Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар театрының атасы Галиәсгар Камал

Күренекле драматург Галиәсгар Камалның 1910 елның 5 ноябрендә «Шәрекъ клубы»нда уздырылган 10 еллык иҗат юбилееннан соң язган мәкаләсен Г. Тукай түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә‑күрә вә муаффәкыятьле (уңышлы) чыкканнарына тәгаҗҗеб итә‑итә (гаҗәпләнә-гаҗәпләнә), шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр. […] Һәм дә татар тормышының, Казан мещаннарының иң безгә мәҗһүл (мәгълүм булмаган) почмакларын сәхнәдә якты кояш кеби күрсәтергә каләменең көченнән килгәнлегенә хәйрат итәрәк, аны, Галиәсгар әфәндене, «татар Островские» наме мөкәррәм вә мөстәхәккы белән тәгъзим (хөрмәтле вә лаеклы исеме белән олылап) итеп, сүзне бетерәм».

ТЕАТРГА МӘХӘББӘТ

Галиәсгар Камалетдинов 1879 елның 6 гыйнварында Казан каласында мех остасы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе Галиәкбәр, хәзерге Арча районы Сикертән авылындагы күп балалы ярлы гаилә туып, 12 яшендә Казанга килә һәм бер байда 4 ел йорт хезмәтчесе була, аннары мех белән сату итүче Мамаев фамилияле сәүдәгәргә хезмәткә керә. Анда чүпкә чыккан вак мех кисәкләрен гамәлгә кертү кәсебен үзләштерә. Сәүдәгәр, тырыш егетне югалтасы килмичә, аңа үзенең энесе – Түбән Масра авылы крестьяны Хәбибулланың кызы Мәүгыйзәне димли. Шул рәвешле яңа гаилә корыла.

Укый-яза белмәгән Галиәкбәр улына төпле белем бирергә тырыша. Ул башта 6 яшьлек Галиәсгарны бер елга Түбән Масра мәктәбенә бирә. Аннары Казанга кайтартып төрле мәдрәсәләрдә, шул исәптән 1893–1900 елларда «Мөхәммәдия»дә укыта. Шәһәр мөселманнары арасында шәкерт каллиграфия остасы – хәттат һәм Коръәнне мәкам белән укучы булып таныла.

Галиәсгар шук, җор телле малай булып үсә. Ел саен Май чабу һәм Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә шәһәрнең ашлык базарында (хәзерге Колхоз базары урыны) куелган балаганнардагы «кәмит»ләрне һәм курчак театрлары чыгышларын хисләнеп карый, шулардан күреп кайтып, үзе ясаган курчаклар белән чоланнарында «артист» булып уйный. Ел саен җәйге айларда, камчатчы әтисенә ияреп, сату‑алу белән Мәкәрҗә ярминкәсенә йөри башлагач та, иң яраткан шөгыле буш вакытларда балаганнарда фокуслар карау, цирк артистлары чыгышларын тамаша кылу була.

Гаиләсгарның истәлекләреннән күренгәнчә, яшүсмер дөньяви әдәбият белән кызыксына, В.В. Радловның «Белек» китабын, К. Насыйри әсәрләрен, «Мөхәммәдия»дә укыганда Гаспралының «Тәрҗеман» газетасын укып бара. Бигрәк тә Г. Ильясовның «Бичара кыз», Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» дигән пьеса китапларын яратып укый. «Рәдде бичара кыз»ны кат‑кат укып, ятлап бетерә. Ул да түгел, «китапта язганны сәхнәдә куя торган урын бар» дигән сүз ишетеп, иптәш шәкерте белән шәһәрнең рус театры спектакленә бара. Русча аңламыйча, артистларның хәрәкәтләрен күзәтә. Аларның ни сөйләгәннәренә төшенү өчен, К. Насыйри сүзлеге ярдәмендә үзлегеннән рус телен өйрәнә башлый. «Мөхәммәдия»дә вакытта Миргаяз Иманаев җитәкләгән башлангыч рус‑татар мәктәбендә рус телен үзләштерүен дәвам итә. Мәдрәсәне тәмамлагач, Санкт-Петербургта нәшер ителә торган «Нева» журналын алдыра, аңа кушымта булып килгән Чехов әсәрләренә мөкиббән китә. Мәдрәсәдәге бүлмәдәше Борһан Шәрәф белән якшәмбе көннәрне көндезге спектакльләргә йөриләр.

Аның төрек теле белән кызыксынуына да театрга мәхәббәте сәбәп була. Галиәсгарның кулына Нәмикъ Кәмалның 1873 елда язылган «Зәваллы чуҗык» исемле драмасы килеп керә, шуны аңлар өчен төрек теле һәм әдәбиятын өйрәнергә керешә.

«Мөхәммәдия»не тәмамлагач, Галиәсгарны әтисе туган авылы Сикертәндә мулла итеп куярга тели. Ул бу вазыйфадан баш тарткач, остазы Галимҗан Баруди, шәһәрдә үз тарафдарларын арттыруны күздә тотып, Галиәкбәргә улын, бай кызына өйләндереп, калада мулла итәргә киңәш бирә. Галиәсгар Садыйк байның Бибигайшә исемле кызына өйләнә, мәхәббәткә корылган гаиләдә бер‑бер артлы балалар туа.

Ләкин кияү мулла булудан баш тарта. Шуннан соң туганнары аны мех сәүдәсенә кертеп җибәрергә тели. Ахыр чиктә, 1901 елда Галиәсгар «Мәгариф» исемле китап кибете ача. Шул ук елны Истанбулдан яңа төрек телендәге һәм тәрҗемә ителгән матур әдәбият, шулай ук театр китапларын алып кайтып сатуны оештыра. 1904 елны исә кибет нигезендә җитәкчесе үзе булган «Камалетдинов вә шөрякасе» исемле китап бастыру һәм китап сәүдәсе ширкәте оештырып җибәрә.

Галиәсгар радикаль фикерле яшьләр белән аралаша. 1902 елны Мәхмүт Алмаев исемле кеше Германиядән типография эшенә өйрәнеп кайткач, аның белән гектографта «Тәрәккый» исемендә яшерен газета чыгара башлый, аны кибете аша «Мөхәммәдия» шәкертләре арасында тарата. Гомумән, 1905 елда кибет эсерлар һәм социал-демократлар матбугатын саклау урынына әверелә, биредән аларның листовкалары шәкертләр арасында таратыла.

СҮНМӘС ИҖАТ ЯЛКЫНЫ

Төрек һәм рус әдәбиятын максатчан уку «театр җене» кагылган яшь егеткә канат куеп, олы иҗат юлына чыгара дисәк, ялгыш булмас. Шушы вакыйгалар ахыр чиктә Галиәсгарның пьеса язып карау теләген көчәйтә. Укытучысы Миргаяз Иманаев, аның 1898 елда язган «Бәхетсез егет» исемле беренче әсәрен ошатып, Петербургка, цензорга да җибәрә. Бастырырга рөхсәт килгәнче, Галиәсгар югарыда телгә алынган «Зәваллы чуҗык»ны «Кызганыч бала» исеме белән татарчага тәрҗемә итә. Ул да түгел, «Өч бәдбәхет» исемле өч пәрдәлек пьеса яза. Өч әсәр дә аерым китап булып 1900 елда Казанда дөнья күрә.

Г. Камалның беренче әсәрләрендә үк татар җәмгыятенең иске тормыштан яңа тормышка күчү котылгысызлыгын ассызыклау тоемлана. Татар бай-сәүдәгәрләре, аларның гаилә хәлләре мисалында драматург аталар һәм балалар конфликтын иҗтимагый-сәяси яссылыкка чыгара. Татар тормышындагы искелекне детальләрдә тасвирлау, патриархаль гадәтләрне сурәтләү белән янәшә, драмаларда җәмгыятьнең үзгә үсү юлы күзаллана.

1906 елның 22 декабрендә «Гыйшык бәласе» һәм «Кызганыч бала» пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Чараны оештыручылар арасында Камал үзе дә була, ул тамашаның афишасын үз кулы белән яза.

Үзенең башлангыч чор әсәрләренә тәнкыйть күзе белән карап, драматург аларның икенче вариантларын әзерли. «Бәхетсез егет» (1907) драмасының яңа вариантында, мәгърифәтчелек карашлары белән янәшә, иҗтимагый тәнкыйть көчле яңгыраш ала. «Өч бәдбәхет» пьесасының кабат эшкәртелгән варианты булган «Уйнаш» драмасы (1910) иске тормышның тагын бер ягын – әхлаксызлык, бозыклыкны сурәтли.

Драматург әсәрләрендә үзе белгән, күргән тормышы вакыйгаларын, аерым шәхесләрнең эш-гамәлләрен, сөйләгән сүзләрен оста файдалана. Бу үзенчәлекне 1908 елны Борһан Шәрәф билгеләп үтә: «Г. Камал – иске тормышның инсанны кыса вә изә торган икәнен татып белгән вә шуны сизә башлаганнан бирле шуңа каршы җиһад (көрәш) илә мәшгуль булган заттыр. Ул үзен газаплаган иске тормыштан үч алырга вә аның әшәкелеген башкаларга да ачык күрсәтеп, аннан яшьләрне биздерергә керешкән...»

Әмма бу сыйфат аның пьесаларында үзләрен «таныган» яки аларны тамашада «танып» кайтканнар сүз җиткергән Казан бай-сәүдәгәрләре арасында зур гауга-тартышларга сәбәп була. Печән базары әһелләре тарафыннан бәддога алган драматург үзе генә түгел, аның туган-тумачасы да ике ут арасында кала. Әмма болар Камалның иҗат ялкынын сүндерә алмый.
 
Г. Камалның әтисе Галиәкбәр.

Г. Камалның әнисе Мәүгыйзә.

Г. Камалның ХХ гасыр буе сәхнәдән төшмәгән иң күренекле комедиясе – иске–яңа көрәшенә корылган «Беренче театр» (1908) да үз заманы тамашачысын таныла торган прототиплары белән җәлеп итә. Аның сюжеты бик гади: гаиләдә дә, хәтта шәһәрдә дә үзен иң акыллы санаучы Хәмзә бай татарча беренче театрны куйдырмаска йөри. Ә аның үзенең балалары һәм якыннары театрга китеп бетәләр, Хәмзә берни эшли алмый, көлкегә кала. Конфликтның болай чишелеше татар дөньясының яңалык юлыннан тайпылмаячагына ышаныч булып яңгырый. Хәмзә бай образында казанлылар шунда ук Г. Камалның кайнатасын танып ала.

Г. Камалның «Банкрот» (1911) комедиясе дә иске тип татар сәүдәгәрләренең яшәү рәвешен, көнкүрешен, түбән әхлагын сәхнәгә менгерә. Сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаевның, ялган банкротлыкка чыгып, хәйлә юлы белән зур табыш алу вакыйгасында шулай ук ул заманның типик бер күренеше фаш ителә.

Сатирик юнәлешле «Бүләк өчен» (1909) комедиясендә затлы күлмәк өчен улын күрә торып тиң булмаган кәләшкә өйләндерергә әзер Хәмидә образы татар байларының хатыннарын мал-мөлкәт, кием‑салым колы буларак көлкегә калдыра.

Татар җәмгыятендәге милләтне кайгыртабыз дип кыланучылар тормышын көлү объектына әйләндергән «Безнең шәһәрнең серләре» (1911) комедиясе төрле катлам вәкилләренең наданлыгын, икейөзлелеген, яңалыкка дошман булуын ача. Шул рәвешле, һәр әсәрендә драматург татар дөньясының яңадан-яңа катламнарын сәхнәгә менгерә, халыкны үз-үзеннән көләргә мәҗбүр итеп, аны әхлакый-мәдәни авыруларыннан терелтергә омтыла.

Аның югарыда саналган әсәрләре «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» татар профессиональ труппалары репертуарларының нигезен тәшкил итә.

Г. Камал, киңкырлы талант иясе иясе буларак, башка жанрларда да каләм сыный. 1900 елны «Сабир хәзрәт» хикәясен яза, аны 1903 елны «Сабир хәзрәт, яки Гыйбрәт» исеме белән китап итеп бастыра. Әдип 1905– 1907 елларда шигърият өлкәсендә дә каләм сыный. Милләтне гыйлемле, һөнәрле һәм алдынгы булырга өндәп, «Азатлык» (1905), «Өндәү» (1905), «Безнең кирәк» (1906) кебек мәгърифәтчел шигырьләре шул чор матбугатында дөнья күрә.

1911 елны «Сәйяр» труппасы «Шәрекъ клубы» штатына алынгач, клуб җитәкчеләренең берсе буларак Г. Камал артистларга тамашалар оештыруда, пьесаларны сәхнәдә куюда зур ярдәм итә.

М. Гафури, Һ. Такташ һәм Г. Камал. 1924 ел.

ЖУРНАЛИСТ ҺӘМ НӘШИР

Иҗтимагый актив Галиәсгар 1905 елның октябреннән басыла башлаган беренче татарча «Казан мөхбире» газетасына эшкә урнаша.

Ә 1906 елның февраленнән үз мәсләгенә туры килердәй газетаны мулла Г. Апанаев белән бергә нәшер итә башлый. Атнага өч тапкыр чыга торган «Азат» исемле газетада М. Гафури, Г. Коләхмәтов, М. Максуд, Н. Думави һәм башка шәхесләр язмалар һәм әсәрләре белән катнаша. Мөхәррир Г. Камал белән нашир Г. Апанаев арасындагы сәяси фикер каршылыгы соңгысының газетаны финанслаудан баш тартуына сәбәп була. Шул рәвешле, 56 саны чыккач, «Азат» ябыла.

«Азат» тукталганчы ук Галиәсгар «Азат халык» исемле газета чыгарырга рөхсәт алган була. Аны үзе мөхәррир һәм нәшир сыйфатында гамәлгә куя. Әмма абунәчеләрнең саны аз булу, чыгымнарның зурлыгы Г. Камалны, «Азат халык»ның 15 саны чыккач, басманы ябарга мәҗбүр итә. Сәяси сәбәпләр дә булмый түгел. Әйтик, цензор 15 нче санны хөкүмәткә каршы юнәлтелгән дип таба. Суд мөхәррирне 1 айга гражданский гаупвахтага ябарга хөкем итә. Камал, апелляция биреп, җәзаны 100 сум штрафка алыштыруга ирешә.

Аның 1906 елны «Дөнья» һәм «әл-Бәян» исемле басмаларга рөхсәт алырга тырышып караганы билгеле.

Галиәсгар кабат беркадәр вакыт С. Алкинның «Казан мөхбире»ндә эшләп ала, әмма шәхси мөнәсәбәтләрдә кытыршылык сәбәпле, аннан китеп, Әхмәдһади Максудиның уң либерал юнәлештәге «Йолдыз» газетасы редакциясенә җаваплы мөдир һәм сәркатип булып урнаша. 

Биредә Г. Камалның ачык күңелле, кешеләр белән уртак тел таба белүче, җитез фикерле үткер каләм иясе, җәмгыять мәнфәгате белән яшәп, оста оештыручы буларак, яңа проектларга бик җиңел алынучы шәхес икәнен ассызыклап китү мәслихәт. Ул 1908 елны, Ф. Әмирханның фикерен тормышка ашырып, Г. Тукай белән бергә айга ике тапкыр чыга торган сатирик «Яшен» журналын бастыра башлый. Журналның редакциясе Г. Камал өендә урнашкан булып, аның нәшире, мөхәррире һәм рәссамы йорт хуҗасы үзе була. Алар тирәсенә тупланган иҗади төркем, татар тормышының тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, илһамланып иҗат итә. Ләкин матбаганың 10 саны нәшер ителгәч, акча җитмәү сәбәпле, ул да ябыла. Г. Камал кабат «Йолдыз»га әйләнеп кайта. Шул елны китап сату шөгылен калдыра һәм җиң сызганып язу эшенә керешә.

Г. Камалның оста каллиграф икәнен белеп, Кәримов-Хөсәеновларның китап бастыру фирмасы аны Оренбургка эшкә чакыра. 1911 елны ул гаиләсе белән Оренбургка күченә, ләкин шәһәр үзенә дә, җәмәгатенә дә ошамый. Казанга әйләнеп кайткач, Тукай җитәкчелегендә бастырылган «Ялт-йолт» исемле сатирик журналда берара карикатуралар ясап тора.

1912 елда Беренче Балкан сугышы башлангач, әдип ноябрь аенда андагы вакыйгаларны яктырту өчен Истанбулга бара, ләкин журналистларны фронтка җибәрмәү сәбәпле, мәгълүматларны яраланып кайткан хәрбиләрдән җыярга мәҗбүр була. Юлъязмаларын 14 мәкалә рәвешендә «Йолдыз»да урнаштыра. Аның сугыш шартларындагы төрек җәмгыятенең тормыш-көнкүреше һәм фикер сөреше, илдәге сәяси көрәш хакындагы күзәтүләре тарихи чыганак буларак бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Салкын һәм юеш һава, төрек гаскәрләренең җиңелүләре эмоциональ Г. Камалның сәламәтлеген какшата. Ул 1913 елның февралендә авырып китә һәм, командировкасын өзеп, Одесса аша Казанга кайта. Атна‑ун көннән бөтенләй кул-аяксыз калып, Казанның нерв авырулары клиникасына керә. Ел ярымнан артык түшәктә ятканнан соң, аякка баса һәм үзенең иҗат эшенә кайта, бер үк вакытта «Йолдыз»да сәркатип булып эшли, тәнкыйть мәкаләләре, чәчмә һәм тезмә әсәрләр бастыра.

Г. Камал һәм Бибигайшә Садыйк кызы. 1908 ел.

Г. Камал һәм Әсма ханым. 1918 ел.

СОВЕТ ЧОРЫНДАГЫ ТОРМЫШЫ

1918 елның февралендә хатыны Бибигайшә вафат булгач, Галиәсгар 4 бала белән тол кала. Гражданнар сугышын Аракчинода һәм бер авылда яшәп үткәрә. Шул елны Әсма исемле кызга өйләнә. Бу никахтан 4 бала туа.

Совет чорында ул һәрчак театр һәм артистлар белән бергә була. 1919‑1921 елларда Казанда татар запас батальоны клубында татар яшьләре труппасы артисты, аннары «Беренче күргәзмә дәүләт труппасы» хезмәткәре булып эшли. 1923–1924 елларда «Сафьян» клубы труппасында хезмәт куя.

Беренче бишьеллыклар чорында Казан мех комбинаты клубының әдәбият бүлеген җитәкли.

1924 елда драматургның әдәби эшчәнлегенең 25 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Г. Камалга «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә. 1926 елда милли театрның 20 еллык бәйрәмендә Г. Камал «Татар халык драматургы» дигән исемгә лаек була.

Мактаулы һәм шәрәфле исемнәр бирелсә дә, театр тарихы белгече Г. Арсланов фикеренчә, милли идеягә хезмәт итәргә алынган Г. Камалның, 1907–1912 еллар белән чагыштырганда, совет чорында иҗат нәтиҗәләренең нык ваклануы, төссезләнүе күзгә ташлана. Гомеренең соңгы дистә елында әдип күбрәк кече формалы сәхнә әсәрләре – 1 пәрдәлек пьеса, скетч, интермедияләр, эстрада дуэтлары, миниатюралар яза. Бу исемлектән чыгарма буларак, 4 пәрдәлек «Хафизәләм, иркәм!» музыкаль комедиясен генә күрсәтергә мөмкин.
Г. Камал совет хакимияте елларында Казанда нәшер ителгән барлык татарча үзәк басмаларда («Эш», «Эшче», «Безнең байрак», «Кызыл көрәшче», «Татарстан», «Кызыл Татарстан» һ.б.) эшли.

Гомумән алганда, драматургның иҗат мирасы гаять бай: анда 20 ләп драма, төрле телләрдән тәрҗемә ителгән 100 дән артык әсәр, күпсанлы публицистик, тәнкыйди язмалар, шигырьләр, үзе ясаган афишалар, карикатуралар, типографияләр өчен шрифтлар һ.б. бар.

Әдип 1933 елның 8 июнендә вафат була. 1937 елгы репрессиягә эләкмәве аны татар иҗтимагый фикере тарихына кертергә, иҗатын мәктәптә өйрәнергә һәм әсәрләренең 3 томлыгын бастырырга мөмкинлек бирә.  

Илдус Заһидуллин

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: