Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

1 апрельдән Казанда 5-11 сыйныфлар өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәясе 3 һәм 4 сумга артачак

Казан мәктәпләрендә 1 апрельдән 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәяләренә инфляция төзәтмәләре кертеләчәк. Югары сыйныф укучылары өчен мәктәп төшке ашларының бәясе уртача 3...

Казан мәктәпләрендә 1 апрельдән 5-11 сыйныф укучылары өчен мәктәп туклануының ике комплексы бәяләренә инфляция төзәтмәләре кертеләчәк. Югары сыйныф укучылары өчен мәктәп төшке ашларының бәясе уртача 3-4 сумга артачак. Ирекле сайлау менюсы 73 сум (элегрәк 69 сум), комплекслы төшке аш 48 сум (элегрәк 45 сум) торачак. Мәктәп менюсының башка позицияләренә бәя элеккечә калачак: иртәнге аш һәм өчтәге аш – 30 сум, ассортименттагы аш – 16 сум.
Исегезгә төшерәбез, 1-4-нче сыйныф укучылары, ә бу 70 мең бала, 2020 нче елның 1-нче сентябреннән бюджет хисабына бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән, аның бәясе 2021 нче елның 1-нче гыйнварыннан бер кешегә 53,41 сум тәшкил итә.
Ташламалы категорияләргә керүче 13 мең укучы, ягъни 5-11-нче сыйныф укучыларының гомуми саныннан 18%-ы шулай ук Казан бюджетыннан максатчан финанслау хисабына бушлай кайнар ризык ала.
Казан мәктәпләрендә туклану бәясе соңгы тапкыр ике ел элек, 2019 елның апрелендә үзгәргән. Росстат мәгълүматларына караганда, бу вакыт эчендә бәяләрнең иң югары үсеше балыкларга, иткә, ярмаларга, көнбагыш маена теркәлгән, алар балалар рационының аерылгысыз өлеше булып тора. Тулаем алганда, бу чорда азык-төлек товарларына куллану бәяләре индексы 9,48% тәшкил итте.
Әмма Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаментының тендерлар аша һәм турыдан-туры җитештерүчеләрдән зур күләмдә азык-төлек сатып алуы, шулай ук предприятиенең коммерция эшчәнлегеннән кергән керемнәреннән мәктәп туклануын оештыру чыгымнарын өлешчә компенсацияләү аркасында 5-11-нче сыйныф укучылары өчен туклану бәясе 6%-ка гына арта. Башлангыч мәктәп һәм укучыларның ташламалы категориясе өчен туклану бушлай кала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык туклану оештыру – шәһәр Башкарма комитеты алдында торган төп социаль бурычларның берсе һәм Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бу эшне керемсез нигездә тәэмин итә.
Бәясе үзгәрүгә карамастан, Казанда кайнар мәктәп туклануы бәясе Россиядә иң түбәннәрнең берсе булып калачак. Бүгенге көндә Казан мәктәпләрендә ирекле сайлау менюсы 3-6 ризыктан торган ассортиментны күздә тота. Мәскәүдә мондый комплекс – 177 сум, Санкт-Петербургта – 110 сум, Ульяновскида – 85 сум, Түбән Новгородта – 80 сум, Уфада 75 сумга төшә.
Хәзерге вакытта Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлдә булган меню укучыларның теләкләрен исәпкә алып төзелгән һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга билгеләнгән санитар таләпләргә туры килә. Меню сезонлылыкны, төп азык-төлек матдәләренең кирәкле санын һәм укучыларга яшь категорияләре буенча дифференциацияләнгән тәүлеклек рационның таләп ителә торган калориялелеген исәпкә ала.
Китерелә торган продукция үрнәкләре департамент составына керә торган азык-төлек продукциясе һәм азык-төлек чималының аккредитацияләнгән сынау лабораториясе тарафыннан катгый контроль уза. 2020 елда кергән чималны нәтиҗәле контрольдә тоту нәтиҗәсендә, тәэмин итүчеләргә 600 тоннадан артык төрле продукция кире кайтарылган, алар балалар туклануы өчен рөхсәт ителгән таләпләргә туры килми.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: