Кызыл комиссар шамил усманов
18 яшендә большевиклар партиясенә кергән, махсус хәрби белеме һәм әзерлеге булмаса да, зур хәрби дәрәҗәгә ирешкән җитәкче, күпчелек әсәрләрен Гражданнар сугышына багышлаган үткен каләмле язучы, яшь Татар республикасы тормышында якты эз калдырган сәясәтче һәм идарәче, совет хакимияте тарафыннан 39 яшендә юк ителгән Шамил Усмановның тууына быел 125 ел була. Бүген Шамил Усманов безнең өчен – кем ул?
ҮСМЕРЛЕК ЧОРЫ
Шамил Усманов (мулла әтисе кушкан исеме – Габдулла) 1898 елның 26 декабрендә Саратов губернасы Кузнецк өязе Пәндәлгә авылында (хәзерге Пенза өлкәсе Кузнецк районы) мөгаллим Хәйрулла Гыйззәт улы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә 6 ир бала үсә. Әтисе Хәйрулла ерак туганнары фабрикант Акчуриннардан берсенең гозерен үтәп, аның урынына хаҗга бара, юл уңаеннан өч ел Мисыр уку йортларында гарәп телен һәм дин гыйлемен тирәнтен үзләштерә.
Хаҗ сәфәреннән кайткач, Пәндәлгәдәге туку фабрикасы мәктәбендә укыта һәм укытучы Миндән кызы Гайшәгә өйләнә. 6 яше тулгач, улы Габдулла (Шамил) да әтисе мәктәбенә йөри башлый. Мәктәп ябылгач, мөгаллим Әстерханга күченә, үзе – ирләр мәктәбендә, хатыны кызлар мәктәбендә эшли. Бу уку йортлары ябылгач, аны Оренбургка – дөньяви «Хөсәения» мәдрәсәсенә дәшәләр, Хәйрулла хаҗи биредә геометрия, арифметика, тарих һәм кыйраәт (Коръәнне дөрес итеп уку) фәннәреннән дәресләр бирә. Өлкән уллары имтихан биреп, интернат группасына кабул ителәләр, биредә рус телен дә үзләштерәләр.
Хәйрулла, улларында мөстәкыйльлек тәрбияләргә омтылып, җәй көннәрендә гаиләсе белән Урал елгасы буенда палаткалар куеп яшәгәндә, аларны чиратлап төнгә кизүгә куя, револьверыннан атарга өйрәтә һ.б.
Әти кеше, зур ышаныч күрсәтеп, 13 яшьлек Габдуллага әнисен Илецк шәһәренә озатып куюны йөкли, тагын бер елдан энесе Габдрахманны Сембер коммерция училищесына имтихан бирдертергә һәм тулай торакка урнаштырырга җибәрә. Күрәбез, Хәйрулла хаҗиның бу улы аралашучан, актив, хәрәкәтчән, зиһенле, тәвәккәл, ут малай булуы белән аерылып торган.
1910 елны Хәйрулланың өлкән уллары, рөшди (урта) мәдрәсәне тәмамлап, сәүдәгәр Хөсәеневләр стипендиясе хисабына 4 сыйныфлы Оренбург һөнәр училищесында укыйлар. Аннары, стипендия алу шартларын үтәп, Габдулла (Шамил) сәүдәгәр Хөсәеневләрнең Тургай өлкәсендәге өяз шәһәре Актүбәдә урнашкан он тегермәнендә слесарь булып эшли, кышкы чорда аларның телефон станциясендә хезмәт куя. Бер елдан абыйсы Гали янына – Акчуриннарның Сембер губернасы Зөябаш (Гурьевка) авылында урнашкан, 2 мең татар эшчесен туплаган туку фабрикасына күчә. Буш вакытында матур әдәбият белән кызыксына. Яраткан язучысы Лев Толстойның «Хаҗи Морат» повестен укудан тәэсирләнеп, әтисе кушкан Габдулла атын (гарәпчәдән «Аллаһ колы» дип тәрҗемә ителә) үзенең рухына һәм күңел халәтенә туры килгән шәхес, әсәрнең баш герое, Кавказ халкы азатлыгы өчен көрәшүче батыр Шамил исеменә алыштыра.
Шул рәвешле, Шамил яхшы дини тәрбия ала, дөньяви мәдрәсә һәм рус һөнәр училищесын тәмамлый, хезмәт юлын квалификацияле эшче булып башлый.
ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ КОМИССАРЫ
Егет Зөябашта эшләгәндә Февраль инкыйлабы хакында ишетә. Фабрикадагы революционерлар йогынтысында 1917 елның 10 мартында большевиклар партиясенә керә. Партия аны Сызрань тимер юлына җибәрә: хәрби хезмәткә алынып, июль аенда Сызрань шәһәре запас полкында теркәлә. Актив, җор телле татар егетен иптәшләре Сызрань солдат советына сайлыйлар. Шушы вакыттан Шамилнең актив сәяси эшчәнлеге башлана.
Большевиклар төркеме шәһәрдәге 45 меңлек гарнизон солдатын октябрь аенда советлар ягына чыгарга күндерә. Ноябрь аенда Шамил Казан хәрби округы советлары II съездының гадәттән тыш утырышында катнаша, хәрби округ белән идарә итү өчен оештырылган вакытлы коллегиягә сайлана, хәрби җитәкчегә әверелә. Кайтып, ул 80 гаскәридән Беренче Сызрань партизан пулемет отрядын оештыра. Күрше Кузнецк шәһәрендә эшчеләр советының офицерлар тарафыннан таркатылуын ишеткәч, Шамил, 150 хәрбидән торган отряд белән анда барып, агитация аша 3 көндә 2 мең солдатны коралсызландыруда катнаша. Аннары тимер юл белән хәрәкәт итүче ак чехларны коралсызландырып тора.
Оренбург төбәгендә атаман Дутов җитәкчелегендәге казаклар активлашкач, 1918 елның маенда Шамил Усманов отряды Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Биредә Кәриб Хәйруллин оештырган Оренбург мөселман батальонына кушыла, аның комиссары була. Батальон август аенда кызылларга Оренбургтан чигенергә мөмкинлек бирү өчен сугыша, Сакмар күперен шартлатып, поездда Актүбәгә китә. Биредә 20 яшьлек Усманов мөселман батальоны нигезендә 1200 хәрбидән торган III Интернационал исемендәге легион төзи. Легион 1919 елның гыйнварында Дутовның казакларын Оренбургтан куып чыгара.
Революция шартларында шәһәрләрдә эрерәк хәрби берләшмәләр – мөселман полклары – барлыкка килә. Алар белән җитәкчелек итү өчен Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты каршында Үзәк мөселман хәрби коллегиясе булдырыла.
Усманов та Оренбургта мөселман полкы оештырырга тырышып карый, ләкин җирле хәрби җитәкчелек бу идеягә аяк чала. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе Мирсәет Солтангалиевнең Уфада икәнен ишетеп, Шамил аның белән очрашуга бара, киңәшләрен тотып, Оренбургта мөселман дивизиясе яки бригадасы оештырырга рөхсәт алу өчен Мәскәүгә юнәлә. Ахыр чиктә, Казанда мөселман бригадасы төзү турында 1919 елның мартында рөхсәт алуга ирешә, комиссары итеп үзе раслана. Яңа хәрби берләшмәнең исеме «Аерым Идел укчы татар бригадасы» итеп тәгаенләнә һәм аны төзү эше нигездә комиссар җилкәсендә була. Тиздән бригада командиры итеп Йосыф Ибраһимов, штаб командиры итеп Искәндәр Тальковский билгеләнә. Бригаданың беренче полкы сугышка май аенда җибәрелә. Бик кыска вакытта төзелгән бригаданың калган полклары август башында сугышка китә.
Һәрчак елмаеп торган дәртле, кыю, ораторлык талантына ия яшь комиссар мобилизацияләнгән русча юньләп белмәгән татар агайларына һәм яшьтәшләренә гаделлек һәм ирекле тормыш хакында ышандырырлык итеп сөйләп, агитация алып бара, киләчәктәге шул бәхетле тормышны корал белән якларга кирәк дип аңлата, солдатларның хәрби әзерлегенә зур игътибар бирә.
Тәртипләре һәм батырлыклары белән башкаларга үрнәк булып торган татар бригадасы данлы юлын командарм Михаил Фрунзе җитәкчелегендә дәвам итә, ә 1919 елның сентябрендә булган бәрелешләрнең берсендә көчле контузия алган Усманов дәваланырга Ташкентка китә, аннан Казанга кайта. Кыска гына вакытта да ул тик тора алмый: хәрбиләрдән мәдәниагарту хезмәткәрләре әзерләүче кыска сроклы курслар оештыра.
Хәрби революцион совет 1920 елны элекке кызыл комиссарны татар бригадасын оештырган өчен алтын сәгать белән бүләкли.
Усманов 1919 елның 8 октябрендә Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә, аның сәяси бүлеген җитәкли. Бу вазифада 1920 елның октябренә кадәр, коллегия таркатылганчы эшли. Казанда Кәрим Тинчурин җитәкчелегендә татар артистлары труппасын оештыра. Бакый Урманчега өстәл календаре ясарга мөмкинлек тудыра. Шунда басылган ТАССР гербы киләчәктә рәсми герб ясау өчен нигез була.
Ул агитацияләүдә вакытлы матбугатны да киң файдаланырга тырыша. Коллегиянең матбагасы булган «Кызыл армия» газетасында күпсанлы мәкаләләр бастыра. Әйтик, 1919 елның 17 ноябрь санында дөнья күргән «Омск безнеке!!!» исемле язмасын мондый образлы җөмлә башлый: «Гайрәтле арыслан кебек һөҗүм итеп, Колчак гаскәрләренең сафларын ерып алга баручы Кызыл гаскәр Себер контрреволюциясенең йөрәге булган Омск шәһәренә керде...» Оештырылачак дип игълан ителгән Татар-Башкорт республикасын булдырырга өндәп, ялкынлы мәкаләләр яза, соңрак Татарстан АССРны яклап язмалар урнаштыра.
Шамил большевикларда гаделлек өчен көрәшүче һәм төзеләчәк социалистик җәмгыятьтә нигездә игенчеләрдән һәм эшчеләрдән торган туган халкын алдынгы итәрлек сәяси көч күрә. Шуңа тәмам ышанып һәм рухланып, милли гаскәрләр төзеп, аларның кызыл комиссарына әверелә. Инкыйлаб һәм сугыш шартларында аеруча мөһим булган кыюлыгы һәм тәвәккәллеге, русча белүе һәм дини белеме егеткә милли кадрларга кытлык заманында бик яшьли совет хәрби җитәкчесе булуга юл ача.
ТЫНЫЧ ТОРМЫШ КОМИССАРЫ
1920 елны Шамил Усманов ТАССР Советларының оештыру съездын әзерләү өчен булдырылган республика революцион комитеты сәркатибе итеп билгеләнә. Съездда кимендә 50% татар делегатлары булырга тиеш дигән фикер уздырганы өчен милләтчелектә гаепләнә һәм Төркестан фронтына җибәрелә. Төркестан хәрби революцион советында һәм Бохара хәрби комиссариатында җаваплы вазифалар башкара.
Кызыл комиссар 1922–1925 елларда Казанда 16 нчы пехота командирлары әзерләү курсының сәяси бүлеге мөдире, аннары берләштерелгән Татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары булып тора. Курсантларның уку һәм көнкүреш шартларын яхшырту өлкәсендә нәтиҗәле эш башкара, зур абруйга ия була.
Дивизия комиссары Шамил Усманов. 1925 ел.
Дивизия комиссары дәрәҗәсе ала, 1925 елны Мәскәүдә Кызыл армиянең милли хәрби уку йортлары инспекторы булып эшли һәм Михаил Фрунзе исемендәге хәрби академиянең берьеллык курсларын тәмамлый.
1926–1927 елларда Ташкентта Көнчыгышны өйрәнү институты хәрби курсының сәяси бүлеге башлыгы вазифасын башкара.
Хәрби хезмәттән киткәч, Усманов Казанда өч елга якын ТАССР тамаша предприятиеләре идарәсе рәисе һәм радиостанция төзү буенча республика хөкүмәтенең махсус вәкиле булып тора.
Техник әвәслеге булган тыныч тормыш комиссары 1927 елның җәендә республика җитәкчелегенә радиолаштыруны арзан бәягә тормышка ашырып булачагын дәлилли һәм, Мәскәүнең «Радиопередача» оешмасы белән килешү төзеп, Октябрь инкыйлабының 10 еллыгы көнне – 1927 елның 7 ноябрендә – Шамил Усманов эфирга аваз сала: «Тыңлагыз! Тыңлагыз! Казан сөйли!»
Радио штатында журналист Шамил Усманов, диктор Гадел Кутуй, артистлар Камал Икенче, В. Егорова була. Музыка бүлеген Салих Сәйдәшев җитәкли. Оештырыла торган концертларда Мәрьям Рахманкулова, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Галия Кайбицкая, Газиз Әлмөхәммәтов һ.б. артистлар башкаруында татар җырлары яңгырый. Усманов, бер яктан, радиотапшыруларның идеологик эчтәлегенә зур игътибар бирсә, икенче яктан, төрле конкурслар оештырып, күбрәк тыңлаучы җәлеп итәргә тырыша.
Алфавит алмаштыру буенча татар зыялылары арасында 1924–1927 елларда барган бәхәстә латин графикасын кертүне яклаучылар арасында иң актив татар җәмәгать эшлеклесе була. СССРда эсперанто белән кызыксыну арткач, ТАССРда ясалма халыкара телне өйрәнү хәрәкәтен Шамил Усманов башлап йөри.
«Гаилә турысында» исемле мәкаләсендә «Хәзерге яшь буын өчен ирекле семья кирәк. Үзен пролетариатка хезмәткә багышлаган егет, баласы булгач, чүпрәк, кибет, жалованье артыннан йөреп ваклана, бәйләнә, әрәм була», дип язган Усманов Газизә Алимбәк кызы белән гаилә кора һәм, озак та үтми, 1922 елда аерылыша. 1924 елда җырчы Асия Измайловага өйләнә һәм 1925 елда, Коканд шәһәренә барып, беренче никахтан туган кызы Айсылуны Мәскәүгә, яңа гаиләсенә алып кайта.
1929 елны кабат Мәскәүгә китү сәбәпләренең берсе хатыны Асия Измайлованың талантыннан көнләшеп һәм нахакка гаепләп эшеннән алдыртулары була. Шулай ук тормышында кайбер башка күңелсез вакыйгалар да шул вакытка туры килә. Измайлова Мәскәү консерваториясенең татар студиясендә укый, Усманов Язучылар берлегендә эшли. Ләкин гаилә тормышы барып чыкмый, алар 1935 елда аерылыша. 1936 елда Шамил кызы Айсылу белән кире Казанга әйләнеп кайта.
РЕАЛИСТИК ӘДӘБИЯТ ТАРАФДАРЫ
Мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеген җитәкләгәндә үк басма һәм әдәби сүзнең тәэсире мөһим идеология коралы икәнен аңлап алып, Шамил Усманов вакытлы матбугатны һәм әдәбиятны сәяси-агарту һәм пропаганда эшенең аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Аерым алганда, яңа драмалар язу өчен иҗади шәхесләр һәм аларны сәхнәләштерү өчен татар артистларыннан төркемнәр оештырыла. Үзе дә 1919 елда Кызыл армиядә зур ихтыяҗ булган яңа тормышка өндәүче «Канлы көннәрдә» һәм «Беренче адым» исемле пьесаларын яза. Сюжетлары автор үзе күргән вакыйгаларга нигезләнгән булуы белән көчле әсәрләр меңнәрчә тапкыр сәхнәдә куела. «Беренче адым»да туку фабрикасында 1917 елгы Февраль инкыйлабы алды вакыйгаларын һәм эшчеләр тормышын тасвирлый.
«Бай кызы» (1922) драмасында сугыштан кайткан элекке комиссар Хәлил һәм аның хатыны Зөһрә арасындагы тормышка карашлары туры килмәү, көрәш романтикасы белән мәхәббәт романтикасы каршылыгы сурәтләнә. Нәтиҗәдә хатын ирен ташлый, Хәлил фронтка китеп бара.
Усманов 1925 елда Бөтенсоюз пролетар язучаларының беренче съездында катнаша һәм аның Ассоциациясенә әгъза итеп сайлана, ә 1934 елдан СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
Шамил Усманов 1918–1919 еллардагы вакыйгаларга – Оренбург мөселман батальоны һәм III Интернационал исемендәге легион тарихына мөрәҗәгать итеп, 1923 елдан 1935 елга кадәр күп тапкырлар төзәтеп, үзенең иң күләмле әсәрен – «Кызыл байрак астында» һәм «Легион юлы» дигән ике кисәктән торган «Легион юлы» дилогиясен яза.
«Памирдан радио» (1925) романында кызыл командир Җаббарның, яла ягудан качып, гаделлек тапмыйча, совет иленнән Мароккога китүе, гарәп кабиләләренең юлбашчысы булып колонизаторларга каршы сугышып йөрүе, туган иленә әйләнеп кайткач, хыянәтчеләрне фаш итеп, намуслы исемен кире кайтаруы хыялый сюжетка салып яктыртыла. Кешеләрнең, вак көнләшү аркасында, зур эшләргә юл куймавы иҗатында гел күренеп бара.
Ул Гражданнар сугышының төрле вакыйгаларын яктырткан хикәяләр сериясен иҗат итә: «Ил кызы», «Бирегез тупны кире!», «Идел буйлап», «Көчле мандат», «Өч снаряд белән» һ.б. Туку фабрикасында эшләгән елларын искә төшергән «Фабрика анасы», «Тиң түгелләр», «Эшче кызы Нина» һ.б. хикәяләре эшчеләр тормышын сурәтли.
Иң уңышлы драма әсәре саналган «Кичеккән фәрман» драмасын автор үзе 1933 елны русчага тәрҗемә итеп, Мәскәүгә иң яхшы пьесаларга үткәрелгән конкурска җибәрә һәм меңнән артык әсәр арасында 3 нче урынны ала. Әсәр 1935 елда Мәскәүдә «Страна родная» исеме белән китап итеп бастырыла. Пьесада Зәки Вәлиди җитәкчелегендә милли-буржуаз башкорт хөкүмәтенең совет хакимияте ягына чыгуы сурәтләнә. Үзәк герой Харис Садыйковның (прототибы – Зәки Вәлиди) большевиклар ягына авышуы төрле социаль катлау вәкилләренең үзара мөнәсәбәтләре һәм конфликтлары аша тасвирлана.
Әтисе Хәйрулла хаҗи, васыятендә улына мөрәҗәгать итеп, болай дип язган була: «Иманым камил: син, газиз угылым, хаиннәр казыган базга егылып төшкәнче, юлыңны дәвам итмәктә булачаксың. [...] Көчләп тагылган әҗәлең, гавамда яңгырарлык соңгы чараң нәтиҗәсендә, җәлладларга карата соңгы ләгънәтең булсын! Амин!» Аның сүзләре рас килә.
Шамил Усманов хатыны Газизә белән.
Усманов, нахакка гаепләнеп, 1937 елның 8 апрелендә кулга алына. 1917 елдан большевик милләтчелектә, Солтангалиев оешмасында катнашуда гаепләнә, 3 декабрьдә ТАССР эчке эшләр халык комиссары бүлмәсендә 39 яшьлек язучының кыйналудан йөрәге туктый. Исеме 1955 елда аклана.
Шамил Усмановның хезмәт юлы – үз халкының бәхетле киләчәге социалистик җәмгыять төзүдә дип ышанган, шуның өчен башта кызыл комиссар булып кулына корал тотып сугышкан, тынычлык урнашкач, ил мәнфәгатьләрен алгы планга куеп, гаскәри, җитәкче һәм язучы сыйфатында тырышып эшләгән актив тормыш позициясенә ия һәм шул җәмгыятьнең корбаны булган шәхес биографиясе ул. Аның хәрәкәтчән, ташып торган энергияле көрәшче холкы һәм шуларга тәңгәл кыю эш-гамәлләре татар халкына, мәдәниятенә хезмәт итә.
Шамил Усмановның данлы исемен җәмәгатьчелеккә кире кайтаруда кызы Айсылу Сагайдак-Усманова зур хезмәт куйды. Әтисе турында замандашлары истәлекләрен туплап һәм язучының шәхси архивын өйрәнеп язган «Глазами памяти» китабы (1982, 1988) һәм «Перебитые крылья» (2014) тарихи романы Шамил Усманов шәхесен эш-гамәлләре һәм уй-омтылышлары үремтәсендә мәңгеләштерә.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды
Добавить комментарий