Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Сембер татар сәүдәгәрләре

Сембер (Ульяновск) элек-электән татарлар күпләп яши торган төбәк санала. Шәһәрдә Акчурин, Алиев, Бәхтиев, Тенишев һ.б. кебек мәчет-мәдрәсәләр тоткан, фәкыйрьләргә ярдәм йөзеннән хәйрия җәмгыятьләре оештырган күренекле татар нәселләре көн иткән. Шулардан берсе – Бәхтиевләр династиясе.

ГАИЛӘ БАШЛЫГЫ СИРАҖЕТДИН БӘХТИЕВ

Сембернең тарихи Татар районына бүгенге Федерация урамының уртасы, Түбән Татар урамы һәм аларга якын урамнарның бер өлеше керә. Әнә шул җирләрдә шәһәрнең элеккеге таш мәчете белән янәшә урнашкан ике матур бина сакланып калган. Акчуриннар мәчет төзеткәнче, Сембер татарлары намаз уку өчен нәкъ менә бирегә – мещан Сәитов-Ильясовлар йортына җыелган.

ХХ гасыр башында Сембер өязе Шәйморза авылы крестьяны Сираҗетдин Шәйхаттар улы Бәхтиев мөселман җәмгыятендә әлеге дәрәҗәле участокны сатып ала һәм йортны үзгәртеп кору белән шөгыльләнә. 1905 елда утарда таш йорт калкып чыга, ә ике катлы агач йорт 1912 елда төзелә. Халыкта аларны Бәхтиевләр йортлары дип йөртәләр. 1916 елда хуҗа утарны мөселман мәчете карамагына тапшыра. Хәзер биредә Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте урнашкан, ә биналар үзләре архитектура һәйкәле булып тора.

Зур гаилә башлыгы Сираҗетдин Бәхтиев фабрикант, күпсанлы күчемсез милек иясе, җир хуҗасы була. Ул «Россия постау фабрикантлары җәмгыятенә» кергән сигез Сембер вәкиленең берсе санала, Үзара кредит җәмгыяте советына керә, шәһәр «Авыл хуҗалары, крестьян-милекчеләр, обрубчылар берлеге»ннән Учредительное собраниегә сайлана. 1917 елгы революция вакыйгалары башланганда Бәхтиевләрнең Мәләкәстә кибетләре һәм ашлык амбарлары, Самара губернасының Ставрополь өязе Мулловка авылында, Карсун өязенең – Ляховка, Сембер өязенең Линёвка авылларында постау (сукно) фабрикалары була, алар «С.Ш. Бәхтиев уллары белән һәм К» Сәүдә йортын оештыра. 1917 елда Сираҗетдин Бәхтиев Сембернең Лосевая урамында (хәзерге Федерация урамы) яши, гаиләнең шулай ук фабрикалар урнашкан авылларда, Шәйморзада йортлары була.

...Сираҗетдиннең әтисе Шәйхаттар Бәхтиев Иске Шәйморза авылында хәлле крестьян санала. 1885 елда ул Мәләкәстә ашлык амбары һәм мануфактура кибете ача. Иген белән сәүдә итү яхшы табыш китерә, һәм крестьянны барысы да «сәүдәгәр» дип атый башлый, гәрчә аның сәүдәгәрлек яки гильдия таныклыклары булмаса да. Сираҗетдин исә йон җыю һәм сату белән уңышлы гына шөгыльләнеп китә һәм инде ХХ гасыр башында постау фабрикаларын тотрыклы рәвештә чимал белән тәэмин итә башлый. Шунысы да билгеле: эшләре уңышлы гына барган «Сирай бай» (якташлары аны шулай дип атый), яшь чагында ярлы булса да, акыллы кеше була, кемнең кем икәнен яхшы чамалый. Әйткәнебезчә, гаиләнең туган авылында йортлары була. Бүген ул ике катлы йорт, кызганыч ки, сакланмаган, ләкин авылда байларның өч ашлык амбары булуын әле дә хәтерлиләр. Икмәк уңмаган елларда авыл халкының күпчелеге ачтан интегә. Авылның бай кешеләре, аерым алганда Бәхтиевләр, бу вакытларда ашлыкның бер өлешен зәкят итеп мохтаҗ авылдашларына тарата. Бу турыда ишетеп алган күрше авыл кешеләре дә зәкят алырга Иске Шәйморзага агыла. Бай татарларның шәхси иганәләре авылдагы мәчетмәдрәсәләрне карап тотуда бердәнбер диярлек керем чыганагы була. Бәхтиевләр, Аллаһка чын күңелдән ышанган мөселманнар буларак, туган авылларына ярдәм итәргә беркайчан да онытмый. Мәчетләр төзү һәм аларны карап тоту өчен шактый күп акчалар бирәләр.

ХХ гасыр башында Сираҗетдинның гаиләсе ишле санала – анда тугыз бала үсә. Атаның алты улы сәүдә эшләрендә чын таянычка әйләнә.

Сираҗетдин Бәхтиев һәм аның гаиләсе турында мәгълүмат аз сакланган. Әмма 2020 елда Сираҗетдин оныгының Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Алексей Рөстәм улы Бәхтиевтә бу нәсел турында шактый материал саклануы ачыкланды. 2021 елның язында ул Бәхтиевләр гаиләсе өчен истәлекле урыннар – Шәйморза, Мулловка авыллары, Димитровград, Ульяновск шәһәрләре буенча сәяхәт кылды.

ЛЯХОВКАДАГЫ ФАБРИКА

Сембер губернасында Бәхтиевләр үз капиталлары белән ХХ гасыр башында таныла. Монда Сираҗетдин Бәхтиевнең Сембернең Ярминкә урамында яшәүче I гильдия сәүдәгәр Хәсән Алиев гаиләсе белән эшлекле һәм туганлык бәйләнешләре зур роль уйный. Сираҗетдин Бәхтиев күрше Лосевая урамына килеп урнаша. Хәсән Алиевның вафатыннан соң, аның варислары нәкъ менә Бәхтиевкә матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 1905 елда алар үз утарларын залогка салалар, тагын Бәхтиевләр аларның Ляховка авылындагы постау фабрикасын да сатып ала. Сатып алганда «фабриканың тузган, машиналары искергән булуы, анда 16 кеше эшләгәнлеге» ачыклана. Кәгазьләрне рәсмиләштерүгә берничә ел китә. Фабрика эшләре белән Зариф Бәхтиев шөгыльләнә, һәм предприятие 1908 елдан гөрләп эшли башлый. Бина тәртипкә китерелә, пар казаннары урнаштырыла. Сәүдәгәр фабрика белән идарә итүне Ибраһим Бибаевка тапшыра. Тиздән Сираҗетдин Бәхтиев фабриканың казна подрядларын башкара алуы турында рәсми таныклыкка ия була. «Фабрика ел дәвамында 300 000 аршын соры шинель сукносы һәм дөя йоныннан башлык өчен 5 000 аршын сукно җитештерә ала. Сираҗетдин Бәхтиев шәхесе казна подрядын үтәү өчен бик ышанычлы», – дип языла анда. Фабрикада 400 эшче хезмәт куя.

Һәрбер җитештерүдәге кебек үк, уңышлы эшләү чорыннан соң төшенкелек этабы килә. Гадәттә алар бөлдергеч яки фаҗигале очраклар белән бәйле була. Бәхтиевләр дә шундый хәлгә тарый. Ул заманнарда янгыннар гадәти хәл санала. 1909 елның ноябрендә Сембер фабрикалар инспекторы эш буенча Карсун өязендә була һәм Бәхтиевләрнең Ляховкадагы өйләрендә куна. Кызганыч ки, аңа зур янгынның шаһиты булырга туры килә. Фаҗига вакытында Сираҗетдин Бәхтиевнең постау фабрикасы кара күмергә кала, йорты да янып бетә. «Куркудан алып чыгарга онытылган төнге йокы күлмәгем дә янды», – дип яза инспектор зур үкенеч белән. Фабрика хуҗаларына янгын китергән зыян, әлбәттә, инспекторныкы белән чагыштырганда, бик күпкә аянычлырак була. Шулай да Зариф Бәхтиев эшчеләргә «1 декабрьгә кадәр хезмәт хакы түләргә ризалыгын һәм эшчеләрне, башка эш тапканчы, фатирларыннан чыгармаячагын» белдерә.


Сираҗетдин Бәхтиевнең Ляховкадагы постау фабрикасында кулланыла торган бланк, 1909 ел.

Гомумән Зариф Бәхтиев Сембер татарлары тарихында күркәм эз калдыра. 1910 нчы еллар башында яңа буын кешесе – Зариф Бәхтиевнең иҗтимагый эшчәнлеге аның бик күп эшлекле сыйфатларын ача. Ул үз эшчеләрен укытырга кирәклеген, татар халкына аң‑белем җитеп бетмәвен аңлый, мөселманнар, шул исәптән кызлар өчен дини һәм дөньяви мәктәпләр ачу тарафдары була. 1907 елда Зариф Бәхтиев Сембердә Хәсән һәм Ибраһим Акчуриннар, Кәрим Абушаев һ.б. тарафыннан оештырылган шәхси мәктәпләр советы рәисе була. Ул мәдәният, мәгариф һәм рухи тормыш өлкәләрендә татарларга кагылышлы яңа башлангычларга ярдәм итү йөзеннән Сембер мөселман хәйрия җәмгыятен (1913) оештыруда катнаша. 1914 елда Сембер шәһәр Думасының гласные буларак, татар башлангыч мәктәпләренә дәүләт субсидиясен бирү мәсьәләләрен даими күтәрә.

ЛИНЁВКАДАГЫ ФАБРИКА

Бәхтиевләрнең икенче предприятиеләре тарихы, мөгаен, Сембер өязендәге Мокрая Богурна авылында җир сатып алудан һәм Линёвка (Семёновка) авылында кечерәк кенә постау фабрикасын арендалаудан башланадыр. Шул заманнарда яшәгән туган якны өйрәнү белгече Павел Мартынов Линёвкадагы предприятие турында болай дип язып калдыра: «Фабрика 1889 елда эшләми инде – 1878 елдан бирле ябык». Сираҗетдин Бәхтиев башта эшсез торган фабриканы торгыза, шуннан соң җитештерүне табыш китерерлек итеп оештыра һәм элеккеге хуҗаларыннан сатып ала. Әлеге зур булмаган предприятиенең әле 1917 елда да эшләвен раслый торган документлар сакланган. Мәсәлән, Февраль революциясенә ярты ай кала, ай башында, «С.Ш. Бәхтиев уллары белән һәм К» сәүдә йорты пар казаннары сатып алу өчен Идел-Чулман җәмгыятенә керә.


Зариф Бәхтиев гаиләсе, 1925 ел. 

Сираҗетдин Бәхтиевнең фабрикаларында җитештерү эшләре белән ышаныч кәгазе нигезендә уллары Зариф, Исмәгыйль һәм Әлим идарә итә.


Бәхтиевләр сәүдә йортына караган эш кәгазе, 1918 ел.

МУЛЛОВКАДАГЫ ФАБРИКА

Кайчандыр Мулловка фабрикасы Ставрополь өязендә генә түгел, ә бөтен Самара губернасында иң зур предприятиеләрдән берсе санала. Имин елларда анда 900 гә кадәр кеше эшли. Әмма 1900 елда аның хуҗасы Хәсән Алиев вафат була. Фабрика белән идарә итә алмаганга, варислары, алдарак әйтелгәнчә, ярдәм сорап Сираҗетдин Бәхтиевкә мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле 1905 елда Сембердәге таш йорт һәм Мулловкада җирләре белән бергә постау фабрикасы өчен 10 мең һәм 95 мең сумлык ике заклад кәгазе рәсмиләштерелә. 1910 елда Мулловкадагы фабрика утары белән бергә Сираҗетдин Бәхтиев милкенә күчә. Яңа хуҗа ремонт ясый, җиһазлар сатып ала, электр үткәрә. 1914 елгы сугыш постау җитештерүне үстерергә этәргеч бирә, чөнки дәүләт заказлары һәм подрядлары арта. Постау кыйммәтләнә, ә ихтыяҗ туып тора, җитештерү киңәя. Фабрика соры шинель тукымасы, солдат һәм тупас крестьян постаулары җитештерә. Биредә 90 станок, өч пар машинасы, 250 ат көчле локомобиль һәм башка җиһазлар эшли.

Революция Бәхтиевләрне дә читләп үтми. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң, губернаның постау фабрикалары делегатларының I съездында эшчеләр 8 сәгатьлек эш көне булдыруга ирешә. Сугыш бара, хәрби заказларны үтәгәндә эшче кулларга кискен кытлык сизелә. Сираҗетдин Бәхтиев, башка милек ияләре кебек үк, мондый яңалыкларга каршы була. Ул эшчеләрне большевиклар коткысына бирелмәскә, аларга каршылык күрсәтергә өнди, шулай да фабриканы өч сменалы 8 сәгатьлек эшкә күчерергә мәҗбүр була.

1917 елның кышы ахырында Мулловкада революция җилләре көчәя. 600 эшче, патша режимына каршы, азатлык даулаган лозунглар күтәреп, урамга чыга. Илдә һәм губернада хәлнең начарлануын тойган Сираҗетдин Бәхтиев өлкән улларыннан аерыла: аларга 50 000 сумлык товар (постау һәм йон) бирә. Әлбәттә, революциядән соң бөтен товарлары тартып алына.

1918 елның җәендә исә Сембергә аклар керә. Тормыш кыска вакытка гына булса да элеккеге рәвешенә кайткан кебек була. «Шәһәр хакимияте Кузнецов сәүдә йорты, С.Бәхтиев сәүдә йорты һәм Арацков фабрикасы контораларына мануфактура (100 000 аршын бобрик, байка, трико, шевиот) алу мөмкинлеге турында сорау юллый», – дип язылган тарихи документларда. 1918 елның сентябрендә хакимияткә большевиклар килә. Эшчеләр җыелышы фабриканы дәүләтнеке итәргә һәм Халык хуҗалыгы советы карамагына тапшырырга карар кыла. Бәхтиевләрнең Сембер шәһәрендәге чимал складларындагы 23 500 поттан артык төрле йон товары тартып алына.

Сираҗетдин Бәхтиевнең холкын ачкан бер эпизод турында аның Үзбәкстанда яшәүче оныгы Д.Таҗиева болай дип яза: «Революциядән соң, бөтен байлыгын яңа хакимияткә биреп, ул үзе Шәйморза авылына кайта. Аның кулында бу хакта документ була. Бу документ күп очракта аны саклап кала». Шулай да мондый сак кәгазе гаиләне репрессияләрдән коткарып кала алмый. «Бервакыт намаз вакытында өенә яңа хакимият вәкиле килеп керә һәм аңардан алтын таләп итә башлый. Сирай намазыннан бүленми, шуңа күрә килгән кеше аңа берничә тапкыр камчы белән сыптыра. Намазын тәмамлаганнан соң гына, Сираҗетдин үзенең бөтен байлыгын хакимияткә тапшыруын әйтеп, документын күрсәтә. Алтын даулап килгән вәкил сүгенеп чыгып китә».

