2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән.Актаныш районының Пучы авылында – 120, Югары Ослан районының Түбән Моркваши авылында – 50, Түбән Кама шәһәренең 47нче микрорайонында 260 ур...
![2018 елда ТаÑаÑÑÑанда 430 ÑÑÑÐ½Ð»Ñ Ó©Ñ Ð±Ð°Ð»Ð°Ð»Ð°Ñ Ð±Ð°ÐºÑаÑÑ ÑөзелгÓн](https://tatar-inform.tatar/upload/image/2018/10/09/0162.jpg)
Актаныш районының Пучы авылында – 120, Югары Ослан районының Түбән Моркваши авылында – 50, Түбән Кама шәһәренең 47нче микрорайонында 260 урынлы балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.
Моннан тыш, Татарстанда 695 урынлы тагын биш балалар бакчасы төзелә.
Арча шәһәрендә – 140, Кукмара районының Ядегәр авылында – 50, Тукай районының Иске Җирекле авылында – 140, Әтнә районының Түбән Шашы авылында 25 урынлы балалар бакчасы сафка басачак.
![](https://www.tatar-inform.ru/upload/image/2018/10/08/0163.jpg)
Казанның «Светлая долина» торак комплексында «Ипотека һәм арендалы торак» программасы буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелә.
"Татар-информ"
Добавить комментарий