«МИН АҢА «ЮК» ДИП ӘЙТӘ АЛМЫЙМ...»
Кайбер китаплар белән язучыларны, «боларны укымый калырга ярамый» дигән исемлеккә кертеп, киң җәмәгатьчелек урыннарында табличкалар элеп чыгарга кирәк. Чөнки аларның әсәрләре аша без тормышны тагын да ныграк кадерләргә, кешеләрне кичерергә һәм яратырга өйрәнәбез. Бу яратудан һәм кичерүдән башка Җир йөзендә берни дә булмас, корымланган калалар вә чүлләр генә торып калыр иде. Җир харап булмасын, ә чәчәк атсын, яшәсен өчен, безнең күңелләрне сугара алган искиткеч бер авторның иҗаты белән уртаклашасы килә бу юлы...
«ТОРМЫШ МИНЕ БЕР НӘРСӘГӘ ТӨГӘЛ ӨЙРӘТТЕ: ИГЕ‑ЧИГЕ БУЛМА‑ ГАН ЯВЫЗЛЫК БАР УЛ ДӨНЬЯДА, ӘММА АНЫҢ БЕЛӘН БЕРГӘ, КУЛ‑ ГА‑КУЛ ТОТЫНЫШЫП, НАЗ ДА АТЛЫЙ... ҺӘМ СИН, ШУЛ НАЗГА СЫЕНЫП, ЯШИ АЛМАСТАЙ ЧАКТА ДА ЯШИСЕҢ».
Жан-Батист Андреа
►Жан-Батист Андреа – француз язучысы, сценаристы һәм режиссёры. 1971 елда Сен-Жермен-ан-Ле җирлегендә туа, балачак һәм үсмер елларын Канны шәһәрендә уздыра. Нәкъ менә Канныда беренче кино төшерү тәҗрибәләренә керешә – кыска метрда үзен сынап карый. Аннан Парижга юнәлә һәм югары белем ала: Парижның Сәяси тикшеренүләр институты белән Югары коммерция мәктәбен тәмамлый, политология һәм экономика буенча белгеч булып ирешә.
2003–2013 елларда режиссёр сыйфатында 3 кыска метрлы фильм чыгара – «Тупик» (2003), «Полный облом» (2006), «Братство слез» (2013). Дебют романы – «Моя королева» 2017 елда басыла һәм бер-бер артлы 12 әдәби бүләккә ия була. «Сто миллионов лет и один день» романын шулай ук бик җылы кабул итәләр. 2023 елда «Поляндрия» нәшрияты рус укучысына язучының өченче әсәрен – «Дьяволы и святые» китабын бүләк итте.
2023 елда Жан-Батист Андреа атаклы Гонкур премиясенә лаек дип табылды.
Жан-Батист Андреа исеме азмы‑күпме рус укучысына моңарчы ук билгеле булса да, статистикага караганда, Гонкур премиясеннән соң аның рус телендәге укучылары саны күзгә күренеп арткан. Андреа романнарына һәрчак үзенә бертөрле җемелдәвек серле нурлар белән өретелгән сагыш, моңсу тыенкылык, затлы эстетика белән поэтик тирәнлек хас. «Дьяволы и святые» бу җәһәттән аеруча игътибарга лаек. Биредә язучы сюжетны да гаҗәеп нечкәлек, бер үк вакытта гадилек һәм тирәнлек белән кора, текст тыгыз булуга карамастан, укучыга фантазиясе өчен һава да калдыра. Китапны инде аннотациясенә күз төшерүгә үк сатып аласы килә. Ул шунда ук йөрәкне алгысыта, ымсындыра.
Джо – вокзал белән аэропортларда виртуозларча Бетховенны уйный торган карт. Һәр көнне, ниндидер күзгә күренмәс көч тартып китергәндәй, битараф сәфәр кылучылар, үтеп‑сүтеп йөрүчеләр төркеме арасында уйнавын дәвам итә ул. Әйтерсең, кемнедер көтә.
Тик кемне?
Нигә аның уены газап һәм наз тулы?
Ярты гасыр элек ни булган язмышында? Нигә ул һаман да уйнаудан туктый алмый?
Балачагыңны гаделсезлек белән шәфкатьсезлеккә күмеп, тәмугка әйләндереп мәсхәрәләүчеләрне ничек кичереп була?
Һәм шуннан соң да ничек – ышанырга, өмет сакларга, яратырга?
Бу китап җимерелгән язмышлар һәм тапталган балачак, дөньяның катлы‑катлы сүрүләре, югалту һәм гафу итү, музыка, әрнү белән газап аша туган иҗат көче турында.
Без аның белән нәкъ менә дөнья аэропортларының берсендә – музыкаль инструмент артында очрашабыз. Монда берәү дә аның уенын көтми һәм әллә ни теләми дә шикелле. Әмма ул уйный. Ул инде 50 ел буе менә шулай уйный – гадәттә, Лион вокзалында, Орли, Руассида.
Әсәр башында без Андреа каһарманының күз алдыннан меңәрләп узган кешеләрдән берәү – таныш түгел ханым белән эчке монологын тыңлыйбыз. Имештер, бу ханым аңардан сорый: «Мондый талант белән сез нигә зур вә мәртәбәле концерт залларында уйнамыйсыз?» Тик картлач Джо көлә генә: «Минме уйнамыйм? Бөтен дөнья – олы бер концерт залы түгелмени?!» «Әмма сез даһи башкаручы була алыр идегез...» – дип фаразлый ханым. «Юк, – ди Джо герое җавапка, – миңа акчалар да кирәк түгел, сезнең игътибарыгыз да...». Ул хәтта үзенең ничек картайганын да абайламый калуын искәртә... Без бу геройның тормышын белми кала алмавыбызны әнә шул әсәрнең беренче битеннән үк тоябыз.
Бар да мин авыргач башланды.
Бу инде терелә торган авыру түгел иде. Тик шикләнмәгез – йогышлы түгел бу авыру. Ул мине 1969 елның маенда аяктан екты.
Һәм минем монда бер гаебем дә юк иде. Аның белән чирләгән һәркем сезгә шулай әйтер.
Бу авыруның исемен медицина энциклопедияләреннән дә эзләп табып булмый.
Ә кызганыч.
1969 елның маенда 16 яшьлек япь‑яшь егет әти-әнисен, кечкенә сеңлесен, ягъни бөтен гаиләсен бер көндә югалта – алар самолетта очканда катастрофага эләгеп һәлак була. Үсмерне Пиреней таулары арасында, атаклы Лурдтан ерак түгел генә урнашкан «На гра‑ нице» дип аталган дини интернатка илтеп тапшыралар. Әнә шул көннән Джоның бала‑ чагы чәлпәрәмә килә.
Имин һәм мул киләчәге, әтисе бизнесына варис булып калачагы инде язылып куел‑ ган һәм моңарчы бер кайгысы да булмаган бу нечкә тоемлаучы яшь егетнең мондый шартларга җиңел генә ияләшә алмаяча‑ гы аңлашыла, билгеле. Башка бернинди дә уен-көлке, шаярулар, музыка дәресләре, укытучысы Ротенберг белән әңгәмәләр, «Роллинг Стоунз» пластинкалары... Әмма монысы әле иң куркынычы түгел, иң куркы‑ нычы – интернатны куркудан дер селкетеп һәм үзенә табындырып торган аббат Арман Сенак белән аның кансыз күзәтүчесе Лягух. Биредә балаларны һәм үсмерләрне кыйнап, җәзалап кына калмыйлар, ә психологик җәфаларга да дучар итәләр. Иң яман җәза – «Онытылу» дип аталган җир асты карцеры. Анда эләккән һәм атналар, айлар буе дөм караңгыда утырып чыккан бала инде элек‑ кеге булып кайтмый, ә кайберләре кешелек сыйфатларын бөтенләй югалта. Аббат Сенак аерым сайлап алынган буйсынмаучылар белән якынайту-ерагайту, җәфалау уенна‑ рын зур осталык һәм нечкәлек белән башка‑ рырга ярата...
Биш яшьтән алып унҗиде яшькә кадәрге 43 бала. Һәрберсенең – үз фаҗигасе. Менә алжирлы Момо, ул кулыннан йомшак уен‑ чыгын – ишәген ычкындырмый, шуның белән ашый да, йоклый да, хәтта бәдрәфкә дә йөри. Бәлки, аңарда аутизм чаткылары да бардыр, анысын автор артык тәгаенләп тормый, булса да, биредә бу хакта әллә ни уйланмаслар иде. Интернатка Джо белән бер көнне бер машинада китереп ташланган Момо, мөлдерәмә күзләрен тутырып ка‑ рап, бер сүз дә эндәшмичә шулай яши бирә. Джо аның турында: «Ул минем күз яшьлә‑ ремә әверелде, ә мин – аның тавышына...» – ди. Чөнки интернатта күз яшен күрсәтергә берәү дә ашыкмый, ә менә «дивана» Момо һәммәсе өчен дә үртәлеп-үрсәләнеп елый ала... Тугыз яшьлек Безродный кушаматлы малай – аның иң төп хыялы Мэри Поппинс турындагы тарихның азагын белү. Әнисе чираттагы бер ир‑ат белән яшәгәндә, оч‑ раклы гына кинотеатрга барып эләккән һәм бәхетеннән җиде кат күккә ашардай булган бу сабый төп хәсрәте турында сөйлә‑ ми. Гәрчә, төп травмасы – нәкъ әнә шул кино сеансында килеп чыккан, аны ятим иткән фаҗига булса да... Юк, ул ниндидер могҗиза булып, шул киноның азагын карап бетерергә омтыла, аны караса, бар да җай‑ ланасына ышана. Сенегал малае Эдисон – биредә җыелган дуслар өчен радио ясап биргән «даһи». Аны көн дә мыскыл итәләр, түбәнсетәләр, тик Эдисон түзә, ул үз сәгате килеренә өметләнеп яши. Йә тагын берсе – Синатра. Аның кушаматы өлкәнрәк малай‑ лар өчен – чын табыш, атаклы җырчы исе‑ мен йөрткән бу «килмешәк»не нинди генә җәзалар аша уздырмыйлар. Әмма Синатра үзенең чыннан да Фрэнкның улы булуына, аны кайчан да булса ак лимузинда (ярый, кара булса, тагын да шәбрәк, керләнми!) әтисе килеп алырына чын йөрәктән ышанып яши. Әтисенә бары тик тиешле анализлар гына ясатырга кирәк, аны шул гына тоткар‑ лый...
Әти-әниләреннән, гаиләдән мәхрүм калу газабын уйларга аларның вакыты да, мөм‑ кинлеге дә юк – биредә, интернатта, алар һәр мизгел уяу булырга тиеш. Югыйсә, вак кына нәрсәнең дә кыйналу, җәфалау һәм мыскыл итүгә әверелүе бик ихтимал. Әмма, хәлләре ничек кенә аяныч булмасын, балалар барыбер балалар булып кала. Кеч‑ кенә генә куаныч бөртеген дә көтеп ала.
Тора-бара Джо биредә яшәүче берничә малай белән дуслашып китә, алар качып очрашу урыны табалар, «Дозор» дигән яшерен оешма оештыралар, үз куллары белән ясаган радиодан тапшырулар тыңлап юаналар, качу турында уйлыйлар, әмма качарга көчләре дә, рухлары да җитмәвен бик яхшы аңлыйлар. Интернатны 3 елга бер яр буеннан килгән циклон каплаган төндә, түбә читенә чыгып басып, бергәләп бөтен әрнүләрен һәм үзләрен тилмертүчеләргә карата булган ачуларын, каргышларын җилгә кычкыралар.
Миңа шундый төш керде: имештер, монда бөтенесе дә йоп-йомшакка әверелгән. Диварлар, баскычлар... Аларга килеп төртеләсең дә ниндидер сәер, йомшак, җылы кочакка эләгәсең. Монастырьны төзүчеләргә шундыйны төзергә әйтәсем килә минем.
Әмма, Джо, диярсез, акылыңа кил. Синең ул йомшак монастырең, бер давылга да чыдамыйча, шунда ук җимерелеп төшәр иде. Ә аның урынында бары, йөзьяшәр тамырларын җиргә җибәреп, урман гына калкыр. Әйе, тып‑тыныч урман гына утырыр.
Мин аның шулай булуын теләр идем.
Китапның буеннан-буена сузылган тагын бер линия бар: моңа кадәр булган барлык тәрбияләнүчеләр арасыннан качкан бердәнбер малай – Данни мифы. Бу хакта Джо биредәге «Дозор» дигән яшерен оешма әгъзасы булып алгач белә. Әмма Данни турындагы миф миф кына булып калса, аларның барысы өчен дә җиңелрәк буласы икән... Язучы укучыны да, үзен дә аямый – ул безгә чынбарлыкның асылда нинди була алганын аермачык күрсәтә.
Жан-Батист Андреа образларны гаҗәеп нечкә детальләрдән берәмтекләп җыя, сюжет линияләрен таслап үрә, төенли. Аның белән бергә китап буена сулышың кысылып, тамагыңа төер утырып, Сенак яки Лягух адымнарын ишеткәндәй, куркынып-сискәнеп, сыкраган сайгаклардан шомланып, тулы бер язмышлар галереясын кичәсең. Иң зур интрига интернатка учредительләрнең берсе үсмер кызы Розаны алып килгәч башлана. Бу очрашу Джо өчен киң дөньяга кабат тәрәзә ача – аның ничек рояльдә уйнаганын ишетеп алган затлы абзыкай малайны кызына музыка дәресләре бирер өчен чакыра. Һәм менә Джо, аларның затлы йортына килеп, онытылган тормышына кайткандай була – бармаклары клавишаларга орына да Бетховенны уйнарга керешә... Әмма бу – мәхәббәт тарихы да, дуслык тарихы да түгел. Моның өчен алар башка тормышта яки планетада уянсалар гына...
Әнә шул мизгелдән мин барлык мөмкин булган вокзал һәм аэропорт пианиноларында уйный башладым. «Әгәр син без беренче очрашкан көндәгечә уйнасаң, мин сине Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан ишетермен...» Мин безнең тарихыбызны уйныйм: чемодандагы «Роллинг Стоунз» пластинкасы да бар анда, укытучым Ротенбергның таплар белән тимгелләнгән куллары да, мин тияр‑тимәс орынган татлы иреннәрнең сулышы да, пульсы өзелгәнче йөгерүче Безродный да... Минем пианиноларым Нью-Йоркта, Мәскәүдә, Лондонда, Вальпараисода тора...
Жан-Батист Андреа белән әңгәмәләрдән:
• Мине балачактагы үз-үзеңне саклап калу инстинкты гаять кызыксындыра. Анда без олы тормыштагы үзебезгә караганда күпкә кыюрак һәм көчлерәк. Баланы бер кайгы, хәсрәт тә артык озак бимазаламый, һәлак итми, ул онытылырга сәләтле. Ул кечкенә генә шатлыкка да чатырдап ябыша, өзлексез үзгәрә, алышына, яңара. Балачакта Будда зирәклегенә тәңгәл нидер бар: менә хәзер, шушы мизгелдә яши белү.
• Мин газап турында түгел, ә ул газапның безне нәрсәгә өйрәтә алуы турында язам. Без газап төпкеленә батып үлә дә алабыз, аны яңа очыш өчен трамплин итә дә. Һәркемнең сайларга мөмкинлеге бар.
• «Дьяволы и святые» романы бер гаҗәеп сөйләшүдән туды. Ул кеше миңа үзенең приютта узган балачагы турында ышанып сөйләде, эчке кичерешләрен, серен ачты. Без бик аз сөйләштек, әмма ул бик тирәндәге истәлекләрен тартып чыгарды. Миңа бу истәлекләрдән нидер тудырыр өчен ел ярым вакыт кирәк булды... Һәм мин аны нинди ракурста язарга икәнлеген вокзалда торганда, теләсә кем килеп уйный ала торган рояльне күргән мәлдә аңладым. Әйе, ул менә шушындый рояльләрдә уйный ала бит, менә ничек төенләргә була, дип уйладым...
• Минем бик тә музыкант буласым килә, бигрәк тә – дирижер. Язучылыктан кала, мине бары тик үзем музыкант булган тормыш сценарие гына кызыктыра һәм канәгатьләндерә ала.
• Һәр яңа китапны тәмамлаганнан соң, мин үземне бушап калган хәлдә хис итәм. Батареяларны алыштырырга һәм яңадан үземне эшләтеп җибәрергә көч туплыйм. Яңа китапның миңа кайдан һәм кайчан киләчәген белмим. Нинди дә булса берәр тарих килеп «иярә», язуымны сорап ялвара икән, мин аңа «юк» дип әйтә алмыйм, – димәк, язам. Һәм иң кызыгы – мин беркайчан да тагын китап язачакмынмы-юкмы икәнемне белмим. Шуңа үзем турында: «Ул моңарчы өч китап язды, алга таба ни булыр, үзе дә белми», – дип кенә җавап бирә алам.
Луиза Янсуар
Фотолар: polyandria.ru, bookmate.ru, goodfon.ru, livelib.ru
Добавить комментарий