Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды

28 февральдә Татарстан башкаласында «Казан гастрольләре» мәдәни проекты старт ала

28-нче февральдә Татарстан башкаласында»Казан гастрольләре» мәдәни проекты старт ала. Константиновка бистәсе мәдәният йортында беренчеләрдән булып спектакльне Буа драма театры артистлары күрсәтәчәк, р...

28-нче февральдә Татарстан башкаласында»Казан гастрольләре» мәдәни проекты старт ала. Константиновка бистәсе мәдәният йортында беренчеләрдән булып спектакльне Буа драма театры артистлары күрсәтәчәк, рольләрнең берсен халык артисты Раил Садриев башкарачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
8 ай дәвамында әйдәп баручы театр коллективлары шәһәрнең 17 мәдәни үзәгендә чыгыш ясаячак, барлыгы 170 спектакль күрсәтеләчәк. Проект республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итүгә багышланган. «Барлык казанлыларның да театр сәнгате белән танышу мөмкинлегенә ия булуы бик мөһим, ә районнардан артистлар үз спектакльләрен киң аудиториягә күрсәтә алсыннар», – дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм киләчәктә мондый тәҗрибәне бөтен республика буенча тарату планлаштырыла, дип өстәде.
Мәдәният йортлары сәхнәләрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Бәрмәнчек» ансамбле, «Әкият» курчак театры, Камал исемендәге театр, Тинчурин исемендәге театр, Качалов исемендәге яшь тамашачылар театры, Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артистлары, шулай ук Әтнә районы, Әлмәт, Яр Чаллы, Буа, Түбән Кама, Бөгелмә, Минзәлә һәм Татарстанның башка муниципаль берәмлекләре иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
«Минемчә, проект сәнгатькә кызыксыну уятыр, бигрәк тә пандемиядән соң, – дип билгеләп үтте Г.Камал исемендәге Татар академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – Безнең театр 9-нчы мартта Сәет Галиев исемендәге Мәдәният йортында яңа спектакль белән чыгыш ясаячак. Соңрак безнең гастрольләр Отары, Вознесение, Константиновка, Красная Горкада планлаштырылган».
Шәһәр мәдәният йортлары сәхнәләрендә профессиональ коллективларның чыгышлары һәвәскәр театрлар үсешенә этәргеч бирәчәк, дип ышана А.Абзалов. Яшь артистлар спектакльне кую процессын, репетицияләрне, сәхнәдә актерлар эшен, театр сәхнәсен күрә алачак. «Концерт эшчәнлеген генә түгел, һәвәскәрләр иҗатын да үстерү бик мөһим», – дип ассызыклады ул.
Мәдәният идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, билетлар бәясе мәйданчыкка карап 300-дән 500 сумга кадәр булачак. Залларда башта урыннарның яртысы тутырылачак, соңрак Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килештереп, бу күрсәткечне 70%-ка кадәр арттыру планлаштырыла. «Казан гастрольләре» проекты ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанда шәһәрнең барлык алты эре мәдәни үзәгенә капиталь ремонт тулысынча төгәлләнгән. 2012 елдан Татарстан башкаласында «Авыл клублары» программасы буенча 8 учреждение төзелгән – Нагорный, Кадыш, Вознесенское, Северный, Красная Горка, Мирный, Отары, Константиновка бистәләрендә. Шулай ук ике учреждение – «Залесный» мәдәни үзәге һәм «Полимер» мәдәният йорты – төзекләндерелгән.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: