3 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Россия почтасы үзгәргән график буенча эшләячәк
3-нче ноябрьдән 6-нчы ноябрьгә кадәр Россия почтасы бүлекләре үзгәргән график буенча эшләячәк. Бу РФ Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итү белән бәйле.Бәйрәмнәр алдыннан, 3-н...
Бәйрәмнәр алдыннан, 3-нче һәм 5-нче ноябрьдә барлык почта бүлекчәләрендә эш көне билгеләнгән график буенча бер сәгатькә кыскартылачак. 4-нче һәм 6-нчы ноябрьдә Татарстанда почта элемтәсе бүлекчәләре эшләмәячәк.
Пенсия һәм пособиеләрне, почта җибәрүләрен һәм вакытлы басмаларны вакытында илтеп җиткерү өчен, кайбер авыл почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы урнаштырылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.
Пенсияләр һәм пособиеләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә китерү, аларны конкрет төбәктә илтеп җиткерүне оештыру үзенчәлекләрен исәпкә алып, РФ Пенсия фондының төбәк бүлекләре белән килештереп гамәлгә ашырылачак.
KZN.RU
Добавить комментарий