2022 ел ахырына кадәр Казанда 100 торак бинага 13 авария хәлендәге йорт күчереләчәк
Казанда 2022 ел ахырына кадәр 100 торак бинага 13 авария хәлендәге йорт күчереләчәк, аларда 294 кеше яши. Яшәүчеләр «Салават Купере» торак комплексында бушлай яңа төзекләндерелгән фатирлар алачак, ала...
«Авария хәлендәге дип танылган йортларда, кагыйдә буларак, аз керемле кешеләр яши, алар үзләренең торак шартларын мөстәкыйль рәвештә яхшырта алмыйлар. Шул ук вакытта әлеге федераль проектның социаль әһәмияте зур, аның нигезендә без үзебезнең муниципаль программаны эшлибез, – дип шәрехләде эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Үз программабызны булдырып, без аны тормышка ашыру өчен акча килер дип ышанабыз, һәм кешеләр, ниһаять, нормаль, төзекләндерелгән торакка күчәчәк».
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль адреслы программаның беренче стадиясе 2012-2017 елларда узды – ул вакытта 2012 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортлар күчерелде. Хәзер 2017 елга кадәр авария хәлендә дип табылган йортлардан күчерү эшләре бара – 518 фатирлы 51 авария хәлендәге йорт, аларда 1448 кеше яши, дип сөйләде торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов.
«Программаны 2025 елга кадәр алты этапта тормышка ашыру планлаштырылган иде, әмма республика җитәкчелеге ярдәме белән без программаны гамәлгә ашыру срокларын 2023 ел ахырына кадәр киметә алдык, барлыгы 4 этап каралган», – дип билгеләде Р.Шәмсетдинов. Күчүче гражданнар өчен торак сатып алуга 974,9 млн сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 623,7 млн сум – федераль бюджеттан, 344,2 млн сум – төбәк бюджетыннан һәм 7 млн сум җирле бюджеттан, дип өстәде ул.
Яңа торакка авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең барысы да хокуклы түгел – закон буенча, авария хәлендәге торакны авария хәлендә дип таныганнан соң күпфатирлы йортта сатып алган шәһәр халкы авария хәлендәге торак бина өчен түләү хокукына ия, әмма яңа фатирга күчерүне дәгъва итә алмыйлар, дип искәртте Торак сәясәте идарәсе башлыгы.
«Казан буенча алдан мондый түләү җиде торак бина буенча башкарылачак, аларның суммасы бәйсез бәяләү уздырганнан соң билгеләнәчәк», – дип өстәде ул. Гомумән алганда, 2019 һәм 2020 еллар программасы этаплары буенча 147 гаилә 21 авария хәлендәге йорттан яңа төзекләндерелгән фатирларга күчкән, бер гаиләгә суд карары буенча авария хәлендәге торак өчен акчалата компенсация түләгәннәр.
Программаны гамәлгә ашыруның соңгы этабы 2022-2023 елларда узачак – бу чорда 18 авария хәлендәге йорт күчереләчәк, дип аңлатты Р.Шәмсетдинов. Аның сүзләренчә, хәзер авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр белән алга таба күчерү өчен документлар әзерләү мәсьәләсе буенча эш алып баралар.
Әмма моның белән генә эш тәмамланмый – 2017 елның гыйнварыннан 1673 кешене күчерергә кирәк булган 52 йорт ачыкланган һәм авария хәлендәге дип табылган.
«Хәзер 2017 елга кадәр авария хәлендәге йортлардан күчерү бара, һәм бу шәһәрдә соңгы авария хәлендәге йортлар түгел. Узган елның декабрендә ил президенты Владимир Путин бу мәсьәләне тулысынча хәл итү кирәклеге турында сөйләде. Бу сүзләр безнең өчен 2017 елдан соң авария хәлендә дип табылган йортларның да күчереләчәгенә гарантия булып хезмәт итә, һәм аларга да финанслау алыначак», – дип йомгаклады Р.Гафаров.
Тулаем алганда, Казан буенча узган 10 ел эчендә барлык дәрәҗәдәге бюджет акчалары хисабына 146 авария хәлендәге йортта 2109 торак бина күчерелгән, аларда 6 меңнән артык кеше яшәгән.
KZN.RU
Добавить комментарий