Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

18 ноябрьдә Казан эшкуарлары өчен ачык ишекләр көне узачак

18-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне оештыра. Гражданнар...

18-нче ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көне оештыра. Гражданнарны 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Казанда консультацияне Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча алырга мөмкин булачак. Алдан язылу +7(843)238-18-41 һәм +7(843)238-36-32 телефоннары буенча башкарыла. Шалтыратулар 16-нчы ноябрьдән 17-нче ноябрьгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес) кабул ителә.
Республиканың 12 территориаль бүлегендә консультация алу өчен алдан язылу ведомство сайтында күрсәтелгән телефон номерлары буенча башкарыла.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә үзләре белән сулыш органнарын (битлек, респираторлар) шәхси саклау чараларын алырга кирәк, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе сайтында.
KZN.RU

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: