Остазлар остазы
Бер кешенең гади генә гамәле, игелеге, мәрхәмәте дөнья тарихын үзгәртергә сәләтле, диләр. Моның дөреслегенә инанмый булмый. Мәсәлән, күпләр өчен Нургали абзый булган укытучының Оренбург урамында Муса дигән малайны күреп тануы, аны урам тормышыннан йолып алуы һәм укырга урнаштыруы ил тарихын шагыйрьле һәм геройлы итте. Ә без белмәгән тагын нинди игелекләре булган икән бу укытучының? Остаз һәм остазлар остазы – Нургали Надиев язмышын барлыйк әле.
ШӘКЕРТЛЕК ЮЛЫ
Нургали Сибгатулла улының туган ягы – элеккеге Пенза губернасының (хәзерге Саратов өлкәсе) Селәү (Сөләй) авылы. Ул төбәктә әле хәзер дә Надиевлар фамилиясен хәтерлиләр. Бу зур һәм куәтле авылда әлеге нәсел вәкилләре берничә буын дәвамында имамлык иткән.
1882 елның 20 августында Сибгатулла хәзрәт гаиләсендә Нургали атлы ул туа. Тарихчылар соңрак бу егетнең туган елы хакында бәхәсләр оештырачак. Кайбер энциклопедияләрдә – 1883, кайберләрендә хәтта 1884 ел күрсәтеләчәк. Үзенең шәхси эшендә 1883 елның гыйнвары дигән мәгълүмат бар. Нургали мәгърифәтле әти-әнисеннән башлангыч белем ала, аннары Иске Карлыган һәм Пәлдәнге авылларында мәдрәсәләрдә укый. Билгеле ки, бу төбәк – бик күп татар җәмәгать эшлеклеләрен, сәясәтчеләр һәм әдипләрне биргән туфрак. Шушы якларда Шамил Усманов, Һади Такташ, Шәриф Камал үсә.
Имам-хатыйблар һәм мөдәррисләр нәселен дәвам итәргә тиешле Нургали Казанга, атаклы Күл буе мәдрәсәсенә килә. Укытуда традицияләргә тугры булуы белән дан тоткан, рус телен кертүгә озак еллар каршы торган мәдрәсә була ул. Әмма ни генә дисәң дә, әлеге мәдрәсә Казанда һәм, гомумән, татар-мөселман дөньясында барган үзгәрешләрдән качып котыла алмый. Шәкертләр арасында киң карашлы, яңа вакытка әзерлекле булып килгән егетләр күп була. Нургали – шундыйларның берсе. Аның хыяллары да бу дәвердә гади имам яки мөдәррис булу белән генә чикләнми. Ул халыкка хезмәткә омтыла.
1901 елда Күл буе мәдрәсәсен тәмамлагач, Нургали Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә. 1876 елда оешкан укытучылар мәктәбе рус‑татар казна мәктәпләре өчен укытучылар әзерләгән. Бу уку йортын тәмамлаган очракта, син дәүләт тарафыннан танылган укытучы буласың. Фәннәр русча укытыла, димәк, империя киңлекләрендә уңышка ирешер өчен кирәкле тагын бер телне беләсең. Карьера өчен башка мөмкинлекләр, башка белем дәрәҗәсе һәм милләткә хезмәт итүнең башка юллары ачыла. 1904 елда Надиев «дипломлы» мөгаллим дәрәҗәсенә ирешә.
МӨФТИЛӘР АВЫЛЫННАН – МИЛЛИОНЕРЛАР ШӘҺӘРЕНӘ
Татарстан Милли музее архивында Надиевның музейда хезмәт иткән чорыннан калган шәхси эше саклана. Анда галимнең хезмәт юлы җентекләп күрсәтелгән. Шуны тәгаен әйтә алабыз: 1904 елның 1 сентябреннән ул Уфа губернасы Минзәлә өязенең Мәчти (русча Мастеевка дип язылган) авылында эшли башлый. Вазыйфасы да нинди бит: мәдрәсәдәге рус сыйныфы мөдире һәм укытучысы.
25 балага исәпләнгән бу сыйныф 1877 елда ук ачыла. Хәзер Актаныш районы җирләренә караган, әмма ярты гасыр элек юкка чыгарылган Мәчти – атаклы татар дворяннары Солтановлар нәселенең туган җире. Мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов та шушы нәселдән, шушы авылдан була. Шулай итеп, 22 яшьлек рус теле укытучысы Нургали карьерасын искиткеч уңышлы ноктадан башлый: ул бу вакытта Уфада мөфти булган Солтановның туган җирендә хезмәт итә.
Авылда 2 ел эшләгәннән соң, Нургалине ул вакытта Самара губернасына караган Бузулук шәһәренә чакыралар. Өяз үзәге, монда 15 меңләп кеше яши. Мәчти генә түгел инде бу, әлбәттә. Монда татар мәктәпләре дә эшли. Надиев казнага караган татар башлангыч мәктәбендә укытучы һәм мөдир була. Монда ул 1913 елга кадәр эшләячәк.
Зур губерна башкаласы булган Оренбургка күчүе 1913 елда була. Монда аңа ике вазыйфада эшләргә туры килә. «Хөсәения» мәдрәсәсендә ул рус теле һәм тарих укыта, шул ук вакытта земствоның татар әзерлек мәктәбен җитәкли. Мәдрәсәдә эшләве аңлашыла, бу юлдан үткән шәхесләрне беләбез. «Хөсәения»нең даны бүген дә саклана, анда укыган татар әдипләре, җәмәгать эшлеклеләре саны бик зур. Бу елларда кечкенә Җәлил дә – Надиев шәкертләреннән. Ә «приготовительная школа» дигәне нәрсә соң? Мондый прогимназия рәвешендәге мәктәпләрдә киләчәктә гимназиядә укырга тиешле балалар белем ала. Надиев татар малайларын шундый мәктәптә укыта.
Ә аннары – давыллы еллар, ком бураннары һәм шул гарасатлар арасында үзеңне, мәктәпләрне, милләт институтларын саклап калырга омтылу. Әмма аңа кадәр татар байлары, хәтта ки миллионерлары яшәгән Оренбургтагы кызыклы тормышы бар әле.
МАҖАРАЛАР ЭЗЛӘП...
Казанда укыган чорда ук Надиев үзен әдәбият өлкәсендә сынап карый. Ул Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо маҗаралары»н татарчага тәрҗемә итә һәм беренче кисәген бастырып та чыгара. Бу 1904 елда була. 1909 елның 16 маенда ул үзе дә шундый сәяхәткә чыгып китә.
Надиевның «Сәяхәт хатирәләре» – татар сәяхәтнамәләре жанрына караган кызыклы текстларның берсе. Ул аны 1915 елда «Шура» журналында бастыра башлый, әмма ни өчендер бу сәяхәтнамә тулысынча дөнья күрми. Әмма булган өлеше дә гаять кызыклы.
«Бузулук шәһәрендә тыныч кына торганда Мәскәүдә булган сәяхәт комиссиясенең чит җирләргә сәяхәт итәргә теләүче учительләрдән группалар тәшкил кылып ятканын кулыма төшкән бер газетада укыдым. Мөгаллимнәрдән, тынычлыктан, бертөрлелектән бизеп беткән җаныма бу хәбәр кызу дәрт салды. Мәзкүр комиссия тарафыннан игълан кылынган йөрү тәртипләрен, программа һәм низамнарын таптым. Мәскәү, Одесса, Истанбул, Измир, Афина, Искәндәрия, Каһирә, Порт Сәгыйдь, Яффа, Коддес, Бәйрут, Солоники юлыны ихтияр иттем...»
Надиевның география һәм тарих белән кызыксынуы да табигый. Мәктәп-мәдрәсәләрдә ул тарих фәнен дә өйрәтә. Бу өлкәдә дәреслекләр җитмәве аны хафага салмый. 1909 елда «Русия тарихы» дәреслеген үзе язып, нәшер иттерә. Китап инкыйлабка кадәр биш тапкыр яңадан бастырыла. Әйе, цензура белән проблемалар булып ала, әмма дәреслекне барыбер куллануга рөхсәт итәләр.
Әкренләп педагогика өлкәсендә тәҗрибә туплана бара. Укытучылар мәктәбендә алган белеме дә, авылда, өяз шәһәрендә һәм губерна үзәгендә җыелган эш тәҗрибәсе дә хәзер инде башкаларны үстерер өчен кулланыла ала. 1910 елдан башлап, Нургали Надиев татар матбугатында даими яза башлый. «Шура», «Мәктәп», «Мөгаллим», «Мәгариф» журналларында аның мәкаләләре басыла.
КОМ БУРАНЫ, ОРЕНБУРГ УРАМЫ...
1917 ел инкыйлабы бөтен ил тормышын үзгәртә, Надиевның да үзгәрешләргә иярми чарасы юк. Ул халык мәгарифе идарәсендә мөселман бүлеген җитәкли башлый – бөтен Оренбург губернасы мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен җаваплылыкны үзенә ала. Бу вазыйфаны 1920 елга кадәр башкара.
«Хөсәения» мәдрәсәсе исә 1919 елда эшен туктата. Яңа шартларда ул инде дини белем бирә торган уку йорты буларак эшли алмый. Әмма педагогик состав та, биналар да югалмый. Мәдрәсә татар халык мәгарифе институтына әверелә. Аның директоры итеп Нургали Надиев билгеләнә. 6 ел буена ул ТИНО (Татарский институт народного образования) директоры буларак хезмәт итәчәк һәм ком бураны хакимлек иткән елларда татар мәгарифен үстерергә тырышачак.
Нургали Надиев (сулдан беренче) укытучылар белән. Бузулук шәһәре.
Корылык һәм ачлык елларында Надиевка да коточкыч сынаулар аша узарга туры килә. Мондый вакытта үзеңдә игелек, мәрхәмәт сыйфатларын югалтмау иң авыры булгандыр. Нургалигә мондый рух сынавын кичерергә Муса Җәлил ярдәм итә. 1921 елда 15 яшьлек Муса янәдән Оренбургка килә. Шәһәрдә моңарчы яшәгән булса да, бу вакытта аның тугантумачалары таралышып бетә. Яшүсмер егет урам малайлары төркеменә кушыла. Лидерлык сыйфатларына ия чая егет караклар шайкасына кушыла яза. Яман эшкә кушылу куркынычы янаган малайны остазы шәһәр базарында күреп ала. Ул «Хөсәения»нең талантлы шәкерте Мусаны яхшы хәтерли. Остаз шәкертен өенә алып кайта, юындыра, тамагын туйдыра, хәрби‑сәяси мәктәпкә курсант итеп урнаштыра. Соңрак Җәлил Надиев җитәкләгән институтта укып ала. Надиев Казанга күчкәч, аның башкаладагы фатирында да көтеп алынган кунак була. Алай гына да түгел, сугышка киткәндә Җәлилнең бер папка документлары Надиевлар гаиләсендә саклауга калдырыла, еллар үткәч, хатыны Әминә ханымга кайтарыла.
Гаиләсе белән. 1909 ел.
КАЗАН ШӘХЕСЛӘРНЕ ТУПЛЫЙ
1924 елда Надиевлар гаиләсе Казанга кайтып төшә. Надиевка элек сәүдәгәр Ивановлар милке булган йортның беренче катында фатир бүлеп бирәләр. Бу фатир хәзерге Островский урамының 15 нче йортында, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры урнашкан бинага карый. 1920 нче елларда биредә Надиевлар, Шәриф Камаллар, Сафа Борһаннар яши.
Нургалинең хатыны Мөстәгыйзә, балалары Рөстәм, Назыйф, Сөембикә, Клара, Гыйффәт, Иркә – фатирга барысы да сыя. Гаилә башлыгы үзе әүвәл Казандагы татар педагогика техникумында, шул ук вакытта Академүзәк рәисе урынбасары да булып эшли. 1930 елдан педагогика институтында педагогика кафедрасы мөдире була. Гомумән, 1920–1930 нчы елларда Надиев – абруйлы педагог, шәһәрнең һәм республиканың горурлыгы, хөрмәтле шәхес.
Ул һаман яза, татар телендә педагогика фәннәрен үстерергә тырыша. 1920 елда ук аның «Педагогика конспектлары» исемле хезмәте басыла. Бу – вуз студентлары өчен татарча дәреслек. Ул шулай ук «Мәгариф» журналында мәкаләләр чыгара. Ә темалары шундый кызыклы була ки, кайберләре хәзер дә актуаль. Мәсәлән, 1928 елда чыккан бер мәкаләсен бүген дә укытучыларга һәм ата-аналарга укытырга була.
«Тәрбия мәктәп рамкасында гына калмый, аның гаилә, урам кебек башка фактлары бар. Без иске гадәт буенча тәрбия эшен мәктәп монополиясенә бирергә өйрәнгәнбез. […] Бала мәктәпкә йөри башлагач, сөйләргә өйрәнер, мәктәпкә йөри башлагач, ярамас гадәтләрен ташлар, тәрбияләнер. […] Безнеңчә. мәктәп балага бөтен нәрсәне бирергә тиеш: ул балага белем бирергә тиеш, ул баланы тәрбияле ясарга тиеш, ул баланы һөнәрле итәргә, тормышка яраклы итәргә тиеш; балабыз тәрбиясез булып чыкса, әхлаксыз, һөнәрсез, тормышка яраксыз, хәзерлексез, ялкау, дөньяга ялгыш карашлы надан булып чыкса, без, гадәттә, мәктәпне шелтәлибез, бөтен гаепне мәктәпкә аударабыз. […] Бала мәктәптә көннең бары дүрт‑биш сәгатен генә үткәрә, димәк, мәктәпкә йөргән вакытында бары 15–20 процент кына мәктәп тәэсирендә була».
Күл буе мәдрәсәсе шәкертләре. Беренче рәттә (уртада) – Нургали Надиев. 1890 нчы еллар ахыры.
НӘСЕЛ ДӘВАМЧЫЛАРЫ
Репрессияләрдән котыла алган Нургали Надиев 1940 елда вафат була. Ул Казанның Арча зиратында, университет профессорлары хозурында җирләнә. Исән чагында хезмәте югары бәяләнгән шәхес була ул. «Нургали ага кулыннан килгән кадәре татар халкына эшләп торды, намуслы кеше иде», – дип язган Бакый Урманче.
1983 елда Надиев яшәгән йортта мемориаль такта куела. 2022 елда бу такта реставрацияләнеп, яңадан куйдырылды, Татар китабы йортында Надиевларга багышланган чаралар үткәрелә башлады. Берничә ел элек Нургали Надиевка бәйле экспонатлар, кулъязмалар һәм фотосурәтләр дә музейга тапшырылды. Алар арасында педагогның улы Рөстәмнең көндәлеге дә бар булып чыкты.
Нургали Надиевның балалары – зыялы, гыйлемле кешеләр. Улы Назыйф төзүче-инженер белеме ала һәм шул өлкәдә эшли, ә Бөек Ватан сугышы елларында әсирлеккә эләгеп, «ИделУрал» легионы составына кертелә, әсирләргә татар теле укыта, Җәлил белән очраша. Клара исемле кызы ярдәме белән без аның мирасын саклый алдык. Кызы Сөембикәнең нәсел дәвамчылары хәзер дә Надиевлар исемен үҗәтләнеп саклый. Рөстәм улы исә шулай ук кызыклы язмышка ия шәхес булып үсә. Ул яшь чагында әдәбият белән мавыга, хәтта ки яшь язучыларның бөтенсоюз киңәшмәләрендә дә катнаша. Әмма, абыйсы кебек үк, архитектура һәм төзелеш инженерлыгы өлкәсендә укый. Тик гомере буена барыбер иҗатка тартыла. Аның тәрҗемәсендә чыккан фәнни-популяр китаплар да, үзе язган очерклар да бар. Ә көндәлегендә Рөстәм шундый нечкә күңелле, ихлас студент буларак ачыла. Надиевлар гаиләсендә бер-береңә хөрмәт һәм мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә көчле булуын Рөстәмнең көндәлегендәге менә бу юллар раслый:
«Мине дә үземнең иң яраткан, иң сөйгән кешем озата төште. Ул – үзенең ак чәчле, ак мыеклы, ак бөртек-бөртек сакаллы йөзе белән, минем йөрәгемә, миңа тормыш биргән, безнең алтавыбыз өчен дә җанын‑тәнен кызганмаган атам. Нургали абзый.
Татар халык мәгарифе институты укытучылары. 1922–1923 уку елы. Икенче рәттә (уңнан дүртенче) – Нургали Надиев.
Мин сизәм: ул шат та, күңелсез дә. Ул ачык та, уйчан да. Аңа мине, үзенең сөйгән улын, озату бер яктан зур шатлык та, ә бер яктан зур кайгы да. Ул мине үзенең зур таянычы итеп хисаплый. Ул миңа ышана. Ул мине ярата.
Мине озаткан вакытта әнинең, күз яше түгеп, «Балам» дип елап калуы әле дә күз алдыннан китми. Ул көне буе күз яшенә тулып йөрде. Әш‑мәш килеп, минем китәсе минутларны озайтырга, аларны ничек булса да сәгатькә әйләндерергә теләде. Кат-кат:
– Балам, үзеңне сакла, акчаңны кызганма, туйганчы аша, андый-мондый хәл булса, тилиграм сук, – дип әйтеп торды.
Рәхмәт, әнкәм! Мең рәхмәт! Тагын да озын гомер белән яшә. Синең чын аналык йөрәге белән януыңны мин гомеремдә дә оныта алмам. Бер мин генә түгел, синең бөтен балаларың да синең аналык мәхәббәтеңне исләреннән чыгара алмаслар. Мин үзем шулай уйлыйм».
Нургали Надиев – халкына хезмәт иткән, остазлар тәрбияләгән, кешеләргә ихтирам белән караган һәм балаларын мәхәббәт белән үстергән остаз.
Айдар Шәйхин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий