Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мамык карлар яуганда...

Мамык карлар яуганда...

«Татарстан» журналы бу саныннан үз битләрендә яшь прозаикларның кечкенә күләмдәге әсәрләрен бастыра башлый. Без аларның исемнәрен бик ишетеп-белеп бетермәскә дә мөмкин. Бу – табигый. Араларында әле вакытлы матбугат битләрендә тәүге басылучылары да булачак. Димәк, үзенә күрә сынау, укучы алдында җавап тоту дигән сүз. Бу кызлар белән егетләрнең заманыбызга, бүгенге көн вакыйгаларына, вазгыятенә үз карашлары, мөнәсәбәтләре бар. Үтә җитди, кискен иҗтимагый темаларга да мөрәҗәгать итә алар, мәңгелек сорауларга да җавап эзли, нечкә хиссияткә бирелеп, парча, нәсер кебек жанрларда да үзләрен сынап карый, юмористик рухта да иҗат итәргә омтылыш ясый. Нинди ул бүгенге яшьләр прозасы? Кемнәрне дәвам итә алар, йә булмаса, нинди яңалык алып киләләр татар әдәбиятына? Әйдәгез, укып карыйк.

20 ноября 2023

Алинә Хәбибуллина
Автор турында белешмә:

Алинә Хәбибуллина 2001 елның 22 июлендә Актаныш районы Әтәс авылында туган. КФУның Татар теле, әдәбияты һәм журналистикасы бүлеген тәмамлаган. «Глаголица» (2018), «Илһам» (2019), «Иделем акчарлагы» (2020) бәйгеләрендә – Гран-при, 2021 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия, Сажидә Сөләйманова исемендәге стипендия иясе. 

Күпме тилмереп көтеп тә, кар яумады... Кар бүген дә яумады...

Декабрь суыклары кара җирнең үзәгенә үтәргә өлгерсә дә, күк гөмбәзе көзге төкселеген әле җуярга ашыкмый иде. Шәрә туфракны юатырга теләүләре микән – агач ботакларыннан көзнең соңгы ымы булып өзелеп төшкән яфраклар салкын яңгыр белән тыгызланып җиргә түшәлгән. Тәрәзә төбенә таянган Мәдинә, бармакларының өши башлавын сизеп, кулларын кесәсенә яшерергә ашыкты. Пациентлары янына кергәч, теге җирем авырта, бу җирем авырта дип, беркатлы зарланучыларга ялгыш кына орынса да, кулы салкын булганның йөрәге кайнар була дип, салпы ягына салам кыстырырга ашыгырлар тагын...

– Мәдинә Илшатовна?! – әллә суыктан, әллә бинага таралган шомлы тынычлыктан Мәдинә оерга да өлгергән икән – хезмәттәше Газизәнең кинәт яңгыраган тавышыннан сискәнеп китте. – Мәдинә Илшатовна! Күрше палатага яңа авыру урнашты. Тикшеренү бүлмәсенә кергәч, яулыгын салмыйм, дип киреләнә. Сестра кызлар үгетләп тә, ачуланып та карадылар – барыбер үз туксаны – туксан. Хатын‑кыз табиб кирәк, дип аптырата. Үпкәсен тикшерергә дип кергән Рәдиф Илһамович тузынып чыгып китте. Бәлки, сез күз салырсыз, Мәдинә Илшатовна?

Килеп җиткәнче үк мәсьәләне тезеп салган хезмәттәшенең бераз каушаган да, шул ук вакытта усал да карашын күреп, Мәдинә ирексездән елмаеп куйды һәм сестра кызны тизрәк тынычландырырга ашыкты:

– Ут капмагандыр ич, Газизә? Йә, ул кадәр кабаланма. Хәзер хәл итәрбез.

Авыруларның төрлесе була кебек үзалдына көрсенеп куйгач, Мәдинә башындагы зәңгәрсу яулыгын ихтыярсыздан төзәтергә үрелде... Гаеп эш түгел, иман белән сәламәтлекне бер бизмәнгә салып үлчәп булмаса да, Аллаһка булган ышану еш кына бик күп даруларны алыштыра ала бит.

...Бүлмәгә дәррәү килеп кергән ак халатлы табибларны күреп, авыру хатын бермәлгә югалып калды. Карашы Мәдинә белән очрашкач, нәрсәнедер озак кына исенә төшерергә тырышкандай, уйланып торды. Хәтер төпкелендә яшеренеп яткан истәлекләрнең төсе уңарга өлгермәгән иде ахры. Ул, иреннәрен хәлсез куллары белән кинәт каплады да, каушаудан зур булып ачылган күзләрен түбән төшерде.

Авыру хатын өчен генәме соң? Юк, бу очрашу Мәдинә өчен дә көтелмәгән иде. Килүчеләр һәм китүчеләре вокзалдагыдан ким булмаган хастаханә ишекләре аша бик күп танышлар кереп чыгарга өлгергәндер. Ләкин аның белән нәкъ менә шушы шартларда кабат күрешү...

Күз алдына да китерә алмаган иде... Күз ачып йомганчы узган елларны саный башласаң, берничә дистәгә туладыр. Һәм менә... Һич көтмәгәндә...

Яшьлектә сызылып калган яра йөрәктә кабат әрнеп куйды.

«Яра булды микән ул? Сабак өчен бирелгән һәр авырлык та яра булып саналырга тиеш түгелдер, бәлки?» – дип уйларга өлгерде Мәдинә.

Фикерләре аермачык булса да, ишектән керүгә ул бермәлгә тукталып, югалып калды. Ак халатлы хезмәттәшләренең янәшәдә басып торуы буыннарына көч өстәр дип өметләнде, ләкин аяк астындагы идәннең әкрен генә йомшаруын тойды Мәдинә. Юк, юк... Җебеп төшәргә ярамый! Нишләп болай каушап калды әле ул? Юк, ярамый! Җыелырга кирәк, кинәт оеп киткән күңелне ничек тә айнытып җибәрергә кирәк...

Мәдинә үзе артыннан ияреп кергән табибәләрне ым кагып кына бүлмәдән чыгарып җибәрде дә уң як тәрәзә янындагы урынга урнашкан авыру ханым янына атлады. Авыру исә бу көтелмәгән очрашуга бер дә шат күренми иде – Мәдинәнең үзенә таба килүен абайлагач, тәрәзәгә карап, арты белән борылып басты. Мондый күренештән сискәнеп киткән табибә исә, элеккеге табигый көче, үз‑үзенә ышанычы кайтуын тоеп, тирән сулыш алды һәм сүз башлады:

– Исәнмесез. Хатын‑кыз врач кирәк, дип әйткәнсез икән. Ягез, тыңлап карыйк. Аннан соң авыру тарихыгызны сөйләрсез.

– Авыру тарихым медкартада язылган! Баздан чыккан кебек яңгыраган тавыш бүлмәнең башка почмакларында яткан авыруларны да сискәндереп җибәрде. Мондый ук дорфалыкны көтмәгән Мәдинә беразга тотлыгып калды, ләкин, үзен кулда тотарга тырышып, сүзен дәвам итте:

– Яхшы. Ул турыда башка сорамам. Хәзер үпкәгезне генә тыңлап карыйм...

Мәдинәнең соңгы җөмләсе тәмамланганчы ук, авыру хатын читкә тайпылды:

– Юк, миңа башка табиб кирәк! Чыгып китегез!

Каршындагы хатынның кискен хәрәкәтләреннән каушап калган Мәдинә йөрәген кабат нәрсәдер чеметеп алуын тойды. «Чыгып кит, чыгып кит, чыгып кит...» дигән сүзләр үткәннең кайтавазы булып бәргәләнде дә йөрәккә килеп кадалгандай булды. Гарьләнүеннән керфекләре дымланырга өлгергән табибә, мөмкин кадәр тыныч калырга тырышып, коридорга юнәлде. Мәдинәгә моңа кадәр авыруларның төрлесен күрергә туры килде, ләкин бу юлы ул тәмам югалып калды.

Күңелендә купкан ярсуның артык ялкынланып китүен тоемлап, Мәдинә тизрәк үзенең бүлмәсенә юнәлде. Ләкин яңа гына күргән кешесе, яңа гына ишеткән сүзләре кайчандыр кайдадыр вакыйгалар шаукымы белән күмелеп калган үпкәне уятырга өлгергән иде инде...

***

– Мин Мәдинә булам!

– Ә мин Роза!

Үзләре кадәр зур‑зур букчалар күтәргән ике кыз тулай торак ишегеннән кереп барганда очрашты. Көрәк куллы егетләр дә көч‑хәл белән кубарып ачкан авыр тимер ишек янында шактый мәш килде кызлар.

«Әйдә, мин тотып торам, син чумаданнарны ташы тизрәк», – Мәдинәнең нечкә беләкләре белән ишек тоткасына ябышуын күргән Роза башта, вәт баш синдә, дигәндәй елмаеп карап торды да соңыннан җәлт кенә сумка-чемоданнарны күчерергә тотынды: «Кара аны, ишекне җибәрә күрмә тагын! Кысылып калып шушында үлсәм?! Студент булдым дигәндә генә... Инде яшәлгән күпме гомерем әрәмгә китәр!»

Мәдинә рәхәтләнеп көлеп җибәрде дә яңа танышын тизрәк төзәтергә ашыкты: «Әле яшәлмәгән гомерем әрәм булыр диген!»

Бетте, ишекне җибәр, дигәндәй ым каккан Роза маңгаена сарылып өлгергән чәч бөртекләрен аралый-аралый: «Соң... Әрәмгә укыдыммыни мин мәктәптә унбер ел?! Минем җелегемә үтәргә өлгергән тарихның бетмәс-төкәнмәс даталарын юкка гына ятладыммы? Геометрия мәсьәләләрен чишкәндә түгелгән күз яшьләрем заяга идеме? Алар барысы да әрәм булыр иде бит...»

Биш минут элек кенә автобус тукталышында танышкан кызның мондый сүзләреннән Мәдинә тагын көлеп җибәрде:

– Ай-яй, укытучыларыгыз теңкәңә яхшы гына тияргә өлгергән бугай...

– Эһем, син безнең Зәкия Әнвәровнаны белмисең! Белсәң, бер дә болай көлмәс идең...

Медицина институтына укырга керергә дип, төрле авыллардан килгән кызларның танышуы шулай гади булды. Моңа кадәр кеше арасына чыгып йөрмәгән, үз авылы тирәсендәге ялан-кырлардан ераграк башка бер җирне дә күрмәгән Мәдинә, зур шәһәргә килеп, шундый ачык йөзле, туры сүзле, ихлас иптәш табуына чын күңеленнән сөенеп куйды. Ярты сүздән якынаеп киткән кызлар тулай торак бүлмәсенә бергә урнаштылар. Ләкин озак та үтмәде, бер күрүдә үк бер-берсен үз иткән кызлар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты.

Беренче күрешкәндә үк Мәдинә игътибар итте: Розаның алсу кофтасы астыннан вакыт‑вакыт тәре төшкән көмеш муенса ялтырап киткәли иде. Башка дин кешеләре белән якыннан аралашканы булмаганга күрә, мөгаен, Мәдинә тәне чемердәп китүен тойды. Ләкин бу хиснең табигыймы, дөресме икәнлеген аңламагач, шикле уйларын тизрәк таратырга тырышты.

Кечкенәдән үк әбисе итәгендә тәгәрәп үскән, аның йөгертеп гарәпчә дога укуын, намазлыкта утыруын күреп, белеп, хәтеренә, йөрәгенә, канына сеңдергән Мәдинә үзе дә чын күңеленнән Аллаһка ышана һәм намазлыгын үзеннән калдырмый иде. Иптәшенең муенында чит дин билгесен күреп, күңелендә ниндидер бер көйсез хиснең баш төртүен абайлап алган кыз үзүзен тынычландырырга ашыкты. «Алар да Ходайга – бөек һәм илаһи көчкә ышана. Мин үзебезнең Аллаһны ничек яратсам, үзебезнең динне никадәр дөрес санасам, алар да шул дәрәҗәдә үзләренең Ходайларына табынырга, үзләренең динен дөрес санарга хаклы бит», – дип уйлады ул. Ләкин күңелен тырнап торган тагын бер сорау аңа һич тынгылык бирмәде: «Саф татарча сөйләшкән Роза нишләп тәре таккан икән?»

Бүлмәгә урнашканда төрле документларга кул куярга туры килде кызларга, шул вакытта Мәдинә үзенең яңа танышының фамилиясен күреп алды. Вак хәрефләр белән язылган булса да, «Захарова» дигәнне укып өлгерде ул.

...Кинотасма кебек әйләнгән җирдән вакыйгалар шул урында тукталып калды, һәм Мәдинә йөрәгендә яшеренеп яткан, инде онытылырга, төзәлергә өлгергән җөйнең сулкылдап куюын сизде. Ашыгып бүлмәсенә килеп кергән һәм кәгазь, карточка тулы өстәленә барып сөялгән Мәдинәнең хәтеренә сеңгән вакыйгалар урыннан кузгалып өлгергән иде инде. Алар кинәт килгән ташу кебек күтәрелде дә зур бер басым белән Мәдинәне үткәнгә алып китте.

...Тар гына бүлмәдә бергә яшәп киткән кызлар арасында кинәт барлыкка килгән якынлык белән бергә ниндидер бер киеренкелек тә бар иде. Бүлмәдә Роза булганда намазлыгын җәйсә, ул тойгы иң югары ноктасына менүен тойды Мәдинә.

Һавада эленеп калган авыр хиснең сәбәбен үзе дә тулысынча аңлап бетерә алмаган кыз беркөнне, ияләшкән гадәт буенча, укудан кайтуга ук бүлмәнең эчке почмагында яшькелт намазлыгын җәйде һәм, башына ак яулыгын бәйләп, намазын башламакчы булды. Ләкин Розаның кискен тавышы аны бүленергә мәҗбүр итте:

– Син намазны чыгып укый аласыңмы? Мондый сәер үтенечкә аптыраган Мәдинә берара аптырап басып торды.

– Ә монда укысам ни була? – дип сорады ул, гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.

Өстәл янында китабына төбәлеп утырган Роза исә кашын җыерып:

– Син намаз укыганда минем тамагыма төер тыгыла! Башка җирдә укы! Бу бүлмәдә түгел! Чыгып кит! – диде боерулы тавыш белән.

Моңа кадәр беркайчан үзенең динен кыерсытуларын күрмәгән-белмәгән Мәдинә көтелмәгән сүзләрдән тәмам югалып калды. Күзләренә бәреп чыккан бөртек-бөртек кайнар яшьләре исә кызның кайнарланып өлгергән яңаклары буйлап берәм‑берәм намазлыкка тәгәрәде...

...Мәдинә хәзер дә хәтерли: икенче көнне ул каушый-каушый тулай торак мөдире янына керде. Букчасын әле бер, әле икенче кулына күчереп, түр тәрәзә янында утырган күзлекле апага ялварулы карашын төбәп, сүз башлады:

– Лилия Ихсановна, мине башка бүлмәгә күчерә алмассызмы?

Башка бүлмәләрдә урыннар юк, һәрберегезнең көен көйләп булмый, дигән сүзләрнең яңгыравыннан курыккан кызның борчуы йөзенә үк чыккан иде, ахры. Тулай торак мөдире, күзлеген салып, каршында басып торган чандыр гәүдәле юаш кына кызга сынаулы караш ташлады.

– Нәрсә бүлешә алмадыгыз? – диде ул, ирен чите белән генә елмаеп.

– Берни дә бүлешмәдек. Дини низаг килеп чыкты.

«Дин» сүзе яңгырауга, мөдирнең йөзе җитдиләнеп китте, ул ашыгып күзлеген кире борынына элде дә, нәрсәдер эзләп, алдында яткан кәгазьләргә чумды.

Кирәкле язуны тапкач, тиз‑тиз нәрсәдер сызгалады да кәгазьне Мәдинәгә сузды.

– Яхшы, бүген кич белән 256 нчы бүлмәгә күченерсең...

Кош тоткан кебек урамга очып чыккан Мәдинәнең өстеннән тау төшкән шикелле булды. Кичәге вакыйгадан соң Роза белән бер бүлмәдә булу гына да инде аның сулышын кыса башлады. Юк, иптәшенең үзләренчә гыйбадәт кылуы, иконага табынуы сәбәп түгел иде моңа. Беренче күргәндә чит хәрәкәтләр бик ят, сәер тоелса да, Мәдинә Розаның шәхси чикләрен җимермәскә, аның динен хөрмәт итәргә үзенә сүз биргән иде. Ләкин дус кызының «намаз кылмаска» дигән шарт куюы, кирәк булса, коридорга чыгып укы, дип дорфа эндәшүе мондый тупаслыкны күрмәгән Мәдинәгә көтелмәгәнчә авыр тәэсир итте. Башка бүлмәгә күчәргә мөмкинлек тугач та, кызның кителеп өлгергән күңеле авыр сызланулардан тиз генә арына алмады.

Бер бинада яшәсәләр дә, төрле төркемнәрдә укыганга күрә, Роза белән Мәдинә соңрак күрешмәделәр дә диярлек. Юллары кисешкән вакытта да сүз ялганмады. Мәдинә үзенең күңелендә тамыр җәйгән үпкә катыш нәфрәттән арына алмаса, Роза исә юллар аерылганга шактый битараф күренде...

Укуны тәмамлаганнан соң алар бер мәртәбә дә күрешмәделәр, һәм ул вакыйга, күңелне тырнап торуыннан туктап, күптән инде онытылып өлгергән иде. Шулай тоелган гына икән...

...Мәдинә урындыгына барып утырды һәм, өстәлдәге графиннан агызып, берничә йотым су капты. «Нәфрәт утын су белән генә сүндереп булмый шул», – дип уйлады ул, тынычлана алмыйча. Шулвакыт ишектән хезмәттәше Газизә күренде һәм өстәлгә медкарта китереп куйды. Ашыгып килеп кергән шәфкать туташы шундый ук кызулыкта чыгып та китмәкче иде, ләкин Мәдинәнең калтыранган кулларын, агарып калган йөзен күреп, ул кинәт туктап калды.

– Мәдинә Илшатовна? Барысы да яхшымы?

– Әйе, Газизә, яхшы. Рәхмәт! Син миңа җиденче палатадагы Роза Захарованың медкартасын алып керерсең әле, яме, – дип эндәште табибә, үзен кулга алырга тырышып.

– Роза? Шуны керттем сезгә. Ләкин аның фамилиясе Миңнебаева, – диде шәфкать туташы, өстәлдә яткан картага ымлап, – авыр очрак, ахрысы. Үпкәсендә яман шеш. Мәскәүдә дә дәвалану узган булган.

Мәдинәнең өстенә салкын су койган кебек булды. Авыр очрак дигәннәре чынлап та расланды. Күңелдә авыр йөк булып йөргән үпкә һәм рәнҗү хисе әллә шулай барып ирешкәнме, дип тә шомланып куйды Мәдинә. Ләкин табибны иң кызыксындырганы башка иде. Кайчандыр намазлыктан чирканган кеше ничек әле яулык ябарга булды икән? Ничек ул дин юлына килгән? Нәрсә этәргән?

Яңа гына булган очрашудан соң әлеге сорауларга җавап алу икеле икәнлеге билгеле иде. Ләкин киләсе вакыйга барлык серләрнең чишелеше булды.

...Төнге кизү тору чираты Мәдинәгә җитте. Ул гадәттәгечә авыруларны кич белән тагын бер кат тикшереп чыкканнан соң, үзенең бүлмәсенә юнәлде. Ахшам намазын укып алыйм дип, халат төймәсенә үрелгән генә иде – ут капкандай Газизә йөгереп керде:

– Мәдинә Илшатовна! Җиденче палатадан Миңнебаеваның хәле начарланды, – дип, эшне тиз генә аңлатып бирде. Табибә палатага килеп кергәндә, авыру хатын, сулышы кысылып, ятагында бәргәләнә, идәнгә кадәр шуып төшкән яулыгы астыннан исә ак бәс кунарга өлгергән чәчләре күренеп тора иде.

– Кислород маскасы!

Мәдинәнең катгый, ләкин тыныч тавышын ишетеп, Газизә дә үзен кулга алды. Кирәкле уколлар кадап, дарулар биргәч, авыру, тынычланып, тирән йокыга талды.

Өченче стадия. Розаның медкартасында шундый сүзләр язылган иде. Өметләнергә урын бармы?

Төнге вакыйгадан соң Мәдинә, үткәннәргә кабат кайтып, лампа яктысы астында медкартаны бик озак актарды. Язмыш, диген... Бер биеккә күтәрә, бер түбәнгә ташлый. Кешеләрне таныштырып аера да, соңрак кабат очраштыра.

Күңелдә булган рәнҗешнең сабагы йолкып ташланса да, тамыры тирәндә барыбер калган иде. Мәдинә ул хистән арына алмаган икән. Барлык үпкәләрдән котылырга, гафу итәргә вакыт җиткәндер, бәлки? Язмыш юкка гына очраштырмагандыр...

Мәдинәнең уйлары, эзлеклелекне югалтып, әле бер, әле икенче очка барып бәргәләнде. «Роза өчен дә бу вакыйга, бу хаста чистарыну өчен бирелгәндер. Аллаһка без сынаулар аша якынаябыз бит», – дип уйлады ул.

