Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

1 февральдән Татарстанда 340 мең кешенең айлык акчалата түләүләре артачак

2019 елда федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән инте...

2019 елда федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсындашул хакта хәбәр итте.
«1 февральдән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, «чернобыльчеләр» һәм федераль ташламалардан файдаланучы башка гражданнарның айлык акчалата түләүләре һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнәчәк», - дип искәртте Эдуард Вафин.
Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый түләүләрне 340 меңгә якын кеше ала.
Индексациянең фаразланган күләме 3,4 процент тәшкил итәчәк, дип сүзен йомгаклады Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: