1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инв...
Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре уртача 355 сумга артып, 12 688 сумга җитәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләр гаиләсенең уртача пенсия күләме 303 сумга артачак һәм нәтиҗәдә 10 746 сум булачак.
Хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ике пенсия алучы инвалидларның пенсияләре уртача 399 һәм 392 сумга арта.
Башлангыч исәпләүләр буенча, индексация чыгымнары ел ахырына кадәр 9,6 миллиард сум булачак.
“Татар-информ”
Добавить комментарий