Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

18 июньдә Нефтеюганскида Сабан туен билгеләп үтәчәкләр

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.Шәһәрдә яшәүчеләрне бу шимбәдә Юбилейная мәйданында узачак бәйрәмгә чакыралар. Теләгән һәркем төрле бәйгеләрдә катнаша һәм үз көчен сы...

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә яшәүчеләрне бу шимбәдә Юбилейная мәйданында узачак бәйрәмгә чакыралар. Теләгән һәркем төрле бәйгеләрдә катнаша һәм үз көчен сынап карый алачак. Шулай ук иң яхшы чәкчәк рецептына үткәрелүче төбәк бәйгесендә дә катнашырга мөмкин.
Сабан туе – татар һәм башкорт халкы язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң ел саен үткәрә торган милли бәйрәм. Нефтеюганскида татар һәм башкортлар 10 меңнән артып китә. Бу көнне келәмдә көрәшчеләр бил алышачак, шулай ук төрле уеннар (капчык киеп, көянтә-чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу һ.б.) оештырылачак.
Нефтеюганскида яшәүчеләрне шулай ук җирле иҗат коллективлары һәм читтән килгән артистлар катнашында концерт программасы көтә. Бәйрәм 18 июньдә 13.00 сәгатьтә башлана.
Тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/18-iyunda-nefteyuganskida-saban-tuen-bilgelap-utacaklar-5856020

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: