Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Монда «Татарстан» булды
6 нчы «LIGA FORUM» нинди форматта көтелә?

6 нчы «LIGA FORUM» нинди форматта көтелә?

15 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында  “LIGA FORUM” Студентлар мәгариф форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Ул быел 6нчы мәртәбә үткәреләчәк. Әлеге форумның катнашучылары, программалары һ...

15 июля 2019

15 июль көнне “ТАТМЕДИА” АҖ бинасында  “LIGA FORUM” Студентлар мәгариф форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Ул быел 6нчы мәртәбә үткәреләчәк. Әлеге форумның катнашучылары, программалары һәм форумның төп максаты турында Студентлар лигасы вәкилләре сөйләп китте.
2019 елның 10 июненнән 5 июленә кадәр форум сайтында катнашучы өчен гариза җыю кампаниясе үткәрелде. Югары уку йортлары һәм урта махсус һөнәри белем бирү оешмалары студентларыннан һәм абитуриентларыннан 2350 гариза теркәлде. Форумда Калининград, Кырым, Ростов-на-Дону, Мәскәү, Томск һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә вәкилләр катнашачак.
«Быел бу форум 6нчы тапкыр узачак. Кыскача әйтсәк, “LIGA FORUM”– аралашу һәм идеяләр белән алмашу өчен ачык мәйданчык. Анда һәр катнашучы үз эшенең профессионалларыннан һәм лидерларыннан гамәли белемнәр ала.  Әлеге форумның төп максаты – ТР урта махсус уку йортлары студентлары белән эшләү системасын төзүдән һәм нәтиҗәле үзидарә өчен катнашучыларның компетенцияләрен үстерүдән тора», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.
Катнашучыларны нинди белем бирү программалары көтә соң? «Быел форум Болгар дәүләт музей-тыюлыгы территориясендә өч смена форматында узачак.  I смена (20-24 июль көннәре) – "PROFESSIONALS" – һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен. Белем бирү программасының генераль бурычы – белем бирү оешмаларында нәтиҗәле үзидарә өчен катнашучыларның компетенцияләрен актуальләштерү һәм үстерү, шулай ук эш проектлар төзүгә һәм командалар белән идарә итүгә юнәләчәк. II смена (25-29 июль көннәре) – “LEADERS" – белем бирү оешмаларының академик төркемнәр старосталары өчен. Төп бурыч – төркемнәр белән нәтиҗәле идарә итү, уку йортларында старосталар эшчәнлеге стратегиясен төзү өчен компетенцияләрне үстерү. III смена (30 июль - 3 август көннәре) – "UNIVERSITIES" – югары белем алучы студентлар өчен. Төп бурыч – уку йортларында нәтиҗәле үзидарә төзү һәм партнерлык проектларын булдыру өчен компетенцияне үстерүгә юнәләчәк», – дип әйтеп китте форумның программа директоры Наил Вяльшин.
Әлеге форум  2014 елдан ТР Президенты химаясендә уздырылып  килә.
Автор: Диләрә Талипова
703a7048
Фото: Султан Исхаков

Добавить комментарий

Номер темасы
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: