
⛅️1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер...
Шимбә, якшәмбедәге эсседән соң ничек сезгә бүгенге һава торышы, дуслар? Кемдер иркен сулап куйды, кемдер кояшны сагына... Ләкин синоптиклар тынычландыра: июнь ае матур булырга тиеш. Яңгыры да, кояшы да безне сөендерәчәк икән.
02 июня 2025
1, 2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер, ди халык сынамышлары. Җәйнең беренче ае белән бәйле тагын нинди сынамышлар бар соң?
3 июнь көнне яңгыр яуса, елак көзгә.
6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
7 июнь көнне юкә чәчәк ата. Үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.
8 июнь балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.
9 июнь көнне урман җилсез шауласа – яңгырга.
10 июнь – көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.
13 июнь көнне яңгыр яуса, кыш суык килер.
15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.
19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
Добавить комментарий