2018 елда Казанга 20 яңа трамвай кайтарылган
Быел Казанның трамвай паркы 20 яңа машина белән тулыланды. Яңа вагоннар Екатеринбургның “Уралтрансмаш” предприятиесендә җитештерелгән.2016 елдан башлап, республика башкаласының электр транспорты паркы...
Быел Казанның трамвай паркы 20 яңа машина белән тулыланды. Яңа вагоннар Екатеринбургның “Уралтрансмаш” предприятиесендә җитештерелгән.
2016 елдан башлап, республика башкаласының электр транспорты паркында барлыгы яңа 52 трамвай һәм 85 троллейбус барлыкка килде.
Бүгенге көндә шәһәр электр транспортының маршрут челтәре 140 троллейбус һәм 72 трамвайдан тора. Троллейбуслар маршрутының озынлыгы – 273 чакрымга, трамвайларның – 159 чакрымга, метроныкы 18,3 чакрымга җитә.
2018 елның октябрендә “Метроэлектротранс” МУП карамагына сынау өчен, өч секцияле 71-409-01 модельдәге трамвай кайтарылды.
Моннан тыш, якын арада шәһәр юлларына зур класслы икенче буын КАМАЗ-6282 электробусы чыгачак. Ул пассажирларны 3нче маршрут буенча Академик Глушко урамыннан Елга портына кадәр йөртәчәк.
Добавить комментарий