сүндерү бүлеге, Тукай районының «Татэнерго»га караган бер бүлекчәсе эшли. Соңгысында биш ир‑атка эш булган, янгын сүндерү бүлегендә исә тугыз кеше хезмәт куя. Кыскасы, эш урыннары белән зур проблема юк.

Авылның урта мәктәбенә кермәдек, салкын булу сәбәпле, укучылар өйдә, диделәр. Белем йортында илле ике бала укый икән. Аның каравы авылның тагын бер белем, тәрбия үзәгенә – мәчеткә кердек. Әйе, нәкъ шулай, Күзкәйдә мәчет балаларның яраткан урыны икән. Һәр җомга, дәресләрдән соң, алар монда җыела. Башта чәйләп алалар. (Балаларга дип, ризыкларны кафедан махсус китертәләр.) Аннан өстәл уеннары уйныйлар (иганәчеләр бүләк иткән). Соңыннан кырык биш минут әхлак дәресләре. Әле алай гына да түгел, мәчеттә Рөстәм Ясәвиев малайларны агач эшенә өйрәтә. Шуның өчен кисә торган станоклар алып куйганнар. Малайлар үз куллары белән нәрсә генә ясамый!

– Безнең максат – иманлы бала үстерү, – диде мәчетнең имамы Илнур Фәрхетдинов. – Әйе, аларны гарәпчәгә өйрәтеп, дини китаплар белән генә дә укытып була. Без алай да эшләп карадык. Нәтиҗәдә, мәчеткә йөри торган егерме биш баланың унысы гына калды. Әһә, болай ярамый икән, дип уйладым. Һәм әхлак дәресләрен яңача – уен белән кушып алып бара башладым. Әлбәттә, аларга төрле догалар өйрәтәм, иман, тәрбияле булу турында сөйләшәбез. Мәчеткә йөргән баланың күңеле начарлыкка тартылмаячак, Аллаһ боерса. Менә шуның өчен дә максат – мөмкин кадәр күбрәк баланы җәлеп итү.

Совет хакимияте килгәнче, Күзкәй авылында өч мәчет булган. Кызганыч, ул биналарның берсе дә калмаган инде. Дистә еллардан соң, 1994 елда, авылда мәчет ачыла.

– Бу урында райпо конторасы булган, – дип дәвам итте сүзен Илнур хәзрәт. – Туксанынчы елларда бина бушап кала, һәм аннан картлар йорты ясарга уйлыйлар. Шулвакыт авылның бер төркем карты авыл җирлегенә килеп: «Бинаны мәчет итеп үзгәртик», – диләр. Авыл җирлеге башлыгы аларга шарт куя: имза җыегыз, әгәр халык риза булса, мәчет итәрбез. Әлбәттә, бу изге ниятне барысы да хуплый. Менә шулай итеп Күзкәйдә янә иман йорты пәйда була.

Тыштан караганда, Күзкәй мәчете тыйнак кына, ә эчтән бик нурлы, хәтта купшы дияр идем. Узган ел мәчеткә зур гына янкорма өстәп салганнар. Шунда ай дәвамында ифтар, Коръән ашлары уздырганнар. Ә бүген ул мәдрәсә бүлмәсен хәтерләтә, такта, заманча парталар тезелеп киткән.

– Янкорманы авылдашлар көче белән төзедек, – диде Илнур хәзрәт. – Нигезне бер‑ике көн казырбыз дигән идем, көндезге унга эшне бетердек тә, бик күп кеше килгән иде. Бинаның үзен дә шулай тиз эшләдек. Авылда берничә егет бар, алар бик булыша. Тәрәзә кую, җылылык кертү, идән җәю кебек эшләрне фәкать иганәчеләр күтәрде.

Илнур Фәрхетдинов – Күзкәй авылы егете. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлагач, Чаллыда «КАМАЗ» заводында эшли. Аннары үз эшен башлый – мунча мичләре сату белән шөгыльләнә. Намазга исә университетның соңгы курсында баса.

Шуннан бирле ислам кануннарын үтәп, Аллаһ кушканча яши.

– Олы кызым беренче сыйныфка барганда, Күзкәйгә күченеп кайттык, – диде Илнур хәзрәт. – Туган нигездә яңа йорт салып чыктык. Җәмәгатем Гөлнара белән өч бала үстерәбез. Авылда безнең кебек яшь гаиләләр бар әле. Күбесе шәһәрдә эшли. Безнең менә кибетебез бар, гаиләне алып барырга җитә.

Мәчетнең аерым аш бүлмәсе дә бар. 

«ТИРӘ-ЯКТАН ЙӨРЕП ДӘВАЛАНДЫЛАР»

Күзкәйдә 1921 елгы ачлыкка кадәр өч меңгә якын кеше яшәгән. XIX гасыр уртасында авыл волость үзәге булып торган. Күзкәйгә караган авыллар егерме икегә җиткән. Совет хакимияте елларында, төгәлрәге 1929 елда, авылда «Яңа тормыш» колхозы оешкан. Ике елдан соң аның исеме «Ярыш»ка әйләнгән. Шул чордан авылның яңа тормышы башланган: балалар бакчасыннан башлап хастаханәгә кадәр салынган. Күзкәй хастаханәсенең даны еракларга таралган була: күрше районнардан да бирегә килеп дәваланганнар. 2001 елда хастаханә өчен яңа бина төзелә. Аның ишекләре бүген дә ачык. Дөрес, хәзер ул көндезге бүлек буларак кына эшли.

– Унбер авылга хезмәт күрсәтәбез, – диде биредә 1986 елдан бирле эшләүче шәфкать туташы Флера Габдрахманова. – Каравылчыны да кертеп, барлыгы ун кеше хезмәт куя. Мин физиотерапия бүлмәсе шәфкать туташы. Хәтерлим, эшли башлаганда хастаханәнең бинасы агачтан иде. Бер ягында аның амбулатория, бер ягында стационар иде. Яңа бина утыз җиде урынлы итеп эшләнде. Елына 500–600 кеше дәваланган чаклар булды.

– Ә хәзер? – дим.

– Хәзер алай түгел инде. Дөрес, көздән язга кадәр кеше күп була, нигездә, өлкәннәр. Үзебезнең лаборатория бар, анализларны шунда тапшыралар. Атна саен Чаллыдан табиблар килә, алар биргән күрсәтмә буенча без уколын кадыйбыз, башкасын эшлибез. Физиотерапиягә мәктәп балалары да килә, әле генә бер үсмер малай чыгып китте.

Күзкәй хастаханәсендә бүген ун кеше эшли.

Башка шәфкать туташлары белән дә таныштык: барысы да тәҗрибәле. Эш урыннары якты, матур, шулай да алар хастаханәнең элеккеге чакларын сагынып искә алды:

– Әле менә теш табибы килергә тиеш, бераз вакыт булмый торды, – дип елмайды ак халатлы гүзәл ханымнар. – Яшьләрнең авылга бик кайтасылары килми, ә без хастаханәдә күбрәк белгечләр булуын телибез. Кеше күп булгач, эшләргә күңелле.

...Йөри торгач, һава температурасы утыз бер градуска төште. Әле авылда күрәсе кешеләр, социаль учреждениеләр тагын бар иде. Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев машинасын сүндереп тә тормыйча: «Карап кына чыгыгыз», – дип, авыл буенча йөртеп чыкты. Шулай, күрсәтәсе урыннар булганда, кунаклар алдында да рәхәт бит. Күзкәйлеләр өчен сөенеп кайттык. Зәмһәрир суык та, озын юл да кәефне кырмады, чөнки авыл кешеләре белән аралашканнан соң туган рәхәт халәт юл буена җитте. 

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН

– Безнең авылда дүрт зират бар. Аның берсе бик борынгы, Болгар чорына караган булырга тиеш. 1960 нчы елларда авылга археологлар килеп эшләгән. Аерым табылдыкларга таянып, VII–VIII гасырларда ук монда кешеләр яшәгән булырга мөмкин, дигәннәр. Тарихтан беләбез: XIII гасырның беренче яртысында дәһшәтле монгол яулары Бөек Болгар дәүләтен җиңелүгә дучар итә. Аның Идел буендагы халкы Чулман, Нократ, Ык, Агыйдел елгалары буйлап күчеп утыра. Менә безнең дә борынгы бабаларыбыз шулар арасында булган, дигән фараз бар. Авылның атамасына килгәндә, бер риваять бар: янәсе, урман кискәндә, берәүнең күзенә ботак эләккән. Шуннан ул: «Ай, күзкәем, күзкәем», – дип кычкырган. Галимнәр исә аны Күзкәй дигән кеше исеменә бәйли. Авылга нигез салучы кеше хөрмәтенә шундый исем бирелгән булырга тиеш.

Рифкать Сәгыйдуллин, авыл тарихы белән кызыксынучы.

Руфия Фазылова

Фото: Лилиана Вәлитова

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: