Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Агротехнология класслары ачыла!

Агротехнология класслары ачыла!

Татарстанның күп кенә авыл мәктәпләрендә агротехнология класслары бар. Бу атнада тагын берничә шундый сыйныфлар барлыкка килде.

27 ноябрь 2025

Шуларның берсе – Саба районының Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе. Биредә укучылар "Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча терлек азыгы" юнәлеше буенча укытачаклар һәм химия, биология, физика, математика, шулай ук агротехнология юнәлешендәге өстәмә электив курслар алып барачаклар.

Лаеш районының “Октябрьнең 25 еллыгы” исемендәге урта мәктәбендә дә «Киләчәк кошчылыгы: технологияләр һәм идарә» юнәлеше буенча яңа агротехнология классы ачылды. Сыйныфлар заманча җиһазландырылган: исәпләү блогы белән интерактив комплекс, оптик приборлар белән эшләү өчен цифрлы видеокамера, йомыркадагы яралгының үсешен күзәтү өчен телескоп һ.б.

-Һәр агроклассны ачу - педагогларның, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең уртак эш нәтиҗәсе. Шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Рәисенең зур ярдәмен дә ассызыкларга кирәк,- ди ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. – Без инвесторларга проектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле. Әлбәттә, агротехкласслар педагогларына да аерым рәхмәтебезне белдерәбез, аларга агробелем бирүне үстерүгә кертүләре өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр каралган. Киләчәктә дә шулай бергәләп эшләргә язсын.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера