Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

5 августтан акчалата түләгәндә Казан метросында юл йөрү бәясе 35 сум тәшкил итәчәк

5-нче август көнне, Казан метрополитенында кулдагы исәп-хисап өчен тариф арттырылачак – 30 сумнан 35 сумга кадәр. Шул ук вакытта транспорт һәм банк карталары белән түләгән очракта юл йөрү бәясе элекке...

5-нче август көнне, Казан метрополитенында кулдагы исәп-хисап өчен тариф арттырылачак – 30 сумнан 35 сумга кадәр. Шул ук вакытта транспорт һәм банк карталары белән түләгән очракта юл йөрү бәясе элеккечә калачак – 27 һәм 30 сум. Юл йөрү билетларының бәясе үзгәрми. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Исегезгә төшерәбез, җир өсте җәмәгать транспортында кулдагы акча исәбенә юл йөрү бәясе 2021 елның 1-нче мартында ук үзгәрде.
Бүгенге көндә юл йөрү өчен кәгазь акча белән15% чамасы метрополитен пассажиры түли, шул ук вакытта көн саен җир асты юлларыннан 85 мең пассажир файдалана. Шул рәвешле, күпчелек өчен юл йөрү хакын түләү күләме үзгәрмәячәк.
Бу үзгәрешләр пассажирларны акчасыз түләүгә күчүгә стимуллаштырырга, түләүләрнең үтә күренмәлелеген арттырырга, шулай ук акчаның әйләнешен булдырмаска ярдәм итәчәк, дип билгелиләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: