Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Бер ананың сигез улы...

Бөек Ватан сугышы турындагы иң популяр җырларның берсе «Торналар» («Журавли») дип әйтсәм ялгышмамдыр. Әлеге җырның тарихы үзәк өзгеч – Төньяк Осетиянең Дзуарикау авылыннан Газдановлар гаиләсендә җиде ир‑егет була. Алар барысы да бер‑бер артлы фронтка китә. 1941 елда бер уллары, 1942 елда тагын ике уллары һәлак була. Бу кайгыны ана кеше күтәрә алмый, аны да җирлиләр...

Соңрак ата кешегә тагын өч улының мәрхүм булуын җиткерәләр. 1945 елда Газдановлар гаиләсенә кара мөһер сугылган җиденче хат килә. Почта ташучы бердәнбер оныгы белән яшәүче ата кешенең өенә барудан баш тарта. Нәтиҗәдә, авылның аксакаллары кара мөһер сугылган хатны илтергә үзләре бара. Бу хәбәрне ишеткәч, үсмер оныгы белән бусагада утырган ата кешенең йөрәге ярыла...

1963 елда авылда кайгылы ана һәм җиде очар кош рәвешендә һәйкәл ачыла. Әлеге фаҗигале тарихны Дагыстан шагыйре Рәсүл Гамзатов ишетеп ала. Авылга килә, һәйкәлне күрә. Һәм озакламый авар телендә «Торналар» дип аталган шигырь иҗат итә. Тиз арада аңа көй языла, җыр сүзләре исә берничә телгә тәрҗемә ителә.

Ә бит бездә дә шундый үзәк өзгеч язмышлы гаилә булган. Төньяк Осетиядә ата белән ана сугышта җиде улын югалтса, Мамадыш районы Урта Кирмән авылында яшәүче Әхмәдиевләрнең сигез баласы фронтта һәлак була...

САБЫР КАНАТ ТА СЫНА...

Сугыш афәте Әхмәдиевләрнең капкасын 1919 елның язында ук шакый – ике улларын хәрби хезмәткә алалар. Нәкъ шул чорда Нократ яры буена көнчыгыштан Колчак гаскәрләре килә. Бертуган Исмәгыйль һәм Ибраһим Фәттаховлар (малайлар әтиләре исеме белән йөри) кулларына корал ала. Егетләр, дошманга каршы көрәшеп, Себергә кадәр бара. Каты бәрелешләр вакытында Исмәгыйль һәлак була. Абыйсын чит җирдә җирләп, Ибраһим туган йортына ялгызы гына кайта. «Сиңа дип атап алган идек, абыйның төсе итеп сакларсың», – дип, Ибраһим, кечкенә яшел сандыкка салып, әнисенә Коръән китабы тапшыра. Ул чагында әле ана кеше бу беренче югалтуның соңгысы түгел икәнлеген башына да китерми...

1941 елның июнь ае. Илдә булган зур үзгәрешләрдән халык азмы‑күпме сулу алган вакыт. Урта Кирмән авылында «Алга» колхозы оеша, халык шунда эшли. Тугыз бала – сигез ул, бер кыз атасы Фәттах Әхмәдиевне баш тегермәнче итеп билгелиләр. Тирә‑юньдә оста тукучы булып танылган Фатыйха апа да җиң сызганып эшли, башка авыл хатыннары кебек үк, кырдан кайтып керми. Әнә шулай яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана. 

Көн саен дистәләгән ир‑ат фронтка китә. Аңлашыла ки, Әхмәдиевләрнең да уллары бер‑бер артлы сугышка чакырыла.

Авылга кара мөһер сугылган хатлар килә башлый. Август иртәсендә хат ташучы Әхмәдиевләргә да шундый язу калдырып китә. Хатны иң беренче ата кеше – Фәттах ага укый. Шул көнне аны йөрәк өянәге тота, һәм озакламый ул бакый дөньяга күчә. Ә тугыз бала табып үстергән ана кеше исә азаккача түзә... (Ире мәрхүм булганда Фатыйха апа ике улын, бердәнбер кызын югалткан була. Кызлары Сәлимә уналты яшендә үпкә авыруыннан үлә).

Фатыйха Әхмәдиева азаккача бирешми. Дүрт ел эчендә бер‑бер артлы алты улын югалта. Төпчеге Әгъмәлетдин сугыш тәмамланган‑ да исән була. Менә шул хәбәр аның күңелен юатып, яшәргә көч бирә. Төпчегеннән килгән хатларны ул ятлаганчы укый. Ләкин... Әгъмә‑ летдинне 1945 елның җәендә японнарга каршы сугышка җибәрәләр. Әнә шунда ул батырларча һәлак була. Шул хәбәрне ишеткәч, ана кеше өч айдан үзе дә мәрхүм була. 1945 елның декабрендә авылдашлары 67 яшьлек Фатыйха түтине җирлиләр. Һәм шуның белән ишле гаиләнең олы фаҗигале тарихы тәмамлана...

«КИЧЕР, САКЛАП КАЛА АЛМАДЫК»

Юк, тәмамланмый! Бәхеткә, фронтка киткәнче ике улларының – Мөгътәсимнең бер малае, өч кызы, ә Ибраһимның бер улы һәм кызы кала. Әмма... Мөгътәсимнең җәмәгате Гамилә авырып үлү сәбәпле, 1942 елда дүрт баланы да ятимнәр йортына алып китәләр. Авылда исә Фатыйха түтинең ике оныгы – Ибраһимының балалары була. Бергә яшәмәсәләр дә, оныклар әбиләре янына бик еш барып йөри. Иң сөенечлесе – ул оныкның берсе, Ибраһимның кызы Мәрзия апа бүген исән-сау. Өлкән яшьтә булса да, үз аягында йөри, акылы камил, күңеле шат. Туган авылында балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яши ул.

Иң сөенечлесе – ул оныкның берсе, Ибраһимның кызы Мәрзия апа бүген исән-сау.

Танышып, хәл‑әхвәл сорашкач та, Мәрзия апага:

– Фатыйха әбиегезне яхшы хәтерлисезме? – дидем.

– Әйе, бүгенгедәй күз алдымда тора. Чандыр гына гәүдәле, җитез карчык иде. Әби мәрхүм булганда миңа унбиш яшь тулган иде. Гомер буе сыер тотты ул. Үләр алдыннан гына сыерын күршеләре алып чыкты. Соңгы көннәрендә үзе дә күршеләрендә яшәде.

– Ә ни өчен сезнең йортка күченеп килмәде? – дим.

– Өен ташлап китәсе килмәде. Әни баштарак гел чакыра иде. Тик әби: «Үз нигеземдә үләсем килә», – дип әйтә килде. Күршеләре гел кереп йөрде. Берсендә әни белән килсәк, күршеләр әбинең сараен утынга сүткән. Әнинең шуның өчен тавыш чыгарганын хәтерим. Күршеләр сыерын савып, сөтен дә көн саен алып чыгып киткәннәр. Әнә шулай әби күршеләрдә калды да...


Урта Кирмән зиратында, агач рәшәткәләр белән тотып алынган урынга, кечкенә генә кәгазьгә Фатыйха Әхмәдиева турында өч-дүрт җөмлә язылган. 

Мәрзия апа күңелендә бер истәлек яши. Ул аны бүген дә бик яхшы хәтерли:

– Авылда: «Әгъмәлетдин һәлак булган», – дигән хәбәр таралды. Мин аны‑моны уйлап тормыйча, әбинең өенә йөгереп бардым да: «Абыйны үлгән диләр. Су‑Елга авылыннан бер солдат кайткан, ул күргән», – дидем. Әби башта таш кебек катып калды, аннан үксеп елый башлады. Мин үземчә юаттым инде аны. Ләкин ул чакта әбинең ниләр кичергәнен аңлар дәрәҗәдә булмаганмын, әлбәттә.

Икенче көнне иртән Фатыйха әби килененең йортына килә. Оныгы Мәрзияне алып, унбиш чакрым ераклыктагы Су‑Елга авылына китәләр. Фронттан яраланып кайткан солдат Мәгъсүм‑ җан Юнысов яшәгән йортны эзләп табалар. Фатыйха әби улы белән бер полкта булган егеткә турыдан-туры сорау бирә:

– Мәгъсүмҗан, өзмә үзәкне. Дөресен сөйлә... Мин инде озак та яшәмәм. Көтүдән дә авыр нәрсә юк. Әгъмәлетдинем исән түгелме?

Мәгъсүмҗан күз яшьләрен сөртә:

– Без аны сазлыклы урында җирләп калдырдык... Кыйблага каратып гәүдәсен бордым, белгән догаларымны укыдым, Фатыйха апа. Аның батырлыгы хисабына без исән калдык... Менә аның пилоткасы, истәлеге дип башыннан салдырып алдым. Эх, Фатыйха апа, Әгъмәлетдиннең бик тә синең янга кайтасы килде. «Мине әни көтә», – дип көн дә әйтә иде. Кичер, саклап кала алмадык, кичер...

Мәрзия апа Фатыйха әбисе белән болыннар аша сүзсез генә авылга кайткан сентябрь кичен яхшы хәтерли. Шул көннән соң сигез улын югалткан ананың хәле тагын да начарлана. Йөри алмас хәлгә килә. Күршеләрендә ике айдан артык яшәп, бакыйлыкка күчә.


► – Укчы-автоматчы Әгъмәлетдин Фәттахов Советлар Союзы Маршалы Р. Я. Малиновский җитәкчелегендәге Забайкалье фронты гаскәрләре сафында дошманның Квантун армиясенә каршы хәлиткеч-җитди һөҗүмдә катнаша. Хинган-Мукден операциясе барышында 36 нчы армия сугышчылары японнарның җиңелмәс дип исәпләнгән алты мең кешелек Хайлар гарнизонын "тез чүктерәләр". Шул армиянең гади бер сугышчысы Әгъмәлетдин Фәттах улы, украин егете – егерме дүрт яшьлек ефрейтор Владимир Прокопьевич Бульба белән бергә, 18 августта дошман дзотының үлем укларын чәчүче амбразурасын күкрәге белән каплап, Үлемсезлеккә атлый...

Шаһинур Мостафинның

"Ядрәләрне эреткән йөрәкләр" китабыннан 

«ӘТИНЕ ОЗАТЫРГА БАРДЫМ»

Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдин... Бер ананың сигез улы, һәм берсенең дә кабере билгеле түгел. Ни кызганыч, Фатыйха әбинең дә төгәл күмелгән урыны юк. Әйе, Урта Кирмәндә әбигә бик тыйнак кына каберлек ясап куйганнар, әмма ул якынча гына... 

Фатыйха Әхмәдиеваның нәсел дәвамчылары.

– Әбинең каберен төгәл хәтерләмим, – диде Мәрзия апа. – Ул чагында таш куюлар бик юк иде бит. Аның әле зәмһәрир суыкта кабер казуы да бик катлаулы эш: авылда ирләр юк дәрәҗәсендә, булса да, сугыштан яраланып кайтучылар иде. Әбине юл кырыенарак җирләгәнне хәтерлим. Ул чорда бөтен мәрхүмнәрне шунда җирләделәр...

Мәрзия апа әтисен фронтка озаткан көнне дә яхшы хәтерли. Атка утырып, район үзәгенә кадәр бара ул.

– Әтиләрне военкомат ишегалдында тезеп бастырдылар, – дип истәлекләре белән уртаклашты Мәрзия апа. – Без, озатучылар, урам якта тора идек. Газиз кешемне күргәч, тиз генә военкомат коймасы аша сикереп, әтинең алдына килеп бастым. Ул мине кочагына алды. Хәрби киемле кеше нәрсәдер сөйли, ә әти кулы белән башымнан сыйпапсыйпап ала. Ул чагында аның сугышка киткәнен белсәм дә, соңгы күрешүебез дип кем уйлаган... Әти мине бик ярата иде. Хәер, абыйга карата да бик рәхимле иде. Әти хушлашканда кулына күтәреп алды да: «Кызым, әниеңә йорт эшләрендә булыш. Мәктәптә яхшы укы. Ә мин сиңа хатлар язып торырмын», – диде.

Ибраһим Фәттах улы кызына сүз бирә – озак тормас, туган ягына тиз әйләнеп кайтыр. Әмма... бер елдан соң ата кешедән хатлар килүдән туктый. Соңрак, 1955 елда гына, очраклы рәвештә ачыклана – Ибраһим Яңа Комазан авылыннан Вәзыйх исемле егет белән бергә булган. Снаряд төшеп, гәүдәсе теткәләнеп беткән полкташын Вәзыйх үз куллары белән җирләгән...

Мәрзия апа үзе мәрхүм җәмәгате белән җиде бала – алты кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Бүген улы һәм килене тәрбиясендә кадерле әни, дәү әни булып яши. Иң сөенечлесе – балаларының барысы да исән-сау, тормышлары матур. Ике кызы авылда яши, калганнары читтә икән. Туксан ике яшен тутырган әбинең әлегә 14 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Сигез оныгы армия сафларында булган. Мәрзия апа моны аеруча бер горурлык белән әйтте.

Фатыйха Әхмәдиеваның улларына багышлап тукыган сөлгесе.

ҺӘЙКӘЛ КИРӘК!

Фатыйха Әхмәдиеваның фаҗигале язмышы хакында киң җәмәгатьчелек 1990 нчы елларда гына белә. Якташлары, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин очраклы гына ишетеп ала. Шуннан соң ул Фатыйха апаның сугышта үлгән уллары турында мәгълүмат туплый башлый. Шаһинур Мостафин район үзәгендә Ана һәйкәле ясауны башлап йөрүче дә була. Бүген Мамадыш шәһәренең «Хәтер паркы»нда балаларын сугышта югалткан аналарга мемориаль такта һәм Ана һәйкәле бар. Ә Мамадыш туган төбәкне өйрәнү музеенда Фатыйха Әхмәдиевага багышлап аерым экспозиция ясаганнар.

– Безнең теләк, хыял – Фатыйха Әхмәдиевага багышлап махсус һәйкәл ясату, – диде Мамадыш туган төбәкне өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова. – Әйе, 1997 елда шәһәребездә Ана һәйкәле эшләнде. Әмма ул бөтен аналарга багышлана. Ә Фатыйха Әхмәдиева кебек анага аерым һәйкәл булырга тиеш! Сигез ир бала тәрбияләп үстереп, аларның барысын да сугышка озаткан, ә иң аянычлысы – шуларның берсе дә кире әйләнеп кайтмаган. Андый каһарман аналар ил күләмендә күп түгел. Без белештек: рус, украин, белорус, осетияле, чуваш, удмурт халкында да шундый фаҗигале язмышлар булган. Һәм ул аналарның һәрберсенә шәхси һәйкәл куелган. Алар моңа лаек та. Ә татарның юк...

Музей хезмәткәрләре кулында инде булачак һәйкәлнең кечерәйтелгән варианты бар. Аны Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Мамадыш егете, скульптор Артур Давыдов эшләгән. Каһарман ананың тормыш юлын өйрәнеп, Мәрзия апа белән очрашып сөйләшкәннән соң, Артур бик үзенчәлекле сын күзаллаган. Булачак һәйкәлдә Фатыйха апа эскәмиядә утыра. Аның сәбәбен Гөләндәм ханым Давыдова болай аңлатты:

– Бездә Фатыйха апаның оныгы Мәрзия белән өйләре каршындагы эскәмиядә утырып төшкән фотосурәте бар. Булачак сын әнә шул фотоны күзаллап эшләнсен иде, дибез. Гомумән, авыл халкы өчен эскәмия элекэлектән дөнья белән бәйләнеш чарасы булып торган: ул анда авыр эштән соң азрак хәл алган, күрше‑күлән белән аралашкан, дөнья хәлләрен сөйләшкән. Сугыштан соңгы чорда исә аналар, шунда утырып, бәлки кайтырлар дип, һәлак булган улларын көткән. Шуңа да эскәмия һәйкәлдә символик көчкә ия.

– Һәйкәлне куйдырырлык иганәчеләр юкмы? – дим.

– Әлегә табып булмый. Артур һәйкәлнең бронзадан булуын тели. Фотога утырып төшү өчен дә урын кирәк. Район администрациясе бу хакта белә, әмма, әлеге дә баягы, бөтен сәбәп акча юклыкка кайтып кала.


► – Мамадыш туган төбәкне өйрәнү музеенда каһарман ана һәм аның улларына багышланган экспозиция бар. Иң кадерле ядкарьләрнең берсе булып Фатыйха Әхмәдиеваның улларына багышлап тукыган сөлгесе һәм Коръән китабы саклана. Фатыйха апа уллары рухын мәңгеләштерергә теләгәнме, очраклылыкмы, әмма татар халкының милли символы – кызыл башлы сөлгедә 8 бизәк ярылып ята! Ил азатлыгы өчен шәһит киткән сигез улының төсе... Шуңадыр, сөлгене тетрәнмичә кулга алу мөмкин түгел, йөрәкнең асты өскә килә... 1904 елда Кәримовлар типографиясендә басылган, Фатыйха апаның шәхсән үзенеке булган, укый‑укый таушалыбрак киткән Коръән китабының урыны да түрдә. Сабыр ананың кешегә күрсәтергә теләмәгән күпме күз яше түгелгәндер аңа... Кул җылысы, бармак эзләре калган...

Мамадыш туган төбәкне өйрәнү

музееның фәнни хезмәткәре

Гөләндәм Давыдова 
 


Музей хезмәткәрләре кулында инде булачак һәйкәлнең кечерәйтелгән варианты бар.

...Фаҗигале язмышлар була, әмма Фатыйха Әхмәдиева кебекләре бик сирәк... Дүрт елда җиде улын, бер кызын югалткан ана нәрсәләр кичерде икән? Күз алдына да китереп булмый. (Башка берәүгә дә бу олы фаҗигане күрергә язмасын!) Иң аянычлысы – шуның кадәр хәсрәт кичкән ана бик күп еллар күләгәдә калган. Хәер, аның исемен бүген дә данлыйлар дип әйтеп булмый. Урта Кирмән зиратында, агач рәшәткәләр белән тотып алынган урынга, кечкенә генә кәгазьгә (!!!) Фатыйха Әхмәдиева турында өч‑дүрт җөмлә язылган. Миңа калса, зиратта ким дигәндә таштан матур истәлек тактасы торырга тиеш. Район үзәгендә исә махсус һәйкәлгә акча табылмый. Илгә сигез ул биргән ана исән вакытында да бер көн кадер-хөрмәт күрмәгән. Хәзер дә юк. Эх, егетләр...

Руфия Фазылова

Фото: Тимур Яковлев

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: