Йолдызлы көн вакыйгасы
«Татарстан» журналы үз битләрендә яшь прозаикларның кечкенә күләмдәге әсәрләрен бастыра башлады. Без бу авторларның исемнәрен бик ишетеп-белеп бетермәскә дә мөмкин. Бу – табигый. Араларында әле вакытлы матбугат битләрендә тәүге басылучылары да булачак. Димәк, үзенә күрә сынау, укучы алдында җавап тоту дигән сүз. Бу кызлар белән егетләрнең заманыбызга, бүгенге көн вакыйгаларына, вазгыятенә үз карашы, мөнәсәбәте бар. Үтә җитди, кискен иҗтимагый темаларга да мөрәҗәгать итә алар, мәңгелек сорауларга да җавап эзли, нечкә хиссияткә бирелеп, парча, нәсер кебек жанрларда да үзләрен сынап карый, юмористик рухта да иҗат итәргә омтылыш ясый. Бүген сезгә үзгә тел һәм мәдәният мохитендә тәрбияләнеп, татарча каләм тибрәтергә алынган яшь авторның үзенчәлекле әсәрен тәкъдим итәбез. Әйдәгез, укып карыйк.

Алсу Зәйдуллина
Автор турында белешмә:
Алсу Вадим кызы Зәйдуллина 2002 елның 21 мартында Сәмәрканд шәһәрендә туа. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар филологиясен үзләштерә, хәзерге вакытта педагогика юнәлеше буенча магистратурада белем ала. Проза әсәрләре яза, тәрҗемә итә, үзен әдәби тәнкыйтьтә сынап карый. «Йолдызлы көн вакыйгасы» парчасы белән Шәриф Камал исемендәге әдәби бәйгедә катнаша. «Беренче тапкыр татар теле белән университетта таныштым. Телнең яңгырашы, хәреф-иҗекләре, төзелеше мине романнар дөньясына кертеп җибәрде. Аяз Гыйләҗев, Фатих Әмирхан әсәрләренә анализ ясадым. Әсәрләрне сүзгә-сүз тәрҗемә итү процессында татар теленә өйрәндем», – ди Алсу.
Гарәп графикасы белән кызыксына, йога белән шөгыльләнә.
Йолдызлы көн вакыйгасы
Күзләр очрашканда, дөньялар алышына, диләр...
Көз. Октябрь. Метро. 21:14. «Сак булыгыз! Ишекләр ябыла». Суык пәлтә кесәсе аша җылы куллар бер‑берен җылыта. Мәңгелек. Каһвә исе... Тәмле йокыга бирелгәнмен икән. Метро тавышы. Адәмнәрнең карашы. Минем кулымда – сәхифәләр җыелмасы... Күзләр йомык. Ирексездән йомык күзләр чоры. Эрасы.
Көз. Октябрь. Метро. 21:27. «Сак булыгыз! Ишекләр ябыла». Адәмнәрнең тавышы. Берәү көлә. Башка берәү төшенкелеккә бирелгән. Депрессия. Әмма мине бу көз яшәтә. Йөрәгемә өмет кертә. Дәртләндерә. Тәмле йокыга бирелгәнмен икән.
Көз. Октябрь. Метро. 21:32. «Габдулла Тукай» станциясе. Алар минем бармакларым арасыннан оча. Сәхифәләр җыелмасы: «Бәхет», «Хыялларым», «Ага вакыт» һәм «Сагыну» юллары...
Шаша халык, халык шаша дөнья мәлләреннән. Вакыт чаба, юкка чыга. Бу мәңгелек йөрәгемне йомшарта. Шагыйрь юллар яза. Поэмалар. Әйе, дөрес, тормыш сынауларын кичкән кеше үзгәрә. Күзләр очрашканда, дөньялар алышына, диләр. Күзләр тормыш сынаулары белән очрашканда, дөньялар алышына. Елау хакыйкатькә төшенү дигәнне аңлата. Кеше – сүнә бара торган аппарат. Символ, деталь – әдәбият дөньясын биләп алган төшенчәләр.
Мин ялгыз. Бүлмә почмагында лампа янып тора. Ертык фотосурәт сары битләр арасында югалгандай тоела. Тәрәзә артындагы кар бөртекләре вальс әйләнә. Аяз абый* белән сөйләшеп алгач, курку хисе бераз югалды. Паралар вакытында берәр тарих сөйләү гадәти әйбергә әйләнде сыман. Каһвә исе һаман башны томалый. Ә соңгы парталар йокымсырыйлар. Сәхифә артыннан сәхифә йөрәк тамырына ябыша. Хәрефләрдән сүзләр барлыкка килә: «Кеше хакыйкатькә ирешә». Яисә ирешергә тырыша. Студентка кәгазь белән каләм җитә.
Суык көннәр җанны җәзалый. Ә лимонлы чәй бөтен әрнүләрне дәвалый.
Студент кар бөртекләрендәге язуларны таный. Фотосурәт – кыстыргыч. Китап битен онытмас өчен. Фотосурәт – дәртләндерә, йөрәкне кузгата торган деталь.
– Дару кирәк? Кирәк табиб.
– Йөрәгемнең хәле начар. Сүнә йөрәк. Сүнә җанның моторы.
– Ә йөрәк кайчан авырый соң? Әллә чыннан да картаю йөрәккә шундый зыян китерәме икән? Куркыныч.
– Юктыр. Йөрәкнең авыруы безнең яраткан кешеләребезгә бәйле: никадәр күп рәнҗетә торган сүзләр ишетә, шулкадәр тизрәк эштән чыга. Йөрәк авыруы безне саташтыра, йөрәк авыруы кешене юк итә. Йөрәк тибә‑тибә үзен эштән чыгара, йөрәкне авыр сүзләр сындыра, мескен итә, шуңа да карамастан, йөрәк тибүен дәвам итә.
– Ә ник шулай? Әллә йөрәк шулкадәр яшәргә яратамы икән?
– Юк бит, йөрәк кеше турында уйлый. Аны яшәтәм дип тырыша. Йөрәк кешенең уйларын ишетә, ә аның уйлары шундый чиста, саф.
– Ә йөрәк? Кемдер аны тыңларга уйлыймы? Кем йөрәккә булышырга тырыша? Ярдәменнән калдырмаска омтыла? Әллә йөрәк машинамы? Бәлки, башка берәр техник җайланмадыр ул? Ә нигә шулкадәр авыр соң йөрәккә? Каян килгән бу газап? Ник аны кеше әрли, кирәк булган вакытта гына аның турында искә төшереп, туктама дип үтенә...
– Кеше икейөзле театр сыман, кеше – сүнә бара торган аппарат.
– Табиб кирәк?
– Кирәк язу...
– Әллә шашамы соң. Гаҗәп. Хәле начар. Йөрәк авыруы. Тамырлары корый бара. Димәк, кирәк дару! Табиб кирәк! Ә ул хәрефләрдән сорый язуны.
– Язу кирәк! Хисләр ташкыны!
Үзе елый. Шаша. Диварларга барып бәрелә, хәтта тәнендәге тамырлары күренә.
– Шашты! Диагноз! Һичшиксез.
– Миңа кирәк хәрефләрнең җыелмасы. Сәхифәләрнең кыштыр-кыштыр килүе.
Тынычланды бераз. Матур кулларына каләм алды. Яза. Әллә нәрсә яза булыр. Беркем белән сөйләшмичә, февраль буе мичкә карап ята. Минем күзләремә карамыйча, күз яшьләрен әбиемнең румалы** белән сөртә. Гаҗәп. Елый, димәк, хакыйкатькә ирешергә тырыша. Көне буе елый. Яза. Туктамыйча яза. Илһамланып киткән кеше шикелле.
– Тукта. Аша. Синдә йөрәк авыруы. Табиб сиңа рецепт язып бирде.
– Нинди рецепт? Йөрәк үзе җайлаша.
– Каян беләсең? Нинди йөрәк үзе җайлаша?
– Йөрәк минем белән кеше кебек сөйләшә.
– Йөрәк сөйләшә белсә иде... Бәлки, шулчакта кешеләргә яшәргә җиңелрәк булыр иде.
– Ә ул дәшми, үз «хуҗасын» борчымаска, аның өчен җайлы булырга тырыша.
– Ә ни өчен ул шулай эшли?
– Ярата.
– Йөрәк үз хуҗасын ярата.
– Йөрәк хуҗасының хисләрен тоя белә. Бөтен авыруларын сизә. Йөрәк кешене туктамыйча ярата. Мескен йөрәк...
– Табиб сиңа рецепт язып бирде. Дару кирәк. Сиңа тынычлык кирәк.
– Нинди табиб? Нәрсәгә? Минем сүнә йөрәк. Йөрәк ташкыны.
– Димәк, амбулатор дәвалану кирәк.
Кар бөртеге тәрәзәгә бәрә. Лампа сүнә. Суык. Тышкы җилләр пәрдәләрне уйната. Мичтә соңгы күмер сүнә. Шәфәкъ сыман сүнә гомер агышы... Көннәр буе каләмне кулларында уйната. Бүлмә инде баткан кәгазьгә. Кабилият. Күз яшьләренең эзләре йөрәгемне тибрәтә. Калтыраган куллары. Талант. Яза. Актарына. Бармаклары имән кебек картая. Февраль яза. Март яза. Иртән, кичен – барыбер. Утыра. Елаганнан-елый бара. Һаман экзистенциягә аяк баса.
– Нәрсә булды? Әллә тагын йөрәгең авыртамы?
Ялгызлык – йөрәкнең дустыдыр. Кайвакыт ялгызлык белән йөрәк бәхәскә керә. Ялгызлык ачуланган саен йөрәкне эштән чыгара, ә йөрәк моны күрми шикелле. Юк, ул бу ялгызлыкны күрә, күрә генә түгел, сизә, тоя, тамырлары эченә кертеп җибәрә, әмма күзләрен йомып, елмаеп тора. Ялгызлыкны күрмәскә тырыша, юк, ул миңа зыян китерми дип, елмаеп тора, тибә бара, ә ялгызлык салкын куллары белән аны буа, кислород агымын кыса, ялгызлык йөрәкне шулкадәр мескен итә ки, хәтта кешенең тәненә курку хисен кертә.
– Әйе, йөрәк. Суларга да рөхсәт бирми кебек тоела.
– Әйттем бит, дару кирәк. Дару сине коткара.
– Булса иде шул дөньяда мине алдамаучы, ихлас хисләр дөньясына батыручы.
Тагын елый. Акыра. Йөрәгенә куллары белән суга. Бәрә. Әйтерсең, йөрәген бөтенләй туктатырга тырыша.
– Табиб ялган сөйләмәс. Бабай, ишет, зинһар, мине.
– Булса иде шул дөньяда мине алдамаучы, суынып беткән йөрәгемне дәвалаучы.
Бер бәрә. Ике бәрә. Үземе икән шул коткаручы? Йөрәген үзе эштән чыгара.
– Бабай, булды, тукта, табиб сине дәвалар.
– Бармы икән бу дөньяда әрнү хисләренә батмаучы?
– Һаман шигырь яза. Сүнә. Көне буе үзен бетерә.
– Бармы икән бу дөньяда минем йөрәк тамырларын ертмаучы?
– Бабай, тыңла, сиңа табиб кирәк. Йөрәк үлә. Коткар, зинһар, үзеңне.
– Бармы икән бу дөньяда мине үлеп‑үлеп яратучы, күзләренә карыйм диеп сагынучы. Бармакларын үбәм дип торучы. Бармы икән бу дөньяда, күзләремә карап, дөреслекне генә сөйләүче...
Төшенкелеккә бирелү – начар гадәт. Кирәкле булуында шикләнү кешенең күңелендә курку хисен уята. Кешенең үз‑үзенә куйган бәясе түбәнәя бара. Кирәкле булуда шикләнү кешене сындыра, кылган гамәлләрендә икеләнү уята.
Колак салмый. Үзсүзле. Мигалкалар сүнми. Бара. «Ашыгыч ярдәм» килә.
– Түзсәң иде, бабай, биш минут.
– Бармы икән бу дөньяда төннәр буе йокламыйча, минем янда кулларымны җылытучы...
– Йөрәк үлә. Сулыш бетә. Ә ул һаман шул хакыйкатькә ирешергә маташа.
Пөхтә күктән карлар ява. Балкый йолдыз. Булды. Тәмам. Аллаһның да кары бетте шикелле.
Соңгы сулыш соңгы кар бөртеге сыман. Язучыларның куллары матур була икән. Язучыларның куллары нечкә була икән. Илһамлану вакытында күз яшьләрен сөртер өчен.
Ә музыкант куллары? Фортепиано. Скрипка.Музыкантларның куллары нечкә була икән.
Закон. Әллә Аллаһ уйлап таптымы икән бу канунны?
Язучыларның куллары җылы була икән.
Төшкенкелек вакытында башкаларның йөрәкләрен җылытыр өчен.
Бармы икән бу дөньяда кешеләрнең күзләренә карап дөреслекне сөйләүче? Кабилият. Хакыйкатьне сөйләү – талант. Бармы икән бу дөньяда ихлас язучы? Йөрәген суык бүлмәгә бикләмәүче? Бармы икән бу дөньяда үз‑үзенә дөреслекне сөйләүче?
Язучыларның карашлары тирән була икән. Уйга батып фикер җыю өчен.
Язучыларның күзләре матур була икән.
Ихлас уйлар укыр өчен.
Бармы икән бу дөньяда әрнү хисләренә батмаучы?
Язучының уе матур була икән.
Йөрәкләрне сүзләр белән дәвалаучы...
Кыш. Декабрь. Метро. 22:11.
«Сак булыгыз! Ишекләр ябыла...»
Фото автордан
* Язучы Аяз Гыйләҗевка ишарә
** румал – үзбәк телендә «яулык»
Добавить комментарий