Иртәнге тикшерү вакытында Мәдинә, дулкынланып һәм борчылып, җиденче палатаның ишеген ачты. Эчкә үтәм дигәндә генә ул тукталып, төртелеп калды. Тәрәзә аша үтеп кергән иртәнге кояш нурларына коенып, Роза намазлык өстендә тәсбих тартып утыра иде. Мондый манзарага бер гаҗәпләнеп, бер сокланып карап торган Мәдинә кинәт кенә исенә килде һәм, комачаулаудан куркып, ишеккә ашыкты. Коридордагы зур тәрәзә янына килгәч, урамга төбәлде һәм кабат уйларына чумды.

«Без хаталанырга хаклы бит. Барыбыз да. Иң мөһиме – тәүбәгә килү». Күңелендә кайчандыр тамыр җәйгән бозлы үпкәнең әкрен генә эри баруын тойган Мәдинә тәрәзә төбенә сөялде. Ул үпкә әкрен‑әкрен эри биреп, табибәнең күзләреннән яшь булып бәреп чыкты. Яңагы буйлап тәгәрәгән яшь бөртекләрен кул арты белән генә сөртеп алганда, ул янына килеп баскан Розаны шәйләде.

– Кичә миңа сез бик ярдәм иткәнсез икән. Рәхмәт сезгә, – тыныч, тигез тавыш белән әйтелгән сүзләрне ишеткәннән соң, Мәдинә авыруга таба борылды.

– Үзегезне ничек хис итәсез хәзер?

– Яхшы. Күкрәк турысында гына кысан. Таш тутырып куйган шикелле.

Мәдинә Розага карады һәм сак кына сорарга җөрьәт итте:

– Сез мине таныйсыз микән, Роза ханым? Без кайчандыр бер уку йортында белем алган идек.

Роза күзләрен кинәт түбән төшерде һәм тәрәзәгә таба борылып басты.

– Хәтерлим, Мәдинә. Кайчандыр үзем әйткән сүзләр соңыннан артымнан калмый мине эзәрлекләп йөрде. Йөри... Кичә дә бик дорфа кыландым. Яшь чакта әйтелгән сүзләр өчен, кичер мине.

Мәдинә эндәшмәде. Ни гаҗәп, күңелдә йөрткән салкын боз мизгел эчендә эреп бетәргә өлгергән, диярсең. Шулай да ул сорарга булды:

– Ә намазлык? Намазлыкка ничек бастың соң?

Җавап биргәнче, Роза башта тирән сулыш алды. Җиңелчә калтыранган куллары белән тәрәзә төбенә таянды да карашын урамга төбәде.

– Бу дөнья без теләгәнчә, без уйлаганча гына бармый икән ул... Улым тугач та кинәт авырып китте. Белмим, ни сәбәп булгандыр. Йөрмәгән-күрмәгән табиб калмады. Улым белән үзем дә сулдым. Улыбыз өчен бер көйсә, минем өчен тагын бер утта янган ирем дәвалау юлларын эзләп талпынды. Медицина ярдәм итә алмагач, имче карчыкларга барып карадык. Мари урманнары эчендә яшәп ятучы бер әбигә килгәч, күз салды да бер генә җөмлә әйтте. «Җир өстендә дәва таба алмассыз. Күк катыннан эзлә ярдәмне», – диде ул. Син хәзер аптырарсың, бәлки. Мин чиркәүгә барырга тиеш идем, әйе. Ләкин намазлыкка тезләнгән иремне күргәч, йөрәгемнең сулкылдап, әрнеп куюын сиздем. Кайчандыр сине бүлмәдән куып чыгаруым искә төште... Шуның өчен Ходай җәзалыймы дип тә уйладым. Һәм мин намазга бастым. Аллаһ Тәгаләнең могҗизасы – күп тә узмады, улым тернәкләнеп китте. Үземнең хәлем хәзер бик шәптән түгел икәнен беләм. Бәлки, өметләнергә урын да юктыр. Медкартамны карап, энәсеннән җебенә кадәр тикшергәнсеңдер. Үзең дә аңлыйсың моны. Ә мин өметләнәм! Аллаһтан ярдәм сорыйм. Табибларның хезмәтен очсызландырасым килми, ләкин бар сырхаудан азат итүче бер Ул икәненә ышанам.

Мәдинәнең күзенә кабат яшь тулды, һәм ул, бу очракта нидер әйтүнең артык булуын тоеп, тәрәзә аша урамга төбәлде. Ә анда, соңарган кышның тансык кояш нурларында иркәләнеп, мамык кар ява иде...

Фото: автордан алынды, pxhere.com
Рәссам Р. Нурмөхәммәтов картинасының репродукциясе

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: