2020 елга кадәр Казанда 4896 укучыга исәпләнгән 4 мәктәп төзеләчәк
Ике мәктәп инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш.Казанның ике мәктәбе инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш. Бу вакытка кадәр 2-нче Азино урамындагы мәктәпне төзеп бетерү һәм кул...
Мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 2020 елга кадәр 4896 урынга дүрт гомуми белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Бу хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Илсур Метшин 2-нче Азино урамындагы мәктәп, финанс мәсьәләләре белән тоткарлыклар булуга карамастан, төзеләчәген җиткерде. “Без Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елдагы юлламасында яңгыраткан федераль программага зур өметләр багладык. Һәм менә беренче федераль акчалар күчте, мәктәп шуларга төзеләчәк тә”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 4896 урынга дүрт мәктәп төзеләчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий