“2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче” бәйгесесендә 40лап хезмәткәр катнаша
Татарстанның Лениногорск районында “2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче” республика бәйгесе башланды. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан - яшьләре 21дән узган, урманчы булып ике елдан да к...
Бәйгедә - янгын сүндергәндә, гамәлдә булган законнар һәм кагыйдәләр үтәлеше буенча теоретик өлеш һәм физик әзерлекне күрсәтә торган гамәли өлеш буенча имтихан тотыла.
Республика этабында җиңгән янгын сүндерүче Бөтенроссия осталык бәйгесендә Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак. “2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче” бәйгесе финалы Мәскәү өлкәсендә сентябрь аенда узачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий