108 яшькә җиткән!
Республиканың иң өлкән хатын-кызы Алабугада яши икән, аңа 108 яшь. Ә иң өлкән ир-ат Питрәчтә гомер итә, ул 105 яшен тутырган. Бу хакта бүген, ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттеләр. Ул өлкәннәр көненә багышланган иде.
-Татарстанда гасырлар чиген узган 294 кеше яши, шуларның 33е ир-ат һәм 261е хатын-кызлар,- диде ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Өлкәннәребез турында октябрь башында гына түгел, ел әйләнәсе кайгыртырга тырышабыз. Өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү реестрына 108 учреждение кертелгән, алар арасында 24 дәүләтнеке булмаганы да бар. Социаль хезмәтләрне 31 мең өлкән яшьтәге граждан ала. Өйдә хезмәт күрсәтү системасын реформалаштырдык һәм янә яңа бурычлар куйдык. Иң мөһиме – кайгыртуга мохтаҗ кешеләрнең проблемаларын һәм ихтыяҗларын аңлау.
Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары инде башланып китте. Иртәгә Казан, башка шәһәр, район үзәкләрендә өлкәннәр өчен мунча, музей, күңел ачу чаралары бушка булачак.
Добавить комментарий