Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

21 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан түбән булачак

Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера э...

Казанда киләсе атна уртасына кадәр һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр итә Казан федераль университеты матбугат хезмәте КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевның белдерүенә сылтама белән.
Моның сәбәбе – үзәге Екатеринбург аша үтә торган антициклон, дип искәртте Юрий Переведенцев.
«Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән башлап Татарстанга җылы һава массалары үтеп керәчәк, төнге температура да күтәреләчәк. Чәршәмбе көнне 3 градуска кадәр салкын булачак. Пәнҗешәмбе кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан исә, көндез -2 градус салкын, ә җомга көнне температура 0 градуска кадәр күтәрелә, - диде КФУ профессоры. - Әмма ялларда һава торышы тагын үзгәрә. Шимбә көнне -3, якшәмбедә -4 градуска кадәр салкын. 12-21 март көннәрендә һава температурасы нормадан 4 градуска түбәнрәк булачак».
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: