Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

2025 елга моношәһәрләрдә 600 мең эш урыны булдырылачак

Россиялеләрнең якынча 10 проценты төп халкы җитештерү предприятиеләрендә эшләүче моношәһәрләрдә яши.Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Орешкин әйтүенчә, җитештерү предприятиеләреннән...

Россиялеләрнең якынча 10 проценты төп халкы җитештерү предприятиеләрендә эшләүче моношәһәрләрдә яши.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Орешкин әйтүенчә, җитештерү предприятиеләреннән теге яки бу сәбәпләргә бәйле рәвештә эшче көчләр күпләп китә. Мондый предприятиеләрдә җитештерү тармагы заман таләпләренә яраклаштырып үзгәртелгәнгә күрә, хезмәткәрләрне эштән азат итәргә туры килә. Ә аларга яңа эш урыны табарга кирәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Икътисадый үсеш министрлыгы үз алдына шактый кыю бурычлар куя. «2019 ел ахырына без 319 моношәһәрнең һәркайсында 230 мең яңа эш урыны булдыруны планлаштырабыз», – ди министр урынбасары Александр Цыбульский. Аның әйтүенчә, 2025 елга яңа эш урыннарының саны 600 меңгә җитәчәк.
Моношәһәрләрдә эш белән тәэмин ителеш турында вакыт-вакыт мәгълүмат тапшырыла торган автоматлаштырылган система булдырылган. «Һәм без онлайн режимда аларның социаль-иктисади үсешендәге үзгәрешләрне күзәтеп торабыз», – ди Цыбульский.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: