Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Беренче татар марксист әдибе Гафур Коләхмәтов

Беренче татар марксист әдибе Гафур Коләхмәтов

ХХ гасыр башы татар иҗтимагый хәрәкәтенә хас күренешләрнең берсе – рус әдәбиятын һәм мәдәниятен якын иткән яшьләр арасына революцион фикерләр үтеп керү, социал-демократлар идеологиясе таралу. Казан татар укытучылар мәктәбе шундый радикаль фикерле төркемнең формалашу үзәге булып тора. Гаделлек, тигезлек һәм демократик хокукларга ирешү, социалистик җәмгыять төзү турында хыялланган төркемдә Габделгафур Коләхмәтов та була. Киләчәктә ул беренче татар марксист әдибе буларак танылачак.

10 января 2024

БЕЛЕМ ТУПЛАУ

Габделгафур 1881 елның 5 маенда Пенза каласында Юныс һәм Бибигазизә Коләхмәтовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Бабасы – шәһәрдә сабын, шәм, ислемай, косметика мануфактурасы һәм кибетләр хуҗасы, икенче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Коләхмәтов. Сәүдәгәрнең вафатыннан соң 3 улына калган мануфактура 1888 елда банкротлыкка чыга. Юныс гаиләсе белән Саратов губернасы Кузнецк өязе Кундель хуторына күченеп китә. Юныс уллары Гафур һәм Габделкаюмны 1894–1897 елларда Нижний Ломов өязе Ятмис авылындагы Хәсән мулла мәдрәсәсендә укыта. Балаларына яхшы белем бирү теләге әти кешене 8–9 кешедән торган гаиләсе белән Казанга күченү карарына китерә. Бу 1897 ел була. Гаилә башлыгы Үтәмешевләрнең сабын кайнату заводына баш мастер булып урнаша.

Гафур, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, 1898 елның августында Казан татар укытучылар мәктәбенә (КТУМ) казна хисабына укый торган төркемгә кабул ителә. Рус телен яхшы белүе аңа биредә белем алуны нык җиңеләйтә. Гафур, программадан тыш, рус һәм дөнья әдәбияты классиклары әсәрләрен йотлыгып укый. Этнография, тарих, зоология, педагогика буенча хезмәтләрне өйрәнә.

1902 елның 18 маенда гаиләгә кайгы килә: 53 яшьлек әтиләре вафат була. Гаилә турында кайгырту Гафурга кала. Шуңа күрә егет КТУМны тәмамлаганнан соң дары заводына эшкә урнаша. Көздән Дары бистәсендә өч еллык рус‑татар мәктәбе мөдире һәм укытучысы итеп билгеләнгәч, Ш. Таһириның йортын мәктәпкә арендага алып, гаиләсен шунда яшәргә күчерә. Гафур Коләхмәтов ир һәм кыз туганнарына һәрвакыт ярдәм итәргә тырышып яши.

РЕВОЛЮЦИОН ЭШЧӘНЛЕК

Г. Коләхмәтов КТУМда Хөсәен Ямашев йогынтысында махсус әдәбият укый һәм марксизм тәгълиматы белән таныша башлый. Алай гына түгел, 1901 елны КТУМ укучыларының социал-демократик түгәрәге чират белән Гафур һәм Х. Ямашев яшәгән йортларда җыела торган була.

1902–1903 елларда большевик С.Н. Гассарның яшерен түгәрәгенә йөри. Түгәрәк утырышлары Коләхмәтовлар фатирында да уздырыла, биредә яшерен әдәбият та саклана. Гафур большевикларның төрле җыелышларында даими катнаша. 1911 елдан Х. Ямашев оештырган яшьләр түгәрәгенә йөри.

Ул эшчеләр арасында аңлату эшләре һәм яшерен түгәрәк алып бара. 1903 елның җәендә Дары заводы эшчеләренең Аккош күлендә үткәргән сходкасында катнаша. 1904 елны Алафузов заводы эшчеләренең яшерен түгәрәгендә марксистик политэкономиянең төп нигезләреннән берсе булган өстәмә кыйммәт турында доклад сөйли.

Аның сәяси эшчәнлегенең иң югары ноктасы – 1905 елның көзендә Казанда үткәрелгән сәяси митингларда һәм баррикадаларда актив катнашу. Халыкка демократик ирекләр бирү хакында 1905 елның 17 октябрь Манифесты игълан ителгәч, Казанда чуалышлар башлана. 25 яшьлек егет 19 октябрь көнне шәһәр Думасы бинасы янында митингта һәм полицияне коралсызландыруда катнаша, РСДРПның Казан комитеты җитәкчесе Н.И. Демперов җитәкчелегендәге халык милициясенә языла. Коралланган бер төркем революционерлар Казан шәһәр идарәсе бинасында туплана, 21 октябрь көнне, утлы кораллардан атып, хәрбиләргә каршы тора, ләкин көчләр тигез булмау сәбәпле, бирелергә мәҗбүр була. Кулга алынганнар арасында Г. Коләхмәтов та була. Ул 11 тәүлек төрмәдә утырып чыга. Соңрак иптәшләренә, мин шәһәр идарәсенә студентлар янына корал алу һәм восстание күтәрү өчен бардым, дип сөйли. Шушы вакыттан 1913 елга кадәр полициянең яшерен күзәтүенә алына.

Аның эшчәнлегенең мөһим өлешен милләттәшләре арасында марксизм тәгълиматын язма төстә пропагандалау алып тора. 1903 елдан башлап, большевикларның прокламация һәм китапчыкларын татарчага тәрҗемә итүдә, гектографта күпләп бастыруда катнаша. Шул рәвешле татар завод-фабрика эшчеләрен, авыл игенчеләрен һәм Казан укучы яшьләрен самодержавиегә каршы сыйнфый көрәшкә тупларга тырыша.

Беренче инкыйлаб елларында тәрҗемә эше тагын да күбәя. Гафур унлап прокламацияне татарчага тәрҗемә итә. 1905 елның көзендә татар эшчеләре арасында ул тәрҗемә иткән «Соңгы патша» исемле брошюраның һәм крестьяннарны көрәшкә чакырган прокламацияләрнең киң таралуы мәгълүм.

1906 елны «Азат» газетасында аның капиталистларның байлык артыннан кууы һәм, хатын-кызларның завод-фабрикаларга эшкә чыгуы сәбәпле, өй тәрбиясеннән мәхрүм балалар проблемасы хакында «Хатыннар мәсьәләсе», хөкүмәтнең гаскәр тотуга күп акча сарыф итүе турында «Эш юктан» исемле һ.б. публицистик мәкаләләре дөнья күрә, төрле псевдонимнар белән Алафузов һәм Дары заводы эшчеләре тормышына бәйле хәбәрләре урнаштырылып тора. РСДРПның Казан комитеты кушуы буенча Германия, Италия, Испания, Швейцария һәм Австро-Венгрия конституцияләре турында мәкаләләр бастыра.

Гафур Коләхмәтов, илдә революционерларны эзәрлекләү һәм аларны сөргенгә сөрү көчәйгәч, мондый эш алып барудан читләшә.

МИЛЛИ-МӘДӘНИ ТОРМЫШТА КАТНАШУЫ

Коләхмәтовның Казанның милли-мәдәни тормышында үз урыны бар. Ул халык мәгарифен үстерүгә үз өлешен кертә. Үзе эшләгән рус‑татар мәктәбен җиһазлар, уку әсбаплары белән тәэмин итә, яңа укучылар җәлеп итүдә каршылык күрсәткән мәхәллә руханилары белән көрәшә һ.б. Гафур һәм аның энесе, шулай ук КТУМны тәмамлаган Габделмәннан, 1907 елның 16–19 май көннәрендә Казанда татар укытучыларының икенче киңәшмәсендә актив катнаша. 1910 елда Коләхмәтов, үз педагогик тәҗрибәсенә һәм А.И. Гольцбергның методик хезмәтенә таянып, башлангыч мәктәптә арифметика укытуга багышланган «Ысулы тәгълиме хисап» исемле 54 битлек дәреслек бастыра. Педагог 1911–1912 уку елыннан Апанай мәдрәсәсе каршындагы рус сыйныфына укытучы булып күченә.


Татар зыялылары. Утырганнар (сулдан уңга): Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, басып торалар: Гафур Коләхмәтов һәм аның энесе Каюм Коләхмәтов. Казан, 1912 ел.

Аның иҗтимагый эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше – туганнары (апасы Шәмсекамәр, сеңлесе Суфия, энесе Усман) белән бергә спектакльләрдә һәм әдәбимузыкаль кичәләрдә катнашу. 1903 елның көзендә бертуган Исмәгыйль һәм Гариф Габитовлар, беренче чиратта рус уку йортларында укучы татар яшьләрен туплап, атнаның шимбә көнендә җыела башлыйлар. Коләхмәтов З. Бигиевнең «Зур гөнаһлар» романын тикшерүгә багышланган утырышта Ф. Әмирхан һәм Г. Камал белән якыннан таныша. «Шимбәчеләр» (Гафур Коләхмәтов, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, реаль училище укучылары Мулланур Вахитов, Рәхим Тенишев, курсисткалар Әминә һәм Мәдинә Терегуловалар, Суфия һәм Заһидә Әхмәровалар һ.б.) 1904 елның гыйнварында Рабига Габитова фатирында төрек драматургы Нәмык Кәмалның Г. Камал тәрҗемәсендәге «Кызганыч бала» драмасын сәхнәләштерә. Татар театр тарихына бу тамаша һәвәскәрләр куйган беренче татар спектакле булып кереп кала. Ял көннәрендә Габитовлар һәм Алкиннар фатирларында Гафур һәм аның апасы Шәмсекамәр катнашында һәвәскәрләр тарафыннан Г.Ильясиның «Бичара кыз», Г.Камалның «Кызганыч бала», «Гашыйк бәласе» драмалары һәм А.Н. Островский пьесалары русча сәхнәгә куела.

1906 елның 22 декабре татар театрының туу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне «Новый клуб» бинасында КТУМның ярлы укучылары файдасына беренче тапкыр рәсми спектакльләр (билет сатып) – «Кызганыч бала» һәм «Гыйшык бәласе» пьесалары куела. Артистлар арасында Гафур һәм аның сеңлесе Суфия дә була. 1908 елның март аенда Гафур «Яшьләр труппасы» составында Г. Камалның «Бәхетсез егет» спектаклендә Кәрим бай ролен уйный. 1908 елның көзендә Г. Тукай, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, С. Рахманколый, «Болгар» номерларында татар артистлары белән очрашып, яңа оешкан труппага «Сәйяр» исеме бирәләр, артистларның иҗатын үстерү хакында сөйләшәләр.

1909 елның яз‑җәй айларында, 1913 елның ноябрендә Гафур, Алафузов заводы идарәсе белән сөйләшеп, эшчеләр өчен «Сәйяр» труппасы спектакльләрен оештыра.

Коләхмәтовның «Шәрык клубы»ндагы эшчәнлеген тагын бер мөһим юнәлеш дип билгеләргә мөмкин. Ул «Шәрык клубы» старшиналары советына сайлана. Әмма, «Шәрык клубы» кәеф‑сафа урынына әйләнде дип, протест йөзеннән 1909 елның 12 гыйнварында клуб идарәсеннән һәм әгъзалыктан чыга. Ә 1910 елның февраль-март айларында, «Шәрык клубы»н кабат мәдәни-агарту үзәгенә әверелдерү максатында, Г. Камал белән бергә оешмага әйләнеп кайта, аның идарәсе эшендә актив катнаша башлый. Шуңа күрә 1911 елның 20 декабрендә «Шәрык клубы»ның гомуми җыелышында, Г. Камал һәм Г. Терегулов белән берлектә, оешманың идарәсенә сайлана. 1912 елны Гафур Коләхмәтов җитәкчелегендәге һәм Ш. Әхмәров вә Ә.-Г. Хәсәни катнашындагы зәвык кичәләре комиссиясе тәкъдиме белән, клубка халыкны тарту, ешрак спектакльләр кую максатыннан, «Сәйяр» труппасы артистлары белән ике арада килешү төзелә. Гафур Коләхмәтов труппаның репертуарын яхшыртуга һәм артистларның матди хәлен кайгыртуга зур көч куя. Бу сезонда ул 25 мәртәбә идарә утырышында катнаша. 1914 елны кабат «Шәрык клубы» идарәсенә сайлана.

Гафур Коләхмәтов татар матбугатында милли мәсьәләләр турында язмалар да бастыра. «Казан мөхбире»ндә, милләттәшләренең кызларын укытудан куркулары, укыган кызларын надан, белемсез, ләкин бай егетләргә кияүгә бирүләре, яки, киресенчә, белемле улларын надан кызга өйләндерү кебек киң таралган күренешкә, тигез мәхәббәт белән кавышуларның юк дәрәҗәсендә булуына борчылуын белдереп, мәкалә нәшер итә. Ул «Татаринтеатрал» псевдонимы белән рус газеталарында кайбер татар театр тамашалары һәм аерым әсәрләр турында бәяләмәләр дә бастырып килә. Ләкин 1912 елдан вакытлы матбугатта бөтенләй күренми башлый.

МАРКСИСТИК ӘДӘБИЯТ ҮРНӘГЕ

Гафур Коләхмәтов әтисе вафатыннан соң һәрчак акчасызлыктан интегеп яши.

1905 елның маенда туберкулез авыруыннан дәвалану өчен пособие сорап, Казан шәһәре һәм өязе халык училищелары инспекторына мөрәҗәгать итә. Җәй көне Урал ягына кымыз эчеп дәваланырга бара. 1906 елны «Ике фикер» драмасын язуы да авыруыннан дәва эзләү өчен акча кирәклектән була. Әйтергә кирәк, ул вакытта татар театр труппаларында яңа сәхнә әсәрләренә зур кытлык күзәтелә. «Ике фикер» драмасы беренче тапкыр «Г. Коләхмәтов мәҗмугасы»нда (Мәскәү, 1925) Ф. Агиев төзәтмәләре белән нәшер ителә. 

Гафур Коләхмәтовның иҗаты зур түгел. 12 ел эчендә язганнары дүрт драма әсәре, берничә хикәя белән чикләнә.

Автор үзен пролетариат әдәбиятына нигез салган М. Горькийның шәкерте дип саный. 1908 елда Казанда Әхмәтгәрәй Хәсәнинең «Гасыр» нәшриятында басылып чыккан «Яшь гомер» драмасының титул битендә автор нәкъ шул хакта искәртә. Драма хатын‑кыз азатлыгы мәсьәләсенә багышланган. Әсәрдә татар әдәбиятында беренче булып революцион эшчеләр образы гәүдәләндерелә. Ләкин 1909 елның башында цензор В. Смирнов «Яшь гомер» драмасын, эшчеләрдә байлар сыйныфына карата дошманлык уятуда гаепләп, сәхнәгә куюны тыя. Пьеса 1917 елның Февраль инкыйлабыннан соң гына сәхнәгә менә.

«Ике фикер» ХХ гасыр башы татар әдәбиятында шартлы образлылыгы белән үк аерылып тора. Төп герой Давыт Кара һәм Кызыл фикерләр көрәше дөньясында яши. Ул үзенә хакыйкать юлы эзли. Кара фикер властьны югары күтәрә, кешене кол дип карый; Кызыл фикер кешене зурлый, аның көченә ышана – шуның белән Давытны үзенә җәлеп итә. Шул рәвешле, әсәрдә көрәш юлын сайлау проблемасы күтәрелә.

Коләхмәтовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» әсәрләре, марксистик әдәбият үрнәге буларак, ТАССРда татар мәктәпләренең укыту программаларына кертелә.

Гафур, тарихи әдәбиятны, хәдисләрне һәм Коръәнне өйрәнеп, «Әбүҗаһил» исемле дүрт пәрдәле драма яза (1908). Әсәрдә Мәдинәгә күченгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең ислам динен тарату өчен Мәккә мөшрикъләре (мәҗүсиләр) арасында көрәш алып баруы, Әбүл Хәким ибне Һишам (Әбүҗаһил, гарәпчә: наданлык атасы) пәйгамбәргә каршы көрәшүе сурәтләнә. Ул 623 елны Бәдр сугышында үте‑ релә һәм коега ташлана. Галимнәр Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Әбүҗаһил арасындагы көрәш вакыйгалары аша автор сыйнфый көрәшне сурәтләргә омтылган дип саный. Ләкин бу әсәр совет елларында да бастырылмый кала.

Гафур Коләхмәтовның 1912 елга кадәр «Кем гаепле» исемле, бүгенгәчә табылмаган биш пәрдәлек драма язганы билгеле.


Гафур Коләхмәтов (сулдан дүртенче) һәм Газиз Гобәйдуллин (сулдан икенче) дуслары белән. 1913 ел.

1911 елны авторның «Ник уйгандым?» исемле динчеләргә каршы юнәлтелгән сатирик хикәясе дөнья күрә. Автор Габдеррәзак исемле мулланың кылган гөнаһлары өчен кыямәт көнендә тәмугка эләгүен тасвирлый; утта янудан коты‑ лып калгач, оҗмахка эләгүен, иң кызык җирдә йокысыннан уянып китүен бәян итә.

Коләхмәтов әдәбиятта рус телен дә иҗат теле буларак иркен файдалана. Әйтик, 1913 елның мартында татар һөнәрчеләре тормышыннан хатыннарның ирләреннән изелүе хакында «Развод» хикәясен яза.

«Сабах» китапханәсе белән килешеп, кешелек җәмгыятенең үсеш закончалыкларын беренче тапкыр татар телендә марксистик тәгълиматка таянып аңлаткан фәнни-популяр китапчыклар язарга алына. «Тарихтан әүвәл адәм балалары» (1908, 32 бит), «Әүвәлге мәмләкәтләрнең урыннары һәм халык» (1910, 16 бит), «Мисыр» (1910, 44 бит) исемле китапларны фәнни хезмәтләргә таянып яза.

1905 елдан башлап Коләхмәтов һәр җәйне диярлек туберкулездан дәваланырга Уфа ягы‑ на, Кырымга, Кавказга йөри башлый. Әмма бу вакытта әле бу чиргә дәва билгеле булмый. 1915 елны авыруы көчәя, ул 1916 елның февралендә Ялтага дәваланырга китә. Аннан табиб белеме алган сеңлесе Суфия һәм кияве Фәхрелислам Агиев яшәгән Пенза губернасы Юнә авылына килә. Укытуын туктатырга мәҗбүр була. 1917 елны кабат Ялтага барып дәвалана. Шул елның октябрь аенда Пенза губернасыннан Милләт мәҗлесенә депутат итеп сайлана, ләкин салкын тидереп, каты авыру сәбәпле, Уфага бармый кала.

Гафур Коләхмәтов 1918 елның 1 апрелендә Пенза губернасы Краснослободск өяз хастаханәсендә үпкә авыруыннан үлә. Җәсәде Юнә авылы зиратында дәфен кылына.

Гафур Коләхмәтовның күптармаклы эшчәнлеге тулысы белән татар халкы язмышын, милләт хәлен кайгыртуга багышлана. Татар театрын тудыруга, халык мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән эш-гамәлләре хөрмәткә лаек. Ике тел – рус һәм татар телләрендә иркен язган егет милләтнең иҗтимагый аңын үзгәртү максатында әдәби, публицистик әсәрләр язып, тәрҗемәләр эшләп, татар дөньясындагы аерым күренешләрне рус телле матбугатта яктыртып, протест чараларында катнашып, авыр хәлгә тарыган кавемдәшләренә хезмәт итә. Гафур Коләхмәтов исеме халык язмышын үзенеке итеп яшәве белән татар тарихына кереп кала.

Илдус Заһидуллин

Фотолар автордан алынды 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: