Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

24-нче декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылачак

24-нче декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы үзәк шәһәр Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы булачак. Биредә концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәлгән бәйрәм сә...

24-нче декабрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы үзәк шәһәр Яңа ел мәйданчыгын ачу тантанасы булачак. Биредә концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминациясе белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре булдырылачак. Шәһәрнең 35 метрлы иң биек чыршысы яктылык, динамика һәм анимация элементлары кулланылган гөмбәз белән бизәләчәк.
Быел кышкы каникуллар озынлыгы 14 көн тәшкил итәчәк - 28-нче декабрьдән 10 гыйнварга кадәр. Бу вакытта казанлылар өчен масштаблы Яңа ел программасы - 130-га якын бәйрәм чарасы әзерләнгән: 71-е - Яңа ел алдыннан, 57-се - гыйнвар бәйрәмнәрендә.
Чыршы шәһәрчекләре шәһәрнең барлык районнарында эшләячәк, бәйрәм тантаналары торак массивларда, бистәләрдә һәм ишегалларында үтәчәк. Чаралар санитария нормаларын һәм социаль дистанцияне үтәп узачак.
Яңа ел бәйрәмнәре марафоны 19-нчы декабрьдә Дәрвишләр бистәсендә башлана. Комсомол мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узачак.
23-нче декабрьдә «Крылья Советов» паркында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы ачылачак. Программада - Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында интерактив программа. Паркның спорт мәйданчыкларында ярышлар, кышкы конкурслар һәм уеннар оештырылачак.
23-нче декабрьдә ике иҗтимагый киңлектә чыршы комплексларын ачу тантанасы булачак - «Континент», «Крылья Советов» паркларында һәм «Калейдоскоп» балалар паркында. Кунакларны театральләштерелгән тамашалар, әкият персонажлары катнашында интерактив программа, биюләр, спорт уеннары һәм кышкы конкурслар көтә.
24-нче декабрьдә Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр өчен Химиклар мәдәният йорты янындагы «Сосновая роща» паркында 20 метрлы ясалма чыршы һәм тимераяклар прокаты булган шугалак белән Яңа ел комплексы ачылачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: