WorldSkills чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 450 шофер сайлап алынган
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунакларны йөртү өчен 450 шофер сайлап алынган, аларның яртысына якыны инглиз телен белә. «Буревестник» компаниясе директоры Вячеслав Улитин...
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча шелтәләр булмасын өчен, автобусларда эшләү стажы кимендә 5 ел тәшкил иткән шоферлар сайлап алынды. Алар көч структуралары (Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ) тарафыннан да тикшерелде. Чемпионатка 450 шофер сайлап алынды, аларның 45 проценты инглиз телен белә», - дип белдерде ул журналистларга.
Вячеслав Улитин сүзләренчә, барлык автобуслар да тахографлар белән җиһазландырылган, ГЛОНАСС системасына тоташтырылган, җиңел автомобильләрнең навигация системасы да бар. «Шоферлар эшкә керешер алдыннан махсус курслар узды, гамәли һәм теоретик белемнәре тикшерелде. Линиягә чыгар алдыннан алар медицина тикшерүе узачак, автобусларга техник карау үткәреләчәк», - дип искәртте ул.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. Чемпионат барган көннәрдә анда катнашучылар һәм кунакларны йөртү өчен 202 туристик автобус, 24 шәһәр автобусы, 59 микроавтобус һәм 99 җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк.
"Татар-информ"
Добавить комментарий