Соңрак Сираҗетдин улы Кәрим белән хаҗ кыла. Фабрикант 1920 елның 29 июнендә үз йортында вафат була, Иске Шәйморза авылы зиратында җирләнә. 


Бәхтиевләрнең Мулловкадагы постау фабрикасы бинасы. 2020 елгы фото.

ВАРИСЛАР...

1919 елда җирле газетада «Исмәгыйль Бәхтиевнең абыйсы Зариф Мулловкага килгән, Мәләкәс өяз совнархозындагы меньшевиклар ярдәмендә эшче идарә составына үтеп керергә тырыша, ләкин аннан куыла» дигән язма басылып чыга. Зариф Бәхтиевнең чыннан да яңа хакимияткә теләктәшлек белдергәнме-юкмы икәнлеге билгесез, әмма 1920 елның мартында аның зур хуҗалык тәҗрибәсе Мәскәүдә РСФСР Тышкы сәүдә комиссариатында таләп ителә. Башта ул анда товаровед вазифасын башкара, чимал эзләп, Оренбургка һәм казах далаларына бара, аннары, Монголия йоны һәм Кытай мамыгына дип, Азия илләренә йөри. Аның киләчәк язмышы Баку шәһәре белән бәйләнә.

Сираҗетдин Бәхтиевнең уллары – Исмәгыйль, Кәрим, Мөхәммәтҗан, Ибраһим, туган җирләреннән китеп, Казанда һәм Урта Азия республикаларында урнашалар. Араларында репрессиядән иң зур зыянны Сембердә калган Әлим Бәхтиев күрә. Сәүдәгәрнең эше Федераль куркынычсызлык советының Ульяновск өлкәсе буенча Идарәсе архивында саклана, бу турыда мәгълүматны аның оныгының улы Алексей Бәхтиев таба.

Әлим Бәхтиевне ике мәртәбә – 1918 һәм 1930 елларда кулга алалар. 1918 елда ул Бәхтиевләрнең Линёвкадагы фабрикаларында эшли һәм шунда яши. Шул чакта акларны акча белән тәэмин иткәне, алар белән элемтәдә булганы өчен тоткарлана. Линёвка авыл советы, киресенчә, бу көннәрдә Әлим Бәхтиевнең авылда булмавын, туган ягына кайтып китүен раслый. Ләкин Әлимне төрмәгә утырталар, 15 мең сум компенсация түләргә мәҗбүр итәләр. Фабрика тартып алынганнан соң, Әлим Бәхтиев, 8 кешелек гаиләсен алып, Шәйморзада яши башлый. 1922 елда гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителә. 1923 елда, илдә яңа икътисадый сәясәт барганда, Әлим Сембергә килә. Чүпрәк-чапрак, калдыклар белән сәүдә итә, аның еллык товар әйләнеше 1000 сумлык була. Аннары үзе сабын җитештереп, шуны базарда сата башлый.


Алиев һәм Бәхтиевләрнең варислары Эдуард Хәйруллин белән Алексей Бәхтиев Мулловкадагы постау фабрикасы хәрабәләре янында, 2021 ел.
Икенче тапкыр 1930 елның октябрендә кулга алына: РСФСР Җинаять кодексының 58 нче һәм 107 нче статьялары буенча хөкемгә тартылып, 10 елга төрмәгә утыртыла. Туганнары аны бүтән күрми.

Сембердә Бәхтиевләр нәселенең ике тармагы яшәгән, икесенең дә чыгышы Иске Шәйморза авылыннан, икесе дә Мәләкәстә үз эшләрен оештырган. Икенче тармак башында Шәмсетдин Бәхти улы Бәхтиев торган. Аның Сембер Ярминкә мәйданында ишегалды корылмалары, утар җирләре кергән, таш нигезгә салынган янкормалы агач йорты булган. Әмма бу инде бөтенләй башка тарих... 


Римма Вилданова, тарих фәннәре кандидаты

Фотолар автордан алынды

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: