
4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар.
Язның беренче атнасы да узып бара. Дөрес, әле кыш дилбегәне бик бирергә җыенмый, шулай да кояшлы җылы көннәргә күп калмады инде...
04 марта 2025
4 мартта буран булып, көртләр хасил булса, яшелчә уңар. Халык сынамышлары шулай ди. Буран ук булмаса да, бүген кар күрсәтә, яхшыга юрыйк.
Март аена тагын нинди халык сынамышлары бар соң?
-Мартта җылы булса, җәй салкын була.
-Март яңгырлы булса, гөмбәле җәйгә ишарә.
-Мартта суык һәм коры булса – икмәк уңар.
-Мартта боз сөңгеләре озын булса, яз озак килер.
-Мартта томаннар еш төшсә, яңгырлы җәйгә.
-Март ахырында карның тиз эрүе һәм суларның тиз китүе дә - яңгырлы җәй
билгесе.
Добавить комментарий