Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Хәсәни салган сукмак

Иң алдынгы нәшрият, иң прогрессив татар журналы, кыю һәм тирән фикерләр, кабатланмас иҗат экспериментлары – болар барысы да Әхмәтгәрәй Хәсәни турында. Аның язмышы фаҗигале тәмамлана. Әмма аның очрагында үлемне үлем дип кенә бәяләп булмый. Без әле дә Хәсәни салган сукмактан атлыйбыз шикелле.

СӘҮДӘГӘРЛӘР КАНЫ

Әхмәтгәрәй моннан 140 ел элек, 1883 елның 15 декабрендә хәзерге Татарстанның Әтнә районына кергән Олы Әтнә авылында туа. Аның әтисе Сибгатулла Гайнулла улы сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә һәм, 1888 елны гаиләсен Казанга күчереп, мануфактура сәүдәсен дәвам итә. Башкалада Хәсәниләрнең йорты Печән базары тирәсендә, Каюм Насыйриның күршесендә генә була. Бөек мәгърифәтченең янәшәсендә генә үсү дә Әхмәтгәрәйгә йогынты ясамый калмагандыр. Истәлекләрдә аның әле үсмер чагында ук Каюм бабай янына йөрүе һәм аралашуы теркәлгән.

Булачак нәшир сыйфатлы белем алу бәхетенә дә ирешә: әтисе башта өйгә укытучылар чакыртып укыта, ә аннары – данлыклы «Мөхәммәдия». Белем алуының нәтиҗәле булуы һичшиксез, чөнки Әхмәтгәрәй рус телен дә, гарәп, алман һәм француз телләрен дә яхшы үзләштерә. Алга таба үзе нигезләгән «Аң» журналында псевдоним белән чыгарачак мәкаләләреннән аның төрле мәдәниятләрне белүе, дөньякүләм фәлсәфә, әдәбият һәм сәнгать тарихы белән таныш булуы бик яхшы аңлашыла. Димәк, алдыбызда шул чорның эталон вәкиле: сәүдәгәр гаиләсендә туган, сыйфатлы белем алган һәм прогрессив карашларга ия егет.

    
Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр. 1903 ел. ТР Милли музее фондыннан.

20 яшьлек чагында бу егетнең тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе була. Ул сәүдәгәр хаҗи Ногман Габделкәримовның кызы Зәйнәпкә өйләнә. Татар тарихында Зәйнәп Хәсәния исеме дә могтәбәр бер урында тора. Ул – иренең даими ярдәмчесе һәм киңәшчесе, хезмәттәше һәм фикердәше. Зәйнәп ханымнан башка Әхмәтгәрәйнең уңышлары да, бәлки, мөмкин булмас иде. Ә бит бик тиздән аларның, заман теле белән әйткәндә, зур проектлары башланачак…

ЯҢА ДӘВЕРНЕҢ ҮЗ «ГАСЫР»Ы

1907 елның 25 февралендә Әхмәтгәрәй Хәсәни китап нәшер итү эшен башлый. Ул нәшриятын әлегә рәсми рәвештә теркәп тә тормый, чөнки эш масштабларын зурайту турында бик уйламый да. Бер ел эчендә яңа нәшрият 13 китап бастырып чыгара. 1908 елның 26 февралендә үк, төгәл бер ел узгач, Хәсәнинең «Сарай» номерларында урнашкан «офис»ына полиция килә һәм тентү уздыра. Бу хакта документларда теркәлгән мәгълүмат та бар. «При осмотре найдены книги на татарском языке, частью беллетристического, частью же популярно-научного содержания, связанные кипы и назначенные по словам самого Ахмеда-Гарея Хасанова к отправке иногородним заказчикам. Все книги оказались изданным самим Хасановым с ведома Казанского Комитета по делам печати. Кроме означенных произведений, найдены два сочинения (одно по математической географии, другое по пчеловодству) в корректурных оттисках, по-видимому еще не изданные в свет. В помещении на Екатерининской улице, кроме печатных книг, оказались кипы несброшюрованных листов тех же изданий, которые были найдены у Хасанова и в готовом виде». (Әхмәтгәрәй Хәсәнине тентү актыннан, 1908 елның 28 феврале. ТР Дәүләт архивында саклана).

Шик тудырырлык берни табылмаса да, Хәсәниләр эшчәнлекләренең билгеле бер даирәдә зур кызыксыну уятканын һәм аны ничек тә булса рәсмиләштерергә кирәклеген аңлыйлар.

Дусты Габдрахман Рәхмәтуллин белән берлектә, Әхмәтгәрәй Хәсәни 1909 елның 1 гыйнварыннан рәсми рәвештә «Гасыр» нәшрияты эшен башлап җибәрә. Шулай итеп, тулысынча легаль нәшрият һәм китап кибете барлыкка килә.

Танылган галим Әбрар Кәримуллин санап күрсәткәнчә, эшчәнлеге 1921 елга кадәр үк дәвам иткән «Гасыр»да 14 ел эчендә 153 исемдәге китап басылып чыга. Аларның безгә мәгълүм булган өлешенең гомуми тиражы – 437 500 данә. Башка татар нәшриятлары белән чагыштырсак, ул кадәр зур сан да түгел сыман. Әмма Хәсәнинең нинди китаплар чыгарганын карасак, «Гасыр»да, мөгаен, заманның иң прогрессив басмалары дөнья күргәндер. Ул эшчәнлеген серияләр форматында да алып бара. Нәшриятта «Театр мәҗмугасы» сериясендә драма әсәрләре басыла. «Әдәбият мәҗмугасы»нда татар әдипләренең әсәрләре дә, русчадан тәрҗемәләр дә чыгарыла. Фәнни-популяр китаплар өчен – «Голум вә фәннун», мәктәпләр өчен – «Дәрес китаплары», балалар әдәбияты өчен «Балалар дөньясы» серияләре барлыкка килә.

Әхмәтгәрәй Хәсәни энесе Габделбарый белән. «Әхмәтгәрәй Хәсәни» фәнни-популяр җыентыгыннан. 

Тәрҗемәләр, дәреслекләр, медицина өлкәсенә караган файдалы китаплар – боларның барысы да аңлаешлы, җиңел телдә язылган, сыйфатлы итеп бастырылган хезмәтләр.

Әхмәтгәрәй Хәсәни, Оренбургтагы Рәмиевләр сыман ук, китап чыгару эшендә полиграфия сыйфатына зур игътибар бирә. Китап зәвыклы булырга тиеш дип саный ул. Шуңа күрә «Гасыр» чыгарган китаплар да, «Аң» журналы да иллюстрацияләргә бай булулары белән аерылып тора. Китапларда титул битләре, тышлыклар, төрледән-төрле бизәлеш элементлары ерактан ук «Бу Хәсәниләрнеке!» дип кычкырып тора сыман. Хәер, бу бер дә гаҗәп түгел. Басмаханә эшендә белемен арттырыр өчен, Хәсәни 1910 елда махсус Швейцария, Польша, Германия һәм Франциягә бара, типографияләр эше белән таныша.

Татар язучылары һәм актерларының портретларын почта открыткалары рәвешендә бастырып дөньяга таратучы да «Гасыр» нәшрияты була. Хәзер тарихи һәм биографик китапларны, музей экспозицияләрен бизәгән бу портретлар татарларны бер мәдәни киңлектә берләштерергә ярдәм итә. Казандагы язучыны Уфада да, Оренбургта да, Мәскәү белән Питерда да таный башлыйлар бит!

Бу зур эшләрне Әхмәтгәрәй сөекле җәмәгате Зәйнәпнең рухи һәм матди ярдәме белән генә башкарып чыга. Нәшриятны оештырганда ук Зәйнәп ханым үзенең бирнә акчасын да бу эшкә тота. Бу хакта аның күп еллар үткәч язучы һәм галим Мөхәммәт Мәһдиевкә сөйләгән истәлеге теркәлгән: «Әти-әни язу эшенә каршы килделәр. Җитмәгән сумманы минем бриллиант, энҗе, йөзекләрне сатып әзерләдек. Башта китаплар бастырдык. Якын иптәшләр әйтәләр: «Әллә берәр журнал чыгарып карыйсызмы?»

ДУСЛАРНЫ САЙЛЫЙ БЕЛ

Хәсәни шул рәвешле иҗат әһелләрен бар дөньяга таныта, үзләрен исә «Гасыр» тирәсендә берләштерергә омтыла. Ә бәлки, аның махсус омтылышы-планы да булмагандыр, ихласлык белән дөньяда гамәл кылып, аны үзгәрткән, матурлык чәчкән нәшир янына Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Галимҗан Ибраһимов, Гафур Коләхмәтов, Гали Рәхим һәм башка бик күпләр үзләре дә җыелырга тырышкандыр.

Хәлбуки ул чор татар яшьләре нәшриятредакцияләрдә генә түгел, ә аерым клубта да җыелалар. 1907 елның 1 декабрендә ачылган «Шәрекъ клубы»ның башында торучыларның берсе – безнең Әхмәтгәрәй әфәнде. Аңа 24 яшь, ул «яшьләр хәрәкәте» лидерларының берсе, шуңа да мондый берләшмәнең нәкъ менә аның катнашында оешуы табигый.

Әхмәтгәрәй Хәсәни Швейцариядә. 1910 ел. «Әхмәтгәрәй Хәсәни» фәнни-популяр җыентыгыннан. 

Алдынгы татар яшьләрен берләштергән клубта спектакльләр һәм концертлар куела, лекцияләр укыла, «әдәбият ахшамнары» уздырыла. Әхмәтгәрәйнең энесе Габделбарый Хәсәни клубта кыллы оркестр да оештыра. Клубта иҗтимагый һәм сәяси темаларга моназаралар да кубып‑кубып тора. Гомумән, «Шәрекъ» яшьләре – үз фикерләре булган һәм актив шәхесләр. Шуңа күрә «Шәрекъ клубы» әгъзаларының һәрберсе турында жандармерия төпченеп мәгълүмат җыя, донослар һәм хәбәрләр сәяси полициягә даими килеп тора.

1908 елда «Шәрекъ клубы» хәзерге Горький урамы, 3 нче йортта урнашкан «Новый клуб» бинасында ике спектакль куйдыра. Аларның берсе Хәсәнинең «Хат болгатты» пьесасы буенча уйнала. Бу елларда Әхмәтгәрәй тәрҗемәче, драматург һәм язучы буларак та үзен сыный башлый. Алга таба туып, үсеп килгән татар театрында «Денщик Гали» спектакле дә куелып, тамашачы мәхәббәтен яулаячак. Бу дәвердә ул Г. Ильяс псевдонимын куллана. Әдәби хезмәтенә ул кыенсынып, чамадан тыш тыйнаклык күрсәтеп карый. «Денщик Гали»нең кереш сүзендә ул болай яза:

«Каләмем тәҗрибәсез, куасез, бу беренче тәхриремдә (әсәремдә) чук нәксаннар (күп җитешсезлекләр) булачагын беләмен. Ләкин нә чара ки, әдәбиятымызга улган зыядә мәхәббәтем мине каләм сарып бул язмая мәҗбүр итте. Хөрмәтле укучыларга түбәнчелек белән тәкъдим итеп, косурлары (кимчелекләре) булса, гафу итүләрен үтенәмен».

Билгеле, шушы иҗади мохиттә Хәсәнинең якын дуслары-фикердәшләре барлыкка килә. Алар арасында Габдулла Тукай да бар. Шагыйрьнең шигырь җыентыклары да «Гасыр»да басылып тора. Ә инде 1912 елда пәйда булачак «Аң»ның тарихы турыдан-туры Тукай–Хәсәни тандемына барып тоташа. Тукай Әхмәтгәрәйнең өендә дә, дачасында да була, гомумән, гаилә дустына әверелә. Ахыр чиктә, Тукай белән Клячкин хастаханәсендә хушлашкан соңгы кешеләрнең берсе дә – Әхмәтгәрәй. Еллар үткәч, Татарстан Дәүләт музеена Тукай һәм замандашлары белән бәйле шактый гына экспонатларны тапшыручы исә Зәйнәп Хәсәния булачак.

«ИНДЕ ЭШЛИК ЧЫН АҢ БЕЛӘН»

Нәшрият бар. Татар яшьләренең җыелу, күңел ачу, аралашу һәм бергә гамәл кылу урыны – клубы бар. Фикерләрне татар дөньясына уртаклашыр өчен матбугат чарасы гына җитми. Анысының чираты 1912 елда килеп җитә.

Журнал Хәсәни тирәсендә формалашкан иҗади түгәрәкнең озак уйланулары нәтиҗәсендә оешып китә. Шулай итеп, «Аң»ның аңлы даирәсенә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Газиз Гобәйдуллин, Фәхрелислам Агиев, Һади Атласи, Гафур Коләхмәтов һәм тагын бик күпләр керә.

Әзерлек эшләре 1912 елның җәендә башланып китә. Журналга исем табу мәсьәләсе Хәсәниләр дачасында үткән мәҗлестә хәл ителә. Бу рәсми булмаган киңәшмә-мәҗлестә Тукайның да катнашуы, журналга «Аң» исемен тәкъдим итүе билгеле. 15 декабрьдә басылып чыккан беренче сан да Тукайның шигыре белән ачылып китә. Аның соңгы юлы аеруча кызыклы: «Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән».

Чынлап та, ул чор матбугатында «Аң» бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрелә. Мөгаен, ул Европа мәдәниятенә иң якын торган журналыбыз булгандыр. «Аң» чын мәгънәсендә халыкның үзаңын тәрбияли торган басмага әйләнә. Журнал сәнгать белән дә таныштыра: Галимҗан Ибраһимов тәкъдиме буенча, күренекле рәссамнарның картиналары тупланган аерым «Альбом» нәшер ителә һәм таратыла. Милли әдәбият белән беррәттән, журнал битләрендә дөнья әдәбияты үрнәкләре, фәнни һәм фәлсәфи тәрҗемәләр дә дөнья күрә. «Аң»дагы дискуссияләрнең шаукымы әле бүген дә сизелә.

Әхмәтгәрәй Хәсәни үзе А. Чеховның «Бәхәсләшү», А. Франсның «Бине Бәшир тарихы», А. Амфитеатровның «Укучы дус», А. Апинянскийның «Сахра» хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Журналда аның «Рух гыйлеменнән бер ләүхә» исемле тәрҗемә трактаты басыла. Бу – татар телендә психология өлкәсендә язылган беренче текстлардан.

«Арган гакылның калебкә ирек белән хөкем сөрергә рөхсәт иткән минутлары да була. Ләкин гакыл тиздән тәүбәгә килергә бурычлы була, чөнки калеб шул минутны форсат улып, үзенең киләчәктә карарга булдыксызлыгы аркасында төзәтмәслек явызлык эшләргә өлгерә һәм гакылга аның авыр нәтиҗәсен җиңеләйтә төшәр өчен күп көч сарыф итәргә туры килә».

123 саны чыгарга өлгергән журналның уңышы – Әхмәтгәрәй белән Зәйнәп Хәсәниләрнең казанышы. Нәшриятның да, журналның да эшен тулысынча диярлек бу ике кеше алып бара. Бу чыннан да эчкерсез, ихлас хезмәтнең гали бер үрнәгедер, мөгаен.

ХУШЛАШУ

Журнал тарихы 1918 елда өзелә. Аны чыгарыр өчен оештырылган типография дә башта дәүләткә арендага бирелә, аннары Рәхмәтуллин белән Хәсәни аны бөтенләйгә дәүләт кулына тапшыра. Бу милек күчеше ирекле булган дип санала.

НЭП чорында, 1926 елда, татар язучылары, галимнәре, журналистлары, әдәбиятчылары, шул исәптән Хәсәни тарафыннан «Яңа китап» кооператив нәшрияты оештырыла. Бу елларда Әхмәтгәрәйгә гаиләсен кайгырту шактый авырга төшә. Нәшриятны 1929 елда ябалар. Ә ике елдан, нәкъ шул нәшрият эшчәнлеге аркасында, аны кулга алалар.
 Әхмәтгәрәй Хәсәнинең кара савыты.

Әхмәтгәрәй Хәсәнинең каләме.

1932 елның маенда, «милли буржуазия белән элемтәдә торуда, яшерен әдәбият таратуда» гаепләнеп, 3 елга лагерьга хөкем ителә. Аның төрмәдән гаиләсенә язылган хатлары да сакланган:

«Я жив, не хвораю, но здоровье мое пошатнулось, чувствуется слабость и утомленность, память тоже ослабела, но вместе с тем я не падаю духом, стараюсь быть бодрым, на будущность смотрю оптимистически, думаю о том, что 50-летнему старику, посвящающему почти половины своей жизни к просвещению своего народа, будет дана возможность вновь вступить в социалистическое общество и жить новой, разумной и трудовой жизнью».
    
«Аң» журналының 1914 елгы бер саныннан.

Хәсәни Беломор-Балтыйк каналы төзелешенә җибәрелә. Әмма азат ителгәннән соң өйгә кайткан чагында тифтан үлә. Аңа бу вакытта 50 яшь була.

Аны аклау мәсьәләсе 1959 елда гына хәл ителә. 1933 елда ук вафат булган репрессия корбанының хатынына, «ирегез 1961 елның 9 мартында үлде» дип, үлү турында таныклык тапшырыла…

Айдар Шәйхин

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: