Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Үткән чорның якты балкышы

Риза Ишморат – киң җәмәгатьчелеккә драматург, гомерен татар театрын үстерүгә багышлаган шәхес буларак билгеле, әмма аның эшчәнлеге моның белән генә чикләнмәгән. Төрле елларда ул үзен режиссёр, тәрҗемәче, публицист, мемуарлар, хәтта җырлар авторы буларак та таныткан. Риза Ишморатның «матур да, күңелле дә, шатлыклы да, хәсрәтле дә, газаплы да» хәятенә, тормышына күз салыйк.

ТИРӘН ТАМЫРЛАР

Драматург хәзерге Башкортостан Республикасының Яңавыл районы Бәдрәш авылында туган. «Гомер сукмаклары» дип исемләнгән истәлекләр җыентыгында әдип үзенең милләте, туган җире хакында болай яза: «Милләтем татар, телем дә татар теле. Революциягә кадәр, дөресрәге, Татар республикасы игълан ителгәнгә кадәр, башкорт булып исәпләнә идек. Бу рәсми документлар буенча да шулай. Үземне мин бер үк дәрәҗәдә шушы ике милләтнең улы дип исәплим. Татар язучысы булуыма шатланам. Ләкин татарны да, башкортны да бертигез яратам. Татар моңы да, башкорт моңы да минем үз моңым».

Риза Ишморат үзенең нәсел тамырларын ачыклар өчен шактый күп көч куйган, әтисе ягыннан 19 буын, әнисе ягыннан исә 16 буын бабаларын эзләп тапкан.

Ризаның әтисе Фәхретдин чыгышы белән крестьян гаиләсеннән була. Минһаҗетдин бабасы игенчелек һәм балыкчылык белән көн күргән. Фәхретдин үзе заманасы өчен гаять укымышлы кеше санала, үз тырышлыгы белән мәдрәсәдә укый. Соңрак авыл мулласының тол хатынына өйләнә, күпмедер вакыт авылда имам булып тора, гаиләдә биш бала туа. Татар иҗтимагый дөньясында пәйда булган җәдитчелек хәрәкәтенә кушыла, муллалыкны ташлый. Бөтен игътибарын укытуга, балаларына аң‑белем бирүгә багышлый. Аларның өйләрендә китаплар, журналлар күп була. «Баштарак – «Тәрҗеман», соңрак «Вакыт», «Йолдыз», «Сибирия», «Тормыш» газеталары; «Шура», «Мәгълүмат», «Аң», «Икътисад» журналлары килә иде. Балаларга дигән «Ак юл», Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов һ.б. әдипләрнең китаплары бар иде өйдә», – дип искә ала Риза Ишморат үзе.

ТЕАТР НУРЫ

Риза Ишморат беренче тапкыр Уфада «Нур» труппасының «Хөкемдә хаталык» исемле спектаклен карый. «Театрның нәрсә икәнен чамалыйм. Пьесалар да укыганым бар. «Нур» исемен йөрткән, халык күңелен яктырту нияте белән оешкан профессиональ театр. Артист- i ларны ишеткәнем дә, күргәнем дә юк. Ә менә Сәхибҗамал Гыйззәтуллина исемен ишеткәнем бар. Ул – атаклы кеше. Аның турында Габдулла Тукайның язган шигырен дә хәтерлим», – дип язган Риза Ишморат. Бөек актрисаның осталыгы яшь Ризаны илһамландыра, театрга карата мәхәббәт уята. Еллар үткәч, дан казангач, драматург Сәхибҗамал Гыйззәтуллинага үз рәхмәтен белдерергә өлгерә.

«ЯҢАЛЫК – УЛ ТЕАТРНЫҢ ТӨП ТАЛӘПЛӘРЕННӘН БЕРСЕ»

ХХ гасырның 20–30 нчы еллары... Илдә, җәмгыятьтә – революция, түнтәрешләр чоры. Бу гарасат сәнгатьне дә читләтеп үтми. Яшь сәнгать әһелләре, рус шагыйрьләре Мейерхольд һәм Маяковскийга ияреп, заманча – яңа ысулда иҗат итәргә керешә. Революцион эчтәлек революцион форма да таләп итә, шул рәвешле сулфчылар («сул фронт») төркеме оеша. Әлеге төркемгә Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Әсгать Мәҗит, Риза Ишморат кушыла. Өлкән буын әдипләре тарафыннан бу күренеш хупланмаса да, яшьләр үзләренчә иҗат итәргә омтыла. Фатих Әмирхан театрда лекцияләр укыганда студент Ишморат белән әңгәмә кора:

– Риза туган, сез бу футуристлар арасына ничек килеп эләктегез? Хәер, сез бу футуристлар йогынтысыннан тиз котылырсыз, дип уйлыйм.

– Фатих абый, без футуристлар түгел, без сулфчылар.

– Барыбер. Сулфчылар да реализмнан шактый ерак тора. Хәер, киләчәккә аек акыл белән карап яшәгән барлык язучылар һәм театр әһелләре кайчан да булса бер реализм юлына басачаклар.

Фатих Әмирханның фаразы дөрес булып чыга. 1930 нчы еллар башында сулфчылар да, имажинистлар һәм символистлар да бер исем – совет язучылары дип атала башлый. Әсәрләрен бер ысул – социалистик реализм методына таянып язалар…

Әмма шомлы 1937 еллар шаукымы Риза Ишморатны да урап узмый. Театрда барган яман хәлләр – Мөхтәр Мутинны, Гали Ильясов, аның хатыны Гөлсем Камскаяны кулга алулар, соңрак иҗатташы Кәрим Тинчуринны, нахакка гаепләп, 50 яшьлек юбилее үткән төнне үк алып китүләр канатланып иҗат итеп йөргән драматург язмышын да үзгәртеп куя. Җыелыш җыеп, Риза Ишморатны да театрдагы эшеннән азат итәләр, партиядән чыгаралар. Репрессияләр дулкыны бераз чигенгәч кенә аны кабат эшкә алалар. 1941 елда театр коллективы Мәскәүдә узарга тиешле татар сәнгате декадасына әзерләнә. Татарстан делегациясен әзерләү эшенә җаваплыларның берсе Риза Ишморат була.

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ СОЛДАТЫ

Әмма хыялларны чәлпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Ризаның өч бертуганы – Зыя, Һади, Нәҗип тә фронтка китә. Риза Ишморат фронтка 1942 ел башында чакыру ала, Казан янындагы запас полкта хезмәт итә. 1943 ел башында исә Беренче Украина фронтының «Ватан намусы өчен» газетасында эшли башлый.

Риза Ишморат (Ризаэтдин Фәхретдин улы Ишморатов)
1903 елның 1 ноябрендә хәзерге Башкортостан Республикасының Яңавыл районы Бәдрәш авылында туа. Алты яшендә мәктәпкә укырга керә. Янбарыс авылы мәдрәсәсе һәм Сараш авылының русча-татарча земство мәктәбендә башлангыч белем ала. «Госмания» мәдрәсәсендә укып чыга. 1921 елда Уфада педагогика курсларын тәмамлый. 1923 елда Казан театр техникумына укырга керә. 1926 елдан Татар дәүләт академия театрында - режиссёр. 1927–1930 елларда Ленинград сәнгать тарихы институты каршындагы Югары театр сәнгате курсларында укый. ТАССР Мәгариф халык комиссариатында сәнгать эшләре буенча инспектор булып эшли. 1931–1940 елларда – ТДАТ режиссёрлар коллегиясе җитәкчесе. Сугыштан соң тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә.
40 пьеса иҗат итә, 41 нчесен («Якты йолдызлар») тәмамларга өлгерми. «Гомер сукмаклары», «Дусларым, остазларым» дип аталган истәлек китаплары, «Сайрасын тургайлар» дип аталган документаль повесть та яза. II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет Билгесе» орденнары кавалеры; РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1995 елның 29 октябрендә вафат була.

Беренче июльдә инде җаваплы редактор вазыйфасына билгеләнә. Газета биш телдә: рус, украин, татар, казах, үзбәк телләрендә басыла. «Сугыш юллары, авыр көрәш юллары халкыбызга җиңел булмаган кебек, минем өчен дә җиңел булмады. Бер ел танк батальонында рядовой солдат, бераздан сержант, фронтка килгәч, өлкән лейтенант, капитан, майор… Озын һәм авыр сугыш юлы үтеп, Острогожск шәһәреннән Берлинга кадәр барып җиттем. Урам сугышлары барганда яраландым. Берлин урамнарында маҗаралы һәм куркыныч хәлләр бик күп булды». Шундый хәлләрнең берсе турында Риза Ишморатның улы Рөстәм үзенең «Мәхәббәт мизгелләре» дигән китабында сөйли: «Бүлмәләрнең берсенә кергәч, Ризага нәрсәдер селкенеп киткән кебек тоела. Мизгел эчендә автоматын шул якка төби һәм почмакка сыенып утырган чал чәчле картны күреп ала. Кычкырганга карт, кулларын күтәреп, торып баса. Карашлар очраша. Тынлык мизгелләре.

– Утырыгыз, утырыгыз, – ди Риза һәм бүлмәдән чыгып китәргә дип борыла. Шул вакытта карт аңа, кулын сузып, болай ди:

– Герр офицер, алыгыз, – немец карты учына кысып тоткан әйберне Ризага суза. – Ихтимал, бу сезгә хәзер миңа караганда күбрәк кирәк булыр.

Сугыш еллары эчендә немец телен яхшы үзләштергән Риза аны аңлый. Сүзсез генә картның учыннан медальгә яисә тәңкәгә охшаган кечкенә генә әйберне ала да бүлмәдән чыга».

Урамга чыккач, пулемет утына эләгеп, каты яралана. Катлаулы операцияләр кичерә, әмма исән кала. Немец карты биргән тәңкәне исенә төшереп, аны җентекәп карый. Тәңкәнең бер ягына сабыен кочаклаган мадонна сурәтләнгән була. Шул вакытта гына Риза моның икона булуын һәм аны үлем тырнагыннан нәкъ менә шул – немец картының бүләге генә саклап калуын аңлый. Кырык елдан соң шул истәлекле тәңкәне Риза Ишморат үзенең улы Рөстәмгә тапшыра.

Бертуганнар арасында ул сугыштан берүзе генә әйләнеп кайта.

ӘТИЕМ ТУРЫНДА

Рафаил Ишморатов, улы:

– Әтинең сугышка киткән һәм кайткан чакларын хәтерлим. Бигрәк тә әтинең 1947 елның җәендә сугыштан кайткан вакытын. Аның кайтуын көтеп, без көн саен диярлек вокзалга бара идек. Ниһаять, ул кайтып җитте. Әти поезддан чыкты, без йөгереп барып кочаклап алдык. Өйгә җәяүләп кайттык. Әйберләреннән алты күн букча бар иде, аларны олаучыда алып кайттылар. Бе‑ ренче көнне үк әти мине Гадел Кутуй гаиләсе янына алып барды әле. Дустының үлемен авыр кичергән булса кирәк... Әнием Рәшидә Җиһаншина белән уртак тормышлары барып чыкмады. Алар аерым яшәргә карар кылдылар. Сугыш азагында әти үз гомерен журналист Фатыйма Галиева белән бәйләгән була. Ә 1946 елда уллары Фәрит туган. Кем белә, бәлки, Бөек Ватан сугышы аермаган булса, ике театр кешесе бик бәхетле тормыш кичерерләр иде, чөнки әни белән бик яратышып кавышалар бит. Энем Рөстәм әни белән яшәргә калды, ә мин әти белән Качалов театры артистлары тулай то‑ рагына күчтем... Берникадәр вакыттан соң әти Рәйсә ханымга өйләнде. Сугыштан соң ул режиссерлык эшеннән китте, бер‑бер артлы драма әсәрләре яза башлады. Ул чорда театрларга бик еш йөри идек...


ФАШИЗМГА – ҮЛЕМ

Сугыш чорында драматург өч пьеса иҗат итә: «Дошман лагеренда» (1941), «Ватан кызлары» (1941), «Кайту» (1942). Соңгы әсәр аеруча зур танылу ала. «Кайту» драмасының язылу тарихы да игътибарга лаек. Ул вакытта Риза инде мобилизацияләнгән, Казан янындагы танк батальонында хезмәт итә. Шулвакыт Таҗи Гыйззәт белән Әхмәт Фәйзи үтенече буенча политбүлек җитәкчесе Риза Ишморатовка, хәрби хезмәттән аерылмыйча гына, пьесаны язарга рөхсәт бирә. Ун көн эчендә драматург пьесаны тәмамлый. Риза Ишморат хәрәкәттәге армиягә киткәч, спектакль күчмә колхоз-совхоз театры тарафыннан сәхнәләштерелә, режиссеры ВәлиевСульва була. Премьерасы 2 ноябрь көнне Олы Шырдан авылында гөрләп үтә. «Кайту» пьесасы сугыштан соң да берничә мәртәбә төрле җыентыкларда басыла.

Калган ике пьеса басылмый. Дөресрәге, «Ватан кызлары» дип исемләнгән өч күренештәге драма «Үлем фашизмга» (1943) китабында басыла, ләкин соңрак аннан ертып алына. Китапның титул битенә «ПРОВЕРЕНО 1946» мөһере сугылган. Өстәмә буларак шуны да әйтергә кирәк: гәрчә «Әдәбият баскычлары» исемле татар совет әдәбияты елъязмасында 1943 елда басылып чыккан китаплар исемлегенә кертелсә дә, ул әдипнең библиографиясендә теркәлмәгән.

«БӘХЕТ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ»

Киң җәмәгатьчелеккә бигүк мәгълүм булмаган бу китапны Риза Ишморат үзенең иң мөһим әсәре дип атый. Китап 1957 елда басыла. Әлеге әсәрендә әдип укучыга бәхет хакындагы уйларын җиткерә. 1950 нче еллардагы Советлар Союзы гражданины өчен бәхет түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: булганына шөкер итү, көрәш, Советлар Союзы гражданины булу, ирек, кыюлык, хезмәт, мәхәббәт, дуслык. Автор үзенең фикерләрен дәлилләү нияте белән шул чор шагыйрьләренең әсәрләреннән өзекләр дә китерә. Бу китапны укып чыгу – илебезнең 50 нче еллардагы тормышына күз салуга тиң ул.

ГАИЛӘ ХӘЛЕ

Риза Ишморат яшәгән чор ил өчен дә, аның кешеләре өчен дә шактый катлаулы дәвер була. Илдә барган вакыйгалар драматургның шәхси тормышында да чагылмый калмый. Җир төзелеше техникумыннан үзе яраткан театр техникумына укырга күчкән егет иҗат казанында кайный башлый. Такташ, Кутуй, Сәйдәш белән бик тиз танышып, аралашып китә. Барысы да яшь, талантлы, тапкыр, кискен фикерлеләр. Яңа милли сәнгать бөреләнгән чак. Тирә‑юньдә яңа тормыш язы чәчәк ата! Талантлы яшьләр, рабфакта укыган туташлар белән очрашып, гаилә корып җибәрә. Дусты Кутуй өйләнә. Бервакыт май аенда, шомырт чәчәк аткан мәлдә Риза Сәгадәт атлы чибәр туташ – укытучы кыз белән таныша. Егет техникумны тә‑ мамлаганнан соң, яшьләр өйләнешә. Аларның бу никахтан кызлары Гөлнар туа.

Ишморатның театр техникумында укыткан чагы. Шул вакытта Казан кызы Рәшидә дә техникумга укырга керә. Гаиләсен бозмаска дип никадәр генә тырышмасын, мәхәббәт барысын да хәл итә. Киләчәктә татар театрының йөзек кашы булачак Рәшидә Җиһаншина белән никахыннан ике уллары – Рафаил белән Рөстәм туа. Лә‑ кин сугыш афәте бу гаиләгә дә аерылышу алып килә. Фронт редакциясенә коман‑ дировкага җибәрелгән Фатыйма исемле туташ белән мөнәсәбәтләреннән Риза Ишморатның Фәрит исемле улы дөньяга килә. Сугыштан соң инде Риза да, Рәшидә дә бергә була алмаячакларын аңлыйлар. Рафаил – әтисе белән, Рөстәм әнисе белән кала. Соңрак Риза Ишморат Рәйсә ханымга өйләнә. Уртак балалары Равил туа.

«ИҢ СОҢГЫ СҮЗ»

Атеистик дәүләттә яшәү Риза Ишморатның тормышына гаять көчле йогынты ясый. Мулла баласы булу совет чорында язучыга никадәр авырлык тудырганын ул бары үзе генә белгәндер, мөгаен. Риза Ишморат башка бик күп кешеләр кебек үк диннән читләшә. Ата-бабаларыннан мирас булып килгән хәзинәгә яңадан якынаю аңа ил таркалгач кына насыйп була. 1992 елда ул «Иң соңгы сүз» дигән мәкаләсен яза. Анда Риза татар шигъриятенә үз карашын белдерә һәм биш иң яхшы татар шагыйрен күрсәтә. Дөньяда иң камил шигырьне дә атый: шигъри икеюллык – Коръәннең 112 нче «әл-Ихлас» сүрәсе ул. Кайчандыр, бала чакларында, әтиләре Фәхретдин уллары Риза һәм Зыя белән әлеге шигырьнең мәгънәсен тикшергән була. «Иң соңгы сүз»ендә язучы әлеге сүрәне тирән әхлакый, фәлсәфи һәм фән‑ ни фикерне эченә алган, кешеләрне уйландыра торган бөек әсәр дип атый. 

ЗЫЯЛЫЛАР СҮЗЕ

Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы:

– ХХ гасырның 1920–1960 нчы еллары арасында драматургия төрендә Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гыйззәт, Мөхәммәт Әблиев, Риза Ишморат, Гамир Насрый, Сәет Шәкүров, Абдулла Әхмәт, Әнәс Камал һ.б. актив эшли. Әлеге чор сәхнә әдәбияты бүген аеруча зур бәхәсләр уята. Бер яктан, 1920–1930 нчы елларда уңышлы эшләгән Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галимҗан Ибраһимов кебек әдипләр «шәхес культы» репрессияләренә эләгә. Икенче яктан, язучылар гаять көчле идеологик басым астында калып, шул шартларга яраклашырга мәҗбүр була. Шуңа да бу елларда язылган пьесаларның зур күпчелеге совет хөкүмәте тудырган мифларга йөз тотып иҗат ителгән. Нәтиҗәдә, 1917 елга кадәрге тормышны тәнкыйтьләгән, совет чорын мактаган күпсанлы әсәрләр языла. Әмма ул чорда да халык тормышын, аның үткәне белән бәйләнештә, еш кына халык авыз иҗаты, тарихи шәхесләр аша сурәтләгән пьесалар языла, сәхнәгә менә. Әдипнең сугыш чорында язылган «Кайту» (1942) драмасы шул чорның иң уңышлы әсәреннән булып, сугыш елларында сәхнәләрдән төшми уйнала, тамашачы күңелендә фашизмга нәфрәт, җиңүгә ышаныч хисләре тәрбияли. Риза Ишморатның 1950 нче елларда язылган «Үлмәс җыр» драмасы Муса Җәлил батырлыгын сурәтләгән, шагыйрьнең әдәби образын торгызган беренче әсәрләрдән була. Ул берничә телгә тәрҗемә ителеп, рус, мари, үзбәк театрларында куела. «Алар дүртәү иде» («Океан батырлары») пьесасы да татар кешесенең героик образын сурәтләве белән үз вакытында яңгыраш ала. Шул рәвешле, Риза Ишморат иҗаты татар драматургиясендә Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнашлар буынын 1960 нчы еллардагы Хәй Вахит, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин кебек драматургларга тоташтыруда, традицияләрне яклауда һәм саклауда, үз чоры татар тамашачысын театр залларына китереп, аның рухи ихтыяҗына җавап бирүдә билгеле бер урын алып тора.

Ихтыяр Кыямов

Фотолар «Ватанны саклаучы» китабыннан алынды 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: