Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

2018 елгы дөнья чемпионаты билетлары белән спекуляция өчен миллион сумга кадәр штраф көтә

Россия спорт министрлыгы Россиядә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына билетларны законсыз  сатучыларга миллион сумга кадәр штраф салуны тәкъдим итә, дип яза “Известия”.Ведомство Административ х...

Россия спорт министрлыгы Россиядә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатына билетларны законсыз  сатучыларга миллион сумга кадәр штраф салуны тәкъдим итә, дип яза “Известия”.
Ведомство Административ хокук бозулар кодексына тиешле үзгәрешләрне әзерләгән. Канун проекты эшчәнлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Президенты хакимиятенең дәүләт-хокукый идарәсе, Эчке эшләр министрлыгы һәм “Россия-2018” оештыру комитеты белән инде килештерелгән әлеге үзгәрешләрне карарга планлаштыра.
Россия спорт министрлыгының “Россиядә футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрү турында”гы канун проекты халыкара чарада билетлар сатуда таләпләр бозылганда санкцияләрне билгели. Канун проекты нигезендә, билетлар сату яки алыштыру буенча бары FIFA белән килешүе булганнар гына шөгыльләнә ала.
Үзгәрешләр билетларны арттырып сатуны законлы рәвештә тыю өчен кирәк.
Документ нигезендә, административ штраф юридик затларга 500 меңнән 1 млнга кадәр яисә эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган. Физик затларга штраф билет бәясеннән 20 – 25 тапкыр арттырып түләтү, әмма ул сумма 50 меңнән артмаска тиеш, дип тәкъдим ителә.
Ялган билетлар саткан өчен 50 – 70 мең, вазифаи затларга — 150 дән 200 меңгә кадәр, ә компанияләргә — 1 млннан 1,5 млнга кадәр штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера