Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Җаваплар табылмаган дөньяда

2023 ел стримингларында кызыклы һәм үзенчәлекле сериаллар күренгәләп торды. Арада дәвамлы булган, безгә әле алга таба да яңа сезоннар вәгъдә итүчеләре дә шактый. Өр‑яңа икесенә тукталып узасы килә. Һәр икесен дә, карап бетермичә, экраннан аерылып китеп булмый.

ИСӘН КАЛСАК, БЕЗНЕ КЕМ ТУКТАТЫР?

   
Күпчелек кино тәнкыйтьчеләренең фикерләре, рейтинглар суммасы буенча исәпләп караганда, шикләнмичә, 2023 елның иң шәп сериалы дип әйтергә мөмкин. Зәвыклы, интеллектуаль тамашачы да, массачыл продукт яратучылар да бер фикердә кисешә: «Укрытие» – чын-чынлап вакыйга. Һәрхәлдә, кайчандыр телеэкраннарны шартлаткан һәм барыбызны да яңа сезонын көтәргә мәҗбүр иткән «Остаться в живых» проектыннан бер дә ким түгел. Аерма шунда гына: соңгы елларда, бигрәк тә карантин вакытында өйләребездә бикләнеп утырып, күпсанлы видеоформатны чиксез күләмдә кулланырга өйрәнгән безне инде хәзер берни дә балаларча шаккатыра һәм сокландыра гына алмый. Ә бит, асылда, сериал нәкъ менә мәңгегә үзгәргән дөнья һәм, исән калып, бункерда көн итәргә мәҗбүр кешелек турында.

Сериал нигезендә – Америка язучысы Хью Хауи иҗат иткән «Бункер» әсәрләр циклы. Сюжет, беренче карашка, әллә ни яңа да түгел һәм шактый гади. Мондый жанрдагы әсәрләрне без күп беләбез. Әмма Хауи әсәрендә бары тик аңа гына хас булган фәнни детальлек, постапокалипсистан соңгы дөнья төзелешен җентекләп тасвирлау осталыгы бар. Һәм – серләр, серләр, серләр...

Якынча 140 ел элек җирне һәлакәткә китергән хәлләрдән соң, кешелек 144 этаждан торган бункерда яши. Ә бункерның тышында – куырып алып һәлак итә торган агулы һава... диләр. Гәрчә моны беркемнең дә үзенең сынап караганы булмаса да, Зур залдагы тәрәзә аша барысын үз күзләре белән күреп торган кешеләр ышана. Аларның, җәзага дучар булып, Тышка чыккан берничә кешенең язмышын күргәне бар. Әнә, алар пыяла артында гына йөзтүбән ята...

Исән калган 10 мең кешенең яшәеше катлар белән билгеләнгән: югары катлам вәкилләре югары катларда – болар хакимлек белән хөкем итүчеләр, урта сыйныф вәкилләре – аңлашыла ки, уртада мыжгылдый, ә түбәндәгеләр бункерны электр уты бирү, һаваны чистартып тору һ.б. яшәү шартлары белән тәэмин итүче «күселәр» генә. Түбән вә урта катлам вәкилләре бункерның иминлеге өчен язмышларын да кызганмаска тиеш. Бөтен нәрсәгә биредә Устав һәм канун бар, аларны үтәмәүчеләр өчен кулланыла торган катгый алымнар да. Дөрес, кем дә кем Уставны үтәмичә яшәргә җөрьәт итә икән, аларны биредә беркем тотмый – рәхим ит, Чистарыну дип аталган законлы процедураны уз да Тышка чыгып кит.

Бу яңа дөньяда кешелек хәтереннән ваз кичкән токым булып күз алдына килеп баса. Күпчелекне мондый таләпләр әллә ни борчымый да, әмма арада һәрчак йөрәге бимазалана торганнары табыла бит. Бигрәк тә ул җан ярасы – балачак хатирәләре белән дә бәйле булса... Төп героиня Джульетта очрагында шулай. Ул әтисенең бункерга ничек хезмәт иткәнен белсә дә, әнисе һәлак ителгәннән соң, урта сыйныф вәкилләреннән булырга теләмичә, «түбәнгә» төшеп китә. Ә «түбәндәгеләр» бары тик очын‑очка ялгый, ничек тә яшәргә тырыша-тырмаша һәм, һәрвакыттагыча, аяк астында җир киткәнен «өстәгеләрдән» иртәрәк сизенә. Артефактларга юлыгып, мәхәббәткә мавыгып, бункерның тагын да астагырак катларына төшеп йөри башлагач, Джульетта моны аермачык абайлый. Әмма һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Җәмгыять сине бүген өскә, иртәгә аска чөеп уйнавын туктатмаячак.

ДӨРЕСЛЕК БЕЛӘН ЯЛГАННЫ

БЕРГӘ КУШЫП, БОЛГАТЫП

КАРА – КАЙСЫ НИ ИКӘНЕН ҮЗЕҢ

ДӘ АҢЛАМАЯЧАКСЫҢ.

Хью Хауи, «Бункер»

Сериалның визуалы, музыкаль драматизмы югары дәрәҗәдә. Футуристик детальләр белән беррәттән ретро элементлар үзәк өзгеч атмосфера тудыра.

Минем өчен бу сериал, иң беренче чиратта, җәмгыять һәм система өчен уңайсыз булган кешеләр турында. Алар һәрчак күбрәк белергә тели, сораулар бирә, алган җавапларда бушлык тоя, дөреслекне үзе эзләргә керешә.

...Ә зур залдагы пычранып беткән пыяла артында һәр кич берәү утыра һәм йолдызларны күрә. Ул аларның нәрсә икәнен дә белми, әмма – борынгы бер инстинкт буенча – соклана һәм чын икәнлекләренә ышана. Югыйсә, бер генә нәрсәнең дә мәгънәсе булмас иде бит... 


ЭНӘ КҮЗЕ АША КАРАСАК... 

   
Билли Миллиган турындагы шау‑шу инде тынган иде кебек. Гәрчә без аның турындагы фильмда төшәргә әле һаман да Леонардо ди Каприо белән Джонни Деппның хыяллануын онытмасак та. Һәм менә еллар буена сөйләнгән, көтелгән сериал, ниһаять, стримингларда. Ә төп каһарманнары – бөтенләй көтелмәгәнчә! – Том Холланд белән Аманда Сайфред.

Әлбәттә, без биредә документаль тәңгәллек эзләргә тиеш түгел, бу хакта сценаристлар белән режиссерлар башта ук кат‑кат әйттеләр. Ә шоу‑раннеры дөньякүләм бестселлерларны сериалга яки тулы метрга адаптацияләү буенча осталардан булган Акива Голдсман һәм аның саллы командасы Миллиган тарихының инде, чынбарлык белән турыдан-туры бәйлелектән арынып, социаль фе‑ номенга әверелүен ассызыклады.

Әйе, бу команда, Дэниел Киз романыннан ки‑ теп, яңа сәнгати чынбарлык тудыруга йөз тота, шуңа да без төп каһарман Дэнни белән очраш‑ канда, аның өлкән тормыштагы җәрәхәтләнгән Миллиган героена бары тик сукмак кына икәнен аңлыйбыз. Киздан ераклашу кирәкми, диючеләр белән катгый килешмим, чөнки без Миллиган тарихын шулай ук асылда әдәби гәүдәләнеш аша кабул иттек, бу тарих инде беркайчан да до‑ кументаль чынлыкта була алмый. Әмма аңа бул‑ ган кызыксыну бер нәрсәне исбатлый: без ка‑ бат‑кабат сере чишелмәгән бу шәхескә һәм аның яралы, куркыныч язмышына әйләнеп кайтабыз. Бу язмыш безгә төрле проблемаларны яңадан күтәрергә һәм алар турында сөйләшергә этәргеч, сәбәп, нокта.

Ни өчен, дигән сорау бимазалады күңелне гел. М.Найт Шьямаланның күпләргә мәгълүм булган киеренке «Сплит» һәм «Стекло» фильмнарыннан соң да, «Монстры внутри» документаль карти‑ насыннан соң да... Ә җавап бик гади: без ни өчен икәнен белмибез. Билли Миллиган безгә үзе ту‑ рында да, аны тудырган, формалаштырган җәм‑ гыять, чор турында да җаваплар калдырмыйча китте. Кеше баш мие белән психологиясенең фе‑ номены турында да... Җаваплар булмаган җирдә сораулар кала. Һәм алар арта да арта.

Әлбәттә, мин, тамашачы һәм аларның таланты‑ на сокланучы буларак, югарыда исемнәре аталган «җегетләрнең» ничек уйнавын күрергә теләр идем. Әмма Том Холландны бу рольдә беренче эпизод кадрларында күрүгә үк... «ә бит Ди Каприо булса иде!» дигән уйның эзе дә калмады. Бу ак‑ терның эшеннән чын мәгънәсендә ләззәт аласың. Оригиналда карасаң, Холландның ни дәрәҗәдә дикция, акцентлар белән эшләвен дә күрергә, ишетергә, тоярга мөмкин. 70 нче еллар вайбы, музыкаль һәм визуаль эстетика – боларына да ае‑ рым рәхмәт, чөнки алар нәкъ менә безнең бала‑ чактан үз чорыбызның продукты булырга мәҗбүр ителгәнлегебез турында бик яхшы сөйли. Безгә тагылган мөһерләрдән беркая да китә алмавы‑ бызны ассызыклый. Һәм ностальгия дулкынына көйли.

Ә каян һәм кайда соң без чын үзебез? Әнә шул сорауны каһарманнар белән бергә сериал дәва‑ мында эзлисең. Моны без сериал азагында, Дэнни бүлмәсендәге картиналар эченә кереп күмелгәч кенә, бар тирәнлегендә аңлыйбыз: без әнә шун‑ нан, ул киндерләрендә сурәтләгән йолдызлардан, май коңгызлары җемелдәгән җәйдән, сере чи‑ шелмәгән һәм чишелә дә алмаячак табигатьтән, гөрелдәп торган Галәмнән...

Бу картинада мин беренче мәртәбә альтер-эго‑ ларыннан арынырга мәҗбүр ителгән, ягъни пси‑ холог белән эшләгәннән соң рациональ чынбар‑ лык белән күзгә‑күз калган кешенең ни дәрәҗәдә упкын алдында торганлыгын аңладым. Шуңа да соңыннан Дэнни образындагы Джек: «Сез үз эшегезне эшләдегез, берни дә барып чыкмады, без һәрчак үзебезне үзебез генә коткара алдык», – ди. Бу, бернинди җинаять, көч куллану, харап ителгән балачак, тапталган язмышлар, феминис‑ тик, гендер системаларының катаклизмы фонына карамастан, искиткеч тормышчан һәм оптимис‑ тик рухлы картина. Үзеңне һәм үзеңдә яшәгән беренчел сабыйны саклый алу һәм олы ярадан матурлык тудырырга омтылу...

Бу – безнең бүгенге эчке дөньяларыбыз җиме‑ релгән, ә яңа система, корылмага ишарә дә бул‑ маган чынбарлыгыбыз түгелме соң? Сериалның буеннан-буена без ташландык амбар эчендәге күпкатлы читлекләр эчендә урап йөрибез, бу да үзенә күрә – бункер, аннан чыгу юлы бер генә: куркуың каршына күзгә‑күз килеп басып һәм ба‑ рысына да сәбәпче булган бер үзеңә ышанып. 

КОТОЧКЫЧ АВЫР БУЛДЫ, ШУҢА ДА АЛДАГЫ ЕЛГА

КИНО БЕЛӘН АРАНЫ ӨЗДЕМ. МЕКСИКАГА КИТТЕМ,

ҮЗ‑ҮЗЕМӘ БИКЛӘНДЕМ, ПЛЯЖДА АУНАДЫМ.

МОҢАРЧЫ БЕРКАЙЧАН ДА ТОЕП КАРАМАГАН

ЭМОЦИЯЛӘРНЕ КИЧЕРЕРГӘ ҺӘМ АНАЛИЗЛАРГА

МӘҖБҮР ИТТЕ СЕРИАЛ. ЭШЕМНЕ НИКАДӘР

КАТЛАУЛЫРАК БУЛСА, ШУЛКАДӘР КҮБРӘК ЯРАТАМ,

ХӨРМӘТ ИТӘМ.

ӘММА БУ ПРОЕКТ МИНЕ ИЗЕП ТАШЛАДЫ, ЮККА ЧЫГАРДЫ, ТУЗАНГА

ӘЙЛӘНДЕРДЕ. ЯҢАДАН ҖЫЯР ӨЧЕН.

Том Холланд

Нәни генә бер бала, үсмер малай язмышы аша без бик күп нәрсәләр турында уйлана алабыз. Әлбәттә, бу байопик түгел. Бу – мотивлар буенча эшләнгән проект. Әмма шәхсән минем өчен бу проект – Дэниел Киз аша киң җәмәгатьчелеккә таныш вакыйгага тагын бер мәртәбә, яңа күз‑ лектән караш ташларга чакыру булып тоела.

Әйе, чынбарлык белән уйдырманы аерып та, төгәл аңлап, табып та булмый. Детективлы баш‑ ваткыч белән эш иткәнебезне дә без бик яхшы тоябыз. Хәтта бәян ителгән хәлләр дә – беркай‑ чан чын дөреслек түгел, аларда гел кемнеңдер интерпретациясе, эмоциональ эзе, манипуляция чалымы бар. Бу безнең хакта түгелмени? Энә күзе аша карасак, нәрсә күрәчәкбез?

Луиза Янсуар

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: