Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

14 октябрь - бөтендөнья спирометрия һәм үпкә сәламәтлеге көне

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14 октябрь, бөтендөнья спирометрия һәм үпкә сәламәтлеге көне дип санала. Бу көн кешеләрнең игътибарын сулыш органнарын даими тикшерүгә җәлеп итүгә юн...

Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген 14 октябрь, бөтендөнья спирометрия һәм үпкә сәламәтлеге көне дип санала. Бу көн кешеләрнең игътибарын сулыш органнарын даими тикшерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Үпкәләрнең киң таралган авыруы, озакка сузылган обструктив авыруы-ХОБЛ. Авыруның төп симптомнары: сулыш алу яки һава җитмәүне тою, авыр сулыш алу, хроник ютәлү.
Спирометрия авыруны ачыкларга ярдәм итә. Әлеге метод махсус прибор – спирометр ярдәмендә үткәрелә. Ул сулышны һәм кан басымын үлчи. Метод шактый гади: пациент тирән сулыш ясый, сулышын тоткарлый, аннары авызы белән бер тапкыр кулланыла торган мундштукка кысылып, бөтен һаваны тигезләп чыгара. Җайланма сулап чыгара торган һәм сулап алына торган һава күләмнәренең үзгәрүен терки, яза, һәм бу мәгълүматлар буенча белгечләр үпкәләрнең сәламәтлеген бәяли. Тикшеренү зыянсыз, аңа каршы күрсәткечләр һәм яшь буенча чикләүләр юк.
Спирометрия үткәрү өчен күрсәтмәләр:

Спирометрияне сәламәтлек үзәкләрендә узарга мөмкин. Аларның берсе Казанда Сара Садыйкова урамы, 16 йорт адресы буенча урнашкан, белешмәләр өчен телефон: 8(843) 570-55-08.
Республика медицина профилактикасы үзәгендә, спирометрияне дә кертеп, комплекслы тикшерүне түләүсез узарга һәм шул рәвешле ХОБЛ һәм башка авыруларның күңелсез нәтиҗәләрен кисәтергә мөмкин.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: