Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

15 гыйнварда Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тула

15-нче гыйнварда, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тула. Аның исемен 2011 елдан Казанның Совет районы урамнарының берсе йөртә.Нәҗип Җиһанов үз гомерендә...

15-нче гыйнварда, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тула. Аның исемен 2011 елдан Казанның Совет районы урамнарының берсе йөртә.
Нәҗип Җиһанов үз гомерендә 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, камера, вокал һәм инструменталь әсәрләр язган. Аның әсәрләрендә рус һәм Европа музыка мирасының милли колориты һәм традицияләре гармонияле рәвештә бергә кушыла.
Татарстанның музыка культурасының гамәлдәге барлык учреждениеләре һәм оешмалары диярлек – Казан консерваториясе (хәзерге академия), М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры, республиканың Композиторлар союзы, урта махсус музыка мәктәбе (хәзер консерватория каршындагы лицей) аның турыдан-туры катнашында төзелә.
Н.Җиһанов эшчеләр гаиләсендә туа. Әти-әнисен иртә югалтып, ул берничә елын балалар йортларында уздырган. Бала чагыннан ук инде ул Урал пионер коммунасында тәрбияләнүчеләр арасында үзенең гаҗәеп музыкаль сәләтләре белән аерылып торган. 1928 елда ул Казан музыка техникумына кабул ителә, ә 1931 елның көзендә Мәскәү өлкә музыка техникумы укучысы була. Иҗади уңышлары Нәҗип Җиһановка 4 елдан соң Мәскәү консерваториясенең өченче курс студенты булырга мөмкинлек бирә.
1937 елда Татарстан АССР Дәүләт филармониясе ачылганда Н.Җиһановның беренче симфониясе, бу жанрда беренче татар әсәре башкарыла. 1938 елда консерваторияне бетергәч, ул Казанга кайта. 1939 елның 17-нче июнендә «Качкын» операсы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Ә 1941 елның июлендә тыңлаучылар таң калып аның тагын бер операсын - «Алтынчәч»не кабул итә. Соңыннан композитор аның өчен Сталин премиясен ала.
1944 елда Җиһанов ТАССР Министрлар Советына Казанда консерватория төзү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Киләсе елда ук Казан дәүләт консерваториясе төзелә. 1945 елның июнендә Н.Җиһанов аның директоры итеп билгеләнә, ул ректор буларак 40 елдан артык, гомеренең ахырына кадәр җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта консерватория күренекле музыкант исемен йөртә.
1939 елдан 1977 елга кадәр ул Татарстан АССР Композиторлар союзын җитәкли. 1957 елда композитор СССРның халык артисты була. 1962 елда аны - милли автономияләрнең бердәнбер вәкилен - СССР Композиторлар берлеге секретаре итеп билгелиләр. 1981 елда Н.Җиһановка Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә.
Н.Җиһанов 1988 елның 2-нче июнендә Уфада, Башкортостан АССР әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә «Җәлил» операсының яңа редакциясен башкарганнан соң вафат була. Ул Казанның Арча зиратында җирләнгән.
Н.Җиһанов истәлегенә Казан дәүләт консерваториясе фасадында барельефлы мемориаль такта урнаштырылган. Малая Красная урамындагы 14 номерлы йортта композиторның 1971 елдан 1988 елга кадәр гаиләсе белән яшәгән музей-фатиры урнашкан. 2011 елда Нәҗип Җиһанов исемен Казанның Совет районы урамнарының берсе йөртә башлады, дип хәбәр итә топонимика буенча комиссия.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: