Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

2027 елда югары сыйныф укучылары өчен информатика буенча бердәм дәреслекләр кертеләчәк

2027 елда Россия мәктәпләрендә югары сыйныф укучылары өчен информатика буенча бердәм дәүләт дәреслекләре барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте китерә.

Ул 2027 елда 10-11 сыйныфлар өчен яңа дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү планлаштырыла, шуннан соң өлкән сыйныф укучылары шулар буенча белем алачак, дип сөйләде.

Кравцов шулай ук 7-9 нчы сыйныфлар өчен информатика буенча дәреслекләр әзерләү булачак, дип ачыклык кертте.

Министрлыкта ассызыклаганча, яңа дәреслекләрнең эчтәлеге федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларына тулысынча туры киләчәк.

 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера