Олуг фаҗига корбаны
Аның исеме онытылу, мөгаен, юкка түгелдер. Бәлки кайбер исемнәр һәрвакыт искә алуга һәм, мәңгелек төпкелләрендә югалмыйча, тарих елъязмасында җуелмаслык итеп теркәлүгә лаек та түгелдер? Истәлеге булып Казан урамына бирелгән исеме генә калган революционер Камил Якуб турында сөйләшик.
16 мая 2024
БЕРЕНЧЕ АКТ. МӘДРӘСӘ ШӘКЕРТЕ
Камил Лотфыйрахман улы Якупов 1894 елның 21 мартында туган. Аның кендек каны тамган җире хәзерге Татарстаннан читтә урнашкан. Ул елларда Якублар гаиләсе Самара губернасы Бөгелмә өязенең Әбдеки авылында яши. Бүген Татар Әбдекие авылы Самара өлкәсенең Шонталы районына карый. Бу авыл 1752 елда нигезләнеп, Камил дигән ир бала туачак елларга 2 су тегермәне, сабын заводы, почта станциясе, мәчете һәм мәдрәсәсе булган волость үзәге дәрәҗәсенә үсеп җиткән.
Егетнең биографиясе ул чор эшлеклеләренең барысына диярлек хас траектория буенча башлана. Әлбәттә, ул башлангыч белемен туган авылының мәктәп-мәдрәсәсендә ала. Балачагыннан күп сораулар биргән һәм белемгә омтылышы сизелеп торган Камилне әтисе Чистай мәдрәсәсенә җибәрә. Ә бу чорларда Чистайның «Камалия» мәдрәсәсе — иң данлыклы уку йортларының берсе. Биредә Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Фуад Туктаров, Галиәсгар Гафуров-Чыгтай кебек шәхесләр укып чыга. Хәлбуки Камил Якуб монда озак тормый. 1909 елда ул Казанның «Мөхәммәдия»сенә укырга керә.
Татар дөньясының ул заман университетына тиң уку йорты ул «Мөхәммәдия». Монда кемнәр генә укымый да, кемнәр генә хезмәт итми! Бөек идеяләр һәм инициативалар, чикләр һәм шул чикләрне алып ату омтылышлары, дуамал шәкертләр, салмак фикерләргә чакыручы остазлар… Гөрләп торган мәдрәсәдә бу елларда Бакый Урманче да белем ала бит! Ул, шәкертлек елларын искә төшереп, Камил Якуб турында болай ди: «Тереклек тәҗрибәсе барлык күренә иде. Камилнең өлкән табигатьле булуы бик ачык хәтердә калган».
Әйе, киләчәкне уйларга тырышу һәм билгеле бер дәрәҗәдә фикер өлкәнлеге Камилгә хас була. Мәдрәсә тәмамлап чыкканнан соң уңышлы хезмәт траекториясе булдырырга хыялланган шәкертләр «учительская школа» шәһадәтнамәсен дә алырга омтылган. Ике дипломлы булу дигән сүз бит бу. Казан укытучылар мәктәбе хөкүмәт тарафыннан танылган документ бирә, син аның нигезендә казна мәктәпләрендә дә укытучы була аласың. Тагын бер мөһим ягы — рус телен өйрәнү. Кыскасы, зур шәһәргә укырга килгән Камил бу мәктәпне дә тәмамлау турында уйлана. Әмма әтисе аңа мәдрәсәне ташлап китәргә рөхсәт итми, акча белән тәэмин итүдән баш тарту белән яный.
Максатчанлык — ир кешегә кирәкле иң мөһим сыйфатлардан. Камил Казанда әкренләп үзе рус телен өйрәнә башлый, акча җаен да кайгыртырга тотына. Ул, җәй айларында авылга кайтмыйча, «Болгар» номерлары харчевнясында официант булып эшли, ә кичләрен укый, эзләнә, дөньяви белем туплый. Аның биографиясен җентекләп өйрәнгән С. Фәйзуллин раславынча, ахыр чиктә, Камил Якуб укытучылар мәктәбе имтиханын барыбер тапшыра һәм рус теле укытучысы булып эшләү хокукына ирешә.
ИКЕНЧЕ АКТ. СОЛДАТТАН БОЛЬШЕВИККА
Камил мәдрәсәне дә тәмамлый, укытучылар мәктәбе имтиханын да үтә. Әмма аңа мөгаллим-укытучы булып хезмәт итәргә насыйп булмый. 21 яшендә ул армиягә алына. Бу 1915 ел. Беренче бөтендөнья сугышының икенче елы бара. Камил - Көнбатыш фронтның 2 нче армиясендә солдат.
Фронтта хәлләр мөшкел була. 1915 елның җәендә Россия империясе армиясе, Германия гаскәрләренең һөҗүменә түзә алмыйча, артка чигенә. Бу вакыйганы Бөек чигенеш дип тә атыйлар. Кыска вакыт эчендә гаскәрләр ярты мең чакрымга чигенә, биш ай эчендә 1 миллион кеше әсирлеккә эләгә, ярты миллионы һәлак була яки хәбәрсез югала.
Беренче дөнья сугышының киләсе еллары да шактый өметсез, мәгънәсез һәм фаҗигале үтә. Әмма Камил Якуб сугыш кырларында «күзен ача». Ул фронтта агитация алып барган большевикларның нотыкларын игътибар белән тыңлый һәм алар сайлаган юлны үзенеке дип кабул итә. Гомумән, ул хезмәт иткән 2 нче армия иң революцион дип санала, чөнки биредә сул партияләрнең пропагандасы аеруча зур уңышка ирешә.
1917 ел феврале вакыйгаларыннан соң империя гаскәрләрендә үзгәрешләр башлана, фронт комитетлары барлыкка килә. Большевиклар агитациясен җәелдерергә мөмкинлекләр киңәя. Камил дә бу хәрәкәткә кушыла. Нотыклар сөйли, империалистик сугышның асылын аңлатырга омтыла. Ул инде шәкерт тә, укытучы да, гади солдат да түгел. Камилгә — 23 яшь. Камил — партия әгъзасы, чын большевик.
Бу вакытта җимерелеп барган империя армиясеннән милли полклар да үсеп чыга башлый. 1917 елның мартында Ильяс Алкин җитәкчелегендә Казан мөселман хәрби комитеты оеша, хәтта аерым Татар хәрби округын оештыру планнары барлыкка килә. Май аенда Мәскәүдә үткән мөселман съездыннан соң бу эш тагын да җанлана төшә. Бөтенроссия мөселман хәрби шурасының нигезе хасил була, аның «Безнең тавыш» исемле газетасы да чыгарыла башлый.
1917 елның июлендә Казанда Бөтенроссия мөселман хәрби съезды үтә. Вакытлы хөкүмәт бу корылтайны үткәрергә рөхсәт бирми, әмма җыелыш барыбер уза. Аның лидеры — әлеге дә баягы Ильяс Алкин.
Камил бу вакыйгада 2 нче армиядәге татар солдатларының вәкиле буларак катнаша. Чыгышлар да ясый, җыелышны трибуна итеп куллана. Съездда сайланган Хәрби шурага да ул солдатлар вәкиле буларак кертелә.
Аңлашыла ки, съезддан соң Камил фронтка башка китми инде. Ул Казанда кала. Хәрби шураның Вакытлы хөкүмәт белән алып барган сөйләшүләре һәм Корнилов фетнәсе кебек вакыйгалар нәтиҗәсендә, берничә полкны «миллиләштерергә» рөхсәт бирелә. Казанда - 95 нче, Уфада - 144 нче, Симферопольдә 32 нче полк мөселман полкларына әверелә.
Камил Якуб, Якуб Чанышев, Мулланур Вахитовлар бу полкларны татарныкы гына түгел, ә нәкъ менә большевикларныкы ук итәргә омтыла. Алар агитация белән үзләре дә шөгыльләнә, агитаторлар хезмәтен дә оештыра.
Мулланур Вахитов мөхәррирлегендә чыгарылган «Кызыл байрак» газетасына да Камил Якубның ярдәме зур була. Ул чакта Казандa большевикларның татар телендә чыга торган махсус газеталары булмый. «Большевизм пропагандасы бурычлары» Мөселман социалистлар комитеты тарафыннан чыгарыла торган «Кызыл байрак» газетасы өстенә төшә. Газета бушлай таратыла, матди базасы тотрыклы булмый. «Кызыл байрак»ны типографиядә бастырып чыгу зур мәшәкать була. Комитет газетаны бастыру мәсьәләсен хәл итүне Камил Якубка тапшыра. Камил бу эшне гаҗәп оста башкара, дип искә ала замандашлары. Ничек итеп? Тулы серен белмәсәк тә, совет дәреслекләрендә «типографиядә агитация оештыра һәм эшчеләрне социалистлар комитетына чакыра» дип язганнар. Сүз Кәримовлар басмаханәсе турында бара. Нәкъ менә Камил Якубның тырышлыгы белән газетаны бастыру тәртипкә салына. Бу матбугат органы 1917 елның 15 июненнән - Казанда, соңрак 1918 елның май-июлендә Мәскәүдә басыла. Газетада Җамал Вәлиди, Сафа Борһан, Мирсәет Солтангалиев, Сахибгәрәй Сәетгалиев кебек күренекле кешеләрнең язмалары да урын ала.
«Кызыл байрак» озак чыкмаса да, Камил Якубның вафатыннан соң истәлеген саклауда бу газетаның роле зур була. Большевиклар кулына күчкән Кәримовлар басмаханәсе соңрак Камил Якуб исемендәге дәүләт типографиясенә әверелә. Гомуми тиражы әллә ничә миллионга җиткән совет татар китапларында «Камил Якуб исемендәге типографиядә басылды» дигән язуны күпләр хәтерлидер…
ӨЧЕНЧЕ АКТ. КОМИССАР
Октябрь вакыйгаларын Камил Якуб Казанда каршылый. Татар полкының аерым роталары да бәрелешләрдә большевиклар ягында катнаша. 25 октябрь кичендә Казанда хакимият Революцион хәрби комитет кулына күчә. Хәрби шура җитәкчесе Ильяс Алкин бу вакыйгаларга бик шикләнеп караса да, Камил Якубның үгетләвенә колак сала. Хәрби шура рәсми рәвештә Казанда хакимияткә килгән совет хөкүмәтен сәламли һәм хуплый.
Ә икенче көнне Казан советы К. Грасис җитәкчелегендә Революцион комитет сайлый. Бу органга татарлардан Казан гарнизоны ахуны Гатаулла Баһаветдинов, Хәрби шурадан Якуб Чанышев һәм Камил Якуб, Мөселман социалистлар комитетыннан Мулланур Вахитов белән Мирсәет Солтангалиев керә. Шулай итеп, Камил Якуб яңа хакимият эшендә турыдан-туры катнаша башлый.
Хәлләр катлаулана бара. Петроградта — инкыйлаб, әкренләп Гражданнар сугышы кабына башлый. Ил киләчәген үзенчә күзаллаучы көчләр шактый. Татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше Милли Мәҗлес һәм Милли Идарә тирәсендә берләшә, әмма анда да яңа дәүләт эчендә татарның киләчәген төрлечә күрүчеләр бар. Камил Якуб белән Мулланур Вахитов та сәяси яктан карашлары бераз аерыла торган кешеләр бит. Кыскасы, Казан губернасы территориясендә идарә органнары бер-бер артлы алышынып тора. Большевикларга альтернатива булырдай көчләрнең берсе — Хәрби шура. Ахыр чиктә, нәкъ менә алар Идел-Урал штаты идеясен күтәреп чыга. 1918 елның февралендә Казанда үткән Бөтенроссия мөселманнарының II хәрби съезды милләт өчен әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә һәм яңа дәүләтчелекне булдырырга омтыла.
Камил Якуб бу мәсьәләдә Идел-Уралга каршы чыга, шул рәвешле, Алкин белән элемтәсен дә өзә, дип аңларга кирәк. «Безнең тавыш» газетасында басылган мәкаләсендә Камил болай дип яза:
«Дөрес, народный комиссарлар Донда, Украинада, Кырымда сугыш ачты, ләкин боларның халкына сугыш ачмады бит, бәлки халык исеменнән сөйли торган, милли әләм астына яшеренгән буржуазия, офицерство, гаксел-хәрәкәтчеләргә (контрреволюционерларга – авт.) каршы сугыш ачты. Бу изелгән фәкыйрь халык файдасын һәрнидән бөек идеал итеп тоткан хәзерге хакимиятнең вазыйфасы иде, ул шуны үтәде, ул украин, фин эшчесенә матди ярдәм итте. Чөнки вөҗданлы күрше, үз йортыннан каракларны куалап чыгарып, күршеләрне талаганны сер итеп тормас, бәлки күршеләрне караклардан хәлас итәргә (коткарырга – авт.) тырышыр. Дөрес, бу сугышларда, ихтимал, гөнаһсыз демократиянең каны түгелә торгандыр, ләкин монда народный комиссарлар гаепле түгел, бәлки милләтләрнең башында торып, төрле буяулар белән алдап, халыкны үзенә корал итүчеләр гаепле».
Кызганыч, Камил Якуб өчен Хәрби шура һәм Милләт мәҗлесе идеяләре дә «буржуаз» булып чыга. Казанда Идел-Урал штаты төзелешен игълан итүгә юл куймас өчен, большевикларның революцион штабы Хәрби шура җитәкчеләрен кулга ала. Бу вакыйгаларда Камил Якуб та катнаша. Ә инде «хәрби шурачылар» Болак артында съезд эшен дәвам иткәч, Казанда чын фетнә күтәрелә. Монда большевиклар белән буржуазия генә түгел, татар белән татар да бер-берсенә каршы куела.
Бер ай тирәсе барган каршылыкта Якуб Болак арты хәрбиләре белән көрәшергә тиешле «кызыл дружина»ны җитәкли. Хәрби шура тәмам туздырылгач, Мәскәү хакимияте Татар-Башкорт Совет республикасын уйлап таба. Бу проект чынга ашырылмаса да, башлангыч этапта аны яклауда һәм идеясен таратуда Камил Якуб актив катнаша.
1918 елның мартыннан соң Камил Якубның партиядәге дәрәҗәсе арта. Ул Мәскәүдә оештырылган Үзәк мөселман коллегиясенең сәяси бүлеге әгъзасы һәм башлыгы, РКП(б) ҮК каршындагы көнчыгыш халыклары коммунистик оешмасының үзәк бюросы әгъзасы итеп билгеләнә. Бу органнар — мөселман оешмаларына, шул исәптән татар социалистларына аерылып йөрмәс өчен, аларның бердәм вертикаль эчендә булуын тәэмин итәр өчен барлыкка килгән оешмалар.
Казан аклар кулына күчкән айларда да Камил Якубның эшчәнлеге туктамый. Ул Мәскәүдә газета чыгару эшендә катнаша, агитация белән шөгыльләнә. 10 сентябрьдә Казан азат ителә, тагын большевиклар кулына күчә.
ДҮРТЕНЧЕ АКТ. КОРБАН
Камил Якуб турында янә Бакый Урманче истәлекләренә мөрәҗәгать итик.
«Сугыш еллары, димәк, 1914 елдан 1919 га кадәр аның белән очрашу булмаган. 1919 да Казанда очраштык. Ул хәзерге Киров урамында тора иде. Шунда без утырышып әңгәмә кылдык. Аның Хәрби комиссариатта эшләгән вакыты. Минем сәнгать мәдрәсәсендә укыган вакыт. Беркөнне мин, сәнгать мәдрәсәсеннән чыгып, ул вакыт Грузин, хәзерге К. Маркска атаулы урамнан өйгә кайтып барганда, мине урамда патрульләр тотып, ЧК өенә алып бардылар. Аның вестибюлендә байтак кеше җыелган иде. Еракта атышулар ишетелә иде. Бу июнь көннәре. Минем сертификатларны карагач, иреккә куйдылар. Шушы Камил үтерелгән көн иде. Татар батальонының кузгалышы.
Арча кырында Камилне җирләгәндә, күп халык җыелган булды. Гыйлемдар Баембәтов кайнар нотык сөйләде. Тагын кемнәрдер сөйләгәне исемдә калган. Камил һәр заман, һәр эштә хөрмәт итәрлек инсан иде».
Әйе, канлы вакыйгалар чылбыры 1919 елда да дәвам итә шул. Ел башында губерна тормышы бераз рәткә салына башласа да, Колчак гаскәрләре якынайгач, яңадан хәрби хәл игълан ителә.
Казанда урнашкан татар запас батальоны җәй көне Колчакка каршы фронтка җибәрелергә тиеш була. Әмма батальон солдатлары үз таләпләрен игълан итәргә ашыга. Эш шунда ки, бу солдатларның матди хәле чыннан да бик авыр була: кием җитми, ашату юк, егетләр айлар буе салкын идәндә йоклый. Соңрак М. Солтангалиев белән М. Борындыков Ленинга җибәргән рапорттан күренгәнчә, гарнизон җитәкчелеге бу батальонны күрәләтә авыр хәлдә калдырган, сугышу түгел, яшәргә дә мөмкинлек бирмәгән диярлек.
1919 елның 25 июнендә татар запас батальонының чуалышлары башлана. Арча кырындагы казармалар буенда зур митинг күтәрелә. Вакыйга турында телеграмманы алган Камил Якуб шунда ук солдатлар янына ашыга — сүз көченең куәтенә ышана ул.
Нинди аклаулар уйлап табып караса да, ач-ялангач һәм котырынган солдатлар Якубның сүзенә колак салмый. Әллә провокаторлар эше булганмы, әллә чыннан да ачның ачуы яман булып, егетләр чарасыздан бу гамәлгә барганмы — кем белсен хәзер… Әмма факт шул: 25 июнь фетнәсе барышында Камил Якуб һәм аның белән килгән бер кызылармияче үтерелә.
Фетнә тиз бастырыла, «провокаторлар» да табыла. Мондый чуалышны көтмәгән большевиклар Якуб үлеменә үч итми калмыйлар. Милли һәм дини эшлеклеләр корбанга корбан булып китә. Казан мөхтәсибе Габдулла Апанаев шушы вакыйга сәбәпле атып үтерелә.
Җир йөзендә 25 ел гына яшәп өлгергән Камил Якубның гомере шулай өзелә. 1924 елда Казанның бер урамына аның исеме бирелә, озак еллар буена дәүләт типографиясе дә К. Якуб исемен йөртә. Җәсәде исә хәзерге Горький паркы эчендәге мемориалда җирләнә.
Камил Якубның тууына 130 ел булды. Бүген исемен белгән кеше бар микән? Совет чорында каһарманнар арасында йөртелгән бу шәхеснең тарихта урыны нинди? Бу хакта әле уйланасы бар. Шунысы тәгаен аңлашыла: ул — һичшиксез, милләт тарихындагы бер олуг фаҗиганең корбаны. Инкыйлаб вакыйгалары татар балаларын капма-каршы лагерьларга бүлә, кан коярга һәм хаксызга һәлак булырга мәҗбүр итә. Камил Якуб шул хәлләрнең шаһите, катнашучысы һәм символыдыр да, мөгаен.
Добавить комментарий