"Адонис" тегү фабрикасы банкротлыкка чыккан
Эшлекле кием тегү белән шөгыльләнгән Казанның "Адонис" тегү фабрикасы банкрот дип танылды. Тиешле карар Татарстан Арбитраж судының рәсми сайтында басылган.Эш материаллары нигезендә, суд сайтында "Адон...
Эш материаллары нигезендә, суд сайтында "Адонис" тегү предприятиесының банкротлыкка чыгу турындагы хәбәр агымдагы елның 20 июлендә ук теркәлгән. Суд утырышы гел кичектерелеп килү сәбәпле, аңа карата карар нибары 11 октябрьдә генә игълан ителә. Ул фабрика файдасына булмый.
Шул ук вакытта "Адонис" ачык акционерлык җәмгыятенең үз тегү фабрикасына биргән дәгъвасының күләме 353, 2 мең сум тәшкил иткән. Хәзерге вакытта, Татарстан Арбитраж суды картотекасы нигезендә, арбитраж идарәчесенең банкротлыкка чыккан фабрика турындагы хисабы тикшерелә һәм оешмага карата конкурс производствосы игълан ителгән.
"Татар-информ"
Добавить комментарий