Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Утырып уйлар уйладым... (парчалар)

Утырып уйлар уйладым... (парчалар)

«Татарстан» журналы үз битләрендә яшь прозаикларның кечкенә күләмдәге әсәрләрен бастыра башлады. Без бу авторларның исемнәрен бик ишетеп-белеп бетермәскә дә мөмкин. Бу – табигый. Араларында әле вакытлы матбугат битләрендә тәүге басылучылары да булачак. Димәк, үзенә күрә сынау, укучы алдында җавап тоту дигән сүз. Бу кызлар белән егетләрнең заманыбызга, бүгенге көн вакыйгаларына, вазгыятенә үз карашлары, мөнәсәбәтләре бар. Үтә җитди, кискен иҗтимагый темаларга да мөрәҗәгать итә алар, мәңгелек сорауларга да җавап эзли, нечкә хиссияткә бирелеп, парча, нәсер кебек жанрларда да үзләрен сынап карый, юмористик рухта да иҗат итәргә омтылыш ясый. Нинди ул бүгенге яшьләр прозасы? Кемнәрне дәвам итә алар, йә булмаса, нинди яңалык алып киләләр татар әдәбиятына? Әйдәгез, укып карыйк.

21 ноября 2023

Рузалия Шакирова

Автор турында белешмә:

Рузалия Шакирова 1994 елның 29 июнендә Әгерҗе районы Салагыш авылында туган. Беренче шигырен җиде яшендә язган. КФУның Алабуга филиалында инглиз теле укытучысы белгечлеге алганнан соң, хосусый укытучы булып эшли, балаларны, өлкән яшьтәгеләрне инглиз теленә өйрәтә. Хәзер Казанда яши. Татар театрына, кинога (бигрәк тә Дэвид Линч, Кристофер Нолан, Ричард Келли фильмнарына), ретро-эстетикага, авыл тормышына, биюгә гашыйк кыз. Ниндидер абстракт нәрсәләрдән логик фикерләр булдырырга, мәгънә эзләргә ярата.

ДИСБЕ

Кайвакытта син ниндидер сүз ишетергә тилмереп йөрисең. Син ул сүзне онытасың һәм югалтасың. Бушлык хасил була. Атама бирә алмыйсың эчеңдә булган әйберләргә. Тотыныр әйбер калмый. Ә аннары аны кемдер сиңа әйтә, син аны кайдадыр укыйсың, язганда исеңә төшерәсең. Һәм синең пазлың тулылана. Синдә көч арта. Син бүлешә алу мөмкинлеген тоясың. Сулышың тирәнәя.

Бә-рә-кәт.

Су-лыш.

Я-ра-ту.

Ку-рык-мау.

Кө-лү.

Ях-шы-лык.

Ка-раш.

Син гадиләнәсең. Бер күзәнәкле булып каласың. Әмма бу гадилектән син бик күп нәрсә аласың.

Дус-лык.

Я-шәү.

Шат-лык.

Ты-ныч-лык.

Син сорыйсың. Син бу көннән нәрсә теләсәң, шуны сорыйсың. Дога кыласың.

Эч-кер-сез-лек.

Е-лау.

Син яратуны кичерер өчен нинди зур көч кирәк булуын аңлыйсың. Нәфрәтләнү, качу, нык булып күренергә тырышу аның янында бик кечкенә.

Ба-ры-бер.

Мәң-ге-гә.

Эз-лә-нү.

Ко-чак-лау.

Наз.

Рәх-мәт.

Ха-кый-кать.

Син тагын барлыйсың рәхәтләнеп сүзләрне. Дисбе тарткан кебек. Алар синең намазың бүгенгә. Алар синең «җебең»не табарга булыша. Гыйшык җебен. Чөнки син күптән беләсең: гашыйк булмыйча, яратмыйча тудыра да, туа да алмыйсың син.

Ә-ле-гә.

Ки-лә-чәк.

Бил-ге-сез.

Әм-ма.

Һич-шик-сез.

Хә-ер-ле...

БӘРӘКӘТ

Икенче атна инде борын ис сизми. Минем борын ул борын гына түгел, ә минем ярты йөземне диярлек алып тора торган характерлы үзенчәлек. Аерым бер шәхес, хе-хе. Ул миннән алдан сизә, хәтта миннән аерым яши һәм уйлый да кайвакыт. Шуңа күрә зарымның масштабы да шундый ук зур.

Белмим, нәрсә сәбәп булгандыр: чирме, рецепторларым янып чыктымы шунда, үтә эмоциональ чорны кичергәндә... Йә икесе дәме... Хет нәрсә иснә – борын анестезия астында. Исле майлар, мин яраткан әфлисун исе, үләнле чәй исе, аш исе, миңа шушы шыксыз февральне үтеп‑яшәп чыгарга дип бүләк ителгән чәчәкләр исе... – берсе дә юк. Ашаган ашавымның тәме юк, мием туйганны-туймаганны аңламый. Нәрсә белән чагыштырыйм инде... Дөнья төссезләнгән кебек. Тәмсезләнгән кебек. Ниндидер сүз тел очында йөри... Ә!.. Бәрәкәт юк. Бә-рә-кәт.

Бәрәкәт ул эшләгән эшеңнән тәм табу, тәмле телле була белү, кирәкле сүзне әйтеп, кирәкмәгәнен уйлап кына кую, үз-үзеңнән канәгать булу, өлгерү, җыю эффектын «тоту», агым халәтендә булу, аздан да күпне тоя белү, минемчә. Менә мин югалттым шул бәрәкәтне. Югалды да куйды исләр белән бергә. «Юк, сизәсем килми берни дә», – ди киребеткән борын. Ярларымнан чыктым бераз. Йә киптемме... Киресенчә, таба алмыйм үз ритмымны. Кызык...

Июль уртасында гына була торган тымызык тынчу кичтә басу уртасында басып торырга иде хәзер. Көне буе кызып, әлсерәп, салкынча кичтә хәл ала торган яшеллекнең сытылып чыккан дымлы исен тыңларга иде Кама ягыннан искән ябышкак җил астында... Июль исен тыңлап. Кич исен, дөнья шавын туктаткан тургай җырының исен тыңлап. Синең куеныңда гына яңгыраган, синең артерияләрең буенча гына аккан исне тоеп, бер суларга иде тирән итеп. Бәлки, бәрәкәт кире кайтыр иде шунда миңа. Ә әлегә...

Каршымда – төче чәй. Тәрәз артымда иссез, үле кар ява.

БАШМАКЛАР ҺӘМ КЕШЕЛӘР

Ул зур, аяк киеме белән шыплап тулган кибеткә керде. Күзләр камаша, баш әйләнә хәтта, алмас җиреңнән алырсың бу матуркайларны. Ул бу чаклы зур ассортименттан башта бераз югалып та калды: нинди аяк киеме теләгәнен ул үзе дә төгәл белми иде шул. Якынча, бәлки...

Беренчеләрен ул кергәч үк диярлек күреп алды. Игътибар итмәслек тә түгел: әллә кайдан ук елтыр‑елтыр килеп, үзләренә җәлеп итеп торалар. Ул шулай тиз үз «парын» табуына ышанып та җитмәде (әле башкаларны күреп тә өлгермәде ич!), ләкин аяклары аны ирексездән елтырларга таба алып бара иде инде.

Ни кызганыч, соңрак, бу ерактан кукраеп, масаеп ук диярлек торган ботинкаларның бөтенләй карар җире юк икәнен ачыклады ул: бөтенләй юньсез булып чыктылар, хакы да үтә түбән иде аларның. Киштәдә үк алар инде таушалган, арыган булып күренделәр аңа. Ялтыраулары да күңелне күтәрерлек түгел, киресенчә, гарьсез кебек тоелды.

«Артык кычкырып тормый торганнарны эзләргә кирәк», – дип уйлады ул. Тапты да. Матур, тыйнак, ак кроссовкалар. Ныклык, тынычлык исе килеп тора үзләреннән. Тик нишләтәсең, кигәч, аңа бер адым да атларга ирек бирмәде алар: бармаклар кысылды, адымнар чалышланды. Үз аякларында ышанычсызлык сизде ул. Юк, ныклык кына җитми, аның янына сыгылмалылык та кирәк икән.

О! Менә болары икенче эш: җиңел, зәвыклы – аяк боларда биеп кенә тора. Ул шушыларны алырга карар кылды, инде туры килә торган парны эзли‑эзли ялыга да башлаган иде. Ләкин бер мизгелдән аруы да, бу парны алу теләге дә юкка чыкты: бу гадиләрнең хакы бер дә гади түгел иде. Аның бу хәтле акчага аяк киеме алу түгел, баштанаяк киенгәне дә юк. Ул күзләрен йомды, моңсу елмайды һәм алга таба эзләнүен дәвам итте.

Аннары бик матурларын тапты. Бик уңайлыларын да. Киеп карады – кимчелексез. Тик нидер җитми иде барыбер. Нәрсә икәнен ул үзе дә аңлап җитмәде. Бәлки, кая киям инде мин боларны, дигән уй тынычлык бирмәгәндер. «Ну, әни! – дип уйлап куйды ул эченнән генә. – Кечкенәдән кием алганда «и в мир, и в пир» дип алырга өйрәттең дә... Менә йөрим хәзер...»

Ә бәлки миңа бөтен шартларга да туры килерлек аяк киеме эзләргә кирәкмидер? Кем идеаль пар бар дип әйтте соң әле? Берсе булсын көн дә кияр өчен, берсе – ял көннәрендә йөреп кайтырга, өченчеләре, тугры дус кебек, ерак юлга чыгып китәргә дә яраклы, дүртенчеләре, ныклы беләккә тотынып кына, сак кына, ашыкмыйча гына, кичке шәһәр буенча атлар өчен...

Кинәт аның карашы касса янындагы матур тышлы язу китапчыгына төште. Кибеттәге бөтен парлар турында онытып, ул сатучы янына таба китте. Китапчыкны һәм аның янына каләм алды һәм үзенең яраткан кедаларында чыгуга таба юл тотты. Аңа шушы зур кибет эчендә үзе ошаткан бер парны да таба алмавы турында язарга кирәк иде.

ЯМЕ?

Исәнме, әни! Ничек хәлләрең? Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым! Укып бетергән китабымны алып кайттым. Әйе, мин сиңа аның турында сөйләгән идем. Син дә укырсың, сиңа ошаячак, анысында шикләнмәсәң дә була. Ул көчле хатын турында. Чибәр хатын турында. Авыр язмышлы хатын турында. Нәкъ синең кебек, әни. Укы, яме?

Мин сиңа тагын чәй алып кайттым. Аны ничек яратканыңны беләм, гәрчә миңа әйтмәсәң дә. Тик аны безнең авылда сатмыйлар. Кичләрен утырып эчәрсең, яме?

Тагын сиңа фотосурәтләр алып кайттым. Монысы – җәйгеләре, болары – Яңа елдан калганнары. Көн саен диярлек телефоннан жибәреп торсам да, фотоларның менә шундый кулга алырлыклары кадерлерәк нигәдер. Монда без бергә. Сагынганда карарсың, яме?

Әни, мин сиңа тагын яңалыклар алып кайттым. Алга таба планнарымны алып кайттым, борчулар да иярде бергә. Минем белән иртәнгә кадәр сөйләшеп, уйларымны агартырсың әле, яме?

Мин сиңа безнең арада искән җилләрне тындырырга дип кайттым. Арабызга ява биргән карларны көрәргә, үзәгеңә үткән тынычлыкны бозарга дип кайттым. Әни, карале, бөтен тормышымны алып кайттым сиңа. Чәй куй. Утыр әле өстәл артына. Ерак араларны юк дип уйлыйк әле, яме?

Чын әйтәм. Менә көн дә бәйрәм, көн дә туй бит синдә, уйлап карасаң. Дөнья, син яхшы бит. Мин синдә саклаучы табам, мин синдә дус күрәм, мин сиңа йокы алдыннан рәхмәт әйтәм, иртә белән сине сәламлим. Дөньям минем! Синдә күпме моң, күпме җыр, күпме чәчәк, күпме елмаю, хыялыйлык, исәрлек, урынсыз көлү, юкка гына да сөенү. Синнән «эх» дигәнче җәннәт ясап булыр иде...

Дөнья, син шундый хикмәтле бит. Үпкәләсәң, тагын да ныграк мыскыллыйсың, авыз ерып йөрсәң, баштан сыйпыйсың, өсте-өстенә сөендерәсең. Син иң шәп укытучы да бит. Сүзсез генә аңлатасың син барысын да. Вакыт ярдәмендә, югалтулар хисабына аңлатасың, аңласаң аңлыйсың синең дәресләреңне, аңламасаң – юк. Йә баштан ук аңлавың, аңламасаң, бөтенләй баш ватмавың хәерле.

Дөнья, син иң җылы, рәхәт өй бит. Менә син. Ә менә мин – синең кунагың, берни дә аңлый алмыйча, басып торам. Нәрсәгә килдем мин кунакка? Кемгә килдем? Ни кирәгем калган монда? Ә син миңа күз кысасың, мыек астыңнан гына елмаясың. Җавап бирмисең. Ә миңа җавап кирәкми дә. Мин кунак ич! Кунак кеше рәхәтләнеп, хуҗа әзерләгән сый-хөрмәтләрдән авыз итеп, җырын сузып, рәхмәт укып, тик утырырга тиештер инде ул!

УКЫРГА «ӨЙРӘНҮ» ТУРЫНДА

Мин бик тыныч мохиттә үстем. Артык тынычтыр да, бәлки. Әни гел мәктәптә, эштә иде, өйдә – күбесенчә бабай, әби йә ишегалдында нидер мыштыр-мыштыр эшли, йә өйдә ашарга пешерү, йон җегерләү, идән‑сәке юу ише нәрсәләр белән мәшгуль. Әбине хәтерләмим дә диярлек. Ул ниндидер мине яклардай тыл, җылы тойгы булып кына истә калган. Утырып торганын да хәтерләмим мин аның: гел эштә, тынгысыз бал корты кебек. Бабай бик кырыс, коры, күп сөйләшергә яратмый торган кеше иде. Мин читтән генә аның тартылып беткән фильтрсыз «Прима»ларыннан калган чүптән яңа тәмәке ясаганын, әллә ничә детальдән торган кырынгычын ашыкмыйча гына җыюын, пумаланы кап-кайнар суда чылатып, аннан сабынга ышкып күбекләтүен, сак кына сакалын кыруын карап тора идем. Әмма ничек кенә җайлап кырынмасын, бабайның битләрендә кечкенә яралар була иде, һәм ул аларны шундый ук кечкенә һәм юка гәҗит кисәкләре белән каплап куя иде. Сөйләшү юк инде бабай белән, бик теләсәм дә. Әмма күзәтүе кызык. Хәзер дә аны бик сагынам, хәзер булса, сөйләшер идем рәхәтләнеп аның белән, дип уйлыйм.
 

Картлар белән сөйләшергә кирәк, сөйләшә белергә кирәк. Балалар белән дә шул ук хәл. Икесенең дә телләре сүтелсә, бик үтемле, бәрәкәтле сөйләшү килеп чыга. Гүя син үткән һәм киләчәк белән сөйләшәсең. Мин бик тә безне калдырып киткән якын картларымны сагынам: үз әбием Вәсимәне, күрше әбием Мәрьямне, Мөхтәр бабамны, үги әтием йортында торганда безнең күрше булган Вәгыйзь бабайны. Бирәсе сорауларны, әйтәсе җылы сүзләрне әйтеп калдырырга иде яраткан кешеләребезгә. Алар исән чакта. Без исән чакта да.

Миңа бер дүрт яшьләр булгандыр. Бабай белән тынлыкны уртаклашып утырган җәйге көннәрнең берсе. Телевизор карап туеп, мин яраткан шөгылемә – кырыс кешене күзәтүгә керештем: гәҗит укып утыра. Бераздан морҗа янына тартырга китте. Бабай гел өйдә тарта иде, җәй дими, кыш дими. Мин сак кына аның караваты янына килеп утырдым, йорттагы бердәнбер кешене күз уңыннан югалтмас өчен. Янымда – яңа гына укылган гәҗит. Сәкедә утырганда башка кызык табып булмас инде, нинди кызык нәрсәләр бар икән шушы кыштырдавык юка битләрдә, дип, мин гәҗитне кулыма алдым. Бабай тәккә генә сәгатьләр буе текәлеп утырмый бит инде аңа! Барыбер күңелсез, барыбер эшләр эш, сөйләшер кеше юк, ник укымаска? Каян хәрефләрне белгәнемне, ничек шулай җиңел, әллә кайчан өйрәнгән кебек укып китүемне хәзер дә аңлата алмыйм. Күрәсең, кызык эзләү, аралашу җитмәү шултиклем көчле булган. Бераз эчемнән генә укыганнан соң, тәмәке көйрәтеп утырган бабайга мәзәк укыганым истә.

Менә шулай «от скуки» укый башладым мин. Шунысы кызык: хәзер дә күп нәрсәне шул принцип буенча эшлим. Ямансулыктан качу, ялкаулыгымны җиңеп, нәрсәдер эшләр өчен иң зур этәргеч булып тора. 

Фото: автордан алынды, pxhere.com

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: